ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА
материал на тему
Балалар иртәсенә укытучы, урта, өлкән класс укучылары, китапханәче бергәләп әзерләнәләр, аның программасын төзиләр, кайсы классның ниләр башкарырга тиешлеген билгелиләр, һәр класска эш бүлеп бирәләр. Мәсәлән: стена газетасы чыгару; әкиятләр эчтәлеге сурәтләнгән рәсемнәр галереясы төзү, иң яхшы рәсемгә конкурс үткәрү; Г.Тукайның «Шүрәле»!" әкиятен сәхнәләштерү; әкият геройлары киеме, декорациялор, викгорина сораулары әзерләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kiyatlr_donyasynda.docx | 17.38 КБ |
Предварительный просмотр:
ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА
Балалар иртәсенә укытучы, урта, өлкән класс укучылары, китапханәче бергәләп әзерләнәләр, аның программасын төзиләр, кайсы классның ниләр башкарырга тиешлеген билгелиләр, һәр класска эш бүлеп бирәләр. Мәсәлән: стена газетасы чыгару; әкиятләр эчтәлеге сурәтләнгән рәсемнәр галереясы төзү, иң яхшы рәсемгә конкурс үткәрү; Г.Тукайның «Шүрәле»!" әкиятен сәхнәләштерү; әкият геройлары киеме, декорациялор, викгорина сораулары әзерләү.
Викторина өчен сораулар:
1. Шуктуган кайсы әкият герое? Ул әкиятне кем язган?
2. «Ялкаулык —хурлык, тырышлык —зурлык» әкиятенең авторы кем?
3. «Мактану ул һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!» — дигән сүзләр кайсы әкияттән?
4. «Мырауҗан агай хәйләсе» әкиятен кем язган?
5. Ребусны чишеп, әкият исемен укырга.
Залга рәсем, иллюстрацияләр стенды, әкият китапларыннан төзелгән күргәзмә куела. Стеналарга газета һем иикгорина сораулары эленә. Сәхнә урман сыман итеп бизелә. Бор читтәрәк, тавык тәпие өстендә, өй күренеп тора. Пәрдә ачылганда, залда музыка яңгырый,аудиоязмада әкиятләр дә тыңларга мөмкин.
Әкрен генә пәрдә ачыла. Сәхнәгә авыл малае йөгереп чыга. (Ул яланаяк, түбәтәйдән). Сәерсенеп, тирә-ягына карана да:
— Уф, явыз карчык, тарагыңнан коры калдың! дип кычкыра.
Шул чакны сәхнә артында:
— Тукта, качма, качма, качма, и карак! Ник аласың, кая бир, ул бит минем алтын тарак!— дип кычкырган тавыш ишегөлә.
Малай, куркып, йөгереп чыгып китә. Сәхнәгә чәчлоро тузгыган, тәңкәле, ялтыравык күлмәк кигән Су анасы керә, тирә-ягына карана да: «Ул бит минем алтын тарак», — дип кычкырып, чыгып йөгерә. Сәхнәгә берничә Бүре керә. Алар битләрен кара маска белән каплаганнар, кара трико кигәннәр. Бүреләр сәхнәдә «учак» янына тезелеп утыралар. Шул чакны Кәҗә белән Сарык килеп керә. Сарыкның җилкәсендә — зур капчык.
Беренче бүре (кулларын угалап). Менә боткабызга ит килә!
Кәҗә.
Кайгырмагыз, бездә ит күп,
Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы бүре башын китер алып.
(Сарык капчыкка үрелү белән, Бүреләр чигенә-чигенә чыгып китәләр.) Кәҗә белән Сарык: «микинки-ми, бә-бә-бә»,—дип, алар артыннан чыгалар. Сәхнәгә Шалкан, бабай чыга. Бабай Шалканны тартып карый, булдыра алмый, ымлап, карчыгын чакыра. Карчык — кызны, кыз — этне, эт — песине, песи тычканны чакыра. Шалканны тарталар, тарталар һәм шалкан тартылып чыккач, барысы да егыла.
Сәхнәгә Убырлы карчык керә. Чәчләре тузгыган, яулыгы артка бәйләнгән, бәрәңгедән озын итеп тешләр куелган, борыны «зу- райтылган». Ул себеркегә атланган. Чыж-быж килеп, өе тирәсендә бөтерелә, иснәнә һәм: «Адәм исе килә! Балалар исе килә! Таба- ам! Кыздыра-ам, ашыйм!» — дип, өй тирәли сикергәләп йөри дә беразга югалып тора. Шул вакыт сәхнәдә Емеля күренә. Кулында — балалайка, өстендә — рус күлмәге, башында — картуз, аңа чәчәк куелган. Бераздан ике Чиләк шуышып керә. (Чиләкне катыргыдан ясарга кирәк.)
Емеля. Безнең балаларны кем куркытты? Безнең балаларга кем яный? (Чиләкләр әкрен генә сәхнә аша уза.)
Емеля. «Чуртан әмере, минем кушуым буенча», — дип кычкыра да балалайкасына пышылдап кына нәрсәдер әйтә. Шул чакны, себеркегә атланып, Убырлы карчык керә һәм сәхнәдән чыгу юлына таба бара, Емеля аңа карап көлә, балалайкасын чиртеп, сыз- гыра-сызгыра чыгып китә.
Сәхнәгә балалар иртәсен алып баручы керә. Ул әкиятләр, аларның әһәмияте, төрләре турында кыскача гына сөйли. (Материалны IV классның «Әдәбият» китабыннан алырга мөмкин.)
Залда ут сүнә. Видеофильм-әкият күрсәтелә. Ут кабынгач, бер кыз сәхнәгә күтәрелә һәм Г.Тукайның «Шүрәле» әсәреннән өзек укый.
Бик матур бер айлы кичтә,
Бу авылның бер егет...
Сәхнәгә егет чыга. Кулындагы балтасы белән утын кискәндәге кебек хәрәкәтләр ясый. Шулчакны ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Шүрәле керә.
Егет. Кем син? Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле.
Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел:
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр көлдереп кеше үтергән чакларым.
Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет,
И яшь егет! Килче уйныйк икәү бераз кети-кети.
Егет.
Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм, уйныймын;
Тик сине шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын.
Шүрәле.
Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кином!
Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.
Егет.
Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлан тор, оне
Шунда бар ич, бик озын һәм бик юан бәр бүрәнә.
(Идәндә кәгазьдән ясап куелган бүрәнәне күрсәтә.)
Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы.
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыг ы!
Мин дә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш, кузгалыйк:
Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк!
Шүрәле идәндәге «бүрәнә» янына килә, ог әт балта белән суккалагандай итә һәм чөйне чыгара. Шүрәленең бармагы кысылып калгандай була. (Озын бармакларны тыгарлык ярык алдан ясап куела.) Шүрәле ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрә.
Шүрәле.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син, исемең кем синең?
Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса әгәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты, диярмен, сорасалар.
Егет.
Әйтсәм әйтим, син белеп кал! Чын атым — «Былтыр» минем:
Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Егет, балтасын биленә кыстырып, көлә-көлә чыгып китә. Шүрәле, «бүрәнә»не култыгына кыстырып, әрле-бирле чаба, әрнеп кычкыра.
Шүрәле.
Кысты, харап итте, явыз «Былтыр» мине;
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?
Шул вакыт 3 — 4 Шүрәле килеп керә. Бу Шүрәлене карыйлар да:
...Кычкырма, син, тиз яхшылык берлән тыел!
Әй, юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел! —
дип, кул селтәп чыгып китәләр. Бу Шүрәле дә: «Кысты-ы!» Харап итте!» — дип кычкырып, «бүрәнә»не күтәреп, аларга иярә.
Сәхнәгә берничә «шәкерт» чыга. Алар китап укыгандай итеп утыралар да үзара сугыша, уйнаша башлыйлар. Бераздан кулына чыбык тоткан казый күренә. Шәкертләр «Таз биюе»н бииләр.
Алып баручы сәхнәгә чыга, ул викторина сорауларына җавап ала. Җиңүчеләр билгеләнә. Рәсем укытучысы рәсем конкурсына нәтиҗә ясый. Җиңүчеләргә әкият геройлары маскалары яки әкият китаплары бүләк ителә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әкиятләр илендә
КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....
Сүзләр дөньясында
мероприятие...
"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе
Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...
Әкиятләр темасына презентация
Әкиятләр темасына презентация. Ярдәме тими калмас....
Яшәгән ди, булган ди..(Әкиятләрне йомгаклау)
Әкиятләрне йомгаклау, укучыларның белемнәрен йомгаклау...
4 нче сыйныф рус төркемнәренә "хайваннар дөньясында" темасы буенча контроль эш
4 нче сыйныф рус төркемнәренә "хайваннар дөньясында" темасы буенча контроль эш...
Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы
ldquo;Белдекле Керпедә кунакта” бүлеге буенча татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы “ темасына дәрес эшкәртмәсе....