Урок на тему "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека" в 8 классе (на татарском языке)
план-конспект урока по географии (8 класс) по теме

Загидуллина Зульфия Дамировна

Урок на тему "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека" в 8 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8kl_deres.docx27.57 КБ

Предварительный просмотр:

Төзүче: Әтнә районы Күшәр гомуми белем бирү мәктәбенең                                                                                                        I кв. категорияле география һәм биология

укытучысы    Загидуллина Зөлфия Дамир кызы

8 сыйныфта география фәне буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Табигать шартларының кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире

Максат: укучыларның табигать шартларының төрлелеге турындагы белемнәренә таянып, әлеге шартларның кеше тормышына, аның сәламәтлегенә ничек тәэсир итүенә бәя бирә белүләренә ирешү.

Бурычлар:

- укучыларның логик фикерләү һәм нәтиҗәләр ясау, белемнәрне тормышта куллана белү сәләтен үстерү

 - коллективта эшләү күнекмәләре булдыру

- фәнгә карата кызыксыну тәрбияләү.

 Дәрес тибы: катнаш

Дәрес формасы: группаларда эш

Җиһазлау : Россиянең физик картасы, атласлар, стенадагы контурлы карта, биремнәр язылган карточкалар, климатограммалар, һава торышын күзәтү көндәлеге, презентация.

 Дәрес барышы:

I.Актуальләштерү:

У: Бүген без Россиянең табигате курсының соңгы 3 нче бүлегенә кереп китәбез, ул Табигат һәм кеше дип атала. Бүгенге дәреснең темасы - Табигать шартларының кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире . Тема яңа булып бирелсә дә, әлеге тема буенча сезнең белемнәрегез бар инде. Шуңа күрә бүгенге дәреснең

Максаты:  сезнең табигать шартларының төрлелеге турындагы белемнәрегезгә таянып, әлеге шартларның кеше тормышына , аның сәламәтлегенә ничек тәэсир итүенә бәя бирүдән  гыйбарәт булачак. 

Слайд № 1,2

Укытучы: Искә төшерик:

Табигать  шартлары:Табигатьнең кешенең урнашуына, тормышына, сәламәтлегенә турыдан-туры  тәэсир итүче яклары,үзлекләре. Мисаллар: климат, рельеф, түшәләмә өслек үзенчәлекләре (туңлык, сазлык...), стихияле табигый  күренешләр – вулкан, җир тетрәү...

У:Табигать шартлары кеше сәламәтлегенә турыдан-туры тәэсир ясый.

Фәннең медицина географиясе дип аталган махсус тармагы бар .Бу фән төрле территорияләрнең табигый үзенчәлекләрен өйрәнеп, аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын ачыклый, шулай ук тискәре йогынтыны киметү ысуллары өстендә эшли. Әйдәгез, табигый шартларның һәрберсенә аерым тукталып, кеше сәламәтлегенә тәэсирен карап үтик.

Дәреснең планы: ( тактада языла) Слайд № 3

1.Россия территориясендә яшәү шартларының төрлелеге

2.Климатның кеше сәламәтлегенә тәэсире

3.түшәләмә өслекнең

4.стихияле табигый күренешләрнең

5.Халыкның таралып урнашуы

Практик эш (алдан әзерләнгән чыгыш – укучының иҗади эше буенча)

 Планның беренче пунктына керешкәнче ,4 укучыны  тыңлап үтик әле.Алар безгә Россинең төрле өлкәләреннән килгәннәр,үзләренең яшәү рәвешләре белән таныштырып үтәрләр.Сезнең бурыч: кемнең кайда яшәвен билгеләү `һәм тыңлаганнардан чыгып гомуми нәтиҗә ясау.    Слайд 16-19

