Бала укырга керә
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Программа һәм дәреслекләр, аларның үзенчәлекләре, уңай яклары, уку-укытуда яңа технологияләр белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sobranie_1.docx36.98 КБ

Предварительный просмотр:

Бала укырга керә

Оештыру җыелышы. 1 нче сыйныф

Җыелышның максаты:

бердәм тәрбия-укыту киңлеге булдыруда укучы гаиләсе һәм мәгариф учреждениесепедагогик коллективының көчләрен берләштерү.

Бурычлар:

1Белем бирү: баланың мәктәпкә ияләшү чорында туган авырлыкларын дорес бәяләү өчен ата-аналарда укучының психик, физик, интеллектуаль үсешенә караган психологик-педагогик белемнәр формалаштыру.

1. Тәрбияви: проблемалар туганда ата-аналарны укытучы, мәктәп психологына мөрәҗәгать итәргә гадәтләндерү, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш уяту.

2. Оештыру: адаптация чорында балаларның эшчәнлеген дөрес оештыру буенча ата-аналар һәм мәктәп арасында килешү төзү.

3. Мәгълумати: ата-аналарны мәктәп эшчәнлегенә кагылышлы рәсми документлар белән таныштыру; адаптация чоры проблемаларын яктырткан әдәбият тәкъдим итү.

4. Махсус анкета сораулары ярдәмендә 1 нче сыйныф укучылары хакында белешмә алу.

Җыелышта катнашучылар: мәктәп директоры, сыйныфҗитәкчесе, укучыларның әти-әниләре, шәфкать туташы,психолог,озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе, түгәрәкҗитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары.

Җыелышка әзерлек:

1. Җыелыш темасы буенча материал туплау, әдәбият табу, күргәзмә төзү.

2. Визиткалар ясау өчен материаллар әзерләү: каты кәгазь, фломастер, төсле карандаш, булавка.

3. Анкета сораулары төзү, кулланмалар әзерләү.

Тема буенча әдәбият:

1. Бата хокуклары турында Конвенция.

2. Гигиенические требования к условиям обучения в общеобразовательных учреждениях. Санитарно-эпидемиологические правила (СанПин 2.4.2. 1178-02), утверждённых постановлением Главного государственного санитарного врача РФ от 28 ноября 2002 г.№44.

3. "Мәгариф” журналы. 2006. №9.

4. Нигьмәтов Җ.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия теориясе һәм методикасы.

5. Письмо Минобразования России от 25 сенгября 2000 г.№2021 /11-13 “Об организации обучения в 1 классе 4 летней начальной школы”.

6. Письмо Минобразования России от 20 апреля 2001 г.№408/13-13 "Рекомендации по организации обучения первоклассников в адаптационный период”.

Җыелыш планы:

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2. Мәктәп директоры чыгышы.

3. Сыйныф җитәкчесе чыгышы. «Адаптация чорының үзенчәлекләре ”.

4. Шәфкать туташы чыгышы.

5. Анкета тутыру.

6. Озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе чыгышы.

7. Түгәрәк җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары чыгышы.

8. Дискуссия “Бердәм мәктәп формасы кирәкме?”

9. Ата-аналар җыелышы тематикасын билгеләү.

10. Ата-аначар комитетын сайлау.

11. Йомгаклау. Җыелыш карарын кабул итү (проект)

Җыелыш барышы.

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә 2-3 минут эчендә визитка әзерләргә кирәк. Ата-аналар җыелышында сезгә исемегез яки исемегез һәм әтиегезнең исеме белән мөрәҗәгать итәргәме, гомумән, ничек эндәшергә? Шуны язып, визиткагызны булавка белән киемегезгә беркетеп куегыз.

2. Мәктәп директоры чыгышы. Норматив документлар, мәктәпнең уставы, эш тәртибе һ.б. белән таныштыру, әти-әниләрнең фикерләрен тыңлау, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү.

3. Сыйныф җитәкчесе чыгышы. Программа һәм дәреслекләр, аларның үзенчәлекләре, уңай яклары, уку-укытуда яңа технологияләр белән таныштыру.

Җәмгыятьне үзгәртеп кору яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңартуны таләп итә. Моннан мәгариф тә читтә кала алмый. Бүгенге мәгариф системасы төп бурыч итеп укучыларга белем һәм күнекмәләр алуга булышу белән бергә аларны җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә эшләргә әзер кешеләр итеп тәрбияләүне куя. Ә башлангыч мәктәп, үз чиратында, укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән беррәттән, аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләүнең нигезен сала башлый.

Без сайлап алган дәреслекләр әлеге максатны тормышка ашырырга ярдәм итә дип саныйм. Китаплар яхшы сыйфатлы эшләнгән, мавыктыргыч, полиграфик бизәлеш ягыннан да игътибарны җәлеп итә. Традицион укыту системасында эшчәнлекне оештыру укытучының балаларга әзер белемнәрне җиткерүеннән, күнекмәләр булдырудан һәм белемнәрне тикшереп бәяләвеннән гыйбарәт булса, әлеге дәреслекләрне кулланып укытканда укытучы балаларның эшчэнлегенә юнәлеш бирә, аны оештыра, һәрьяклап үсешен тәэмин итә ала.

Санитар кагыйдәләр нигезендә һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәләре буенча 1 нче сыйныфта сентябрь, октябрь айларында 35 әр минутлы 3 сәгать, 2 нче чиректән 35 әр минутлы 4 сәгать дәрес укытыла. Сентябрь, октябрь айларында 3 сәгатьтән соңгы вакыт төрле максатчан уеннар, экскурсияләр, үстерелешле уеннар белән тулыландырыла. 8 атна дәвамында соңгы сәгатьләргә физик культура, шулай ук башка предметлардан уен-дәрес, дәрес-театр,дәрес-экскурсия, дәрес-импровизация формасында үткәрелә торган дәресләр кертелә. Бу дәресләр дә өйрәтү характерында, ләкин материал традицион булмаган формада өйрәнеләчәк. Беренче 2 айда физик культура дәресләре (16 сәгать, атнага 2 сәгать) саф һавада үткәрелә. Алар баланың хәрәкәт үсешен ныгытуга юнәлдерелгән. Дәрестә төрле уеннар һәм уен элнментлары кулланыла. Беренче сыйныфлар өчен уку елы дәвамында 1 атналык өстәмә каникул каралган.

  Һәрбер гаилә баласының мәктәпкә укырга керүен түземсезлек белән көтеп ала.Ләкин беренче көннәрдән үк мәктәп тормышында һәм уку эшчәнлегендә төрле проблемалар барлыкка килә. Әйе, мәктәп һәм гаилә, укучы һәм укытучы арасында проблемалар һәрвакыт була, моны гадәти хәл итеп кабул итәргә кирәк. Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе аларга ничек ярдәм итәргә белмичә аптырап кала. Гадәттә бөтен гаепне мәктәпкә, укытучыларга сылтый. Ләкин килеп чыккан кыенлыкларның сәбәбен ерактанрак эзләргә кирәк. Мәктәпкә укырга килгәнче, сабый нинди күнекмәләр үзләштергән, нинди шартларда яши, сәламәтлеге, физик һәм интеллектуаль, ягьни акыл үсеше яшенә туры киләме? Бәлки ата-ана баласын мәктәпкә иртәрәк биргәндер?

  Баланы кайчан укырга өйрәтә башларга кирәк? Бу сорау барлык ата-аналар каршына котылгысыз рәвештә килеп баса. Ләкин бүгенгә кадәр әле галимнәрнең бу мәсьәләдә уртак фикергә килгәннәре юк. Кайбер ата-аналар бу эшне мөмкин кадәр алданрак башларга омтылып, бишегенә дә уенчыгы белән бергә кисмә хәрефләр элеп куя, икенчеләре исә, укырга өйрәтүне мәктәпкә кадәр башламаска кирәк, диләр. Кайберәүләр, бала хәреф һәм язу белән үзе кызыксына башлагач кына, аны укырга өйрәтә башларга ярый, диләр. Ә кайсыбер ата-ана, баласы барлык авазларны әйтергә өйрәнгәч кенә, хәрефләрне күрсәтә башларга кирәк, дип исәпли. Өченчеләре исә, бу эшне белгечләргә, ягъни мәктәп укытучыларына калдырырга киңәш итәләр, янәсе, “без ялгыш өйрәтербез, ә укытучыга яңадан дөресләп өйрәтергә туры киләчәк, шуңа күрә укытучы үзе кирәгенчә башкарып чыксын”, диләр. Укырга өйрәнеп мәктәпкә килгән балалар, укый белмәгән балаларга карап, эшсезлектән аптырап, ялкаулыкка өйрәнерләр дип куркучы ата-аналар да бар.

  Баланың мәктәптәге беренче айлары - андагы яңа дөньяга, сыйныфташларыбелән яңа мөнәсәбәтләргә чумып, шул тормышта үз урынын табу, аның кагыйдәләрен өйрәнү, яңа бурычларны үзләштерү,яңа режимга күнегү чоры ул. Бу үзгәрешләрнең җитдилеген һәм олылыгын бәяләп бетерү дә авыр. Мәктәпнең шушы яңалыкларына тагын бер “вакыйга” - язма сөйләм белән танышу да килеп басса, баланың нәрсәне дә булса үзләштерергә өлгермәве бар. Күп чакта уку техникасы борчуга сала. Шулай итеп, гаиләдә күңелсез сөйләшүләр кабатлана бара. Ә иң зур күңелсезлек шунда ки, бала үз яшьтәшләре арасында популярлыкка ирешә алмый, чөнки алар өчен мәктәптәге өлгереш бик озак еллар әле кешелек кыйммәтенең үлчәве булып кала бирә. Тагын бер югалту булырга мөмкин: бары тик балалык елларында гына укып, күңелгә сеңдереп, чын-чынлап тәмен белеп, геройлары белән бергә яшәрлек балалар әдәбияты укылмыйча кала.

 Әгәр ата-ананың мөмкинлекләре булса һәм теләкләренә туры килсә, алар баланы мәктәпкә кадәр үк укырга өйрәтә алалар. Чөнки 4- 5 яшьтә укырга өйрәтү 6-7 яшьтәгегә караганда җиңелрәк тә әле. Туган тел яңа гына үзләштерелгән, сүзләр һәм авазлар әле балага көндәлек һава кебек сизелмәслек булып күнегелмәгән, балада кызыксынучанлык бетмәгән, тел бала өчен кызык, мавыктыргыч шөгыль булып тора. Шуңа күрә, 6-7 яшьне көтмичә үк, баладагы табигый кызыксыну хисләрен эшкә җигеп, хәрефләр белән таныштырып, укырга өйрәтергә мөмкин. Укый белгән балага мәктәптә язу техникасына өйрәнү күпкә җиңелрәк булачак. Ләкин мөмкин дигән сүзне кирәк дип аңларга ярамый. Баланың яхшы укуы өчен, аның мәктәпкә укый-яза белеп килүе мөһим шарт түгел.

  Баланың мәктәптә яхшы укуын тәэмин итүче мөһим шартларның берсе - хәрәкәт функциясенең, ягъни вак моториканың үсеше. Хәрефләрне һәм цифрларны дөрес һәм төгәл язу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, төймәләрне каптыру, ботинка бавын бәйләү, физик күнегүләр үтәү өчен баланың хәрәкәтләре тиешле дәрәҗәдә үскән булырга тиещ- Билгеле, ручканы ныклап тота алмаган укучы язганда иптәшләреннән артта кала, ә янында утыручы иптәшенең алга китүен ул авыр кичерә, ашыга, кабалана башлый. Нәтиҗәдә, язу матур һәм дөрес килеп чыкмый.

Мәктәпкә укырга килгәнче, бала барлык авазларны да дөрес әйтә, җөмлә төзи,сәнгатьле итеп сөйли, сорауларга тулы җавап бирә, рәсемнәрдә нәрсә ясалуын тасвирлап сөйли белергә тиеш. Өлкәннәрнең сөйләме бата өчен үрнәк булсын иде. Сабыйның сөйләмендәге кимчелекләреннән көләргә, аның хаталарын кабатларга һич ярамый. Киресенчә, аларны махсус күнегүләр ярдәмендә төзәтү җаен карарга кирәк.

4. “Адаптация чорының үзенчәлекләре” (6-7 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре хакында кыскача мәгълүмат).

 Бала мәктәптә укый башлау белән ата-аналар өчен дә яңа тормыш башлана. Әйдәгез әле. бер уен уйнап алыйк. Ул «Хисләр сандыгы» дип атала. Сез беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән көнегезне, нәрсәгә шатланганыгызны, нәрсәдән курыкканыгызны, иптәшләрегез һәм укытучы белән ничек әңгәмәгә керүегезне хәтерлисезме? Ә бүген сез нинди хисләр кичерәсез? Шуны язып, сандыкка салыгыз. Аннан соң берәм-берәм укып, киңәшләшербез.

 Нәтиҗә ясау. Ишеткәнегезчә, күпләр шатлана да, шул ук вакытта борчыла, куркалар да. Балаларыбыз ничек укып китәр икән дип баш ваталар. Көтә торган авырлыкларны җиңеп чыгу өчен безгә берләшергә - мәктәп коллективы, укытучы, ата-ана бер юнәлештә, бер максат белән эшләргә кирәк.

 Мәктәп тормышы башлану - ул һәр бала өчен стресс. Социаль- психологик адаптация төрлечә үтә. Балаларның 50-60 %ы мәктәпкә 2- 3 ай уку эчендә ияләшәләр. Бу баланың коллективка ияләшүендә, сыйныфташларын тануда һәм дуслар табуда чагыла. Адаптация чорын уңышлы үткән балаларда яхшы кәеф, укуга актив караш, мәктәпкә йөрү теләге, укытучы биргән биремнәрне төгәл һәм намус белән үтәү омтылышы барлыкка килә.

 Ә менә балаларның 30 %ына мәктәп тормышына ияләшү өчен күп вакыт таләп ителә. Алар беренче яртыеллык ахырына кадәр уенга өстенлек бирергә, укытучы биргән биремне вакытында үтәмәскә, күп очракта яшьтәшләре арасындагы мөнәсәбәтләрне адекват булмаган методлар (сугышу, елау, тынычсызлану, әләкләү) белән ачыкларга мөмкин. Бу укучыларда мәктәп программасын үзләштерүдә кыенлыклар туа.

 Укучыларның 14 %ы ияләшү чорын бер ел дәвамында үтә. Бу укучылар үзләрен тискәре формада тоту, негатив эмоцияләргә бирелү, укырга һәм мәктәпкә йөрмәү теләге белән аерылалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар.

 Барлык балалар өчен дә укуның беренче 4 атнасы иң авыры булып санала. Бу чорны “көчле” адаптация чоры дип атыйлар. Баланың аңында мәктәп образы ничек салынуы бик мөһим. Монда бер мәзәкне искә төшереп алу урынлы булыр. 1 сентябрь көнне малай мәктәптән кайта һәм әти-әнисенә: “Сез нигә миңа укуның 11 ел буласын алдан әйтмәдегез?” - ди. Күп кенә ата-аналар балаларына мәктәптә кызык һәм рәхәт диләр. Ләкин, шул ук вакытта мәктәпнең көндәлек эш икәнен, укытучының биремнәрен һәм таләпләрен төгәл үтәргә кирәклекне, буш вакытның кимүен әйтергә онытмасагыз иде.

 Балага яңа коллективка кереп китү дә авыр була. Әгәр дәрес вакытында дөрес җаваплар бирә алмаса, тәнәфестә дә сыйныфташлары белән аралашу барып чыкмаса, баланың күңеле төшә, ул үзен бик түбән бәяли башлый, үзен башкалардан начаррак, түбәнрәк дәрәҗәдә дип уйлый башлый. Өстәвенә, әти-әнисе: "Ямьсез язасың,Алсудан начаррак укыйсың”, - дип шелтәли башласа, куркытса, җәза бирсә, хәлләр көннән-көн катлауланачак. Мондый аянычлы хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә?

Бөтен проблемаларны җиңәргә сезнең мәхәббәтегез булышачак.

 Хөрмәтле әти-әниләр, сез барыгыз да балаларыгызны яратасыз, ләкин аны күрсәтә беләсезме? Бала яратуыгызны һәрчак тоеп торамы?

 Ничек бу хисне аңлатырга? Әйдәгез, сезнең белән тренинг үткәреп алыйк. Сез үзегезнең хыялыгызда балачагыгызга әйләнеп кайтыгыз әле. Сезгә 7-8 яшь. Сезнең бер борчуыгыз да юк, сез бик бәхетле, яныгызда әтиегез һәм әниегез. Исегезгә төшерегез әле, аларның нинди гамәлләре сезне аеруча бәхетле итә иде? Сез кайчан аларның яратуын аңлый идегез? Язып куегыз.

 Хәзер үзегезне балагыз урынына куеп карагыз. Сез балагызны яхшырак аңлый башларсыз дип уйлыйм (пауза).

 Баланы яхшы киендереп, тәмле ашатып, бөтен кирәк-ярагын алып биреп кенә бәхетле итеп булмый, һәр баланың әти-әнисе белән аралашасы килә, аларның җылысын, үзе белән кызыксынуын тоясы килә. Шуңа күрә:

-Балага вакытыгызны кызганмагыз.

-Аның тормышы белән кызыксыныгыз - дуслары, караган мультфильмнары турында сорашыгыз.

-Аның фикерен хөрмәт итегез.

- Вакытны бергә үткәрегез; балагыз белән көндәлек режим төзегез.

- Балагызның тормышы кызык, төрле булсын өчен тырышыгыз, уен өчен җитәрлек вакыт бирегез.

- Баланы кочаклагыз, һич югы иңнәренә кагылып китегез, аны күбрәк мактагыз, “Мин сине яратам”, - дип әйтегез.

- Беркайчан да балага җәза бирү максаты белән: ”Мин сине яратмыйм”, - димәгез.

- Балагызның үз-үзен тотышы борчый икән, укытучы яки психолог белән киңәшләшегез.

Әгәр сез балагызга, ул ничек кенә укыса да, яратуыгызны сиздерә алсагыз, аны мактап, аңа көч биреп, аның уңышларына ышанып көтә белсәгез, барысы да яхшы булыр, бөтен авырлыклар артта калыр.

5. Шәфкать туташы чыгышы. (СанПинталәпләре белән таныштыруга нигезләнә).

 Барыгызга да мәгълүм булганча, баланың сәламәтлеге нык булу мәктәптә яхшы укуга нигез булып тора. Соңгыелларда мәктәптә укуның кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлеге какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү,бәхәсләр булып тора. Рәсми статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балаларның 1/3 укуда даими кыенлыклар кичерә. Димәк, аларның шуның кадәресе үз көченә ышанмый, тиешле дәрәҗәдә укый-яза белми, нәтиҗәдә мәктәпне уңышлы тәмамлау һәм үзеңә ошаган һөнәр сайлау мөмкинлеге дә кими.

Баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләүче төп сыйфатлар түбәндәгеләр:

- Парта артында берничә сәгать утыра алу өчен физик яктан әзерлекле булу. Буй-сынны дөрес тоту.

-Сулыш алу системасының, аппетитның яхшы булуы.

- Хисси тотрыклылык.

-Иптәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүе, әдәп-әхлак кагыйдәләренә иярүе.

- Бала хәтеренең (ишетеп, күреп истә калдыру) яхшы үскән булуы.

- Тыңлый һәм ишетә белү, карау һәм күрү, кабатлау һәм яңадан әйтеп чыга белү.

- Актив сүз байлыгы булу.

 Бала 5-6 яшькә җиткәч, әти-әниләре аны кайчан, кайсы укытучыга бирү турында туганнары, таныш-белешләре белән киңәшә башлый. Алар барысы да сабыйның уңышлары - хәреф тануы, яза, укый, исәпли, саный белүе турында горурланып сөйлиләр, ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игътибар итмиләр. Бала мәктәптә берничә көн, атна укыгач, ата-аналарның кәефе кырыла. Чөнки бик яхшы укыячак дип өметләнеп торганда, бала төрле кыенлыклар кичерә: иптәшләре белән аралаша белми, хәрефләрне һәм сүзләрне язганда бик күп хата җибәрә, укытучы аның тәртибеннән канәгать түгел. Беренче чиректә үк балада мәктәпкә ияләшә алмау билгеләре - тиз ару, ярсу, авыру, борчылу, йокы бозылу, еш елау, тиз ачу чыгып, кызып китү, күз төпләре каралу, хәлсезлеккә, баш авыртуга зарлану, хроник авыруларга еш бирешү һәм башкалар күренә башлый.

 1 сыйныф укучысына яңа коллективка, тырышып һәм максатчан эшләргә күнегергә кирәк. Укытучы да укучыга шактый таләпләр куя: тәртипле булырга, яхшы укырга, һәр дәрестә тырышып эшләргә, игътибарны тупларга, укытучы кушканны үтәргә, эчкерсез, намуслы, аралашучан, ягымлы, ярдәмчел булырга һәм башкалар. Ата-ана да баладан шуны таләп итә. Сәламәтлеге начар, бик еш авырый, нерв киеренкелеге кичерә торган балаларны дәрестә актив итеп күз алдына да китереп булмый. Менә шунда мәктәп белән гаилә арасында төрле каршылыклар килеп чыга да инде. Укытучы гаиләне, ә ата-аналар мәктәпне гаепли. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, кыенлыклар мәктәпкәчә яшьтә үк булган. Бала укый башлагач, алар тагын да күпереп, өскә калкып чыккан. Чөнки баланың көндәлек тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килде, аның физик һәм психик сәламәтлегенә җитди таләпләр куелды.

 Мәктәп - бала тормышында борылыш чоры. Биредә аның күнегелгән яшәү рәвеше үзгәрә, хәрәкәтләре чикләнә, киеренке акыл хезмәте арта. Күп уйнарга, хәрәкәтләнергә өйрәнгән бала озак вакыт парта артында утырырга мәҗбүр.

 Бер уку көнендә генә дә укучы түбәндәге йөкләнешкә түзәргә мәҗбүр:

статик йөкләнеш - скелет, мускуллар, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу системасының чыдамлыгын таләп итә торган “утыру”;

динамик йөкләнеш - хәрәкәтләрнең күптөрлелеге, шул исәптән, юлда бару, уеннар;

интеллектуаль активлык - аралашу, сөйләшү, игътибарны туплау, фикер йөртүне активлаштыру, истә калдыру, белем туплау;

психик йөкләнеш, хисси киеренкелек - күңелсезләнү, шатлану, ярсу; хисләрнең, эмоцияләрнең көчәюе;

коммуникатив йөкләнеш - укытучы, сыйныфташлар, дуслар белән үзара мөнәсәбәтләр көйләү.

 Бу 7 яшьлек бала өчен бик зур хезмәт һәм кайбер балаларның көченнән килми торган эш. Әлеге беренче кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен батаның организмы бик күп көч сарыф итә һәм сәламәтлеге какшарга да мөмкин.

 Шуңа күрә дә әти-әнинең һәр адымы баланың сәламәтлеген саклауга корылган булырга тиеш. Сәламәтлек турында кайгырту берничә мөһим моментны үз эченә ала. Бу - ашау, йокы режимы, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү.

 Әгәр мәктәптә беренче көннәрдән үк төрле авырлыклар, проблемалар килеп чыкса, бу кыенлыкларны укыгучы белән бергәләп, тыныч кына, киңәшләшеп чишәргә тырышыгыз.

6. Анкета тутыру.

Балагыз бакчага йөрдеме? Ничә яшьтән йөрде? Теләп йөрдеме?

Мәктәпкә барырга теләге бармы?

Аның мәктәпкә әзерлек дәрәжәсен ничек бәялисез?

Күбрәк белергә тырышамы? Ничек?

Өйдә даими эш вазифалары бармы, нинди?

Нинди өлкәгә карата сәләте сизелә? Нәрсә эшләргә ярата?

Өйдә берүзе шөгыльләнеп утыра аламы?

Дуслары бармы? Өегезгә киләләрме? Алар балагыз белән теләп аралашамы?

Иптәшләре белән ничек аралаша башлый (сайлаган җавап астына сызыгыз):

а) үзе инициатива күрсәтә;

б) берәрсенең сүз башлаганын көтә;

в) аралашудан читләшә.

Өлкәннәр белән ничек аралаша?

Балагыз өлкәннәрнең биремен ничек үти (тырышып, җиренә җиткереп, мәҗбүри)?

Өлкәннәрнең кисәтүенә мөнәсәбәте нинди (тыныч, битараф, агрессив)?

Үз уңышсызлыкларына реакциясе нинди (борчыла, активлаша, пассивлаша, битараф)

Нинди уеннарны өстен күрә (астына сызыгыз):

а) хәрәкәтле, тыныч;

б) өстәл уеннары;

в) аерым, төркемле.

Гаиләгездә балагыз кемгә күбрәк тартыла, кем белән күбрәк аралаша?

Сез әйткән таләпләрне, эшләрне вакытында үтиме, әллә берничә тапкыр әйткәч кенә үтиме? Аларны ничек башкара?

Баланың

шәхси сыйфатлары ___________________ ;

психологик үзенчәлекләре_________________;

физик мөмкинлекләре______________________;

интеллектуаль сыйфатлары___________________ .

Балагызда сезгә нәрсәләр ошамый?

Ничек уйлыйсыз, аларны ничек төзәтеп була?

Беренче сыйныфта балагыз нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин?

Тагын нәрсә хәбәр итә аласыз?

7.Озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе чыгышы.

Төркемдә көндәлек режим, туклану өчен түләү системасы белән таныштыру.

Сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау тест-анкетасы үткәрү (америка белгечләре Ф. Татал, И.Л. Беккер тарафыннан төзелгән), һәр сорауга “әйе” яисә “юк” дип җавап бирергә кирәк.

1. Балам бик хәрәкәтчән, тере, инициативалы.

2.Аның кызыксынуы үзгәрми диярлек.

3.Мавыгулары дәвамлы.

4.Сәнгатькә, әдәбиятка, спортка, табигатькә, модельләштерүгә, техникага (астына сызарга яки өстәргә) яшьтәшләре белән чагыштырганда ныграк тартыла.

5. Дуслары икедән артмый (алар үзгәрми), үзеннән олыраклар.

6. Аны могҗизалы, серле, хәтта аңлашылмаган әйберләр кызыксындыра.

7.Бик күп сораулар бирә һәм җавап алганчы туктамый.

8. Баланың сөйләме бик яхшы. Сүз байлыгы зур, аны куллана

белә.

9. Төрле очраклардан чыгу юлларын мөстәкыйль табарга тырыша.

10. Үз сорауларына өстән генә җавап биргән белән канәгатьләнми.

11. Кем генә һәм нәрсә генә әйтсә дә, теге яисә бу гамәлгә үз сүзендә кала.

12. һәр яңалыкка реакция белдерә.

13. Башлаган эшен һәрвакытта ахырына җиткерергә тырыша.

14.Аралашканда үз фикереннән чыгарга теләми, гомумкабул ителгән карашларга бик үк иярәсе килми.

15. Катлаулы һәм көтелмәгән хәлләрдә лидерлыкны үзенә ала.

16. Нинди дә булса эшчәнлеккә яисә предметка (предметлар төркеменә: уенчыкларга, китапларга һ.б.) өстенлек бирә.

17. Теләгән максатына ирешүдә бик нык.

18. Олылар ярдәменә мохтаҗ.

19. Дусларны бик тиз таба һәм алар бик күп.

20. Бик күп сораулар бирә, гадәттә үз кызыксынулары буенча.

21.Башкалар өчен үз яшеннән олырак тоела.

22.Эгоизм, хәтта сәбәпсез агрессия белдерә.

23.Үзенең бәясен белә (яшь үзенчәлекләре кысаларында).

24.Бик җиңел һәм еш күңеле кайта һәм башлаган эшен (шөгыль, уен) ташлый.

25.Гуманитар һәм техник өлкә белән бертөрле үк дәрәҗәдә кызыксына.

Нәтиҗә:

1, 2, 3, 6, 7, 10, 11, 12, 13, 16, 17, 19, 20, 22 нче сорауларга җавап уңай булса, бу балада сәләтбарлыгын күрсәтә.

4, 5, 8, 9, 14, 15, 21, 23, 25 нче сорауларга җавап уңай булса, бу балада талант барлыгын күрсәтә.

8. Түгәрәк җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары чыгышы.

Мәктәптә һәм мәктәптән тыш алып барыла торган түгәрәкләр белән таныштыру.

Баланың нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклау өчен кулланмалар тарату:

Музыка өлкәсендә сәләте булса, ул:

музыканы ярата, озак итеп тыңлый ала; бик теләп концертларга йөри; көйне, ритмны тиз ота; үзе көйләр язып карый.

Фәнни эшчәнлек өлкәсендә сәләте булса:

зурлар өчен язылган китаплар, сүзлекләр белән кызыксына; бик күп сораулар бирә, үзенең схемаларын, конструкцияләрен төзи.

Актерлык сәләте булса:

үзенең сөйләме белән башкаларны җәлеп итә, аудитория каршында теләп чыгыш ясый, төрле образларга керә.

Спортка сәләте булса:

энергияле, һәрвакыт хәрәкәттә, кыю; спорт уеннарында катнаша һәм җиңә, бәрелүләрдән курыкмый; чаңгы, тимераякта әйбәт шуа; спортка бирелгән шәхесләр белән кызыксына; дәрестә алдынгылар рәтендә санала.

Әдәбиятка тартылу булса:

логик һәм эзлекле уйлый белә; уйлап чыгарырга ярата; көндәлек алып бара; шигырь, хикәя яза; әдәби мөмкинлекләрен күрсәтергә оялмый.

Рәсем сәнгатенә тартылу булса:

рәсем яки пластилин ярдәмендә үзенең хисен, тоемлавын белдерә; үзе кабул иткәнчә әйләнә-тирә мохитны рәсемдә чагылдыра; матурлыкны, гадәти булмаганны күрә белә; буш вакытларында әвәли, ясый, сыза.

9. Дискуссия. "Бердәм мәктәп формасы кирәкме?”

Әти-әниләр арасында яңгыраган фикерләр:

- Форма укучыны тәртипкә, пөхтәлеккә, үз-үзен билгеле бер кысаларда тотарга өйрәтә.

- Әти-әни өчен дә бу бик уңайлы. Балага нәрсә кидерәсе дип аптырап торасы юк.

-Хәзер төрле гаиләләр бар (матди яктан тәэмин ителеш буенча). Ә балалар формада йөргәч, бу сизелми.

- Мәктәптә бердәм форма булу балалар арасындагы материаль тигезсезлекне каплый.

10. Ата-аналар җыелышы тематикасын билгеләү.

Тактага ата-аналар җыелышларының еллык якынча тематикасы языла. Әти-әниләр үз тәкъдимнәрен кертә ала. Укытучы аларның нинди темалар буенча чыгыш ясый алуларын ачыклый.

Бала тормышында уен

Тәрбияле бала үстерү серләре

Балага игътибарлы булырга булышу

Компьютермы, китапмы?

11. Ата-аналар комитетын сайлау.

12. Йомгаклау. Җыелыш карарын кабул итү (проект).

-Өйдә көндәлек режим һәм ял өчен шартлар тудырырга.

-Балада укытучыга, сыйныфташларына, мәктәп кагыйдәләренә уңай караш тәрбияләргә.

-Туган авырлыкларны укытучы, психолог, логопед һ.б белгечләр белән бергә чишәргә.

-Гаилә портфолиосы’' башларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү

Сәнгатьле уку - сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре.Сәнгатьле укырга өйрәтү, беренчедән, укучының үзен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан – нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлы...

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

Укырга тәкъдим итәм

Укырга тәкъдим итәм...

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

ldquo; Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү....