АЛТЫНГА ТИҢ ҮЗЛӘРЕ, ХИКМӘТЛЕДЕР СҮЗЛӘРЕ
классный час (2 класс) на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Дөньяда иң кадерле булган әти — әниләр турында без күп сөйлибез, ә әбиләр турында еш уйланмыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.        Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән, тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән.

Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да кхрдең, яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татарт әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме, синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бөген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiler_gadile.odt10.76 КБ

Предварительный просмотр:


АЛТЫНГА ТИҢ ҮЗЛӘРЕ, ХИКМӘТЛЕДЕР СҮЗЛӘРЕ

ГАЛИПОВА ГАДИЛӘ ТАЛГАТЬ КЫЗЫ

   Максат: укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

(укучылар хоры «Әссәләмәгаләйкем» җырын башкара һәм урыннарына утыралар)

1 укучы.

Мәктәп бүген гөрләп тора,

шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез.

2 укучы.

Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде мәктәпкә

язгы кояшлы юлдан.

3 укучы.

Бүген гади көн түгел бит,

моны беләбез без.

Елмаеп сәламләшәбез

Дәү әни, әби белән.

Укытучы.

   Хөрмәтле әбиләр, дәү әниләр! «Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре» дигән кичәбезне башлыйбыз.

Дөньяда иң кадерле булган әти — әниләр турында без күп сөйлибез, ә әбиләр турында еш уйланмыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.        Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән, тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән.

Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да кхрдең, яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татарт әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме, синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бөген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

Хәзер минем сүзне Гарифә апага бирәсем килә.

                          (Гарифә апа дога  укый.)

2 укучы.

   И хөрмәтле татар әбиләре! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, сез — эшчән дә, сез иманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сезкүтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә дөрләтеп торгансыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән кешенең эчендә җаны булмас.

Укытучы.

    Бүген залда үзенең 80 яшьлеген тутырган Марзия апа утыра. Ул бик яшьли хезмәт юлын терлекчелектә бащлый ,пенсиягщ чыкканчы шунда эшли. Башкаларныкы кебек үк аның да балачак һәм яшьлек елларын сугыш алган. Марзия апаны бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә тазалык, матур тормыш телибез. Ә хәзер оныгыгыз Раниядән бәйрәм сәламе яңгырый.

(Рания башкаруында җыр).

Марзия апа оста биюче дә. Ә хәзер Салават, Илназ һәм Марзия апа башкаруында татар халык биюе «Чабатаны» карагыз.

Укытучы.

   Балалар, әбиегезнең күзләренә игтибар иткәнегез бармы сезнең? Йөзләренә караганыгыз бармы? Еллар аңа тирән эзләр салган, карашына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аерып тормый: ачысын да, төчесен дә һәркемгә мулдан өләшә. Синең әбиеңне дә читтә калдырмаган ул, сөенечләре белән көенечләре дә җитәрлек булган. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик без аларны. Авыр тормышларын җиңеләйтергә тырышыйк. Кайчак бер җылы сүз дә җитә бит алҗыган күңелләргә.

(Килгән әбиләргә чиратлап сүз бирелә һәм аларның чыгышлары арасында оныклары концерт номерлары күрсәтә)

Укытучы.

  Рәхмәт сезгә өлкәннәр, безнең өчен әкиятле, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр, дәү әниләр!

3 укучы.

Әби кеше гел яхшылык тели.

Гаебебез булса, кичерә.

Гомеребез буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

(Мәрдәнова Рәсүлә башкаруында «Дәү әни» шигыре)

4 укучы.

  Әби, әбекәй, әбием — иң якын кешеләребезгә, яклаучыбызга, саклаучыбызга, әкият сөйләүчебезгә, пешекчебезгә, нигезебезнең терәге булган кешебезгә, без әнә шулай дип дәшәбез. Кыскасы, әби — әби инде ул!

(Назипова Зәлидә башкаруында «Дәү әнием» җыры)

5 укучы.

  Күпне күргән, күпне кичергән әбиләр! Газиз әтиләрегезне, абыйларыгызны яу кырына озаткансыз. Күпме гаиләләргә кара кәгазьләр килгән. Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән пычрак ерып орлык ташыгансыз — ат урынына эшләгәнсез.

6 укучы.

  Сугыш еллары, ачлык. Бу елларны искә алганда, әбиләрнең ачы язмышлары хәтергә төшә. Сезнең батырлыкны онытырга хакыбыз юк. Сез бит җиңү көнен якынайтучылар да. Сугыш елларының ачы газапларын күргән әбиләр! Яшәгез әле сез, мең ел яшәгез! Сез бит безгә тынычлык та, матур тормыш та алып килүчеләр.

Укытучы.

  Хәзер минем сүзне үзләренең балачаклары, яшьлек еллары турында сөйләп китәргә Әсмәбикә апа һәм Флера апага бирәсем килә.

(Габидуллин Илназ һәм Гараева Илзияләр башкаруында татар биюе)

1 укучы.

  Әбекәйләр! Әгә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде икән безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтиярлы итеп үстермәсәгез, каян килер иде безгә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда!?

Укытучы.

  Ә хәзер Фаһирә апа үзенең оныкларына көйләгән бишек җырларын башкарып күрсәтер.

      (Фаһирә апа башкаруында бишек җырлары)

4 укучы.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыбызга ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

5 укучы.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

6 укучы.

Картаймыйча шулай кояш булып

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.

Укытучы.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Әбиләребезгә, дәү әниләребезгә «Кояш гомере» җыры яңгырый.

Йомгаклау.