Сабитова Таслима Афлатуновна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: преподавание родного(татарского) языка

Увлечения: чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Шушмабаш,Арский район

Место работы: школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sabitova-taslima-aflatunovna
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы
Г ТУкай

Минем сайтым - татар теле укытучылары арасында тәҗрибә уртаклашу урыны.

О себе

Мин мәктәптә 19 ел эшлим 1квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Үз эшемне яратып башкарам

Мой взгляд на мир

Тормышта кара полоса ак төс белән аралашып бара.

Моё портфолио

Без - татарлар, туган телебез - татар теле, аны саклап калу өчен көчебездән килгән кадәр көрәшик!

 

КАЛӘМГӘ ХИТАП

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит(1),
Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит(2).
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!

Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандасы (3) бар...
Кара туфрак тулы мазлум нидасы(4),
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы (5)?..

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!

1906

1 Гаян ит — мәгълүм ит, ачып сал.
2 Әхвалеп бәян ит—хәлләрен сөйләп, хикәя итеп бир.
3 Армандасы — үкенечле өмете — теләге.
4 Мазлум нидасы — кыерсытылган, җәберләнгәннәр тавышы,
5 Фидасы —- корбаны.

ҮТКӘН КӨННӘР

И кая ул көнки бездә
Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьнәр (1),
Эч пошулар бар иде.

Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә,
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.

һәй, гомерләр... үтте китте...
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар!(2)

Гефтегүләр (3) бар иде!.,

Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.

Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.

Шигърене күргәч Закирең (4),
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».

1 Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,
2 һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.
3 Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,
4 Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе

1903

Добавить грамоту в портфолио