«БЕЛЕМ ИЛЕ»
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Укучыларны дөрес, грамоталы язарга, логик фикер йөртә бе­лергә өйрәтүдә кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Белем иле»нә сәяхәт итү бик файдалы. Аны төрле темалар буенча оеш­тырырга була. Шундый «сәяхәт»ләрнең берсен, мәсәлән, уку­чыларның «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр», «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше» темалары буенча алган белемнәрен ныгыту, аларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максаты белән үт­кәрергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_ile.docx17.86 КБ

Предварительный просмотр:

«БЕЛЕМ ИЛЕ»

  Укучыларны дөрес, грамоталы язарга, логик фикер йөртә белергә өйрәтүдә кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Белем иле»нә сәяхәт итү бик файдалы. Аны төрле темалар буенча оештырырга була. Шундый «сәяхәт»ләрнең берсен, мәсәлән, укучыларның «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр», «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше» темалары буенча алган белемнәрен ныгыту, аларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максаты белән үткәрергә мөмкин.

Класс бүлмәсенә берничә плакат эленә. Аларга түбәндәге сүзләр язылган:

Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

(Г. Тукай)

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

                                                       (Ш. Маннур)

«Сәяхәт»не укытучы башлап җибәрә.

—  Укучылар, без бүген сезнең белән «Белем иле»нә сәяхәткә чыгарбыз. Моның өчен ике командага бүленерсез. Командалар «Белем иле» буйлап бер-берсенә ярдәмләшеп һәм үзара ярышып сәяхәт итәрләр. Ә «Белем иле»нә бару өчен, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең дөрес язылышын искә төшерергә кирәк. Таблицага карагыз әле. (Укытучы тактага таблица элә.) Анда кечкенә генә хикәя язылган. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тиешле хәрефләр белән башлап, хикәяне күчереп языгыз. Бу биремне дөрес эшләсәгез генә, «сәяхәт»кә чыга алабыз.

  Минем исемем — йолдыз. Минем лилия, роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без миләүшә апа белән алма бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек.

Биремнең үтәлеше тикшерелә.

— Укучылар, сез беренче биремне уңышлы үтәп чыктыгыз, — ди укытучы. — Ә хәзер һәр командага дүртәр карточка өләшәм. Аларга шигъри юллар язылган һәм берничә сүзнең астына сызылган. Бу сүзләрнең килешләрен билгеләргә кирәк. Беренче команда өчен карточкаларга, мәсәлән, шундый юллар язылган:

1.    Бабай бик дөрес әйтә:

       Бәхет була хезмәттә.

2.    Күке кычкыра.

      Сайрый сыерчык.

3.    Карлыгач килде авылга

      Җәен торырга.

4.    Тынычлыкны яклап бүген

      Миллионнар тавыш бирә.

Икенче командага тәкъдим ителә торган карточкалар өчен, әйтик, шундый өзекләр сайлана:

1.    Мин торам кырларда,

      Болында, урманда.

2.   Җәй көне, эссе һавада

     Мин суда коенам, йөзәм...

3.   Беркөн шулай гөлләр бакчасында

      Чәчәкләрне кылдым тамаша.

4.   Урман, аланнар

      Карга күмелде.

Балалар биремне эшлиләр. Җиңүчеләр билгеләнә.

- Укучылар, сез биремнәрне дөрес эшләдегез, — ди укытучы. — Менә без «Белем иле»нә килеп җиттек. Беренче тукталыш — «Ямьле җәй» (сәяхәтнең кайчан үткәрелүенә карап, тукталышка торле исем сайлап алырга ярый). Сезгә җәй турында хикәя төзергә кирәк булачак.

Бу биремне үтәү өчен балаларга билгеле бер вакыт бирелә. Аннары икешәр укучы үзе төзегән хикәяне сөйли.

—  Ниһаять, укучылар, без «Билгесез сүзләр урамы»на килеп җиттек. Ике баганага кайбер хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып языгыз. Биремне тиз һәм дөрес эшләгән командага —2 очко, ялгышкан һәм озак эшләгән командага 1 очко бирелә.

Укытучы һәр команда өчен бирем язылган карточкаларны тактага элә:

..ке        .чык

..ке        ..чык

..ке        ...чык

..ке        ....чык

(Беренче баганада — бәке, пәке,    сәке, күке, ә икенчесендә ачык, янчык, чыпчык, сыерчык сүзләре язылган.)

 Балалар, без юлыбызны дәвам иттерәбез. Безнең алда «та- бышмак-мәзәкләр шарлавыгы». Шарлавыкны үтми торып без башкалага керә алмыйбыз. Әйдәгез, карыйк әле, ниләр бар икән бу тарлавыкта? Мин хәзер сезгә сораулар, табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавапларын табарга тиешсез.

Беренче командага.

1. «Мәскәү»дә бер дә юк,

    Казанда икәү.

(«А» хәрефе)

2. Һәр хәрефе бер иҗек,

    Исеме була ничек?

(Аю)

3.  Бертөрле 100 сузыктан торган сүзне әйт. (Йөзә)

4. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык ишектән)

Икенче командага:

1.  Кәҗәнең башында нәрсә бар? («К» хәрефе)

2.  Чарлак кайчан кош була? (Акка буягач, «акчарлак»)

3. Урман белән тау арасында нәрсә бар? («Белән» бәйлеге)

4.  30 я хәрефеннән торган кеше исемен әйт. (Зоя)

— Балалар, без бик озак бардык. Әйдәгез, «Ромашка» кафесына кереп, бераз ял итеп алыйк. Ләкин анда керү өчен, безгә менә бу ромашка таҗларына язылган биремнәрне үтәргә кирәк, — ди укытучы.

1. Юлда йөрү турындагы кагыйдәләрне әйтегез.

2. Укучылар турында җыр җырлагыз.

3. Иртә-кичен җәелә,

Урман — кырга, басуга;

Кояш карый башлагач,

Пар булып юкка чыга.

(Томан)

4  Йомыркасыз тормый ул,

Йомырка салмаса да;

Чебиләр чыгарып тора,

Тавыгы булмаса да.

(Инкубатор)

5.  Ашыйсы килсә — мөгри,

Туйса — ята да күши.

(Сыер)

6. Картайган, башын игән,

Кат-кат сары тун кигән;

Кем аны чишендерә,

Шул кеше яшен түгә.

(Суган)

«Ромашка» кафесында ял итеп утырганда, укытучы балаларга Ш.Маннурның туган тел турындагы шигырен укый:

Яхшы бел.

Татарча да яхшы бел,                  Бу телдә рус байлыгың

Русча да яхшы бел.                     Һәм йөрәк кайнарлыгың.

Икесе дә безнең өчен                  Җырлаган бу телдә безгә

Иң кирәкле, затлы тел.                Сөекле Тукай моңын.

Татарчасы — туган тел,               Тел кешене дус итә,

Безгә газиз булган тел.                Бер-беренә беркетә.

Атаң-анаң, әби-бабаң                   Бел, балам, син рус телен

Сине сөя торган тел.                   Һәм онытма үз телең!

Укытучы тагын балаларга мөрәҗәгать итә:

Балалар, без ял итеп, көч тупладык һәм юлыбызны дәвам иттерәбез. Инде «Белем иле»нең башкаласына килеп җиттек. Ләкин без әле анда керә алмыйбыз. Капкаларны ача торган «ал- гын ачкыч»ны табарга кирәк. Менә бу шакмакларга түбәндәге табышмакларның җавапларын язсак, калын сызык белән сызылган баганада бер сүз барлыкка килә. Ул сүз «алтын ачкыч»ның кайда икәнлеген күрсәтер:

1. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын.

                  (Төлке)

2. Аяксыз-кулсыз

Мең кат кигән.

                        (Кәбестә)

3. Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда.

Уты да юк —яндыра,

Корт чаккан эз калдыра.

                     (Кычыткан)

4.Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.

                      (Бәрәңге)

5. Суны суласа — яши,

Һава суласа — үлә.

                      (Балык)

6.Ука-ука тыш кына,

Су коена инештә.

Очалса да җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә.

                                 (Үрдәк)

7. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

                                (Кәҗә)

— Укучылар, без «алтын ачкыч»ның кайда булуын белдек, — ди укытучы. — «Белем иле»нең башкаласына керү өчен ишекләр ачык. Авыр һәм катлаулы юлны барыгыз да яхшы үтте. Инде кайсы команданың сәяхәттә ничек катнашуын ачыклыйк.

 Конверттагы кәгазьләргә язылган очколарны балалар бергәләп саныйлар, җиңүче команда билгеләнә. Укытучы «сәяхәт»кә йомгак ясый. Җиңүче командага — Буратино җибәргән «алтын ачкыч», ә икенче командага исә «көмеш ачкыч» тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...