Квадрат тигезләмәләр
методическая разработка (алгебра, 8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлки районы
Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: “Квадрат тигезләмәләр”
(8 нче класс)
Математика укытучысы Мингалеев Илдар Шакирҗанович.
Тема: «Квадрат тигезләмәләр»
Максат: Квадрат тигезләмәләр чишү, квадрат тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү, Виет теоремасын кулланып белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларда төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү. Үз иптәшләреңдәге уңай якларны табып, үрнәк алу, бер-берсенә ярдәм итү, мөстәкыйльлек һәм үз вакытларын экономияли белү. Математика фәненә кызыксыну һәм аны ярату тәрбияләү.
Дәреснең тибы: белем-күнекмәләрне ныгыту.
Метод: компьютер белән эш, телдән күнекмәләр, мәсьәләләр, тигезләмәләр чишү, әңгәмә, индивидуаль биремнәр үтәү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
- Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, барыгызга да тән сихәтлеге телим. Бүгенге дәрес белемнәрегезне тирәнәйтеп, уңышлар алып килсен.
- Өй эшләрен тикшерү.
- “Квадрат тигезләмәләр чишү” – тарихи мәгълүмат.
- Франсуа Виет.
Чыгышларның берсе тыңлап үтелә.
- Һәр укучыга бәяләү кәгазьләре таратыла. Һәр этапка үзегезгә бәя куясыз, Бәя – балл/км да математик марафонда һәр этапның иң зур баллы 5 балл/км. Маршрутның озынлыгы – 30-35 км.
30-35 – “5”ле
20-25 – “4”ле
10-15 – “3”ле
1 этап. РАЗМИНКА. (сорау һәм җавап)
1. Квадрат тигезләмәгә билгеләмә бирергә.
2. Тулы булмаган квадрат тигезләмә.
3. Квадрат тигезләмәнең тамырларын табу формуласы.
4. Китерелгән квадрат тигезләмә.
5. Дискриминат табу формуласы.
6. Виет теоремасы.
2 этап. Төп өлеш. Такта янына 3 укучы чыга.
1 укучы 2 укучы 3 укучы
х2 + 3х = 0 х2 – 36 = 0 х2 – 12х + 36 = 0
Калган укучылар белән җөмләләрне дәвам итү эше башкарыла.
- Әгәр Д < 0 (тигезләмәнең тамыры юк)
- Әгәр Д = 0 (тамыр 1)
- Китерелгән квадрат тигезләмә тамырлар суммасы (капма-каршы тамга белән алынган 2 нче коэфф. тигез)
- Д > 0 (квадрат тигезләмәнең 2 тамыры бар)
- Китерелгән квадрат тигезләмәнең тамырлар тапкырчыгышы (ирекле буынга тигез)
3 этап. Тест.
Компьютер артында чиратлап барып чишәләр. Тест чишү билгесе экранга чыга.
Тест җаваплары: 1) А 2) В 3) Б 4) Б 5) Б
4 этап. Тарихи дата.
Тигезләмәләрне чишәргә. Кайсы тамырлар 19 гасыр башындагы әһәмиятле даталарны аңлата.
а) 2х2 – 3624х = 0
х1 = 0 х2 = 1812 – Ватан сугышы башлана.
б) 5409х - 3х2 = 0
х1=0 х2 = 1803 – беренче пар автомобиле җибәрелә.
5 этап. Физкультминутка.
6 этап. Термин – тигезләмә.
1) х2 – 3х + 2 = 0 г – (2; 1)
2) 4х2 – 12х = 0 а – (0; 3)
3) 3х2 – 27 = 0 и – (3; -3)
4) 17х2 = 0 л – (0)
5) 4х2 – 4х + 1 = 0 ә - (0; 5)
7 этап. Карточка.
Карточкалар индивидуаль якын килеп төзелгән, укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен бәяләп, теләгән карточканы сайлап алаалалар.
А, В, С – уровень.
8 этап. Бәяләрне санап кушабыз. Билге куябыз.
Өй эше бирү. Контроль эшкә әзерлек. №№ 652, 659
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы
Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...
![](/sites/default/files/pictures/2020/01/03/picture-79422-1578080513.jpg)
"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес
" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра курсында иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми урта белем бирү мәктәп базасында алгебрада тигезләмәл...
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/10/picture-175230-1357829765.jpg)
Бөтен тигезләмәләрне график юл белән чишү
Бөтен тигезләмәне график юл белән чишү дәрес разработкасы төрле презентацияләр белән эшләнгән һәм куллану өчен уңайлы дип саныйм...
![](/sites/default/files/pictures/2013/06/13/picture-27709-1371146832.jpg)
Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"
Разработка урока по математике для 9 класса на тему "Модульле тигезләмәләр"...
Повторение формул - квадрата разности, квадрата суммы и разности квадратов»
Повторение+лист контроля...
![](/sites/default/files/pictures/2014/05/21/picture-426316-1400696393.jpg)
Методическая разработка урока по теме «Применение формул квадрата суммы, квадрата разности и разности квадратов»
Формулы сокращенного умножения - одна из наиболее важных сложных тем курса алгебры средней школы. Данная методическая разработка поможет на уроке при закреплении нового материала. Работа в группах с п...