Тәрбиядә ата йогынтысы
материал на тему

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Әти- әнниләр җыелышы өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiyad_ata_yogyntysy.docx23 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбиядә ата йогынтысы.

- Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр!

- Бүгенге безнең җыелыш “Түгәрәк өстәл” артында әтиләр белән педагогик мәсьәләләр чишүгә багышлана.

Гаиләдә ата йогынтысы балаларны тәрбияләүдә гаять зур көчкә ия. Һәр ата гаилә тәрбиясендә актив катнашырга бурычлы. Иң мөһиме – өйдә уңай халәт тудыруга булышлык итү өчен үз стилеңне, үз юлыңны дөрес сайлау. Һәр бала : “Безнең гаилә – дөньяда иң яхшы гаилә. Мин үз әтием белән горурланам!”- дип әйтерлек булсын. Гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы гаять зур. Шуңа күрә баланы тәрбияләүче кешеләр арасында бер ир – ат булырга тиеш. Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларның чагыштырып карасак, әнисе, әбисе тәрбиясендә генә калган балаларның начаррак укуын, ешрак тәртип бозуын күрербез. Ата – аналарны аерылышуын, әтисенең гаиләдән китүен кичергән балалар турында шуны ук әйтергә була. Якын кешесен сагыну, горурлыгының кимсетелүе, тирә – як кешеләрдән оялу, әнисен кызгану, гаиләнең матди хәле начараюы кебек төрле көчле кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә. Берәүләр үз – үзләренә ку сала, икенчеләр - явызлана, өченчеләре – укуын ташлый.

Әйе, гаилә җимерелгән чакта балаларга бик кыен була. Мондый очракта ул үзе дә тәрбиягә кыен бирелүче балага әверелә. Еш кына ул кешегә, үз – үзенә ышанычын югалта.

Хөрмәтле әтиләр! Бу хакта җитдирәк уйланыгыз,үзегезне бер генә мизгелгә булса да ташлап калдырылган балалар урынына куеп карагыз. Безнең сыйныф укучылары өчен бу күренеш таныш булмаган проблема булып калсын иде.

Ата йогынтысы бала тәрбияләүдә зур көч булып тора. Ләкин безнең бәлабез шунда: бу йогынты тулы гаиләләрдә дә сизелми. Тикшеренүләргә караганда, хокук бозуларның һәм кылынган җинаятьләрнең зур өлеше тулы, матди яктан иркен яшәгән гаилә балаларына туры килә. Барлык балаларның да тамагы тук, өсте бөтен, барысының да укырга тулы мөмкинлеге бар шикелле. Ә бала суд эскәмиясе артында утыра. Бүгенге көндә хатын – кыз һәр өлкәдә ир - ат белән тигез, тиң эшләгән чакта, өйгә кайткач та хатын – кызның икенче эш сменасы башлануын ир онытмаска тиеш. Мондый шартларда хатын – кыз бер ялгызы гына бала тәрбияли алмый. Әйе, йорт эшләре, хуҗалык күп вакыт таләп итә. Шуңа күрә ир – ат әлеге эшнең яртысын үз өстенә алырга бурычлы. Югыйсә, өй эшләре – хатын – кыз эше дип искечә фикер йөртүчеләр җитәрлек әле.  Әгәр хатын – кыз ир – ат һөнәрен үзләштерә икән, нигә ирләр хатын – кыз һөнәрен үзләштермәскә тиеш. Моңардан барыннан да элек, балалар,иң мөһиме гаилә тәрбиясе отачак. Чөнки андый ирлергә балалар дә ярдәм итәчәк. Ә уртак хезмәт сәгатьләр санын янга калдыра.

“Үз – үзен аямыйча гына, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була” – дигән борынгы грек философы һәм язучысы Плутарх.

Андый эшләрне исә саф күңелле, кешелекле, кечелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә, шатлык китерергә әзер торган шәхес кенә башкара ала. Бугенге “Түгәрәк өстәл” янында әтиләр белән сөйләшү, әтиләрнең һәртөрле кызыксынуларын, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнү өчен үткәрелә.

Әтиләрдән анкета тутырту.

  • Ата – аналар җыелышларының үткәрелү ешлыгы белән сез канәгатьме?
  • Сез ничә җыелышта катнаштыгыз?
  • Сез ата – аналар җыелышында нәрсәләр күрергә, ишетергә теләр идегез?
  • Укытучы белән ата – аналар аралашуының нинди алымнарын уңышлы дип саныйсыз?
  • Ә нинди алымнарын уңышсыз дип исәплисез?
  • Тәрбия турындагы нинди мәсьәләләр буенча тәҗрибәгез белән уртаклаша аласыз?
  • Сез үз балагыз мәнфәгатьләрен нинди дәрәҗәдә беләсез?
  • Балалар эшен оештыра аласызмы?
  • Баланың мәктәп эшләрендә катнашасызмы?
  • Сезнең балагыз күңелендәге серләрен сезгә яшермичә сөйлиме?
  • Балагыз сезнең белән бәхәс – низагка керәме?
  • Үзегезне хаксыз дип исәпләсәгез, бала алдында гафу үтенәсәзме?

“Аталар һәм балалар” арасындагы мөнәсәбәтләр – иң әһәмиятле педагогик мәсҗәләләрнең берсе. Мин сезгә төрле мәсҗәләләр тәкүдим итәм. Сез аларны нинди юллар белән чишәр идегез? Җавапларны бергәләп анализлап, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне бәяләп булыр иде.

Педагогик ситуацияләрне чишү, анализлау.

  • Ничә мәртәбә әйтеп тә малаегыз чәчен алдырмый ди. Бу очракта сез ни эшли аласыз?
  • Балага күпме акча бирергә?
  • Малаеңның тәмәке тартканын сиздең ди. Мондый очракта нишлисең?
  • Балагызның китаплары арасында сез начар рәсемнәргә тап булдыгыз ди, сез нишләр идегез?
  • Балагызга язылган хатка тап булдыгыз ди. Сез нишләр идегез?
  • Укучы сумкасында 5 – 6 дәфтәр генә йөртә, китап йөртми.Дәреслекләрем мәктәптә ди. Сезнең реакция.
  • Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра.  Сез нишләр идегез?
  • Балагыз дәрестә тик утыра алмый: бөтерчек шикелле, дәресне аңламый кала. Нинди киңәш бирер идегез?
  • Балаң мәктәптән кайтты да укытучыдан яки берәр иптәшеннән зарлана башлады, ди. Сез ул вакытта нишләр идегез?
  • Кайбер әти – әниләр бала нәрсә сорый, шуны алып бирәләр. Сезнең фикерегез нинди?
  • Балагызны бер сәгатькә уйнарга чыгардыгыз. Ул караңгылангач кына кайта. Мондый очракта сез нишлисез?
  • Бер әти – әни баласын гел дәрес кенә хәзерләтә. Ә бала “3”ле билгесенә генә укый. Сез әтиләр киңәш бирегез.
  • Балагыз өлкәннәр белән аралаша, үз яшьтәшләреннән читләшеп беткән. Сез нишләр идегез?
  • Балагыз идәнне чүпләгән: урындыклар үз урыннында түгел,... Ә сезгә менә – менә кунаклар килә. Бу очракта сез узегез җыясызмы?
  • Бала телевизорны ничек карый?
  • Сезнең балагыз авыру ди. Врачлар аңа спорт белән шөгельләнергә киңәш итә. Сез алып биргән спорт әйберләре барысы да тик тик ята. Ситуациядән чыгу юлын күрсәтегез.
  • Балагыз тел фәннәрен авып үзләштерә, хәтерендә калмый. Нинди киңәш бирер идегез?
  • Савыт – саба, электр әйберләрен ватса, балага нинди җәза бирәсез?
  • Укучының мәктәптәге тәртипсезлекләре турында мәктәптән хәбәр килә. Сез нишлисез?
  • Укучыларның хәзерге кагыйдәләре элеккесеннән нәрсә белән аерыла?
  • Сез гаиләдә балага әнисе белән бер үк таләп куясызмы?

Мәгүлүм ки, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ләкин тәрбиянең төп нигезе – гаилә. Баланың шәхес булып җитлегүе иң беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйле. Сүз дә юк, Һәр ата – ана үз баласын белемле, тәрбияле итеп күрергә тели. Бүгенге ситуацияләрдән чыгу юлын дөрес итеп билгеләсәгез, сезнең балагыз тәртипле дә, белемле дә булачагына шик юк.  

