Тәрбиядә милли хәзинәләр
методическая разработка (9 класс) по теме
Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
trbiyad_milli_hzinlr.doc | 58.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәрбиядә милли хәзинәләр ( тәрбия сәгате)
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин.
Һәр халыкның мәгърифәтчеләре , гыйлем ияләре булган . Алар халыкка аң –белем бирүдә , тәрбияләүдә аеруча зур эшләр башкарганнар.Татар халкының педагогик культурасын үстерүдә шул чорда иҗат иткән, үз халкы турында кайгыртып, бөтен белемен , көчен халыкка аң-белем таратуга биргән шәхесләрнең роле зур . Аларның һәркайсының эшчәнлеге аерым өйрәнүгә лаек . Бүген без атаклы мәгърифәтчеләргә багышланган сыйныф сәгате циклын дәвам итәбез ( Презентациянең 1 бите ). Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган ,милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән кешеләр бар:Утыз Имәни, Мәрҗани ,Риза Фәхретдин ,Гаяз Исхакый ,Габдулла Тукай ,Г. Ибраһимов ,һ.б. Мондыйлар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен К.Насыйри алып тора. Милли тәрбия тәҗрибәсен, педагогикасын һәрьяклап киң масштабта өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы К.Насыйри халыкны белемле итүдә, телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдә зур эш башкара, аң-белемне ана телендә бирүне, укымышлы кеше булу өчен үз телен белүне хуплый.. Аның тормыш юлы , иҗаты белән әдәбият дәресләре аша таныш. Алган белемнәребезне тестларга җавап биреп искә төшерик. (Презентация дәвам ителә)
Фольклорчылар чыгышы
19 йөздә К.Насыйрины фольклорчы -галим, телче - галим буларак, Н.Исәнбәткә тиңләргә мөмкин.
1. ”Кырык бакча”га әйтемнәр тупланган( 296 мәкаль-әйтем, 116 җыр, бәетләр, әкият-табышмаклар.
2. ”Фәвакиһел – җөләса фил әдәбият”. (Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре). Хрестоматия. 27 табышмак китерелә. Халык җырлары. Бәет, 309 мәкаль. әйтем бар.
3. “Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре”. (иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен бастырган.)
4. “Казан татарларының әкиятләре”. Татарча һәм русча 11 әкият басылган.
Татар мифологиясендәге су анасы, шүрәле турында әдәбиятта беренче булып кулланган кеше – К.Насыйри.
Галимнәр чыгышы
1. Каюм Насыйри – төрле фән нигезләре белән татар халкын ана телендә таныштыручы. Математика фәне буенча “Хисаплык”, геометрия буенча “Гыйльме Һәндәсә” дәреслекләре яза. Зур күләмле география китабын әзерли. Шулай ук игенчелек, ботаника буенча китаплар чыгара, үзе сызган карталарын календаренда бастыра.
2. Тарих фәне буенча төрле мәкаләләр, махсус китаплары бар. Казан тарихы хакындагы язмалары кызыклы. Шулай ук күп кенә татар авылларының тарихы хакында да мәкаләләр яза. Ул бу эш вакытында халык телендәге материалларны, каберташ язмаларын, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә .
3. К.Насыйри үзенең гыйльми эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап җибәрә. Аның үзе исән вакытта ук татар һәм рус телләрендәге төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә.
4. Ул уку китаплары һәм дәреслекләр язган:
1.”Нәхү китабы” русча төзелгән. Бу татар телен өйрәнүче руслар өчен.
2.”Буш вакыт”. Анатомия, табигать белеменннән кыскача мәгълүматлар белән таныштыра.
3.”Һавагыйде китабы” (язу кагыйдәләре).
4.”Әнмүзәҗ китабы”.
5.Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге
(“Ләһҗәи татари”. Бу – татар теленең фәнни грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә).
6. Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри керткән терминнар: сан, бүлү, калдык. 7“Кыйрәте рус”, “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамматикасы, русча – татарча сүзлекләр).
7. Ул татар теленең әдәбият һәм фән теле була алуын һәм шуңа хаклы булуын исбат итә. К.Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгара. Математика, география, грамматика фәннәреннән киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өчен тырыша. Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя. Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.
8. Ул интернационалист рухлы кеше: туган илнең патриоты булырга өнди, татар һәм рус халыкларының дуслыгын яклый. Рус телен үзләштерүне әһәмиятле эш дип исәпләвен кат-кат әйтә.
( Шигырь язу үзенчәлекләре, медицина, анатомия, физиология, шифалы үләннәр, тарих, авыллар тарихы турында хезмәтләр яза. Каюм Насыйриның иң күп хезмәте тел “ өлкәсенә карый). Ләһҗәи татари сүзлегенең керешендә Каюм Насыйри үзен “Татар теленең хезмәтчесе” дип атый.
Каюм Насыйриның татар телен кимсетеп карауга йөрәге әрни. “ Татар теле- урам теле” диючеләргә кискен каршы чыга. “ Ялган бу, яла бу” – ди. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, бары эшләнмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган “ дип ялкынлы фикер белән чыга. Каюм Насыйри татар теленең дәрәҗәле булачагына ышана. “Өмет бар, табылмасмы әле йокысын кызганмаган егетләр. Бездән бары юл күрсәтү генә булсын”, - ди ул. Бүген исә аның эшен дәвам итүчеләр ул күрсәткән юлдаш баручылар күп. М. Зәкиев, Сафиуллина,Юсупов, Максимов – татар теленең хезмәтчеләре. “Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләнмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган”, -дип язган Каюм Насыйри.
Тәрбиячеләр чыгышы.
“Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып – эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, ... баланың холкын, фигылен ихлас кыйлмак вә төзәтмәк, хайванидан чыгарып инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълиле бирмәк, вә үзгәртмәк вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер.
1. Каюм Насыйри кешеләрне белемле итү белән бергә, аларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә әһәмият бирә. “Сайланма әсәрләренең 2 том 2 бүлеге” әхлак һәм тәрбия мәсьәләләре “ дип атала. Тәрбия сүзенә бик үтемле аңлатма бирә (104 бит 2 том)“тәрбия дигән сүздән морад түгелдер ки фәкать ашатып, эчертеп тәнне генә тәрбия кылмак бәлки тәнне вә акылны, вә зиһенне, вә җанны тәрбия кылмактыр”
2.Каюм Насыйри гаиләдәге тәрбиягә басым ясый. ( 1 том 47,48 битләр укырга)
3.Аракы һәм тәмәкенең зарары турында яза.(2 том 110,111 битләр)
4.Сыранын зарары турында яза.(117 бит )
Аракы һәм тәмәке – кеше организмының дошманнары. Аракы аркасында күпме гаиләләр таркала, гомерләр өзелә. Бер сигарет тарту 8 минут гомерне кыскарта. Аларны куллану белә торып гомереңә балта чабу ул. (Укучылар фикере тынлана)
5.К.Н.“Исереклек заманы”дигән шигырьдән өзек укыла.
6. Тәрбиячеләргә сүз бирелә.(һәр тәрбиядән соң фикер алулар )
Уналтынчы тәрбия
Локман хәкимнән сорадылар: “Син әдәпне кемнән үгрәндең?” - диделәр. Локман әйтте: “Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым”, - диде. Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.
Кырык икенче тәрбия
Һәрбер сереңне дустыңа әйтмә, чөнки кайдан беләсең, бервакытны дошман булып китәр. Дошманыңа, кулыңнан килсә, зарар итмә, бәлки бервакытны үзеңә дус булыр.Дустыңның дустына да ышаныч юк, аң бул. Әмма ике дошман арасында сүз сөйләсәң, белеп сөйлә: әгәр дуслансалар, үзеңә оят килмәсен.
Кырык алтынчы тәрбия
Халыкка икмәк-тоз күрсәтмәгән кешенең үлгәч тә исемен телгә алмаслар.Тереклеге белән сөендермәгән кешенең үлеменә дә бик кайгырмаслар.
Илле икенче тәрбия
Берәүгә бер яхшылыгың тисә - сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң – фаш кыйл, онытма.
Алтмыш дүртенче тәрбия
Һичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма. Адәмнең җанына тия торган сүз әйтмә. Каты сүзле булма.Яхшы вә йомшак сүзгә адәмнең күңеле эреп китә.
Йөз унөченче тәрбия.
