Урок -экскурсия в 5 классе "В страну десятичных дробей"
план-конспект урока по алгебре (5 класс) по теме

Маннапова Роза Агллуловна

урок -игра в 5 классе в виде экскурсии, урок обобщения и систематизации темы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon урок-игра в 5 классе78.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Иске Казиле урта гомумбелембирү мәктәбе

                                 Кама Тамагы муниципаль районы

                 

      “Унарлы вакланмалар белән барлык гамәлләр”

               

               5 класс.    Мәннапова Р.А.

Тема: Унарлы вакланмалар белән барлык гамәлләр.

Максат: Унарлы вакланмалар белән барлык гамәләрне үзләштерүләрен тикшерү,                                                         исәпләү  күнекмәләрен үстерү.

               Логик фикерләүне үстерү, фикерләү эшчәнлегендә мөстәкыйльлек формалаштыру.

               Укучыларның бер- берсенә ярдәмләшүләренә ирешү.

 Җиһазлау: мисаллар язылган, компас формасындагы биремнәр комплекты; Белмәмеш портреты, Чебурашка портреты белән төзелгән  лото; Су анасы һәм Шүрәле рәсемнәре ясалган лотолар,сәяхәт пунктлары язылган плакатлар.

   Дәрес уен формасында үткәрелә.

                                Дәрес барышы:

 Укытучы: Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрес үткәрәбез. Аның нинди икәнен белү өчен, сез тактадагы мисалларны чишеп белә аласыз.

I. Телдән күнегүләр:

   1. 5,3 + 1,4=                      6. 6,73+ 1,2=

   2. 3,6х 0,2=                       7. 4,9- 3,65=

   3. 14,8: 0.1=                      8. 1,2- х = 1,15

   4. 0,175х 100=                  9. 0,85х10=

   5. 1,15: 0,5=                     10. 8,3+4,5=

                                            11. 0,7- 0,34=

Укучылар телдән мисалларны чишәләр, дөрес җавапларны табып, икенче ягындагы хәрефләрне тактага тезәләр. Анда “Сәяхәт дәрес” дигән җөмлә килеп чыга.

Укытучы: Әйе, укучылар, без бүген сәяхәткә чыгабыз.Әйдәгез, башта сәяхәт вакы-тында үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик.

Балалар , бүгенге дәрескә кирәкле булачак кагыйдәләрне дә кабатлап китәбез.

 1. Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәләре.

 2. Унарлы вакланмаларны тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләре .

                II. Язма эш:

Һәр командага компас формасындагы мисаллар язылган эш бирү.

Мисалларны дөрес чишсәләр, “Тигезләмә” сүзен укыйлар.

 1. 4,5х 35=                    7.  130,87 : 23=

 2. 0,86х 3,2=                 8.  48х 1,3=        

 3. 17,78 :7=                   9.  6,2- 0,51=

 4  659х 0,32=               10.  17- 7,03=

 5. 7,2- 1,63=                 11.  569х 0,01=

 6. 3,87+ 6,1=                12.  0,077х100=

157,5

62,4

9,97

2,54

208

5,69

7,7

5,57

2,752

 Т

М

Л

Г

Е

Ә

Р

З

И

 

Укытучы:Димәк, без сезнең белән “Тигезләмәләр” тукталышында .Әйдәгез, тигез-ләмәләр чишү өчен кирәкле кагыйдәләрне искә төшерик.

Билгесез кушылучы, кимүче, киметүче, бүленүче, бүлүче һәм тапкырлаучы кагый-дәләрен кабатлау.

 Командаларга тигезләмәләр язылган “ компас”лар бирү.

           

              “Тигезләмәләр “ тукталышы.

1.  3,08: у= 4                    5.  54,7х + 0,3х = 379,5

2.  7х – 3х = 5,12             6.  х: 1,3 = 0,7

3.  х – 2,8=4,1                  7.  8х + 2х  = 19,2

4. у + 6,8= 8,08

1,28

6,9

0,91

0,77

1,92

Л

А

Н

Я

Ы

                       

                       “ Ял аланы”  тукталышы.

 Укытучы: Балалар, ял аланы елга буенда урнашкан икән, әйдәгез балык тотып алыйк.

   Өстәлдә балыклар, аларның икенче ягында кызыклы мәсъәләләр Укучылар кармак белән “ балык тоталар”. Әгәр мәсъәләне дөрес чишсәләр, командага балык авырлыгындагы очко өстәлә.

 Балыклардагы мәсъәләләр:

1. Электропоезд көнчыгыштан көнбатышка 60 км/ сәг. тизлек белән бара. Шул ук юнәлештә 25 км\ сәг. тизлек белән җил исә. Поездның төтене кайсы юнәлешкә юнәлгән?

