5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"
методическая разработка по алгебре (5 класс) по теме

Сарварова Зульфия Ханифовна

5 нче класста математика дәресе "Гамәлләрне эшләү тәртибе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamllrne_eshlu_trtibe_.docx35.63 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: «Гамәлләрне эшләү тәртибе».

Дәреснең тибы: дәрес-сәяхәт.

Класс: 5 класс.

Дәреслек: Н.Я. Виленкин һ.б.. Математика 5. М., Мнемозина.

Дәреснең максатлары:

  1. нинди арифметик гамәлләр беренче баскыч, ә ниндиләре икенче баскыч гамәлләренә туры килә дигән сорауга җавап бирергә өйрәтү;
  2. гамәлләрне башкару тәртибе белемнәрен тикшерү;
  3. аңлатмаларда беренче һәм икенче баскыч гамәлләрен табарга өйрәтү;
  4. дөрес тәртипкә куеп, гамәл тәртибен табарга өйрәтү.

Җиһазлау:

  1. иллюстрацияләр;
  2. макетлар.

Тактада язу:

 «Яңа белемнәр» иленә  әсәяхәт

Дәрескә эпиграф:

«…Акыл  белемнән генә тормый, ә белемне эштә кулланырга кирәк…»

                                                                                                                                    (Аристотель)

                Дәрес барышы:

I. Дәреснең темасын, максатын, эпиграфын әйтү.

II. Телдән исәпләүләр.

Без,бүген укучылар сезнең белән поезда сәяхәт итәчәкбез. Поездга утырыр өчен безгә билет алырга кирәк.Поездның соңгы вагонындагы x  саны билет бәясе булыр.

15

Билетның бәясен белдек. Хәзер алга таба китәбез.

Уңайлап утырабыз һәм поездга утырып китүебезне дәфтәрләргә число, класс эше язудан башлыйбыз.

Поезд безне «Яңа белемнәр» иленә елгалар һәм таулар аша алып бара. Алда эче куыш тау. Юлга таш өелгән. Аларның берсендә түбәндәге сүзләр язылган: «Бу куыш артында бер шәһәр бар. Әгәр бу шәһәрнең исемен белмәсәк, без анда керә алмыйбыз. Аны белү өчен мисаллар чишәргә кирәк.»

245 : 7

224 : 16

450 : 18

315 : 9

160 : 8

420 : 28

Җаваплар: 35, 14, 25, 35, 20, 15.

Җавапларның коды: өлешләрне хәрефләргә алыштырып, шәһәрнең мсемен табабыз.

Ә

П

И

      Т

Р

Т

14

15

20

35

25

35

        

Менә без  «Тәртип» шәһәренә килеп җиттек

Бервакыт бу шәһәргә яшь сәяхәтчеләр +,, :, –, ( ) килә. Алар качышлы уйнарга яраталар. Бу сәяхәтчеләр саннар арасына качалар. Аларның серләрен белгән кешеләр генә сәяхәтчеләрне таба алалар.

1).Төшеп калган саннарны куярга.

Җавап: 12 («тәрәзә» саннары суммасыннан  «ишек » санын аларга, ( 5+11-4=12).

2).Нинди сан куярга?

Җавап: 10 ( «аяк» саннары сумммасын 2гә бүләбез ((14+6):2=10).

III. Яңа тема.

Барлык сәяхәтчеләр өчен «Тәртип» шәһәрендә указ чыккан :

 «ТӘРТИП» ШӘҺӘРЕ УКАЗЫ

  1. Саннарны кушу һәм алуны беренче баскыч гамәлләре дип атарга  (I).
  2. Саннарны тапкырлау һәм бүлүне – икенче баскыч гамәлләре (II).

Аңлатмаларның кыйммәтен тапканда

 гамәлләрне башкару тәртиебе

түбәндәге кагыйдәләр белән билгеләнә:

  1. Әгәр җәяләр булмаса:

а)        8 – 3 + 4 +2 – 6 - 5 = 0                                б) 8  3 : 4 : 2  6  5 = 90

        I                                                        II

        cулдан                  уңга                                     сулдан                уңга

в)        8 – 3  4 : 2 + 6  5 = 32

        II                I

          сулдан                              уңга

  1. Әгәр җәяләр булса: (II  I)  1 исәпкә алына.

8  (3 – 4 : 2) + 6  5 = 38

  1. Әгәр гамәлләр тәртибе үзгәрмәсә, җәяләрне куймаска.

( 8 – 3) + 5 = 8 – 3 + 5 = 10

  1. Гамәлләрне башкару тәртибен кушу, алу, тапкырлау үзлекләренә нигезләнеп кенә үзгәртергә мөмкин.

.

Бу шәһәрдә указны дөрес аңлаучы гына  яхшы билге ала.

Шәһәрдә яшәүчеләр сезгә указны дөрес аңлавыгызны телиләр.  

Физкультминут

  1.  Күнегүләр.  Дәреслектән мисаллар эшлибез.

№ 627 (а--е), № 628  (а- г).

  1.  Кабатлау.  Тест эшләү.  Билге кую.

        

       VI. Өй эше.

п. 15 (1нче өлеш), пункт буенча сораулар һәм кагыйдәләр , №627 (ж-м),628(д.е)

        VII. Дәресне йомгаклау.

Тест биремнәре

  1. Икенче баскыч гамлләре түбәндәгеләрдән тора:

а) кушу һәм  алу;

б) кушу һәм тапкырлау;

в) тапкырлау һәм бүлү.

  1. Җәяләрсез аңлатмаларда гамәлләрне башкару тәртибе :

а) башта беренче баскыч гамәлләре, аннары икенче басыч гамәлләре сулдан уңга эшләнә;

б) башта икенче баскыч гамәлләре, аннары беренче баскыч гамәлләре сулдан уңга эшләнә.

  1.  241 : 3 – 41  2 + 15  2 : 3 аңлатмасының башкару тәртибен ачыкларга:

а)1, 5,2, 6, 3, 4;

б)3, 6,1, 5, 2, 4;

в)4, 6,3, 5,2,1.

  1. 22 – (121 : (5 + 6) – 2  4)  (5 + 2) аңлатмасының кыйммәте тигез:

а) 1

 6)10;

в) 5.

5. 200+(20-10:2) :3  аңлатмасында соңгы гамәлне ачыкларга:
           а) тапкырлау;
           б) бүлү;
           в) алу;
          г)
кушу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вакланмалар 5 класста математика дәресе

5 класста математикадан дәрес эшкәртмәсеТема : Вакланмалар....

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.

quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

5 класста математика дәресе "Кубның күләме. Борыңгы күләм үлчәү берәмлекләре".

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

7 класста математика дәресе "Бербуын белән күпбуын тапкырчыгышы"

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4. Яңа дәрес материалын ныгыту.5. Физкультминут.6. Язма эш.7. Дәресне йомгаклау8.. Өй эше.9. РефлексияМаксат:-...

Баганалы диаграммалар темасы буенча 6 класста математика дәресе

Тема: Баганалы диаграммалар Дәрес максаты: укучыларда баганалы һәм түгәрәк диаграммалар төшенчәсен ныгыт һәм камилләштерү, диаграммада бирелгән зурлыкларны  чагыштырып, анализлап  бирел...

6 класста математика дәресе "Үзәкле симметрия" (Ел укытучысы - 2017 конкурсының икенче (заочный) туры)

Фән: математикаКласс: 6 классУкытучы: Каримова Эльмира ГалимзяновнаДәреслек:Тема: Үзәкле симметрияМаксат:-          Үзәкле симметрия төшенчәсен аңлатып, үз...