Әй, угыл, берәү азгыннарга иярсә, ул кешенең дене бөтен булмас. Әгәр берәү бер әшәке кешене мактаса, халык арасында үз кыйммәте бетәдер.
Алтмыш җиденче тәрбия
Ялганчылык белән аты чыккан кеше никадәр тугры сүз әйтсә дә ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылыгың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар.
Алтмыш тугызынчы тәрбия. Һәрбер сүзне уйлап сөйләшергә кирәк, авызыңнан чыккан кире кайтмас.
Кырык дүртенче тәрбия. Куәте барында изге гамәл кыйлмаган кеше зәгыйфь вакытында катылык күрер.
К.Насыйриның төп педагогик принцибы – укыту-тәрбиядә халыкчанлык. Аның фикеренчә, һәр бала үз ана телендә белем алырга тиеш. Бу максатны тормышка ашыру теләге белән ул “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзи, дәреслекләр яза. Тәрбиядә халыкчанлык идеясенә ул гади халык, аның тормышын, көнкүрешен, балаларын тәрбияләү гамәлен өйрәнү нәтиҗәсендә килә. Аның раславынча, бары тик туган тел һәм әдәбият яшь буынны чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбияли. Каюм Насыйри яшь буынны тәрбияләүдә туган тел һәм әдәбиятка зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри тәрбиядә башка халыкларның тәрбия системасын куллануны тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, халыкның артта калуы – туган телне белмәвендә. Кеше туган телендә сөйләшә, фикер йөртә белергә тиеш, башка телләрне өйрәнгәнче үз туган телен белү шарт.
. Галим үзенең хезмәтләрендә, укытучылык эшчәнлегендә халыкның педагогик мирасына, тәрбиядә халыкчанлыкка, гуман лылыкка зур өстенлек бирә, һәм бу аның төп педагогик принцибы булып әверелә. Ул халык тәрбиясенең кешене белем-гыйлемле һәм әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли, татар халык педагогикасын һәрьяклап өйрәнүгә күп көч куя. Кыскасы, аның хезмәтләре татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителә.
Каюм Насыйриның тәрбия турындагы фикер-карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән туплаган тәгъбир – нәсыйхәтләре татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф, әйләнә – тирәдәге тискәре, җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белә торган, “нәфеснең җинаять җитәкчесе” булуын аңларга сәләтле шәхес итеп агарту – формалаштыруда гаять бай һәм үзенчәлекле чыганак булып торалар. Аларда явызлыкны күралмау, аңа нәфрәт, яшьләрне андый гамәлләрдән йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Ничек булырга кирәклек турында вәгазь уку, үгетләү аның өчен тәрбиядә төп принцип түгел, ул яманны һәм яхшыны, явызлыкны һәм тәүфыйклыкны, нәфесне һәм чик-чаманы янәшә куеп, чагыштырып төшенергә ярдәм итә. Бу уңайдан аның “Китаб-әт-тәрбия” дигән хезмәте – аеруча кыйммәтле һәм бай чыганак. Ул һәр тәрбияче – укытучының, ата-ананың , яшүсмернең өстәл китабы булырга хаклы. Ни аяныч, күпләре шул затлы затлы рухи хәзинә турында хәбәрдар түгел яки изге максатларда аннан файдаланмый. Андагы нәсыйхәтләрне укып чыгу гына берни бирми, шуңа күрә һәрберсенең гыйбрәтле эчтәлеген бүгенге чынбарлыктан, яшәү тирәлегеннән җанлы мисаллар ярдәмендә анализлап, проблемалы сорауларны хәл итү процессында төшенергә кирәк.
Нәтиҗә ясау.Балачак,мәктәп еллары кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле.Еллар үткәч тә ул истә кала. Ләкин аның матур булуына ирешергә кирәк.Өегездә,мәктәптә алган белем һәм тәрбия сезгә юлдаш булсын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.
Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....
милли тел турында фәнни эш
10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану
Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән...
УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
"Тәрбиядә юктыр ваклыклар"
Гаилә тәрбиясе, балаларда ихтирам хисләре тәрбияләүгә багышланган мәкалә, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу....
Милли мәгариф - милләт киләчәге
Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...
Тәрбиядә ата йогынтысы
Әти- әнниләр җыелышы өчен...