Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба
методическая разработка (8 класс) по теме

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3.docx23.31 КБ

Предварительный просмотр:

2012 нче елның  маенда Идел буе болгарлары  тарафыннан Исламның  дәүләт дине  буларак кабул ителүенә 1090 ел була.

   Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында  бу тарихи  вакыйгалар   чагылыш таба.Бу әсәрне  өйрәнүгә  VIII сыйныфта   5 сәгать  вакыт бирелә.

   Түбәндә  Н.Фәттахның  “Ител суы ака торур” әсәрен өйрәнү буенча  йомгаклау  дәресе  үрнәге бирелә.        

              Нәфыйкова  Рушания Мөхәммәтша кызы.

Кайбыч  муниципаль районы  МБМУ “Ә.Сәгыйди исемендәге  Кошман  төп  гомуми белем  мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: “Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )

Дәрескә эпиграф итеп Г. Афзалның “Болгар төне” шигыренең тубәндәге  юлларын алдым:

Мин Болгарга килеп учак яктым,

Балык тоттым Идел суларыннан ;

Яшь чирәмгә иелеп чалкан яттым,

Чал гасырлар узды уйларымнан.

Максат: укучыларга әсәрнең идея эчтәлеген төшендәрү.

Тарихи  роман турында төшенчә бирү.

Балаларда халкыбызның үткән тарихын өйрәтүгә кызыксыну уяту.

Җиһаз: Н. Фәттахның портреты, Н.Фәттах: “Итил суы ака  торур”, “Сызгыра торган  уклар” романнары; Батулла : “Сөембикә романы”, М.Хәбибуллин: “Кубрат хан” романы , плакатлар, магнитофон, аудиокассета, “Исә Болгар  җилләре” фильмыннан күренешләр. (“Татарстан”  журналы №5,6 1998), Бөек Болгар шәһәре күренешләре .( “Татарстан”, “Сөембикә” журналлары, Канәфи Нәфыйков: “Болгар урамы”, “Болгар каласы”, “Ага-базар”, картиналары репродукцияләре, Рифкать Вахитов  “Ибн Фадланның Болгарга сәяхәт” картинасы , Бакый Урманче “Ибн Фадланның  Болгарга  килүе”, Әнвәр Сайфетдинов “Болгар” ташы янында , “Болгар  кызы” картиналарының репродукцияләре.)

  Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Кереш өлеш:
  1. Без алдагы дәресләрдә кайсы авторның нинди әсәрен  өйрәндек?
  1. Төп өлеш: түбәндәге сорулар буенча сорау – җавап әңгәмәсе:

Укытучы.Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында кайсы чор тасвирлана?

Көтелгән җавап.Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында Идел буенда Болгар дәүләтенең туу, оешу чоры, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан  һәм килгәч булган хәлләр тасвирлана.

Укытучы. Укучылар, сез  Татарстан тарихын өйрәнәсез. Безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар дәүләте, шул чор турында нәрсәләр беләсез?

Көтелгән җавап . Безнең борынгы  бабаларыбыз IX-XIV гасырларда Урта Идел һәм Түбән Кама буена урнашкан Болгар дәүләтендә яшәгәннәр. Ул дәүләтнең башкаласы Бөек Болгар шәһәре булган.  

VIII-IX гасырларда Иделнең Урта агымына ярым күчмә төрки кабилә булган болгарлар Азов буйларыннан  һәм Иделнең түбәнге өлешеннән килеп урнаша. Моңа Кара диңгез һәм Азов диңгезе буендага далалардагы ыруг сугышлары, әледән-әле Гарәпләрнең һөҗүм итеп торуы һәм Хәзәр каханлыгы барлыкка  килү сәбәп  була.

Укытучы өстәмәсе:

Шулай итеп IX-X гасырларда Идел буенда Болгар дәүләте барлыкка  килә. Ләкин  ул Хәзәр каханына буйсынырга, аңа ясак түләргә тиеш була. Бу бәйлелектән котылу өчен, Болгар ханы  Алмас 992 елда Багдад хәлифәте белән элемтә урнаштыра. Хан  Алмас узен хәлифәткә бәйле дип игълан итә һәм ислам динен дәүләт дине буларак кабул итә.

Укытучы.X гасырда Болгарлар кайсы илләр белән элемтәдә торалар һәм нәрсә белән шөгыльләнәләр?

 Көтелгән җавап. X гасырда   Болгарлар Киев, Русе , Кавказ, Урта Азия белән элемтәдә торалар. Алар бу чорда утрак тормышта яшиләр.

  Алар игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр.                                   “Сәлҗуклар гына түгел, Идел болгарлары да күп мәртәбә югары цивилизацияле кешеләр булганнар” , - ди бөек  рус язучысы Н.Г. Чернышев- ский .

Укытучы. Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романының сюжет нигезендә нинди вакыйгалар  ята?

Көтелгән җавап. Әсәрдә вакыйгалар Идел-Чулман буенда бара. Әсәрнең сюжет нигезендә Болгар ханы – Алмыш  ханның шул тирәдәге кабиләләрне берләштерү өчен барган көрәше ята.

Укытучы. Язучы бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә?

Көтелгән җавап.  Әсәрдә төп ике тарихи проблема куела. Беренчесе-кабиләчелектән, ыруглыктан күчеп, Болгар дәүләте төзелү, ә икенчесе-ислам динен  кабул итү.

Укытучы. Укучылар, бу  әсәрдә без төрле  төрки кабиләләр, ыруглар  тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре белән  таныштык.

- Әсәрнең үзәгендә кайсы ыруг тасвирлана?

Көтелгән җавап.  Әсәрдә сүз башлыча Акбүре ыругы турында  бара.

Укытучы. Әсәр эчтәлегеннән   чыгып,  сез Акбурү ыруы, бу  ыруг  кешеләрнең тормышы, гореф – гадәтләре турында  сез нәрсә  әйтә аласыз?

Көтелгән җавап.   Акбүре  ыруы  яшәгән  җирләр   куе урманнар, тирән чокырлар белән әйләндереп алынган. Бу аларага башка  ырулар һөҗүменнән  сакланырга  уңайлы була. Ләкин  Чулманга су  төшкәч, ыру өчен  куркыныч  көннәр башлана. Чөнки дошманнарга   су  юлы белән килү мөмкинлеге туа.                 Бу ыруның башнда Күрән би тора. Акбүре ыруы Казаяк ыруы, базарганнар, сартлар, румыннар һәм гарәпләр белән  сәүдә итә. Алар  терлекчлек , һөнәрчелек, игенчелек белән  шөгыльләнәләр.

Акбүрелеләр    тәңерегә табыналар. Бүре аларда  изге  хайван санала.

Әсәрне укыганда ,без Акбүре ыругында яз көне үткәрелә торган бәйрәм- йолык туе белән таныштык. Язын йолык туе үткәреп, кеше үзенең яшерен уй- теләген әйтә. Явыз ияләргә йолык биреп, авыру кеше  үзенең чиреннән котылырга  тели. Бу бәйрәм тантанасында ук атулар, сөңге чөеп көч сынашу кебек уеннар үткәрелә.

Укытучы. Хәзерге  вакытта бу йолага охшаш  нинди  гореф-гадәт, йолалар, бәйрәмнәр үткәрелә?

Көтелгән җавап. Корбан чалу, Сабантуй бәйрәмнәре.

Укытучы. Әсәрдәге төп образ Тотышка нинди сыйфатлар хас?

Көтелгән җавап. Тотыш – Акбүре ыругының башы Күрән би һәм Койтым бикәнең улы. Ул яшь, кызу  канлы, горур, батыр, кою, шул ук  вакытта усал, башсыз.

Укытучы. Аның бу сыйфатларын без әсәрдә кайсы урыннарда ачык күрәбез?

Көтелгән җавап. Йолдыз-кашканы корбан чалгач, бүреләрне үтереп изге нарат  төбенә өеп куюы, төньякка  сәүдә эше белән уңышлы барып кайтуы, Алмыш ханның күп  сугышларда җиңүче булган  өч батырына каршы  чыгуы һ.б.

Укытучы. Әсәрдә Койтым бикә образы  ничек тасвирланган?

Көтелгән җавап. Койтым бикә- Акбүре  ыруының башы Күрән бинең хатыннарының берсе. Күрән бинең өлкән  хатыны  үлгәч, ул бинең ярдәчесенә әйләнә. Ул бинең хатыны  гына  түгел,  аның  киңәшчесе дә. Чөнки Койтым бикә акыллы, төптән фикер йөртә белә, тапкыр, сизгер, кыю, тугры, нык ихтыяр көченә ия.  Тормыш кыенлыклары алдында  сыгылып төшми.

Укытучы. Дәүләт эшлеклесе буларак Алмыш хан турында нәрсә  әйтә аласыз? Болгар Дәүләтен оештыруда аның роле нинди була?

Көтелгән җавап.  Бу  чорда төрле төрки, болгар ыруглары арасында еш кына үзара сугышлар булып торган. Аларның үзара дус булмавыннан, таркаулыгыннан Хәзәр ханы файдалана аларның байлыгын тартып ала. Шуңа күрә Алмыш хан бергә тупланырга кирәк дигән фикергә килә. Һәм Болгар дәүләтен ныгыту өчен, Богдад хәлифәсенең ярдәменә таянырга уйлый. Моның өчен ислам динен кабул итәргә  карар кыра. Ләкин ырулар үз ирекләре белән ата- баба диненнән, йолалардан ваз кичәргә теләмиләр.

Моның өчен Алмыш хан кайсы ыруларны яу белән куркыта, кайсын мал  биреп кызыктыра. Үз теләкләре белән Болгарга килеп кушылучыларда була .

Укытучы өстәмәсе.

Әйе, укучылар, Алмыш хан идарә иткән чорда Болгар дәүләте ныгый. Төрле ыру халыклары үзара тыныч тату, бер-берсенең гореф- гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итеп яшиләр.

Бүгенге көндә җөмһүриятебез –Татарстан Республикасында да  дәүләтебез  тарафыннан  дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсендә  төрле милләт халыклары арасында  дуслык мөнәсәбәтләре  хакимлек итә.

Укытучы. Дин әһеле Утташ хан образы турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Көтелгән җавап.  Утташ хан мәкерле, ялганчы, тупас. Аны Акбүрелеләр  яратмыйлар.

Укытучы. Укучылар  , Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы тарихи роман. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен тарихи роман жанрына керә?

Көтелгән җавап. Әсәрдә безнең борынгы бабаларыбызның узган тарихы,тарихи  тасвирлана  

Укытучы.

Нигезендә үткән заманның тарихы вакыйгалары  ята торган һәм төп геройлар булып тарихи шәхесләр  катнашучы роман  тарихи роман дип атала.

“Тарихи роман- тарих фәне белән сәнгать тоташкан бер нокта  кебек ул” ,-дигән Н.Г.Белинский.

Укытучы. Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?Без бу әсәрне укып, халкыбызның билгеле бер чордагы- Болгар чорындагы тормыш белән танышабаз.Бу әсәр безгә татар халкының үткән тарихын тирәнрәк аңларга ядәм итә.

Укытучының йомгак сүзе.

Укучылар, Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романы Бөек Болгар темасының матур әдәбиятта, ягьни сүз сәнгатендә чагылышы.

Хәзергә вакытта бу тема сәнгатьтә торган саен киңрәк урын ала.

Рәссамнарыбыз Канәфи Нәфыйков, Рифгать Вахитов, Әнвәр Сәйфетдинов. Бакый Урманче үзләренең картиналарын иҗат итәләр

Канәфи Нәфыйковның:

  1. “Болгар урамы”
  2. “Болгар каласы”
  3. “Ага -базар”

Рифкать Вахитовның:

“Ибн Фадланның Болгарга сәяхәте”

Әнвәр Сәйфетдиновның:

  1. “Болгар ташы янында”
  2. “Болгар кызы”

Бакый Урманче:

“Ибн Фадланның Болгарга килүе” картиналары  шушы темага иҗат ителгән.

Шулай ук  татар милли кино сәнгате  “Исә Болгар җилләре” фильмын иҗат итте. Режиссеры – Булат Мансуров, фильмда Татарстаннан 45 актер катнаша.

Музыка сәнгатендә дә Бөек Болгар темасы үз урынын ала. Татар композиторларыннан бу темага Луиза  Батыр – Болгари үз иҗатында урын бирә. Аның "Ерактагы күккүк авазы" һәм “ Ай, болгарым, сиңа илтә уйларым” (К. Касимов сүзләренә) әсәрләре шул темага багышлана.

“Ай, болгарым, сиңа илтә уйларым” җыры грамъязмада тыңлана.

Өйгә эш .  Алдагы дәрескә “Тарихлардан килгән хакыйкать» дигән темага сочинение язарга хәзерләнеп килергә.

Йомгаклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Демалыс бағының адам денсаулығын жақсартудағы және жергілікті жердегі табиғи процестерге әсері »

Научный проект ученицы 11 класс СОШ им.Т.Жарокова Жанибекского района ЗКО Коныровой Айман.Руководитель проекта-учитель биологии Закарина Гулия Сансызбаевна.Ссылка для закачки  -  http://depo...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

Қазақстан табиғаты. Табиғи байлықтар. Жаңа тас ғасыры (неолит).

Табиғат байлықтарының түрлерімен, адамзаттың неолитте ойлап тапқан жаңалықтарымен таныстыру; Оқушыларды жаңашылдыққа баулу; Табиғат құндылықтарын сақтай білуге, еңбекқорлыққа тәрбиелеу....

Адамдардың табиғатсыз күні жоқ, Табиғаттың мұны айтуға тілі жоқ (экологиялық жинақ)

  Туған жеріміздің уылжыған табиғатын қорғау, оны қастерлеп, қадірлеу - әрбір адамның парызы. Жас жеткіншектерге экологиялық тәрбие беру – бүгінгі күннің өзекті мәселесі.   Эколо...

Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романын анализлау

Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романын анализлау...