Конспект урока по теме :"Формулы сокращенного умножения"",7 класс.
план-конспект урока по алгебре (7 класс)
Конспект урока по теме :"Формулы сокращенного умножения"",7 класс.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Конспект урока по теме Формулы сокращенного умножения, 7 класс | 46.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Алгебра.
Тема: Кыскача тапкырлау формулалары.
Класс: 7
Учитель: Гарипова Наиля Асхатовна
МБОУ Алпаровская СОШ
Тема: Кыскача тапкырлау формулалары.
Максат:
- Дидактик - кыскача тапкырлау формулаларын өйрәнү, аларны истә калдыру.Формулаларны төрле аңлатмалар чишкәндә куллану. Исәпләү алымнарын ныгыту.
- Үстереш - логик фикерләү сәләтен үстерү, анализлау сәләтен формалаштыру.
- Тәрбияви- үз-үзенне бәяләү күнекмәсен камилләштерү, игътибарлылык, белем алуга омтылыш , кызыксынучанлык тәрбияләү.
Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту..
Җиһазлау: Компьютер, дәреслек, карточкалар, тест.
Белем һәм күнекмәләр ,эш төрләрен тикшерү методлары: фронталь сораулар, индивидуаль сораулар, парларда эшләү,төркемнәрдә эш,коллектив белән эш.
Методлар: аңлату –иллюстрацияләү, сөйләү,сүрәтләү,репродуктив,өлешчә эзләнү.
Технология:дифферециальләштерелгән укыту.
Дәрес структурасы:
- Оештыру моменты(1мин)
- Белемнәрне актуальләштерү(10мин)
- Белемнәрне ныгыту(23мин)
- Белемнәрне тикшерү(6мин)
- Өй эшен бирү.(2мин)
- Дәрескә нәтиҗә.(2мин)
- Рефлексия(1мин)
Дәрес барышы:
1). Оештыру өлеше.
Укучылар, исәнмесез. Утырыгыз. Бүгенге дәрескә кереп киткәнче, һәрберегез узегез алдына бугенге дәреснең максатын куярга тиешсез. Сезнең өстәлләрдә бәяләү бите ята. Уң ягында максатлар,ә сул якта биремнәр язылган. Сезгә кирәк дип тапкан максат янына + тамгасы куябыз. Ә биремнәр ягына сез эшләгән балларыгызны куярсыз.
Бәяләү бите
Фамилия һәм исеме: | ||
Максат | Биремнәр | Баллар |
1.Яңа белемнәр алу | 1. Тест | |
2.Үзеңнең белемеңне күрсәту | 2. Төшеп калганны алыштыр | |
3. Яхшы билге алу. | 3.Мозаика төзү.(алгебраик) | |
4. | 4. Формулаларны куллану. | |
5. | 5. Математик диктант язу. | |
Нәтиҗә: Билге: Куйган максатларыңа ирештеңме син? Теманы үзләштерү дәрәҗәсе: әйе, тулысынча өлешчә юк, үзләштермәдем Җөмләне дәвам ит: Мин ..........................аңладым. Мин истә калдырдым....... Миңа дәрестә ....... Мин уйлыймын....... |
Укучылар әйдәгез телдән исәпләп алабыз.
Телдән исәпләү.
(2а)2=4а2 (3а2в4)2 ( 5 )2=25 ( а6в3)2
(-7)2=49 (х2)2=х4 (6)2=36 (х-1)2
2. Белемнәрне актуальләштерү
Укучылар, кыскача тапкырлау формулалары математикада киң куллануда. Бигрәк тә, өлкән сыйныфларда. Аларны тигезләмәләр чишкәндә, җәяләрне ачканда, купбуыннарны тапкырлаучыларга таркатканда кулланалар. Шуңа күрә аларны яхшы белергә һәм аңлатмаларны гадиләштергәндә кулланырга кирәк. Игътибар белән карыйбыз. Сезгә сорау.
Соңгы аңлатманың җавабы ничек булды?
(х-1) (х-1)=х2-х-х-1=х2-2х+4
Аны ничек чишәбез? (х-1) нәрсә ул?
- Күпбуын,әйе.
- Димәк, купбуынны купбуынга тапкырларга кирәк. Әйдәгез бу кагыйдәне искә төшерик. Укучылар җавабын тыңлау.
- Укучылар , гомуми очрак өчен ике аңлатманың суммасын язып күрсәтегез.
- Кем гомуми очрак өчен ике аңлатманың аермасын язып күрсәтә?
- Мәсәлән,а һәм в өчен.
- а+в һәм а-в Ә хәзер аларның квадратларын табарга кирәк булса,
кем эшләп күрсәтә ?
- (а+в)2=(а+в)(а+в)=а2+ав +ав+в2=а2+2ав+в2.
- (а-в)2=а2-2ав+в2 Үзбәя .
- II Уку мәсьәләсен кую һәм чишү .
(а+в)2=(а+в) (а+в)=а2+2ав+в2
- Күпбуынның беренче , икенче буыннарын аерып күрсәтергә .
- Димәк , икебуын суммасына квадратка күтәрү өчен ни эшлибез икән ?
- Беренче буынны квадратка күтәрәбез, икенче беренче буыннарын
тапкырлап икеләтәбез һәм икенче буынның квадратын табабыз .
Эйдәгез өйрәнгән формулаларны кабатлап чыгабыз.Экранда таблица, сул якта формула язылган. Сезгә формуланы дәвам итәргә һәм кагыйдәсен сөйләргә.
а2 – в2 = (а – в)(а + в) ике аңлатманың квадратлары аермасы | Ике аңлатманың квадратлары аермасы бу аңлатмаларның аермасы белән суммасы тапкырчыгышына тигез |
(а + в) 2 = а2 + 2ав + в2 | Ике аңлатманың суммасы квадраты беренче аңлатманың квадратына , плюс беренче һәм икенче аңлатмаларның икеләтелгән тапкырчыгышына , плюс икенче аңлатманың квадратына тигез. |
(а – в) 2 = а2 – 2ав + в2 | Ике аңлатманың аермасы квадраты беренче аңлатманың квадратына , минус беренче һәм икенче аңлатмаларның икеләтелгән тапкырчыгышына , плюс икенче аңлатманың квадратына тигез.. |
(а + в) 3 = а3 + 3а2в + 3ав2 + в3 | Куб суммы двух выражений равен кубу первого выражения, плюс утроенное произведение квадрата первого выражения на второе, плюс утроенное произведение первого выражения на квадрат второго, плюс куб второго выражения. |
(а – в) 3 = а3 – 3а2в + 3ав2 – в3 ике аңлатманың аермасы кубы | Куб разности двух выражений равен кубу первого выражения, минус утроенное произведение квадрата первого выражения на второе, плюс утроенное произведение первого выражения на квадрат второго, минус куб второго выражения. |
а3 + в3 = (а + в)(а2 – ав + в2) | Ике аңлатманың кублары суммасы бу аңлатмаларның суммасы белән аермасының тулы булмаган квадраты тапкырчыгышына тигез. |
а3 – в3 = (а – в)(а2 + ав + в2) | Ике аңлатманың кублары аермасы бу аңлатмаларның аермасы белән суммасының тулы булмаган квадраты тапкырчыгышына тигез. |
- Белемнәрне ныгыту.
Укучылар , әйдәгез яныгыздагы иптәшегез белән тест эшләп алабыз.
Сул яктагы таблицадагы аңлатмага уң яктан тиешле аңлатманы сайлап алыгыз. Җаваплар түбәндәге тәртип буенча бәяләнә.(“5”-барысы да дорес, “4”- 1-2 ялгыш, “3” – 3 ялгыш.)
Формула № | формула | Җавап № | Җавап | Хәреф |
1 | (x+3)² | 1 | 4x²-9 | О |
2 | x²-16 | 2 | 16x²-40xy+25y² | А |
3 | (2x-3)(2x+3) | 3 | (x-4)(x+4) | И |
4 | 81-18x+x² | 4 | (3y+6x)² | Т |
5 | (4x-5y)² | 5 | x²+6x+9 | Д |
6 | 25x²-49y² | 6 | (9-x)² | Ф |
7 | 9y²+36yx+36x² | 7 | (5x-7y)(5x+7y) | Н |
Укучылар парларда уз-ара эшләрне тикшерәләр.
1→5(Д), 2→3(И), 3→1(О), 4→6(Ф), 5→2(А), 6→7(Н), 7→4(Т).
Сез, укучылар, молодцы! Дөрес җавап табып бөек матеатикның исемен таптыгыз. Борыңгы Греция галим-математик , Диофант ,турында сөйләу.
Укучылар, уз-ара тикшерүгә тагын бер уен уйнап алабыз. Йолдызчыкны бирелгән бербуын белән алыштырырга кирәк. (Индивидуаль эш.)
Җаваплар.
1 | a | |
2 | 2m | |
3 | 3b | |
4 | 0,4y | |
5 | x2, y2 | |
6 | x3, 64 |
- Кайсы формулаларны кулландыгыз?
Укучылар, бирелгән аңлатмалардан формулалар төзезгә кирәк булачак. Кем күпне?
3х, 5у, 3х, 5у, 9х2, 30ху, 27х3, 125х2, 15ху, 25у2 , 125у3 .
Җавап: (Барлыгы 7 формула. .(“5”-барысы да дорес, “4”- 1-2 ялгыш, “3” – 3 ялгыш.)
. (3х + 5у)2 = 3х2+30ху+25у2
- (3х – 5у)(3х + 5у) = 9х2– 25у 2
- 27х3 + 125у3 = (3х + 5у)(9х2+ 15ху+25у2)
- (5у – 3х)2 = 25у2 – 30ху + 9х2
Формулаларны кулланып мисалларны чишәбез. Узбәя.
Бер укучы такта янында чишә.
- – m2 =
- (0,1x3 - 0,3y)( 0,3y + 0,1x3 )=
- =
- =
- Белемнәрне тикшерү.
Өйрәнгән формулаларны дорес куллануыгызны тикшереп карыйбыз.
Укучыларга карточка таратабыз. Эш ике вариантта һәм 5 эштән тора.
Вариант 1:
1)Исәплә: 412 – 312
б) 72
в) 720
г) 730
2) Исәплә:262 – 742
е) – 4800
ж) 4800
з) – 480
3)Тапкырлаучыларга таркат: a4 – 8a2 + 16
c) (a2 + 4)2
n) (a – 4)2
p) (a2 – 4)2
4) Тапкырлаучыларга таркат :a6 – 8
н) (а2 – 2) (а4 + 2а2 + 4)
к) (а3 – 4) (а3 + 4)
л) (а2 – 2) (а2 + 2а + 4)
5) Тапкырлаучыларга таркат 25b2 – 16c4
a) (5b – 4c2)2
o) (5b – 4c2) (5b + 4с2)
д) (5b – 4c) (5b + 4c)
Вариант 2:
1) Исәплә:762 – 242
а) – 520
в) 5200
c) 52
2) Исәплә: 832 –732
e)1560
ж) 156
з) 1540
3) Тапкырлаучыларга таркат: 4 + 4b2 + b4
к) (2 – b2)2
п) (2 + b)2
р) (2 + b2)2
4) Тапкырлаучыларга таркат: 1 – c9
н) (1 – c3) ( 1 + c3 + c6)
м) (1 – c3 ) ( 1 + c3)
л) (1 – с3) ( 1 + 2с3 + с6)
5) Тапкырлаучыларга таркат: 36x4 – 49y2
e) (6x2 – 7y)2
o) (6x2 – 7y) (6x2 + 7y)
a) (6x – 7y) (6x + 7y)
Экраннан җавапларны тикшерәбез.
- Өй эшен бирү.
Өй эше, укучылар, индивидуаль була. Аңлатмаларны кулланып кыскача тапкырлау формулалары язарга кирәк. Кыскача тапкырлау формулаларын һәм аларның кагыйдәләрен өйрәнеп килергә.
1 һәм 2 аңлатма | Бу аңлатмаларның квадратлары суммасы | Бу аңлатмаларның квадратлары аермасы | Бу аңлатмаларның кублары суммасы | Бу аңлатмаларның кублары аермасы | Бу аңлатмаларның квадрат аермасы |
-5а һәм b |
|
| |||
3а һәм b |
|
|
|
|
|
5а2 һәм 0,2b2 |
|
|
|
|
|
a2b һәм –4 |
|
|
|
|
|
6 һәм х2у2 |
|
|
|
|
|
- Дәрескә нәтиҗә.
Дәрескә алган билгегез бәяләү битендә булыр. Миңа аларны тапшырып калдырыгыз. Барлык билгеләрне кушып бишкә бүлегез. Бу сезнең билгегез булыр.
- Рефлексия.
Бәяләү битендә фикерләрегезне язып бирегез.
Мин ..........................аңладым.
Мин истә калдырдым.......
Миңа дәрестә .......
Мин уйлыймын.......
-Укучылар , дәрес бетте. Чыгарга момкин. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка урока на тему:" Формулы сокращенного умножения" 7 класс
Разработка урока на тему:" Формулы сокращенного умножения" 7 класс...
Заключительный урок по теме "Формулы сокращенного умножения"
Заключительный урок на тему "Формулы сркращенного умножения" разработан в виде соревнования двух команд. За время урока, каждая команда должна пройти 5 станций, и последняя шестая - пр...
Конспект урока по теме:Формулы сокращенного умножения. Разность квадратов.
Конспект урока по теме:Формулы сокращенного умножения. Разность квадратов. ( 7 класс) Урок разработан на основе УМК А.Г. Мордковича. Структура учебного занятия соответствует критериям компе...
Презентация урока по теме "Формулы сокращенного умножения" , 7 класс, алгебра
Урок 4,5. по алгебре.Разработка и презентация урока по теме "Формулы сокращенного умножения" Что облегчает наш счет? Ну конечно формулы сокращенного умножения, к изучению которых, мы перейдем на...
Урок по теме "Формулы сокращенного умножения" 7 класс алгебра
7 класс. Урок – КВН. Тема урока: Формулы сокращенного умножения...
Дистанционное образование: алгебра, 7 класс. Уроки по теме "Формулы сокращенного умножения"
В данной публикации представлены уроки и тренировочно-контрольные тесты по теме "Формулы сокращенного умножения" . Материалы могут быть использованы при дистанционном обучении алгебре школьников 7 кла...
Конспект открытого урока по теме: «Формулы сокращенного умножения. Разность квадратов»
Урок разработан в соответствии с ФГОС, в нем применяются поисково-познавательные методы, подобрано много разноплановых заданий....