1 укучы

Без яшәгән табигый зонада мүкләр, лишайниклар, кәрлә таллар, кәрлә каеннар үсә.Җәен бездә поляр көн, кышын-поляр төн.Кышка җиләк, гөмбәләр әзерлибез.Без болан асраучылык поселыгында яшибез.Әти-әниләребез болан көтүе белән бергә күченеп йөриләр, ә без интернатларда яшәп, мәктәптә белем алабыз. Болан безнең өчен азык та, өс һәм аяк киеме дә.Йортыбыз чум дип атала, болан тиресе белән тышлаганга анда җылы.Безнең күршеләребез эскимослар йортларын “боз кирпечләреннән” ясыйлар, алар ИГЛУ дип атала.ИГЛУ эчен тюлень мае яндырып җылыталар,төтен чыгар өчен түшәмендә тишек калдыралар.Боз идәнгә җәнлек мехы түшәлә. Салкын сулы диңгезләребездә китлар, моржлар, тюленнәр күп.Җәен без черкиләрдән җәфа чигәбез, ә кышын көчле җилләрдән. Яшәү шартларыбыз мактанырлык түгел, ләкин туган ягыбызны яратабыз  (Тундра кешеләре, Чукотка, эскимослар)

2 укучы

   Безнең йортларыбыз юан бүрәнәләрдән төзелгән. Йорт эчендә-рус миче, утын ягып җылытабыз, өйдә кышын да бик җылы була.Сыер асрыйбыз, ул безнең туйдыручы-быз.Җәен кыш өчен утын, сыер өчен печән әзерлибез.Әтиләребез бик яхшы аучылар, поши, мехлы җәнлеләр аулыйлар.Елгаларыбыз балыкка бай, бигрәк тә хариус балы-гын яратып ашыйбыз.Урманнарыбызда сукмаклар бормалы-сырмалы,чөнки сазлык-лар күп, аларны әйләнеп үтми булмый.Кышка җиләк, гөмбәләр  әзерлибез.Кышын хатын-кызлар бәйләү бәйли, чигү чигә, яз һәм җәй – эш вакыты. Бездә мондый әйтем бар”Җәйге көн ел туйдыра” (Тайга кешеләре)

3укучы

   Без яшәгән урында башлыча үләнчел үсемлекләр үсә.Бездә иң уңдырышлы кара туфрак. Авылларыбыз бик зур-бер авылда гына да 5 меңнән артык кеше яши. Җәйлә-ребез коры, явым-төшем аз, шуңа күрә авллырыбыз елга буйларында урнашкан.Го-ризонтка кадәр яссы тигезлек җәелгәнгә, юлларыбыз туры, атта чабарга бик уңай.Казак станицаларында тормышны атлардан башка күз алдына да китереп булмый. Кырларда бодай, кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере үстерәбез.Өйләребез саман дип аталагн юеш кирпечтән салынган.Саман ул-салам белән кушылган балчык.Саман өйләрне тышкы яктан балчык белән сылыйлар, аннары агарталар.Ә хәзер йортларны яндырып кыздырылган кирпечләрдән төзи башладылар, алар ныграк.Ә менә агач бездә читтән китерелә, шуңа бик кыйммәт.(Дала кешеләре)

4 укучы

   Безнең авылларыбыз аул дип атала,алар  тау итәге буйлап өскә баскыч ясап урна-шалар.Йортларыбыз – Сакля дип атала. Сакля-яссы түбәле, ташстеналыторак йорт.Яссы түбәне ишегалды итеп кулланабыз, бездә яссы җир аз бит. Шөгылебез: хатын-кызлар йортны алып бара.Ирләр сарык көтүе көтә: сарыклар җәен альп , субальп бо-лыннарындагы сусыл үлән белән тукланалар, кышын үзәннәрдә йөриләр, чөнки анда кышын да кар ятмый. Күбрәк  атта йөрибез,ләкин күп сукмакларыбыз бик тар, атлар-га йөрергә җайсыз.Суны тау елгаларыннан алабыз.Ул чиста, салкын, чөнки тау боз-лыкларыннан башлана.Тауларда төнлә, бигрәк тә кышын, бик салкын була, шуңа ир-ләр бурка дип аталган җылы кием кияләр, билләрендә кинжал, башларында сарык тиресеннән тегелгән папаха (Кавказтауларында яшәүчеләр)

II. Төп өлеш:

Укытучы: Россия территориясендә дә яшәүче халыкларның яшәү шартлары, шө-гыльләре, хәтта торак йортлары да төрле икән. Моның сәбәбе нидә диеп уйлыйсыз? (Россия территориясе бик зур, мәйданы буенча ул дөняда 1 урынды тора, 17,1 млн.км. кв. Шуңа күрә анда табигать шартлары төрле .

Бирем: дәреслекнең 245 нче битендәге  82 нче рәсемне табыгыз.Әлеге рәсемгә  анализ ясап, нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?  ( кайда нинди шартлар булуын әйтегез)

1) Уңайлылык дәрәҗәсе буенча Россия территориясе нинди зоналарга бүленгән?

2)Кайсына нинди территорияләр туры килә?

 Атласның 30 битен ачыгыз, картага нигезләнеп, контурлы картага зоналарның чикләрен билгеләргә.  

 Өйдә:  һәр зонага 5 әр шәһәр язарга,шәһәрләрне физик картадан аласыз.

Укытучы: Француз язучысы Элизе Реклю яшәү өчен уңайлы параметрларны түбән-дәгечә билгели:уртача еллык температуралар -2 градустан югары, абсолют биеклек-ләр 2000 метрдан артык түгел. Ә Россидә уртача еллык температуралар -5,5 градус. Россия-иң салкын ил, аның 3 тән 1 өлеше генә яшәү өчен уңайлы шартларга ия.Кеше яшәү шартларына баребер җайлаша, билгеле. Ләкин Төньякта 10 млн кеше яши(дөньядагы 12,5 млн  т. Якта яшәүченең), аларга авырлыкларны җиңү өчен бик күп көч куярга туры килә.Төнякта ягулык та , төзү материаллары да күп кирәк, кием-салым җылырак, азык калориялерәк булырга тиеш.

Укытучы: шулай итеп, Россия территориясендә яшәү шартлары төрле дигән нәтиҗә ясадык.

Минем сезнең игътибарыгызны экстремаль шартларга юнәлдерәсем килә. Сезнең-чә, бу нинди шартлар? Экстремаль шартлар – кеше организмы өчен гадәттән тыш уңайсыз шартлар. Бу-кышларның үтә суык, җәйләрнең үтә эссе булуы, көчле җилләр исү, һаваның бик дымлы булуы.

Дәрес планының 2 нче пунктына күчеп, климат шартларының кеше тормышына тәэсирен карап үтик. Слайд №  5,6,7

Россия территориясенең нинди климат поясларында урнашуын искә төшерик.

(Климат пояслары картасы һәм презентация буенча)

-арктик

-субарктик

-уртача (уртача континенталь, континенталь, кискенконтиненталь, муссонлы)

Группада практик эш:

Укытучы: Дәфтәрләрне ачыгыз. Бүгенге число, теманы язып куегыз.

Бирем: Климатограмма чишәргә (язалар)

1)Климатограмма нинди климат поясының кайсы өлкәсенә карый

2) Әлеге урында климат шартларының уңайлылык дәрәҗәсе турында нәтиҗә ясап языгыз.

Бирем:( ГИА материаллары) Һәр группага 1 климатограмма бирелә.

1.кискен континенталь - № 28, стр .76,77

2.Уртача континенталь - № 28, стр. 102, яки № 28 стр.150

3.муссонлы № 28, стр. 124

4.континенталь- №28, стр. 51,52

Нәтиҗә:

1)  кискен континенталь климат бик суык  - уңайсыз – экстремаль  шартлар. Континентальлек – температуралар амплитудасының зур булуында чагылыш таба. Ул т.кб тан к.кч ка арта бара

 2)  Приморье - артык дымлы-кешеләрнең тыны кысыла, тимер әйберләр күгәрә.

  Укытучы: Без кайсы климат поясында яшибез? Ә уңайлылык дәрәҗәсе буенча кайсы зонага туры киләбез?( Уңай )  Ә хәзер 2011-2012 уку елында укучылар алып барган “Һава торышын күзәтү календаре”на күз салыгыз. Бу сез яшәгән авылдагы күрсәткечләр. Аларга анализ ясасак, дөрестән дә бездә климат шартларының яшәү өчен уңай булуына ышанырга була. Январьның уртача темпе-ратурасы  -14   градус, июльнеке   +18 градус.Явым-төшем 480-500 мм.Парга әйләнүчәнлек 550 Температуралар амплитудасы    32 градус. Җил  КЫШ – к.,к.кб. ҖӘЙ – т., т.кб, т.кч. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява дияр идек, соңгы елларда җәйге айлар бераз корырак булып киттеләр.

Гомуми нәтиҗә: климат шартлары кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир итү белән беррәттән, экстремаль дә булырга мөмкин икән

Физкультминутка.  

Укытучы : ГИА биремнәрен чишүне дәвам итәбез: Уйлагыз: бу ситуациядә нинди уңайсыз шарт турында әйтелә ( “ГИА по географии”) ТУНГУС бассейны .  148 бит.)

Җавап: 1. Мәңгелек  туңлык

2.континентал климат

3.кышкы температураларның бик түбән булуы

Нәтиҗә: Туңлык

Укытучы: Кб Себердә нефть күп, Фарсы култыгында чыгарылган нефть белән чагыштырганда үзкыйммәте зуррак .Ни өчен?

1.Туң катлау

2.Сазлыклар

Нәтиҗә: Әлеге 2 мисал безгә түшәләмә өслек характерының да кеше тормышы-на, хуҗалык эшчәнлегенә  йогынтысы барлыгын дәлилләде. Без дәрес планының 3 нче өлешен тәмамладык.

Укытучы:  Планның 4 нче пунктына күчәбез.

Видеофильм карала “Вулкан. Цунами. Җир тетрәү” Слайд 8,9

 Укытучы:  Бүгенге тема белән бәйләп, әлеге кадрлар турында нәрсәләр әйтә аласыз? ( Стихияле күренешләр.  Кеше өчен хәвеф белән бетәргә мөмкин күренешләр)

Дәреслекнең 247 битен ачыгыз, 85 нче рәсем буенча. Стихияле күренешләргә вулкан һәм кар ишелмәләреннән тыш нәрсәләрне кертербез?

(җир тетрәү, вулкан ату, корылык, су басу, сель, цунами,

Бирем.  Атласның 30 нчы битен ачыгыз. Опасные природные явления дип исемләнгән картаны табыгыз. Карта буенча нинди мәгълүмат алып була?

Җавап: Картаның шартлы билгеләрен укып, картада сейсмик зоналарның урнашуын беләбез(төсләр ярдәмендә бирелгән) карта буенча шулай ук хәрәкәттәге һәм сүнгән вулканнарны, җир тетрәү участокларын табып була.

Укытучы: ДӘРЕСЛЕКнең 248 битен ачыгыз. Текстны укып стихияле күренешләрнең сәбәпләрен искә төшерегез.

Укытучы:  ГИА биремнәрен эшләүне дәвам итәбез

1.стр. 108 № 15  Тын океан утлы боҗрасы чикләрендә океан һәм материк литосфера плиталарының контакт зонасы

Укытучы: саклану  чаралары , дәреслекнең  248-249 битләрен укырга.

1.Килеп чыгу сәбәпләрен өйрәнәләр

2.Стихияле күренешләрне алдан әйтү үзәкләре эшли.Мн-н:сейсмограф дип аталган приборны атласның 31 битендә күрәсез. Ул җир кабыгында башланган хәрәкәтләрнне фиксировать итә .

3.Вулкан ату, кар ишелмәләрен алдан прогнозлау алып барыла. Махсус корылмалар төзиләр

4. Космик методлар да ярдәмгә киләчәк.

III.Йомгаклау.

Укытучы: Дәрес планының соңгы 5  пунктына күчәбез. Һәм бу пункт безнең дәрестә эшләгән эшебезне йомгаклап нәтиҗәләр ясау өлеше дә булып торыр.

Россидә 142 млн кеше яши. Халык тыгызлыгы бөтендөнья күрсәткеченнән 5 тапкыр азрак. 1км. кв.ка 8,5 кеше туры килә. Халык Россия территориясе буенча тигез ур-нашканмы икән?

ГИА биремнәре  таблицада  Слайд № 10,11,12

Атласның 3 битендәге административ картаны ачыгыз .Әлеге шәһәрләрне табыгыз. (Бер укучы картага чыгып күрсәтә, яки тактадагы   контурлы картага яза)

4 группага 4 бирем

  1. 24 бит  Магадан өлкәсе   
  2. 142 бит   Красноярск крае 
  3. 69 бит таблица 1 кеше ( 0,6)
  4. 153 бит № 8  26 кеше  ( ике биремне дә 1 таблица буенча эшләргә)  

Биремнәр буенча нәтиҗәләр ясау.

Тест ( Кушымта)                 Слайд № 13

Укытучы: Россия территориясе бик зур, халык тигез урнашмаган, чөнки кайдадыр яшәү өчен шартлар уңай, кайдадыр – кыен, хәтта экстремаль. Ләкин Россия иң зур ил генә түгел, ул табигый ресурсларга да бик бай. Без шушы илдә яшибезһәм аның байлыкларын саклау безнең бурычыбыз. Алдагы дәрестә без кешенең табигатькә йогынтысы һәм Россиядәге экологик ситуация турында сөйләшербез.Бүгенге дәрес тәмам.

ӨЙ ЭШЕ:

  1. Контурлы картага уңайлылык дәрәҗәсе буенча зоналарны төшерергә
  2. 249 биттәге таблицаны дәфтәгә сызып тутырырга

Кушымта:

 Т Е С Т

  1.  Без нинди климат поясында яшибез?

А. Уртача климат поясының континенталь өлкәсе

Б. Уртача климат поясының уртача континенталь өлкәсе

В.Уртача климат поясының кискен континенталь өлкәсе

Г.Субарктик климат поясы

  1. Кайсы климат поясында экстремаль шартлар күзәтелә

А. Уртача климат поясының континенталь өлкәсе

Б.Уртача климат поясының уртача континенталь өлкәсе

В.Уртача климат поясының кискен континенталь өлкәсе

  1. Якутск  уңайлылык дәрәҗәсе буенча кайсы зонага керә?

А.Уңайсыз

Б.Аз уңайлы

В.Уңайлы

  1. Россиянең күпме өлеше уңайлы шартларга ия?

А.50%

Б. 30%

В.90%

  1. Халык тыгызлыгы кайда иң зуры?

А. Россиянең Европа өлешендә

Б.Көнбатыш Себернең төньягында

В. Көнчыгыш Себердә

  1. Россия территориясендә сейсмик актив зона.

А. Рус тигезлеге

Б.Көнбатыш Себер тигезлеге

В.Кавказ таулары

                                                                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека"

Программа элективного курса "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека" предназначкна для учащихся 9 класса.Данный курс формирует общее представление о взаимодействии общества и природы, ...

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека. 8 класс

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека....

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека.

Материалы к уроку Человек и природа....

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека.

Материалы к уроку Человек и природа....

Урок географии в 8 классе "Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека"

Тип урока: урок изучения нового материала с применением здоровьесберегающих технологийЦель:Сформировать и обобщить знания о взаимосвязи окружающей среды и здоровья населения. Показать примеры освоения...

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека

Цель урока:Обучающая:Сформировать  знания о влиянии природных условий на жизнь и здоровье человека;Сформировать знания о проблемах взаимодействия человека и природы на территории России;Познакоми...

Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека

Презентация к уроку географии 8 кл. Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека...