Саннан вакланма табу
план-конспект урока по алгебре (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема : «Саннан вакланма табу» (6 нчы класс)
Максат: 1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру.
2. Уеннар аша белем алуга омтылыш, математика фәненә кызыксыну уяту, алган
белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүне үстерү.
3. Зирәклек, тапкырлык тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Тип: КВН дәрес
Метод һәм алымнар: әңгәмә ,уеннар.
Җиһаз: биремнәр язылган карточкалар,мультимидео, микрокалькулятор, дәреслек.
Дәреснең барышы:
Кереш сүз.
Балалар, без сезнең белән”Саннан вакланма табу” темасын өйрәндек. Бүгенге дәресебез үзенчәлеклерәк булыр, сез яратканча КВН дәрес итеп үткәрербез.Уеннарда каушап, югалып калмассыз дип ышанып калам.
Әйдәгез балалар, уен-ярышларны башлаганчы телдән исәпләп алыйк.
Телдән исәпләү: (Укучы гамәл тәртибен истә калдырып сөйли)
1) (100 :2 *7 + 150) * 2
2) (( 45+ 15) * 4) – 140) *7
3) (( 33 * 3 + 100) + 200 ) – 9
4) ( 18 * 3 + 46) * 5 – 200
Бүгенге уенда безнең ике төркем катнаша. Төркемнәрнең исемнәрен белмибез әлегә. Ә менә беренче уеннан соң, үзегезнең төркемнең исемен ачыкларсыз. Мисалларның җавапларын телдән генә исәпләп, шул җавапка туры килгән хәрефләрдән сүз ясарсыз.
Шулай итеп,беренче уен “Без кемнәр?” дип атала.
1) 3 . 45 Җ З
5
2) 40 ның 3 е И И 6 ) 12 нең 50 % ы Л Л
8
3) 50 нең 0,2 се Т Р 7) 4 нең 5 е Ә Ә
25 8
4) 0,9 ның 0,3 е Е Ә
5) 9 . 121 З К 8) 40 ның 0.4 е Р Р
11
Беренче төркем - “ Җитезләр”
Икенче төркем - “Зирәкләр”
Балалар, сезгә өй эше итеп, мәсьәлә төзергә бирелгән иде. Әйдәгез.әле,шуларны тыңлап карыйк.
Икенче уеныбыз “Мәсьәлә төзибез.” дип аталыр.
Өченче уен “Уйлыйбыз,баш ватабыз”
Дәреслектән № 488 нче мәсьәләне чишәбез.
Юлчы билгеләнгән юлны үткән, безгә дә юлга җыенырга кирәк ,балалар!
Аның өчен “Тиз- тиз” дип аталган уенны башлыйбыз. Сорауларга җавап нинди хәрефтән башлана, шул хәрефне тактага яза бары йк.
- Татарстанның башкаласы. К
- Чыршының яфрагы. Ы
- Мәктәп яны лагереның исеме. Ш
- Сан бүленеп бетмәсә,нәрсә кала? К
- Авылыбызның уртасыннан агучы елга. Ы
- Иң кечкенә икеурынлы сан. у
- Башваткыч. р
- Иң кечкенә дүрт урынлы сан. м
- 6 га кабатлы иң кечкенә сан. а
- Нинди санга бүләргә ярамый?. н
Нинди сүз килеп чыкты,балалар?
Юкка гына бу сүз килеп чыкмагандыр,балалар ,әйеме? Әйдәгез әле кышкы урманга барып кайтыйк.
Физкультминут.
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен-уңда,
Ямь- яшел чыршы- сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Әнә куян сикерә,
Ул бүредән элдертә.
Без дә аннан качабыз
Тапмас безне ул явыз,
Аю бабай ял итә,
Кызылтүшләр очалар,
Бигрәк тә матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк,балалар
Алтынчы уеныбыз “Кайсы дөрес икән дип?” атала.
Тест буенча эшләп алабыз.
Тест.
1) 30 санының 15 % ы
а) 2 б) 4,5 в) 15 г) 0,45
2) 70 санының 50 % ы
а) 40 б) 35 в) 45 г)25
3) Рамил белән Гөлинәдә 40 марка бар. Рамилдә барлык маркаларның 7 се.
10
Гөлинәдә ничә марка?
а) 12 б) 10 в) 14 г) 21
4) Эшче 40 деталь ясарга тиеш иде. Ул норманы 120% ка үти. Эшче ничә деталь ясаган?
а) 45 б) 42 в) 48 г) 50
5)Ящикта 70 шар. Шуларның 3 е кызыл. Калганы сары шар. Ничә сары шар? 7
а) 50 б ) 30 в) 40 г)35
Ике укучыга кроссворд.
1 | В | |||||||
2 | ||||||||
3 | К | |||||||
4 | Л | |||||||
5 | А | |||||||
6 | Н | |||||||
7 | М | |||||||
8 | А |
1) 5 тә - 7
7
2) 11 нинди вакланма?
6
3) Сызым сызганда кирәк.
4)Аңардан башка туры сызып булмый.
5) Син укыган класс.
6) Нинди санга бүләргә ярамый.
7) 1000000
8) 6 га кабатлы, 10 га бүленә торган са
Җиденче уен. “Уйлыйсы да юк” дип атала.
Микрокалькулятор белән эш.
1) 18,24 нең 0,5 % ы
- 16,8 ның 97 % ы
3) 64 нең 40 % ы
4) 20,4 нең 35 % ы.
Җаваплар: 0,0912 ; 16,296; 25,6 ; 7,14.
Сигезенче уен: “ Яшь хәбәрчеләр бездә кунакта.”
Аларга “Математика дәресендә” дигән темага шигырь иҗат итәргә әйтелгән иде. Юкка гына С .Ковалевская “Математик шагыйрь җанлы кеше булырга тиеш” димәгән.
Өйгә эш: 1. Кагыйдәләр дәфтәреннән кушу һәм алуга карата тарату үзлеген кабатларга.
2. Кроссворд төзергә.
Йомгаклау.
Олы Салтык урта мәктәбе.
“Саннан вакланма табу”
темасын йомгаклауга
Укытучы: Гайфуллина Д.Г.
21 нче ноябрь, 2007 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Демалыс бағының адам денсаулығын жақсартудағы және жергілікті жердегі табиғи процестерге әсері »
Научный проект ученицы 11 класс СОШ им.Т.Жарокова Жанибекского района ЗКО Коныровой Айман.Руководитель проекта-учитель биологии Закарина Гулия Сансызбаевна.Ссылка для закачки - http://depo...
Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба
“Тарихлардан килгән хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...
Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба
“Тарихлардан килгән хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...
Саннан вакланма табу.
6 нчы класс өчен "Саннан вакланма табу " темасы буенча дәрес эшкәртмәсе,...
Қазақстан табиғаты. Табиғи байлықтар. Жаңа тас ғасыры (неолит).
Табиғат байлықтарының түрлерімен, адамзаттың неолитте ойлап тапқан жаңалықтарымен таныстыру; Оқушыларды жаңашылдыққа баулу; Табиғат құндылықтарын сақтай білуге, еңбекқорлыққа тәрбиелеу....
Адамдардың табиғатсыз күні жоқ, Табиғаттың мұны айтуға тілі жоқ (экологиялық жинақ)
Туған жеріміздің уылжыған табиғатын қорғау, оны қастерлеп, қадірлеу - әрбір адамның парызы. Жас жеткіншектерге экологиялық тәрбие беру – бүгінгі күннің өзекті мәселесі. Эколо...