Юл фаҗигаләре күпме гомерләрне өзә. Бу куркыныч хәлләр һәр көн саен кабатланып тора. Ә иң кызганычы - алар арасында балаларның күплеге. Әле яшәргә дә өлгермәгән чәчәктәй гомернең өзелүе - бик куркыныч.
Вложение | Размер |
---|---|
esse_fenus.odt | 23.86 КБ |
Юл фаҗигаләре күпме гомерләрне өзә. Бу куркыныч хәлләр һәр көн саен кабатланып тора. Ә иң кызганычы - алар арасында балаларның күплеге. Әле яшәргә дә өлгермәгән чәчәктәй гомернең өзелүе - бик куркыныч.
Мин - 5 сыйныф укучысы. Ә быел энем Дилүс 1 сыйныфка укырга барды. Олы бала булгач, әти — әнием Дилүсне мәктәпкә алып баруны миңа йөкләделәр. Әти — әнинең йөкләмәсен төгәл үтәргә тырышам.
Безнең өй мәктәптән 2 чакрым ераклыкта урнашкан. Бик салкын яки яңгырлы көннәрдә әти безне машина белән озата. Энем Дилүс — бик шаян малай. Аның машина да йөртәсе, үзе теләгәнчә утырып та барасы килә. Мин аңа кече яшьтәге балаларның махсус утыргычта утырып, куркынычсызлык каешын эләктерергә тиешлеген көн саен исенә төшерәм.
Һава торышы әйбәт булганда без мәктәпкә җәяү барабыз, чөнки сәламәтлеккә файдалы. Мәктәпкә бару өчен иң кыска юл — асфальт түшәлгән олы юл. Ул авыл читеннән үтә. Ләкин без ул юлны сайламыйбыз, чөнки бик куркыныч. Аеруча иртәнге якта бу юлда хәрәкәт күп була. Без авыл эчендәге юлдан атлыйбыз. Транспорт еш очраса да, анда куркынычсызрак.
Өйдән чыгып 100 метр тирәсе киткәч, юллар кисешкән урын. Без «зебра»га барып җитеп, транспорт туктаганны көтәбез һәм юлны аркылы чыгабыз. Энемә юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннары уңга карарга кирәклеген кат — кат аңлатам. Без юлның кырыеннан гына атлыйбыз, машиналарны туктап үткәреп җибәрәбез. Энемә юлда очраган билгеләрне күрсәтеп «белемен тикшерәм». Юлдагы «Юлны аркылы чыгу», «Тау төшү», «Тизлекне чикләү», «Игътибар! Балалар!» билгеләрен истә калдырырга һәм үтәргә тиешлекне аңлатам.
1 сыйныф укучылары янына ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгын тагын да җентекләбрәк аңлаттылар. Укучыларга караңгыда яктырып торучы браслет, юл билгеләрен аңлаткан брошюра бүләк иттеләр. Энем бик кызыксынып брошюраны өйрәнә. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да браслетын тагарга онытмый.
Юлларда һәр кеше кагыйдәләрне төгәл үтәп, игътибарлы, үз-үзләренә таләпчән булса, фаҗигаләр саны да кимер иде.
Балтач муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”
“Балаларның киләчәге безнең кулларда!” темасына эссе
Авторы: “Таң йолдызы” укучылар оешмасы әгъзасы
Әскаров Фәнүс Фирдүс улы, 11 яшь,
5 сыйныф.
Җитәкчесе: I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Галипова Гадилә Тәлгать кызы
Почему Уран и Нептун разного цвета
Рождественский венок
Золотой циркуль
Под парусами
Серебряное копытце