Шулай итеп безнең бүгенге “Түгәрәк өстәл” янында әтиләр белән сөйләшү ахырына якынлашты. Сезгә барыгызга да актив катнашкан өчен зур рәхмәт. Тигез, матур, тыныч гаиләләрдә тәртипле, белемле балалар тәрбияләргә язсын.

Әтиләргә анкета.

  • Ата – аналар җыелышларының үткәрелү ешлыгы белән сез канәгатьме?
  • Сез ничә җыелышта катнаштыгыз?
  • Сез ата – аналар җыелышында нәрсәләр күрергә, ишетергә теләр идегез?
  • Укытучы белән ата – аналар аралашуының нинди алымнарын уңышлы дип саныйсыз?
  • Ә нинди алымнарын уңышсыз дип исәплисез?
  • Тәрбия турындагы нинди мәсьәләләр буенча тәҗрибәгез белән уртаклаша аласыз?
  • Сез үз балагыз мәнфәгатьләрен нинди дәрәҗәдә беләсез?
  • Балалар эшен оештыра аласызмы?
  • Баланың мәктәп эшләрендә катнашасызмы?
  • Сезнең балагыз күңелендәге серләрен сезгә яшермичә сөйлиме?
  • Балагыз сезнең белән бәхәс – низагка керәме?
  • Үзегезне хаксыз дип исәпләсәгез, бала алдында гафу үтенәсәзме?

Педагогик ситуацияләр.

  • Ничә мәртәбә әйтеп тә малаегыз чәчен алдырмый ди. Бу очракта сез ни эшли аласыз?
  • Балага күпме акча бирергә?
  • Малаеңның тәмәке тартканын сиздең ди. Мондый очракта нишлисең?
  • Балагызның китаплары арасында сез начар рәсемнәргә тап булдыгыз ди, сез нишләр идегез?
  • Балагызга язылган хатка тап булдыгыз ди. Сез нишләр идегез?
  • Укучы сумкасында 5 – 6 дәфтәр генә йөртә, китап йөртми.Дәреслекләрем мәктәптә ди. Сезнең реакция.
  • Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра.  Сез нишләр идегез?
  • Балагыз дәрестә тик утыра алмый: бөтерчек шикелле, дәресне аңламый кала. Нинди киңәш бирер идегез?
  • Балаң мәктәптән кайтты да укытучыдан яки берәр иптәшеннән зарлана башлады, ди. Сез ул вакытта нишләр идегез?
  • Кайбер әти – әниләр бала нәрсә сорый, шуны алып бирәләр. Сезнең фикерегез нинди?
  • Балагызны бер сәгатькә уйнарга чыгардыгыз. Ул караңгылангач кына кайта. Мондый очракта сез нишлисез?
  • Бер әти – әни баласын гел дәрес кенә хәзерләтә. Ә бала “3”ле билгесенә генә укый. Сез әтиләр киңәш бирегез.
  • Балагыз өлкәннәр белән аралаша, үз яшьтәшләреннән читләшеп беткән. Сез нишләр идегез?
  • Балагыз идәнне чүпләгән: урындыклар үз урыннында түгел,... Ә сезгә менә – менә кунаклар килә. Бу очракта сез узегез җыясызмы?
  • Бала телевизорны ничек карый?
  • Сезнең балагыз авыру ди. Врачлар аңа спорт белән шөгельләнергә киңәш итә. Сез алып биргән спорт әйберләре барысы да тик тик ята. Ситуациядән чыгу юлын күрсәтегез.
  • Балагыз тел фәннәрен авып үзләштерә, хәтерендә калмый. Нинди киңәш бирер идегез?
  • Савыт – саба, электр әйберләрен ватса, балага нинди җәза бирәсез?
  • Укучының мәктәптәге тәртипсезлекләре турында мәктәптән хәбәр килә. Сез нишлисез?
  • Укучыларның хәзерге кагыйдәләре элеккесеннән нәрсә белән аерыла?
  • Сез гаиләдә балага әнисе белән бер үк таләп куясызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбиядә милли хәзинәләр

Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә....

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

"Тәрбиядә юктыр ваклыклар"

Гаилә тәрбиясе, балаларда ихтирам хисләре тәрбияләүгә багышланган мәкалә, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу....