БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Балалар иртәсенә әзерлек чорында мәктәптә сугыш ветеран­нары белән очрашулар үткәрелә, аларның батырлыгы турында аль­бомнар, стендлар төзелә, мәктәпнең сугышчан дан музеена экс­курсияләр, Туган ил, тынычлык турындагы шигырь һәм җырларны иң оста башкаручыга конкурслар, әдәби викториналар уздыры­ла, герой балалар турында диафильмнар карау оештырыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinu_kone.docx22.9 КБ

Предварительный просмотр:

БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ

  Балалар иртәсенә әзерлек чорында мәктәптә сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелә, аларның батырлыгы турында альбомнар, стендлар төзелә, мәктәпнең сугышчан дан музеена экскурсияләр, Туган ил, тынычлык турындагы шигырь һәм җырларны иң оста башкаручыга конкурслар, әдәби викториналар уздырыла, герой балалар турында диафильмнар карау оештырыла.

   Әдәби иртә буласы залга яисә бүлмәгә «Сугышчыларыбызга — дан!» дигән плакат-лозунг эленә, «Безнең якташларыбыз — Боек Ватан сугышы батырлары» дигән стенд куела. Сәхнәгә «Боек Җиңү бәйрәме. 1945 ел, 9 Май» дигән сүзләр язылган лозунг эленә. Пәрдә ачыла. Залда магнитофон язмасында «Җиңү көне» җыры (В.Харитонов сүзләре, Д.Тухманов музыкасы) яңгырый. Сәхнәгә, кызыл флагчыклар һәм шарлар тотып, балалар керә.

Алга балалар иртәсен алып баручы быргычылар чыга. Алар «Барыгыз да тыңлагыз!» дигән сигнал бирәләр.

нче алып баручы.

Һәрчак безгә кояш көлеп карый,

Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.

Без — яшь буын,

Без киләчәк буын —

Дары исен белми күбебез.

 нче алып баручы.

Әмма ул ис безнең канга сеңгән,

Бабайлардан күчкән кан аша.

Ул елларны без күрәбез әле

Нур уйнаган язгы таң аша.

 нче алып баручы.

Онытмадык илнең яраларын,

Тарих инде болар, димәдек.

Сугышларның авыр хатирәсен

Йөрәкләргә салып төйнәдек.

нче алып баручы.

Аларны без кабат ишетмәбез,

Акыл барда, куәт, аң барда.

Без — яшь буын, без — киләчәк буын

Юл тотабыз якты таңнарга.

  1 нче алып баручы. Бүгенге азат тормышыбыз өчен безнең әби-бабайларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкәннәр.

нче алып баручы. 1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең илебезгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга каршы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. («Священная война» җыры (Б.Александров сүзләре һәм музыкасы) яңгырый.)

1 нче укучы.

Миллион колач мәйдан киңлегендә,

Энә төртер урын юк кебек.

Безнең гаскәр бара дәһшәт булып,

Немец явын таптап, юк итеп.

2 нче укучы.

Дөньяның очыннан очына

Дәһшәтле кузгалыш шау-шуы!

Бу ерткыч дошманның өстенә

Кузгала халыклар ярсуы.

нче укучы.

Кузгала халыклар ярсуы!

Кузгала илебез ягыннан.

Кайнаган ташкыннар шикелле

Дошманны төреп ут белән.

4 нче укучы.

Ялкынлы боҗрага кысыла

Котырган бүреләр көтүе.

Соң тапкыр дошманга укыла

Тарихның аяусыз хөкеме.

(Укучылар «Канга — кан» җырын (Җ. Фәйзи музыкасы, Г.Насрый сүзләре) башкара.)

нче алып баручы. Илебез солдатлары 4 ел буе немец фашистларына каршы көрәште. 1417 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, безнең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде.

нче укучы.

Сугышларда яраланган чакта

Көчле рухын солдат җуймаган.

Ул яңадан баскан утлы сафка,

Фашистларны ярсып кыйнаган.

нчы укучы.

Һичбер бомба, һичбер кургаш утлар,

Киртә булмаган аңарга.

Ут яудырып нәфрәт тулы утлар

Үлем илткән күпме вандалга.

нче алып баручы. Безнең сугышчылар туган җирне дошманнан азат итеп, һаман алга атлады. Алар кайда гына сугышмасын, алар белән Туган иле, халкы булды. Бу юл гаять авыр юл иде. Брест, Сталинград янында, Кавказда, Одессада, Севастопольдә канкойгыч сугышлар барды.

1 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышында безнең солдатлар зур батырлык үрнәге күрсәтте. Менә бер мисал. Курск янындагы сугышта фашист Германиясенең 100 дән артык дивизиясе катнашты. 50 көнгә сузылган бу бәрелештә илебез гаскәрләре 30 немец дивизиясен тар-мар итте. Фашист армиясенең 500 мең солдаты һәм офицеры, 1 мең 500 танкы, 3 мең тубы, 3700 самолеты юк ителде. Курск янындагы бәрелешләрдә катнашкан 100 мең сугышчы хөкүмәтебез орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. 180 нән артык сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

2 нче алып баручы. Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы килгәндә, хатын-кызлар да көрәшчеләр сафында булды. Алар да пуля, снаряд, самолетлар белән дошманга үлем илтте. Алар партизан отрядларында фашистларга каршы көрәште, яралыларны дәвалады, заводларда корал җитештерде. Сугыш елларында безнең авыл хатын-кызлары да (исем, фамилияләре әйтелә) җиңү көннәрен якынайтуда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

(Хор «Комсомолка Гөлсара» җырын (Ә.Ерикәй сүзләре, Д.Фәйзи музыкасы) башкара.)

1 нче алып баручы. Дошманга каршы изге көрәштә, өлкәннәр белән бергә, яшь патриотлар да катнашты. Без Леня Голиков, Володя Дубинин, Зина Портнова, Валя Котик, Шура Кобер, Витя Хоменко, Марат Казей, Лара Михеенко исемнәрен һәм аларның батырлыгын йөрәк түрендә саклыйбыз.

2 нче алып баручы. Чернигов өлкәсенең Пөгөрельцы мәктәбе пионеры Вася Коробко дружина байрагын дошманнан саклап калды.

2 нче класс укучысы. Ә мин Саша Ковалев турында китап укыдым. Саша диңгездә корабльдә хезмәт итә. Бервакыт фашистлар корабле совет катерына һөҗүм башлый. Туп катерның мотор бүлеген зарарлый. Саша фашист тубы тишкән тишекне гәүдәсе белән каплый.

нче алып баручы. Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада — бронза орденнар һәм медальләр. Сугыш башланганда ул IV класста укый. Фашистлар Маратлар мәктәбен казарма итәләр. Әнисен фашистлар җәзалап үтергәч, Марат партизаннар янына урманга китә. Анда отрядның сугышчан заданиеләрен үти, бәрелешләрдә, күперләрне шартлатуда катнаша. Марат Казей дошман кулына тереләй бирелергә теләми. Соңгы гранатасы белән үз-үзен шартлата.

нче алып баручы. Брянск өлкәсенең Касилово авылында яшәүче яшь пионер Костя Куприн фашистларны, алдалап, сазлыкка алып кереп батыра...

1 нче алып баручы. Пионер Леня Голиков 27 сугышчан операциядә катнаша, 78 фашистны юк итә, 2 тимер юлны, 12 шоссе күперен, 10 автомашинаны, 2 складны шартлата. Аңа, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 нче укучы.

Ялгыз кабер тора тау башында,

Яшь бер батыр анда күмелгән.

Таңда искән таң җилләре аңа

Күп-күп итеп сәлам китергән.

нче укучы.

Баш очында аның шаулый нарат,

Ә наратта кошлар сайрыйлар.

Эссе көндә аны каплый болыт,

Ә суыкта нурлар карыйлар.

нче укучы.

Бер яшь батыр ята тау башында,

Дусты килгән аны күрергә.

Ул ант итә аның баш очында

Дошманнарга җәза бирергә.

5 нче укучы.

Мин ант итәм үбеп туфрагыңның,

Мин ант итәм синең кабереңдә,

Һич кызганмам явыз дошманнарны,

Син яшәрсең минем хәтеремдә.

2 нче алып баручы. Әйе, батырлар исеме үлемсез. Алар һәркемнең хәтерендә.

1 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы фронтларында Кызыл Армия зур җиңүләр яулады. Илебез солдатлары 1945 елның маенда Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадады. Су- I ыштагы батырлык өчен 12 мең кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

2  нче алып баручы. Бөек Ватан сугышында 26 миллион совет кешесе һәлак булды. Аларның исемнәре — һәйкәлләрдә.

1 нче укучы.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

нче укучы.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат каны,

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

нче укучы.

Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,

Бухенвальд та җырлый, Хатынь да...

Һәйкәл җыры —

Батырлыкка гимн —

Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында.

нче укучы.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик!

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

1 нче укучы.

Әтиләргә куйган изге һәйкәл,

Бөек маяк булып басып тора.

Яшь солдатның торыр юлында.

Ныклык тели ул һәр улына.

нче укучы.

Ә яшь солдат алгы көннәрендә,

Бу урында биргән изге антын

Күпме генә сынау узса да,

Саклап баруына ышана.

нче укучы.

Шуңа сафта горур басып тора,

Ауганда да бара илен раслап.

Әйтерсең лә, аумас кыя ул,

Җиңеп авачагын тоя ул.

 нче укучы.

Янәшәдә генә солдат дуслар,

Янәшәдә генә өлкәннәр.

Алар монда солдат хәтере белән

Киңәшергә диеп килгәннәр.

5  нче укучы.

Әтиләрнең изге киңәшенә

Әниләргә, илдәшләренә,

Ватанына, туган җиргә солдат

Һәйкәл итәгендә ант бирә.

1 нче алып баручы. Бүген Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче батыр йөрәкле солдатларга Җиңү салюты!

Барысы бергә. Салют, Җиңү!

(С.Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» уйнатыла.)

1  нче алып баручы. Җиңү көне! Бу көнне халкыбыз кешеләре һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә — 65 ел.

нче алып баручы. 9 Май безнең ил өчен генә түгел, бөтендөнья өчен иң олы бәйрәм. Бу бөтендөнья бәйрәменең үзәге — Мәскәү, Кызыл мәйдан.

1 нче укучы.

Дүрт ел сугышып алганга              Тагын да кызара төшкән

Бу тыныч майның күген.                Байраклар бизи бүген.

нче укучы.

Яшерде сугышта солдат               Яшерә алмыйча йөри

Йөз яраның җиңүен,                    Шатлык яшьләрен бүген.

нче укучы.

Яз кояшы тәбрикләгән                   Ничә төрле халык агыла

Тере чәчәкләр булып.                   Бар Кызыл мәйдан тулып.

 нче укучы.

Ленинградны саклаган                   Кавказны саклау медален

Кавказлы яшьләр дә бар.              Таккан үзбәкләр дә бар.

5  нче укучы.

Рус белән җилкәгә-җилкә              Һәм алар белән бергәләп

Үтүче казах та бар.                        Берлинны алган татар.

нчы укучы.

Кызыл мәйдан бүген — күпер,

Сугыш чоры фронтыннан

Халыклар үтеп тора.    

Төзелеш фронтына.

Укучылар (барысы бергә).

Зур бәйрәмгә багышлана бүген

Туган илдә бөтен уңышлар.

Бөек Җиңү көнен каршы алдык

Күп «5»леләр белән без, дуслар.

1 нче алып баручы. Бөек Җиңүгә 65 ел тулды. Бу елларда илебез үсте, алга китте. Солдатларыбыз бүген дә ил сагында.

3 нче укучы.

Озын һәм авыр             Онытмас сине

Үтелгән юллар              Килер буыннар.

 нче укучы.

Ирек байрагын              Бик күп илләрне

Югары йөрттең.            Син азат иттең.

5 нче укучы.

Син узган җирдә           Яшәрде тормыш

Шаулый игеннәр.          Яшәрде илләр.

нчы укучы.

Тынычлыкны син           Синең сафларда

Алып бирүче.               Туган ил көче.

1нче алып баручы. Дөнья халыкларын фашист коллыгыннан азат иткән солдатларыбызга мәңгелек дан!

Барысы бергә.  Мәңгелек дан!

«День Победы» көе уйнатыла.

Барысы бергә.  «Һәрвакыт булсын кояш!» җырын (Л.Ошанин сүзләре, А.Островский музыкасы, Л.Айтуганов тәрҗемәсе) җырлыйлар. Аңа залдагылар кушыла.

Укучылар балалар иртәсенә чакырылган сугыш һәм хезмәт ветераннарына үзләре ясаган бүләкләр, үзләре үстергән чәчәкләрне бирәләр.