Галипова Гадила Талгатовна

Сайт Гадилы Талгатовны Галиповой

Жить честно, быть здоровым.

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: чтение

Увлечения: рисование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Н.Сосна, Балтасинский район

Место работы: МБОУ "Соснинская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sayt-gadily-talgatovny-galipovoy

Добро пожаловать, друзья!

О себе

       Эссе “Мин – укытучы!"      

Укытучы!

                                                      Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,

                                                  Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

                                                                                                                   Энҗе Мөэминова.

   Сентябрьнең дымлы салкынча иртәсе. Кояш та бүген чыгыйммы, юкмы дип аптырый. Ашыга – ашыга атлыйм. Вакыт әле иртә булса да алданрак барырга тырышам. Сәбәбе җитди: мин быел тагын беренчеләрне кабул итәм. Ул сабыйлар йокыдан торып, энәдән – җептән генә төшкән мәктәп формасын кигәннәрдер, әти – әниләренең: “Әйдә, балам, хәерле юлга!” – дип эндәшүләрен генә көтәләрдер...  Ирексездән күңел тула: нәкъ 40 ел элек үзем дә шушы юлдан тәүге тапкыр, әни белән җитәкләшеп мәктәпкә бардым. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар,  күңелдә – ап-ак хыяллар...

   Ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, мин ул көннең һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерлим. Көн дә хәзерге кебек салкынча, шул ук дулкынлану, чиксез шатлану, чөнки бүгеннән бөтенесе яңа – дуслар, китаплар, укытучылар, мин белмәгән, ишетмәгән сүзләр.

  ... 40 ел. Бер карасаң әллә кайда калган кебек, ә икенче карасаң... Япь – яшь, түм – түгәрәк йөзле, калын толымнарын җыеп баш өстенә куйган укытучы апам зәңгәр төскә буялган сыйныф ишеген ачып безне көтә. Ә без куркабыз, бер – беребезне белмибез, сыйныф бүлмәсендәге бик күп нәрсәләрне күргәнебез дә юк. Укытучы апа безне икешәрләп тезеп мәктәп ишегалдына тантаналы линейкага алып чыкты. Шушы көннән безгә яңа дөнья башланды. Итәгатьле, мәрхәмәтле укытучыбыз Миңзифа Галимҗан кызы безне белем серләренә төшендерде. Үз – үзен тотышы, тышкы кыяфәте, холык – фигыле аның тәрбияле, белемле кеше икәнен күрсәтеп тора.  Без күбебез укытучыбызга охшарга тырыштык. Аның ”Үскәнем, балам”,- дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә. 

  Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла

   Укытучы ничә яшьтә булса да 1 сентябрьне дулкынлану, түземсезлек белән көтә. Ул аның канына сеңгән, гадәтенә кергән. Яңа укучыларым белән очрашканчы башта Укытучым янына керәм, ул мәктәп янында гына яши. Кулымдагы чәчәк бәйләмен сузып 1 сыйныф укучысы булуыма 40 ел икәнен әйткәч, Миңзифа апамның күзенә яшь тулды. Мөгаен, ул да үзненң укучыларын барлагандыр. Үзенең дә быел беренче оныгы 1 сыйныфка бара, минем укучым булачак.

   Укытучы. Кешелек дөньясын кайгыртып, һәр укучысының язмышы өчен янып яшәп, үз тормышы өчен вакыты каламы икән? Бөтен дөнья кайгысы сыйган йөрәгенә әле тагын күпме сыясы бар. Олы йөрәкле укытучыларым Җофарбикә апа Фәйзрахманова, Фатыйх абый Шакиров, Наҗия апа Зыятдинова, Габдулла абый Ситдыйков, Флера апа Рәхмәтуллина! Сез күпме кешегә белем биргән шәхесләр. Сезгә соклану, охшарга тырышу да минем укытучы һөнәрен сайлауга этәргеч булгандыр.

   Үзебезнең туганыбыз Нурания апа Фәйзрахманова да минем кумирым. Мин аның киң карашлы, белемле булуына, зәвык белән киенүенә соклана идем. Аларның өендә һәрвакыт китаплар күп була. Шкаф, өстәл өсте – бөтенесе китап – дәфтәр белән тулган. Миңа иң беренче китап бүләк итүче дә Нурания апа. Аларның тәрәзәсендә беркайчан да ут сүнмәде, чөнки Нурания апа төне буе дәрес хәзерләде, дәфтәр тикшерде. Сабый чагымда минем дә аңа охшатып дәфтәрләр тикшерәсем, тактага чязып аңлатасым килә иде.

