открытый урок 6 класс
план-конспект урока по биологии (6 класс) по теме
6 нчы класс укучылары өчен, суүсемнәрнең күптөрлелеге һәм аларның әһәмияте турында кызыклы мәгълүматлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
otkrytyy_urok_6_klass.docx | 19.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Арча районы “Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең “ II нче категорияле биология укытучысы Сафина И.В.
ДӘРЕС ПЛАНЫ
“Суүсемнәрнең күптөрлелеге һәм әһәмияте”
6 класс
Тема: Суүсемнәрнең күптөрлелеге һәм әһәмияте.
Максат: 1.Укучыларны суүсемнәрнең күптөрлелеге белән таныштыру;
2. Бер күзәнәкле һәм күпкүзәнәкле суүсемнәрне, яшел, көрән, кызыл суүсемнәрне бер-берсе белән чагыштыру, суүсемнәрне чәчәкле үсемлекләр белән чагыштыру өстендә эшләү;
3. Суүсемнәрнең әһәмиятен билгеләү;
4. Экологик тәрбия бирү.
Җиһазлар: тестлар, таблицалар, гербарийлар, микроскоп, компьютер
Метод: а) күрсәтмәле-аңлату(слайдлар белән эш)
б) натураль әсбаплар белән эшләү;
в) сүзле- укучыларның белемнәре нигезендә әңгәмә үткәрү.
Методик алымнар:
а) логик- гомуми билгеләрне ачыклау, аермаларны табу;
б) техник- таблицалар, микроскоп.
Дәрес тибы: яңа материаль өйрәнү;
Дәрес төре: сәяхәт-дәрес компьютер кулланып.
Дәрес барышы:
Оештыру моменты.
Укытучы: Без бүген экспедициягә китәбез. Сәяхәтебез бик мавыктыргыч булыр дип уйлыйм, чөнки без бүген төче сулыклар, океаннар, диңгезләр аша үтәчәкбез.Сәяхәткә чыгып киткәнче, безгә билгеле бер юнәлеш сайларга кирәк.Ә бу юнәлеш кроссвордта яшеренгән.
Кроссворд чишү: 1. Тереклек яши торган геологик тышча
(биосфера)
2. Азык продуктларында очрый торган
гөмбә.(мукор)
3. Гөмбәчекләр китереп чыгара торган
тире авыруы.(тимрәү)
4. Гөмбәләр ничек үрчи? (спора)
5. Тундрадагы болан мүге.( ягель)
6. Ике организмның үзара ярдәмләшеп
яшәве.( симбиоз)
7. Түбән төзелешле споралы үсемлек.
(суүсем)
Димәк, без бүген суүсемнәр эзләп, аларны өйрәнү максатыннан сәяхәткә китәбез.Үзегезнең дәфтәрегезгә бүгенге числоны һәм экспедициянең темасын язып куегыз.
Тема: “Суүсемнәрнең куптөрлелеге һәм әһәмияте”.
Безнең кораб берничә тукталышта туктар һәм үсемлекләр турында белемнәребезне тагын да арттырыр.
1. “География” тукталышы(укучылар яшел суүсемнәрнең төрләре турында сөйлиләр)
1 укучы: Җир шарының салкын һәм таулы урыннарында, мәңгелек бозлыкларда карның кызыл төскә керүен күреп кешеләр хәйран калганнар. Әгәр шул карны микроскоп аша карасаң бик кечкенә, калын тышчалы шарчыкларны күрергә мөмкин. Ул шарчыклар суүсем күзәнәкләре, чөнки протоплазмада хлорофим бөртекчәләре ачык күренә. Галимнәр бу суүсемнәрне “ кар хламидомонадасы” дип атаганнар. Кояш нурлары карны эретүгә күзәнәкләр бүленә һәм хәрәкәтләнә башлыйлар. Күзәнәкләр саны бик нык артса, кар хәтта көрән төскә керергә мөмкин.
2 укучы: Табигатьтә яшел карны да күрергә мөмкин. Карда хламидомонаданың “рафидиум” дигән төре үсеш ала.
3 укучы: Кара карны Чехословакиенең Татра тауларында очратырга мөмкин. Бу очракта карда “ скатиэлла” дигән суүсем үсеш ала.
4 укучы: Сулыкларда яшькелт- зәңгәр суүсемнәрне дә еш очратырга мөмкин. Алар бигрәк тә акмый торган җылы сулыкларда тиз үрчиләр һәм аны яшел-зәңгәр төскә кертәләр .Мондый күренеш суның “чәчәк атуы” дип атала. Су “чәчәк атса” табигатькә зыян килә: кислородның күләме кими һәм суда яши торган тереклек ияләре үлә.
Укытучы: Экспедициягә чыккач, без үзебез белән микроскоплар да алдык. Хәзер күп күзәнәкле суүсем спирогираның микропрепаратын микроскоп аша карыйбыз.
Спирогира-бака ефәге барлыкка китерүче җепсыман күп күзәнәкле суүсем. Җебенең һәр күзәнәгендә тышча, цитоплазма, вакуоль, хроматофоры спираль рәвешендә, төш, төш эчендә төшчеге бар.(слайд). (Дәреслек белән эш 62 нче бит эш дәфтәре 18 нче бит 40 нчы күнегү)
Укытучы: Хәзер мин сезне диңгезләрнең бик тирән булмаган өлешенә алып керәм. Көрән суүсемнәр Төньяк боз океаны диңгезләрендә, Көньяк һәм Төньяк Американың Тын океан ярлары буенда, Аргентина ярлары, Аляска, Алеут, Куриль утравында үсә.
Яшел, көрән суүсемнәр 20 м тирәнлектә, ә кызыл суүсемнәр 200 м тирәнлектә үсә. Суүсемнәрнең чын яфраклары, сабак, тамыр, чәчәк, җимеш, орлыклары юк. Суүсемнәрнең төсе пигментлар катнашмасына бәйле: хлорофим (яшел), каротиноид (кызгылт сары), фукоксантин (кызгылт көрән)
Укытучы: Яшел, көрән, кызыл суүсемнәрнең нинди уртак үзлеге бар?
Укучылар җавабы: Суүсемнәрнең чын тамыры, сабагы, яфрагы, чәчәге, җимеше, орлыгы юк.
Укытучы: Экспедиция дәфтәренә язып куегыз!
Суүсемнәр - түбән төзелешле, споралы үсемлекләр. Суүсемнәрнең төрләре (дәреслек белән эш)
А) яшел суүсемнәр - хламидомонада, улотрикс, спирогира, рафидиум, скатиэлла, хара, ульва(диңгез салаты)
Б) Көрән суүсемнәр - ламинария, фукус, алария, агарум, аскофиллум.
В) Кызыл суүсемнәр - птилота, делессерия, филлофора.
2.”Үсемлекләр” тукталышы.
Укытучы: Үсемлекләр турында нәрсәләр беләсез?
Укучылар җавабы: Үсемлекләрнең тамырлары, сабаклары, яфрак, бөреләре, чәчәкләре, җимешләре, орлыклары була.
Укучылар! Бүген 6 класс исеменә “Яшь натуралистлар” станциясеннән хат алдык. Конверт эчендә бер чәчәкле үсемлек бар. (Укытучы бу чәчәкле үсемлекне алып күрсәтә, укучылар аны суүсемнәр белән чагыштыра) Гөлҗимеш. Гөлҗимешнең нинди файдасы бар? Сезгә табигатьнең яшь дусларына, бу хатта болай диелгән: “Һәрбер серле булып күренгән нәрсәнең серенә төшенегез, табигатьне өйрәнегез, аны саклагыз! Күбрәк белсәгез, сез аны һичшиксез яратырсыз”.
3. “Суүсемнәр” күргәзмәсе тукталышы.
3. Укучылар гербарийлар белән танышалар һәм Таблицага игътибар ителә. (Суүсемнәрнең әһәмияте слайд)
Физкультминут.
Водолазлар булабыз
Су төбенә чумабыз.
Колач җәеп йөзәбез
Өскә калкып чыгабыз.
Укучылар сез ламинария дигән суүсем күрдегез. Ламинария йодка бай. Аны зоб белән авырган кешеләргә файдаланырга киңәш итәләр. Ул радикулиттан коткара, бармагың киселгәндә ярдәмгә килә. Аркаң-җилкәң сызласа аны ябыштырып, бәйләп куярга кирәк. Бәлки сезгә дә файдасы тияр.
4. “Систематикада” кунакта.
Суүсемнәр-җирдәге тереклеккә башлангыч бирүчеләр.
5. Укучылар тестлар белән эшлиләр.
6. Укытучы: Суүсемнәр табигатьтә һәм кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган тереклек ияләре, чөнки күзәнәкләрендә төрле органик матдәләр туплана. Сулыкларны кислород белән баеталар, эволюцияне аңлатып бирүдә зур роль, башка тереклек илләренә азык булып торалар. Шуңа күрә сулыкларны пычратмаска, суүсемнәрне сакларга кирәк.
Өй эше.
Параграф 12
Су асты Патшалыгы турында әкият уйлап чыгарыгыз, төп геройлар-суүсемнәр булсын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...
открытый урок класс насекомые
открытый урок по теме класс насекомые. обобщение...
Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)
Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...
Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)
Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....
Открытый урок (класс КРО) Развитие речи и окружающий мир. Тема "Транспорт"
Урок предназначен для детей 7 класса VIII вида (по программе Баряевой Л.Б). На уроке рассмотрены 4 вида транспорта: наземный, водный, воздушный, подземный...
Презентация Открытый урок класс баяна
Открытый урок в классе баяна тема:«Развитие самостоятельных творческих навыковв обучении игре на баяне»http://yadi.sk/i/jFd5G0NJ3GJD6R...
Методическая разработка открытого урока по математике в 5 классе «Умножение десятичных дробей» (урок открытия новых знаний) в рамках ФГОС
Технологическая карта практико - ориентированного урока...