2. Таякны 12 кисәккә бүләләр. Бүленгән кисәкләр ничә? ( 13 кисәк)

3. Бердән алып 100гә кадәр булган саннарда ничә тапкыр 9 цифрасы очрый? ( 19)

4.Бер бегемотның авырлыгы 1т 800 кг. 5 тонна күтәрә алучы машинага ничә бегемот  төяргә мөмкин? ( 2 )

5. 5 һәм 6 саннары арасына нинди тамга куйсаң, 5 тән зуррак , ә 6 дан  кечерәк сан килеп чыгар? ( өтер куярга)

6. Ач карынга ничә йомырка ашап була? ( берне)

7. 1 кг. тимер авырмы , әллә 1 кг. мамыкмы?( тигез)

8. Һавада 3 үрдәк оча иде, аучы берсен атып төшерде.Ничә үрдәк калды? ( бер)

9. Төнге сәгать 12 дә, яңгыр яуса Казанда

    Нәкъ 72 сәгатьтән , кояш чыгармы анда? ( юк, чөнки төн була)

10. Бер – бер артлы казлар бара, уртада атлый берсе,

     Алдагысына ияреп, титаклыйлар дүртесе.

     Соңгы казның алдыннан , дүрт каз киләдер атлап,

     Ничә каз чишмә буена, төшеп бара, хисапла! ( 5 каз)

Балык тотуга нәтиҗә ясала, очколар һәр командага  язып  куела.

Укытучы: Балалар, су буенда Белмәмеш тә ял итә икән, ул сездән ярдәм сорый. Балык тотканда, сумкасына су кереп, аның өй эше мисалларындагы өтерләрне су юган. Сез шул өтерләрне урыннарына куярга тиеш буласыз.Я, кайсыгыз булыша?

               57 + 13 = 7

               28 + 58 = 338

               307 + 5 = 807

               548 – 248 = 3

Җаваплар тыңлана.

Укытучы: Балалар, Белмәмеш сезгә бик рәхмәтле.Аның тагын бер үтенече бар икән.

Түбәндәге мисалларны дөрес итеп чишсәгез, безгә тагын берничә әкият герое кунакка киләчәк.

 Ике командага да берәр лото бирү.

          “Су анасы “ лотосындагы мисаллар:

  4,7 + 16,5                35,8 -4,13

  4,6+ 0,5                   10 – 3,9

  7,3 + 2,7                  5,75 + 3.3

  6,5 – 2,7                  8  + 2,6

         “Шүрәле” лотосындагы мисаллар:

  28,7 – 3,15               9+ 3,5

  8,6 – 1,4                  1,7 +2,8

  6,7 +15,4                 11 – 4,8

  7,8 + 0,7                  7,6 – 4,7

      “ Чебурашка “ лотосын ике команда ярышып җыя.Уң һәм сул якларга бүлеп .

 Лотодагы мисаллар:

Уң як: 1.Турыпочмаклыкның  буе 5,2см, иңе 4 см. Мәйданын исәпләргә.

    2. Тигезләмәне чишәргә: 3х + 2х= 1,25

    3. 10 кг конфетның бәясе 1,46 мең сум. 1 кг конфет күпме тора?

    4. Тигезләмәне чишәргә: х : 7 = 1,23

    5. 36 км лы юлның 5\ 6е күпме була?

    6. Турыпочмаклыкның мәйданы 16,8 дм2. Буе 4 дм, иңен табарга.

    7. 1 килограммы 257 сум торган колбасаның 0,01 кг ы күпме тора?

    8. Тигезләмәне чишәргә: х : 3,8 = 4

    9. Бер бүлмәнең мәйданы 12,4 м2, икенчесе 1,8м2 га кимрәк. Ике бүлмәнең мәйданын исәпләргә.

   10. Килограммы 36,5 сумнан 7 кг алма күпме тора?

   11. 1 гектардан 23,3 ц уңыш алсалар, 100 га дан күпме уңыш җыярлар?

   12.Иңе 5,3 м, биеклеге 2 м, буе 10 м булган турыпочмаклы параллелепипед формасындагы складның күләмен исәпләргә.

        Сул як

   1. Тигезләмәне чишәргә: х :6 = 1,32

   2. 15кг алманың бәясе 870 сум. 1 кг алманың бәясен табарга.

   3. буе 3,7 м , иңе 10, биеклеге 3 м булган параллелепипедның күләмен исәпләргә.

   4. 1 гектардан 27,6ц уңыш алсалар, 100 гектардан күпме уңыш алырлар?

   5. Бер ящикта 18,3 кг, икенчесендә 2,7 кг га кимрәк алма бар. Ике ящикта күпме алма бар?

   6. 48 кг ның 7/ 8 се күпме була?

   7. 1  ц ы 5500 сум торган ашлыкның 0,01 ц ы кыйбатмы?

   8. Бер килограммы 123,5 сум торган конфетның 6 кг ы күпме тора?

   9. Турыпочмаклыкның мәйданы 12,5 дм2. Иңе 5 дм булса, буен исәпләргә.

  10. Тигезләмәне чишәргә: 3х + х = 1,28.

  11. турыпочмаклыкның буе  3,6 см, иңе 6 см. Мәйданын исәпләргә.

  12. Тигезләмәне чишәргә: х : 3,7 = 3

Очколарны санап, җиңүче команда билгеләнә.

Дәрескә йомгак ясау.

                               

Тема: Әйләнә озынлыгы, түгәрәк мәйданы, шар.

Максат: Практик юл белән  санын чыгыру, әйләнә озынлыгы һәм  түгәрәк мәйда-

              ны формулаларын табу, Җирнең экватор озынлыгын һәм меридиан озын-

              лыгын исәпләү.

              Укучыларның тикшеренү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, практик күнекмә-

              ләр булдыру өстендә эшләү.

              Математика фәне белән кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: төрле зурлыктагы стаканнар, үлчәү приборлары, җепләр, глобус.

                       Эш барышы:

I. Теоретик өлеш.

 V класс материалы буенча әйләнә һәм түгәрәк хакында белгәннәрен искә төшерү.

Радиус, диаметр төшенчәләрен кабатлау.

II. Эшнең тәртибе белән таныштыру.

 Һәр балага җеп, үлчәү инструменты , стакан яки чашка бирелә.Алар җеп ярдәмендә әйләнә озынлыгын һәм диаметрын үлчиләр.

2. Әйләнә озынлыгын аның диаметрына чагыштыралар.      

Һәр бала берничә савыт белән эшли.

3.  саны хакында,аның тарихы турында кыскача мәгълүмәт бирү.

II. Практик өлеш.

Таблица тутыру.

Прибор

Әйләнә озынлыгы

диаметры

 саны

санының арифметик уртасы

Стакан

Кружка

Чашка

Цилиндр

 

Һәр укучы таблицаны дәфтәренә тутыра.

Нәтиҗә ясау.

III.Глобус белән эшләү. Җирнең экватор озынлыгын үлчәү, радиусын исәпләү. Масштаб кулланып, чын үлчәмнәрен исәпләү. Белешмә материал белән чагыштыру.

Нәтиҗә ясау.

Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы формулаларын чыгару.

Нәтиҗә.

                 

Тема: Масштаб.

Максат: Шәһәрләр арасындагы ераклыкларны исәпләү; класс бүлмәсенең планын

              төзү.

              Укучыларның тикшеренү һәм иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.

              Белемнәрен практикада кулланырга өйрәнү.

Җиһазлау: карта һәм атлас, үлчәү приборлары.

              Эш барышы:

I. Теоретик өлеш.

1.  Масштаб төшенчәсен, пропорция һәм аның төп үзлеге кагыйдәләрен кабатлау.

2.  Атлас һәм картадан шәһәрләр арасындагы ераклыкларны үлчәп, язып кую. Масштаб кулланып, ераклыкны исәпләп табу.

3.  Класс бүлмәсенең  кирәкле үлчәмнәрен  алу. Масштаб сайлап, бүлмәнең планын дәфтәрләренә сызу.

II. Практик өлеш.

1.  Дәфтәрләренә таблица тутыру.

Шәһәрләр исеме

карта

Картадагы ераклык

масштаб

Урындагы ераклык

2.  Кирәкле исәпләүләрне башкарырга.

3.  Бүлмәнең планын сызарга.

4.  Нәтиҗә ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок в 5 классе "Умножение десятичных дробей на натуральные числа"

Урок изучения нового материала по теме "Умножение десятичных дробей на натуральные числа". Форма организации деятельности учащихся - работа в группах. Используется "Метод шести шляп". В разработку уро...

Урок в 6 классе "Деление десятичных дробей"

Урок -  изучение нового материала с  применением технологий развивающего обучения. материал содержит план-конспект урока и презентацию....

Сценарий урока в 5 классе "Умножение десятичных дробей"

Предлагается сценарий урока и презентация на тему "Умножение десятичных дробей"....

Анализ урока в 5 классе "Деление десятичной дроби на натуральное число"

Анализ урока в 5 классе "Деление десятичной дроби на натуральное число"...

Анализ урока в 5 классе "Деление десятичной дроби на натуральное число"

Анализ урока в 5 классе "Деление десятичной дроби на натуральное число"...

Урок в 5 классе "Деление десятичной дроби на натуральное число"

Цель урока:1 .Изучить новое действие с десятичными дробями; усвоить правило деления десятичных дробей на натуральные числа; научиться выполнять деление десятичных дробей на натуральные числа.2. ...

Урок-игра: "Путешествие в страну десятичных дробей"

закрепление материала "десятичные дроби" в форме игры...