   Минем әти – әнием колхозчылар. Ләкин алар һәрвакыт газета – журналлар яздырып укыдылар, китаплар сатып алдылар. Рәсем ясау өчен кирәкле әсбапларны һәрвакыт таптылар. Өй уртасындагы зур өстәлнең дүрт ягына без – дүрт кыз – утырып дәрес хәзерлибез. Бездән артта, диванда, әти күзлеген киеп газета укый. Ул вакытта чыга торган , “Социалистик Татарстан” зур форматлы газета, әтинең бөтен йөзен каплап тора. Ләкин без шаярмыйбыз, укыйбыз, чөнки әти дәресне тикшерә, шуннан соң гына йокларга рөхсәт.

   Әти – әнинең бөтен теләге безне укытып кеше итү иде. Шуңадыр бәлки, без дүрт кыз туганның өчесе укытучы һөнәрен сайладык.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысыз, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Керсез ак күңелле сабыйларның, зур ышаныч баглаган әти – әниләрнең күзләре өмет белән миңа төбәлгән икән, мин үземнең бурычымны үтәргә тиеш. Сабыйларда үзләренә ышаныч уяту, киләчәккә ышаныч булдыру – минем җәмгыять алдындагы бурычым.

  Бүгенге мәктәп искиткеч катлаулы чор кичерә. Хәер, аның бер тигезлектә, бер дулкында гына калып яшәгәне, гомумән, бар микән? Әмма нинди генә шартлар, нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, укытучының максаты гомер бакый үзгәрми – тирән белемле, югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү булып кала бирә.  Кеше тәрбияләү бер генә дәвердә дә җиңел булмаган һәм узгынчы эш итеп каралмаган. Ә бүген, алдынгы технологияләр белән коралланган яңа җәмгыять төзү турында сүз алып барганда, укытучы алдындагы җаваплылык бермә – бер арта. Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы беренче чиратта күпкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш.

 1986 елның 1 сентябре.  Беренче тапкыр укучылар алдына дәреслек тотып кереп басулар, калтыранган тавыш белән тема аңлатулар бүгенгедәй хәтеремдә... Мин куркып калдым, ничек дөрес эшләргә, нинди метод һәм алымнарны кулланырга, бала күңеленә юлны кайдан табарга?  Бала күңелен мин бәллүр ваза белән чагыштырам. Әгәр дә аны ватасың икән, ничек кенә кире ябыштырырга теләсәң дә, барып чыкмый. Җиңел булды димим хезмәтемнең тәүге баскычларын.  Хәзер исә мин укытучы исемен горур итеп күтәреп йөрер дәрәҗәгә ирешкән хезмәт иясе! Мин бүген балалар белән эшләргә теләгән , катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, белемле, теләкләренә ирешә алырдай, намуслы ,рухый яктан нык, тәрбияле, мөстәкыйль фикер йөртә белүче, милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер зат.

   Мин – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

  Дәресемне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, төркемләп эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда  сорауга җавап бирү, проблеманы чишү  барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Әлеге төр эшчәнлек вакытында , бер төркемнең икенче төркемгә сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, балаларның сөйләм  телен үстерүгә ярдәм итә дип саныйм. Бүген укытучы укучыга белемнәр суммасын җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш.

     Хәзерге вакытта мин 1нче сыйныф укучыларының җитәкчесе. Мин алар белән төрле конкурсларда, кичәләрдә катнашам. Сыйныф җитәкчесе булгач,  командир да буласың, җырлыйсың да, биисең дә, сәхнәдә артист та буласың, кирәк чакта режиссер да буласың икән. Шул чакларда укытучы һөнәре белән беррәттән тагын берничә һөнәргә ия булуыңны аңлыйсың. Әти-әниләр белән даими элемтәдә торабыз.

   Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде.

      Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

                                           Хезмәтемнең сукмагыннан

                                           Барган  чакта тиз-тиз атлап.

                                           Гаделлек һәм таләпчәнлек

                                           Йөртә мине һаман саклап.

                                           Җиңел түгел барыр юлдан,

                                            Тиз-тиз генә алга атлап.

                                            Зилзиләләр көтеп тора

                                            Борылышта мине кайчак.

                                            Көтеп тора борылышта

                                            Авырлык та, киртәләр дә

                                           Шатлыгы да бу тормышта.

                                            Нәтиҗәмне күрим диеп,

                                            Ялгышып та куям кайчак.

                                           Төзәтеп шул хаталарны,

                                           Алга таба атлыйм һәрчак.

   Мин –бәхетле! Әле кичә генә тормыш сукмагыннан атлап барган тәҗрибәсез укытучы кыз идем, борылып карасам, 28 ел вакыт үтеп киткән. Һәрвакыт кешеләргә файда китереп яшисем килә.

   Әйе, бүген мин – бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм! Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Сердце отдаю детям" В.Сухомлинского.

Мой взгляд на мир

Учителя перед детьми равны – 
В глазах детей мы все мудры и правы! 
И входим в их цветные все мы сны 
Чуть – чуть смешны, немного величавы.
Мы снимся детям – людям озорным 
Как в жизни руки им кладём на плечи, 
Головки гладим милым и родным, 
Из школы провожаем их под вечер… 
Глаза и лица снятся детворе 
Всех нас, кто в жизнь вошёл не на мгновенье 
И будто слово в звонком букваре 
Воспринят её чистым удивленьем. 
Великий смысл есть в этих детских снах 
Они как знак бездонной детской веры 
В ту доброту, которая в делах 
Учительской профессии безмерна.

Мои достижения

 

Результаты олимпиад:

2016 -2017 учебный год

  1. Муниципальный этап олимпиады по математике среди учащихся начальных классов (Аскаров Дилюс, победитель)
  2. Муниципальный этап олимпиады по русскому языку среди учащихся начальных классов (Галимова Дина, победитель)

               2017  - 2018 учебный год

  1. Муниципальный этап Всероссийской олимпиады по математике среди учащихся начальных классов (Аскаров Дилюс, победитель)
  2. Муниципальный этап Всероссийской олимпиады по русскому языку среди учащихся начальных классов (Галимова Дина, победитель)
  3. Республиканская  олимпиада  по математике среди учащихся начальных классов (Аскаров Дилюс, призер)

 

  Открытые уроки и мероприятия: 

  1. Мастер – класс “Волшебная бумага”- семинар для директоров школ Балтасинского муниципального района, 2016 год.
  2. Открытый урок на тему “Сүз төркемнәре. Сан”. В рамках  районного тура конкурса «Учитель года -2016».
  3. Мастер – класс на тему “Көнкүрештә симметриялелек”. В рамках  районного тура конкурса «Учитель года -2016».
  4. Открытый урок по окружающему миру “Терек һәм терек булмаган табигать»,2016 год
  5. Открытый урок по русскому языку “Части речи. Имя существительное», 2017 год
  6. Мастер - класс в рамках II Чемпионата BaltasiJuniorSkills в компетенции “Флористика”, 2017 год  
  7. Открытый урок по технологии “Работа с разными материалами. Папье – маше. Ваза», 2018 год
  8. Открытый урок по математике “Озынлык үлчәү берәмлекләре. Дециметр», 2019 год

       Участие в районных, республиканских методических семинарах:

 

  1. Республиканский семинар на тему «Образовательный процесс в условиях реализации ФГОС НОО: средства достижения планируемых результатов на примере использования системы УМК «Алгоритм успеха», 2016 год
  2. Всероссийский семинар на тему «Внутриклассное оценивание и организация образовательного процесса в начальной школе в условиях реализации ФГОС»
  3. Республиканский семинар на тему “Проектирование современного урока. Формирование УУД. Технология и аспектный анализ современного урока”, 2016 год
  4. Выступление в рамках курсов повышения квалификации по программе ДПО “Обновление содержания школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО” на тему “Групповая работа как средство формирования УУД”, 2016 год
  5. Республиканский образовательный проект “Язучы дәрес бирә”, 2016 год
  6. Выступление в рамках курсов повышения квалификации по программе ДПО “Особеннсти системы оценивания учебных достижений младших школьников» на тему “Урок- открытие нового знания по математике на тему “Единицы времени. Сутки”,2019 год
  7. Член комиссии по проверке олимпиадных работ учащихся начальных классов на муниципальном этапе.

 

Награды:

 

  1. Благодарность за весомый вклад в обучение и воспитание подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд МОиН РТ, 2017 год.
  2. Грамота за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по математике МОиН РТ,  2018 год.
  3. Благодарственное письмо МКУ «Управление образования БРИК», 2018 год.
  4. Районный этап республиканского конкурса «Учитель года – 2016», 2 место, 2016 год

 

Инновационная деятельность:

   Программа инновационной деятельности по направлению: разработка, апробация и (или) внедрение новых элементов содержания образования и систем воспитания, новых педагогических технологий, учебно-методических и учебно-лабораторных комплексов, форм, методов и средств обучения в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, в том числе с  использованием ресурсов негосударственного сектора.

     По итогам реализации программы инновационной деятельности на экспертизу учебно-методического совета НОУ ДПО «Центр социально – гуманитарного образования» был представлен инновационный продукт:  комплект контрольно-измерительных материалов, предназначенный для использования  на уровне основного общего образования по предметной области: начальные классы.

    По итогам экспертизы принято следующее заключение: представленные материалы, описывающие содержание инновационного продукта в полном объеме соответствуют требованиям, предъявляемым учебно-методическим советом Федеральной инновационной площадки «Компетентностная модель непрерывного профессионального роста в условиях персонифицированной  системы повышения квалификации педагогических работников системы образования Республики Татарстан»

    НОУ ДПО «Центр социально-гуманитарного образования» к научно-методическим и  инновационным материалам, рекомендуемым к публикации в научно-педагогическом издании «Актуальные вопросы психолого-педагогической практики» и распространению в качестве инновационного опыта среди педагогов Республики Татарстан (2018 год).

 

Экспериментальная работа:

 

  «Опытно-экспериментальная работа как средство развития познавательного интереса младших школьников средствами курса «Окружающий мир» (Центр педагогических инноваций им.К.Д.Ушинского «Новое образование»)

 

Участие на конкурсах:

  • Свидетельство куратора. Центр развития мышления и интеллекта. Всероссийский фотоконкурс , 2014 год.
  • Сертификат куратора . Центр развития мышления и интеллекта. Всероссийский конкурс прикладного творчества, 2014 год.
  • Сертификат куратора. X Всероссийский конкурс в рамках фестиваля международных и всероссийских дистанционных конкурсов “Таланты России”. 2014 год.
  • Диплом I степени.  IX Всероссийский конкурс в рамках фестиваля международных и всероссийских дистанционных конкурсов “Таланты России”. 2014 год.
  • Сертификат. IX Всероссийский конкурс в рамках фестиваля международных и всероссийских дистанционных конкурсов “Таланты России”. 2014 год.
  •  Диплом. Всероссийские предметные олимпиады для младших школьников. 2012 год.
  • Благодарственное письмо, Всероссийский центр "Идея", "Всегда Россия славилась отважными героями!",2015 год
  • Диплом МКУ "Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета" призер конкурса "Учитель года - 2015"
  • Сертификат участника районного конкурса "Методическая копилка", 2015 год
  • Свидетельство научного руководителя конкурса "Я познаю мир", 2015 год
  • Благодарность проекта "Новый урок", 2016 год.
  • Свидетельство проекта "Новый урок", блиц-турнир по математике, 1 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Новый урок" по окружающему миру, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Новый урок" блиц-турнир "Всезнайка", 2016 год
  • Свидетельство проекта "Новый урок" блиц-турнир по русскому языку, 2 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Новый урок" блиц-турнир "Всезнайка", 2 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Новый урок" блиц-турнир по окружающему миру. 1 место, 2016 год
  • Благодарность проекта "Инфоурок","Мириады открытий", 2016 год
  • Благодарность проекта "Инфоурок", "Мириады открытий" по ИЗО, 2016 год
  • Благодарность проекта "Инфоурок" "Мириады открытий" по окружающему миру, 2016 год
  • Благодарность проекта "Инфоурок" "Мириады открытий" по физической культуре, 2016 год
  • Благодарность проекта "Инфоурок" "Мириады открытий" по технологии, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Инфоурок" 1 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Инфоурок" математика, 1 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Инфоурок" музыка, 1 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Инфоурок" английский язык, 3 место, 2016 год
  • Свидетельство проекта "Инфоурок" "Мириады открытий" "С чего начинается Родина", 2016 год
  • Районный конкурс для учителей начальных классов «Методическая копилка»,2016 год
  • IV республиканский конкурс исследовательских и проектных работ учащихся 1 – 4 классов “Я познаю мир”,2016 год
  • Районный этап республиканского конкурса «Учитель года – 2016»
  • Районный конкурс для учителей начальных классов “Лучший сайт учителя начальных классов”, 2017 год

 

                                                                                                                             Выступления:    

                                                                                 
Выступление.  “Преемственность в обучении русскому языку на районном семинаре учителей русского языка и литературы, 27 апреля 2012г.
Участник в работе семинара:

  •  Внутриклассное оценивание и организация образовательного процесса в начальной школе в условиях реализации ФГОС” методиста Федерального научно – методического центра им. Л.В.Занкова Селюниной Н.В., 6 ноября, 2014 года.
  • “Проектирование современного урока. Формирование УУД. Технология и аспектный анализ современного урока” организованный издательским комплексом «Наука», издательство «Академкнига/Учебник»,2016 год
  • «Образовательный процесс в условиях реализации ФГОС НОО: средства достижения планируемых результатов на примере использования системы УМК «Алгоритм успеха», издательский центр «Вентана –Граф», 2016 год 
  • Всероссийский семинар методиста Федерального научно-методического центра имени Л.В.Занкова Селюниной Натальи Владимировны  на тему «Внутриклассное оценивание и организация образовательного процесса в начальной школе в условиях реализации ФГОС», Негосударственное образовательное учреждение дополнительного профессионального образования «Центр социально-гуманитарного образования»,2016 год
  • Выступление на   семинаре для учителей начальных классов  в рамках курсов повышения квалифика- ции учителей начальных классов по теме “Групповая работа как средство формирования УУД”  на базе ГАПОУ “Арский педагогический колледж им. Г. Тукая”, 2016 год
  • Семинар для учителей начальных классов  в рамках курсов повышения квалифика- ции учителей начальных классов по теме: “Язучы дәрес бирә” на базе ГАПОУ “Арский педагогический колледж им. Г. Тукая”,2016 год
  • Выступление на   семинаре для учителей начальных классов  в рамках курсов повышения квалифика- ции учителей начальных классов по теме “Урок- открытие нового знания по математике на тему “Единицы времени. Сутки” на базе ГАПОУ “Арский педагогический колледж им. Г. Тукая”, 2019 год
     

Выступление. Августовская  конференция:

“Укытуда заманча технологияләр куллану”, 2011 год

«Использование современных образовательных технологий в процессе обучения в условиях ФГОС начального образования»,2016 год

«Мониторинг результатов качества обучения как одна из современных форм контроля и проверки знаний учащихся»,2017 год

 

Интернет - публикации:
●Свидетельство о публикации № 177867091528 на сайте “Инфоурок”.2014 год.
●Свидетельство о публикации авторского материала №118477 “Сценарий Куян кызы” на   странице Интернет – проекта “Копилка уроков – сайт для учителей”. 2014 год.
●Свидетельство о публикации авторского материала №118475 “Русский язык. Тесты. 1 класс”   на   странице Интернет – проекта “Копилка уроков – сайт для учителей”. 2014 год.
●Свидетельство о публикации авторского материала №118479 “Папа, мама и я – дружная семья” на   странице Интернет – проекта “Копилка уроков – сайт для учителей” 2014 год.
●Свидетельство о публикации №14-142. Электронный педагогический журнал “МАГАРИФ”.РФ. Статья “Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре”. 2014 год.
●Публикация. Газета “Ачык дәрес. Мәктәп”. “Әбекәй алтыным”. №10, 2014.
Сертификат №ФС 77-57332. Всероссийский электронный журнал “Педмастерство”. Статья “Ирләр сүзе – акылның үзе”.

Публикации:

 

  • “Ирләр сүзе – акылның үзе”(внеклассное мероприятие). Газета “Ачык дәрес. Мәктәп”,2016 год (2 страницы);
  • “Гаилә – җылы учак”, (внеклассное мероприятие). Сборник “Уртаклашыр тәҗрибәбез бар”(РИЦ «Школа»), 2017 год (3 страницы)
  • “Алтынга тиң үзләре, тылсымлыдыр сүзләре” (внеклассное мероприятие). Сборник “Уртаклашыр тәҗрибәбез бар”(РИЦ «Школа»), 2017 год (3 страницы)

Моё портфолио

И снова в позолоте тополя,

А школа - как корабль у причала,

Где ждут учеников учителя,

Чтоб новой жизни положить начало.

На свете нет богаче и щедрей,

Чем эти люди, вечно молодые.

Мы помним всех своих учителей,

Хотя и сами уж почти седые.

Они в судьбе у каждого из нас,

По ней проходят словно красной нитью.

Мы гордо произносим каждый раз

Простых три слова: "Это мой учитель".

Мы все в его надежнейших руках:

Ученый, врач, политик и строитель...

Живи всегда в своих учениках

И счастлив будь, наш капитан-учитель!

Мои публикации:
Воспитательная работа
Здоровый образ жизни
Изобразительное искусство
История
Математика
Материалы для родителей
Окружающий мир
Региональный компонент
Русский язык
Сценарии праздников
Чтение
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: