Бала тормышында уен.
материал (1 класс) на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган уен темасы турында сөйләшергә дип җыелдык. Үзебезнең көчебезне, сабырлыгыбызны, балаларны аңларга никадәр сәләтле икәнебезне дә тикшереп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sobranie_2.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Бала тормышында уен.

Катнаш (әңгәмә, дискуссия, гамәли) җыелыш.

1 нче сыйныф. 1 нче чирек

Җыелышның максаты: балаларның һәм ата-аналарның буш вакытын бердәм оештыру системасын булдыру.

Бурычлар:

1. Белем бирү: уен аша баланың характерына дөрес йогынты ясарга өйрәтү.

2. Тәрбияви: әти-әниләргә балаларның гармонияле үсеше өчен бергәләп уйнауның әһәмиятен аңлату.

3. Оештыру: гаилә активлыгын һәм мөстәкыйльлеген хуплау.

4. Мәгълүматы: уен барышында ата-аналарның баланы шәхес итеп тәрбияләүдә булышлык итүче методлар турында күзаллауларын киңәйтү.

5. Махсус: балаларның адаптация чорын узуда туган проблемаларын ачыклау.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр.

Җыелышка әзерлек:

1. Анкета сораулары язу.

2. Газета-журналлардан гаилә уеннары табу, үстерелешле уеннар күргәзмәсе төзү.

3.Плакатлар язу:

Балалар - бапалар инде, һәм безнең өчен уен гына булып күренгән нәрсә - алар өчен чын мәгънәсендә хезмәт. (Крупская)

Бала уйнаган чакта үзен ничек тотса, үсеп җиткәч, эштә дә үзен ул күп яктан шулай тотачак. Шуңа күрә дә киләчәк эшлеклесенең тәрбияләнүе, барыннан да элек уен вакытында бара. (А.С. Макаренко)

Тема буенча өстәмә әдәбият:

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт - мәңгелек юлдаш. Казан, 2002. (151 -163 нче битләр)

Җыелыш планы:

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2. Тәрбияви темага чыгыш “Уен һәм хезмәт ”.

3. Дискуссия.

4. Анкеталар буенча эш.

5.Тәҗрибә уртаклашу. Гаиләдә уйнала торган уеннар (өй эшен тикшерү).

6. Уен-ярыш "Бер, ике, өч-безнең гаилә бит көч!”

7. Йомгаклау.

8. Җыелыш карары проекты

Җыелыш барышы

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

Кадерле, әти-әниләр! Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган уен темасы турында сөйләшергә дип җыелдык. Үзебезнең көчебезне, сабырлыгыбызны, балаларны аңларга никадәр сәләтле икәнебезне дә тикшереп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

2. Тәрбияви темага чыгыш Уен һәм хезмәт”.

Уен ул нинди дә булса тормыш рәвешенә өйрәнү, шул тормышка кереп китү чарасы булып тора. Уен кай ягы белендер искиткеч дәрәҗәдә табигатькә яраклаштырылган була. Мәче үз балалары белән уйнаганда аларны йөрергә, эләктереп алырга, сикерергә, сыртларын кабартырга, тирә-юньне күзәтергә һәм тыңлый белергә өйрәтә. Бер үк вакытта ләззәт тә бирүче һәм файдалы да булуы ягыннан хәтта хайваннар уены да - табигатькә яраклашу ул.

Уен, дөресрәге уен белән бәйле хәрәкәтләр, баланың бөтен тормышына, аның өлкәннәр белән мөнәсәбәтләренә хас: болар бергәләшеп эшләгәндә дә, укыганда да, музыка тыңлаганда да, цирк, зоопаркка барганда да чагыла. Уен белән бәйләнешле моментларның максатка ярашлы материал белән баетылган булуы бик мөһим. Уен зиһенне дә, хыялны да, иң әһәмиятлесе, акыл хезмәте һәм физик хезмәт башкаруга әзерлекне дә даими рәвештә үстерә барырга тиеш.

Билгеле, без балаларның барлык уеннары файда китерүгә яраклашырга тиеш димибез. Әмма тәрбия мәсьәләсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, балаларны файдалы эшләргә, хезмәткә уеннар аркылы тартырга тиешбез.

Уен вакытында катнашучыларның һәркайсы чынлап мавыгып китәргә: бер-берсенә нәрсәдер исбатламакчы булырга, нәрсәдер төшендерергә, бәхәсләшергә, хәтта кызып китәргә дә мөмкин. Андый кичерешләр, уен чикләреннән читкә чыкмасалар, үзара мөнәсәбәтне ныгыта гына төшәләр. Әгәр сез балагызга якынаерга һәм аны файдалы эшләргә тартырга телисез икән, балагызны куркытмас, биздермәс өчен үзегездә “еллар буе тупланган” өлкәнлекне читкә куеп торыгыз.

Уен вакытында бит өлкән кеше кайсыдыр ягы белән баланы хәтерләтә, дәресрәге, бала позициясенә баса. Бу исә шунда ук баланың эчке кичерешләре, рухи кыйммәтләре дөньясына, коллектив структурасына керергә мөмкинлек бирә.

Тагын шунысы да бар, уен балалар характерын шулкадәр ачып бирә, күзәтүчән кеше аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен шундук аңлап ала. Чын күңелдән уйнаган кеше дә балалар игътибарыннан читтә калмый.

Уен белән бәйләнешле эшчәнлекне киң мәгънәсендә аңларга кирәк. Монда төрле шөгыльләр дә, спорт ярышлары да, театрдагыча уйнаулар да, рольләргә бүленгән көч сынашулар да керә.

Әлеге эшчәнлектә хезмәт белән бәйле эшләр аерым ачык күренә: мәктәпне ремонтлауда, чүп үләннәре утауда һ.б. Әлбәттә, хезмәтне тар күзлектән чыгып карарга ярамый. Моңа эшне планлаштыру да, оештыру эшләре дә, уен өчен кирәкле булган барлык нәрсәләрне әзерләү дә, кыенлыкларны җиңеп чыгу да керә. Ни өчен соң без уен белән хезмәтне балалар эшчәнлегендә иң төп нәрсә итеп саныйбыз? Чөнки баланың җитлегүе асылда эшчәнлекнең шул төрләре аша тормышка ашырыла.

Өлкәннәр уен белән бәйле түбәндәге киңәшләрне тотса иде.

Беренчедән, киеренкелеге, үзенең аллы-гөлле бизәкләре белән уен баланың бөтенләй күз явын ала, хәтта аны шул.минутта булган хәлләр турында фикер йөртү, үз эшчәнлегенә бәя бирү кирәклегеннән азат итә, уен хисләрен кузгата. Ә хисләрнең уйлардан өстенлек алуы бала үсешенә, аерым алганда, аның тирә-юньне танып-белү сәләтен үстерүгә тискәре йогынты ясавы мөмкин.

Икенчедән, уен якты матур нигезгә корылган. Бу исә баланың тормышында һәм тирә-юньдә булган катлаулы каршылыкларга, әйтерсең лә, күз йомарга куша. Педагогикада без нәрсәгә генә кагылсак та, чама хисен белү кирәк дигән принципка килми калмаячакбыз, дип әйтүе белән А.С. Макаренко бик хаклы булган, һәм чама хисе һич тә “күбрәк - азрак “дигән принципка корылган уртаклыкка кайтып калмый. Аны бер чарага икенчесе ярдәмендә контроль ясау таләбе итеп карасаң, дөресрәк булачак. Ә ул чараларның берсе икенчесенә формасы һәм эчтәлеге ягыннан бәлки капма-каршы булыр. Уен белән беррәттән, эштә башка күп төрле методлар кулланырга мөмкин.

Өченчедән, күмәк рәвештә рольгә кереп уйнау башкаларга охшарга тырышу сәләтен үстерә, кемгә дә булса охшатып эшләүгә, бала күңелендә йөргән идеалны чынга ашыруга этәрә. Мондый очракларда балалар башкара торган рольләрнең әхлакый эчтәлеген аңлатып бирергә кирәк, һәм, әлбәттә, рольле уеннарны рольсез уеннар, күмәк уеннарны үзе генә башкарырга мөмкин булган уеннар белән чиратлаштырыга тәкъдим ителә. Шулай булмаган очракта, баланың сәләте тулысынча ачылып бетә алмый.

Дүртенчедән, эшчәнлекнең иң мавыктыргыч формаларын сайлап алганда да балалар арасында мөнәсәбәтләрне истән чыгарырга ярамый. Кайбер очракларда баталар рольләрне бүлешү урынына “тартып алалар”. Балалар коллективы өчен бик куркыныч нәрсә ул, һәм безнең бурыч аны үз вакытында булдырмый калудан гыйбарәт.

3. Дискуссия “Әгәр балалар үзләренең яраткан уенчыкларын мәктәпкә ачып килергә теләсә ”, Моңа каршы көрәшергә кирәкме һәм ничек?

Яңгыраган фикерләр:

^ Моңа битараф карарга кирәк, чөнки бу укуга тәэсир итми.

^ Аларга уенчыклар белән өйдә уйнарга әйбәтрәк дип тыныч кына аңлатырга.

^ Алып килгән уенчыкны күрсәтмә әсбап рәвешендә кулланырга.

^ Мәктәпне балалар бакчасына әверелдермәскә.

Уртак фикергә килү.

4. Анкеталар буенча эш.

Уенның тәрбияви чаралары күп: ул игътибарлылыкны, кызыксынучанлыкны, тырышлыкны, хыялны, күзаллауны нык үстерә. Уен тәртипләренә буйсынып, бала дисциплина, тәртип, чыдамлык, ихтыяр көче артуына ирешә.

Балаларның уйнарга яратуын сез хуплыйсызмы? Әйдәгез, тикшереп карыйк.

Анкета тутыру (әти-әниләр):

1. Сезнең батагыз уйнарга яратамы? Яраткан уены нинди?

2. Өйдә бергәләп нинди уеннар уйныйсыз?

Балалар җөмләләрне дәвам итәләр (алдан үткәрелә):

1. Минем иң яраткан уеным - ... .

2. Әти белән мин ... уйныйм.

Җавапларны чагыштырып, нәтиҗә ясау.

5.Тәҗрибә уртаклашу. Гаиләдә уйнала торган уеннар (өй эше тикшерелә).

а) шашка-шахмат уйнау. Бу уеннар балаларның логик фикерләвен үстерә, пространстволы күзаллауны, игътибарлылыкны, хәтерне яхшырта, үз адымнарыңны тикшерергә кирәклекне аңлата.

Шахмат - үз законнары белән бер дөнья ул. Элек электән һәрбер укымышлы гаиләдә шахмат булган. Бу уеннар балаларга әтиләре һәм бабалары белән буш вакытларын уздырыр өчен бик күп файда бирәләр.

б) халык авыз иҗаты әсәрләре булган әкиятләр уку, мәкальләр, табышмаклар, тизәйткечләр, сконвордлар, ребуслар чишү. Бу уеннар балаларның акыл сәләтен үстерүдә зур роль уйный.

в) интернет-конкурслар, газета-журналлар тәкъдим иткән гаилә бәйгеләрендә катнашу). Алар гаиләне берләштерә, буш вакытны файдалы уздырырга булыша, балага ялны дөрес оештыруга юнәлеш бирә.

6. Бер, ике, өч - безнең гаилә бит көч!”уен-ярыш. Табышмаклар буенча ярыш үткәреп, уенга берничә гаилә сайлап алу. Гаиләләр ярышы уздыру (һәр гаилә бер уен тәкъдим итә: ребуслар чишү, кисмә рәсемнәр жыю, спорт ярышлары һ.б.)

7.Йомгаклау.

а) уен-ярышта актив катнашкан әти-әниләрне билгеләп узу.

б) балалар өчен бастырылган яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштыру. Уен сәхифәсенә игътибар итү.

в) анкета уздыру "Адаптация чоры”

Балагыз мәктәпкә теләп барамы?

□ теләмичә;

артык теләге юк;

теләп, рәхәтләнеп;

җавап бирергә кыенсынам.

Мәктәп режимына ияләштеме? Яңа тәртипне тиешле дип кабул итәме?

әлегә юк;

юк;

әйе дип әйтергә мөмкин;

җавап бирергә кыенсынам.

Укуда уңышлары өчен куанамы, уңышсызлыклары өчен борчыламы?

реакция юк дип әйтерлек;

юк;

нигездә, әйе;

җавап бирергә кыенсынам.

Балагыз мәктәптәге тәэсирләре белән уртаклашамы?

кайчагында;

әйе;

җавап бирергә кыенсынам.

Бу тәэсирләр нинди эмоциональ характерда? а нигездә, тискәре тәэсирләр;

уңай да, тискәре дә була;

нигездә, уңай тәэсирләр.

Өй эшен үтәгәндә сезнең ярдәмгә мохтаҗмы?

еш;

кайчагында;

 ярдәм көтми;

җавап бирергә кыенсынам.

Балагыз авырлыкларны ничек җиңә?

шунда ук бирелә;

ярдәм сорый;

үзе җиңәргә тырыша;

җавап бирергә кыенсынам.

Сыйныфташларына еш үпкәлиме?

еш кына;

булгалый;

юк;

җавап бирергә кыенсынам.

Уку йөкләнешенә түзәме?

юк;

п нигездә, әйе;

җавап бирергә кыенсынам.

Кайсы предмет авыр бирелә?

Ничек уйлыйсыз, мәктәптә баланың индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алынамы?

юк;

аз күләмдә;

нигездә, әйе;

җавап бирергә кыенсынам.

8. Җыелыш карары проекты:

  • Ирешкән уңышлары өчен балаларны һәрчак мактап, күңелләрен күтәреп торырга.
  • Балаларда уенчыкларга, уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләргә, аларны урынлы тотарга өйрәтергә.
  • Балалар уенына җитәкчелек итә белергә.
  • Гаилә уеннары” папкасы ачарга 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".

Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу"  темасына презентация....

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

Әйләнә- тирәбездәге дөнья фәненнән дәрес эшкәтмәсе.4 сыйныф. ( УМК «Перспектив башлангыч мәктәп») Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» .

Тема: «Кеше тормышында һәм табигатьтә урманның роле» Максат: - укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру; - урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән эк...

Доклад "Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите".

Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү....