Тәрбияле бала үстерү серләре.
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sobranie_3.docx22.48 КБ

Предварительный просмотр:

                        Тәрбияле бала үстерү серләре.

                         Гамәли семинар, 1 сыйныф.

Җыелышның максаты: әхлакый тәрбиянең ролен күтәрүдә гаилә-мәктәп хезмәттәшлеген булдыру.

Бурычлар:

1. Белем бирү: гаиләдә белем һәм тәрбия бирүдә күзәтелгән хаталарны анализларга өйрәтү.

2. Тәрбияви: әти-әниләрне һәм балаларны үзләренең кылган гамәлләре алдында уйланырга этәрү.

3. Оештыру: өлкәннәр һәм балаларның аңлашып эшләве өчен уңайлы мохит булдыру.

4. Мәгълүматы: гомумкабул ителгән әхлак һәм мораль кагыйдәләре белән таныштыру.

5. Махсус: һәр гаиләдә уңыш ситуациясе тудыру, тәрбияле бала үстерү тәҗрибәсен өйрәнү.

Җыелышта катнашучылар: әти-әниләр, укытучы, балалар, Шәвәли.

Җыелышка әзерлек:

1. Әти-әниләргә кулланма төзү "‘Тәрбияле бала үстерү серләре”.

2. Күргәзмә оештыру “Китап - баланы тәрбияле шәхес итеп үстерүдә төп таяныч”.

3. Гаиләләргә рәхмәт хатлары язу.

4. Ситуацияләр язылган карточкалар әзерләү.

5. Гаилә турында күренекле кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар ясау:

•   Бала чагында ачынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә атае. (Р. Фәхретдин)

 •   Ата вә ана өчен тәрбияле бача дәрәҗәсендә олуг байлык пич булмас. Тәрбияле бача дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. (Р. Фәхретдин)

•   Тәрбияле булу тәрбия күрүдән кичә. (Шаһиморат Зәйни)

•   Балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр бөтен ил ачдында кылган гаебебез. (А.С. Макаренко)

•  Кешене тәрбияләү ул тугач ук башлана; кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма ул өйрәнә. Тәҗрибә өйрәнүдән алда кичә. (Ж.Ж. Руссо)

6. Гаиләләргә матур итеп бизәлгән чакыру билетлары ясау.

Хөрмәтле әти-әниләр!

  Без барыбыз да балаларыбызның акыллы, тәрбияле шәхес булып үсүен телибез. Нәкъ менә шул турыда сөйләшергә, үзара фикер алышырга сезне “Тәрбияле балаүхтерү серләре” дип аталган очрашуга чакырабыз.

Түбәндәге сораулар буенча тәжрибә уртаклашырбыз:

1.  Балагызда үз-үзен дөрес тотуның нинди күнекмәләре формалашкан?

2.  Сөйләмендә балагыз ягымлы сүзләр кулланамы? Аңа бу сүзләрне кем өйрәтә?

3. Үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләүдә нинди атымны иң мөһиме дип саныйсыз?

   Очрашуга әзерлек алдан башлана. Балалар белән әңгәмә үткәрелә, ул магнитофон тасмасына яздырыла. Әкият героена чакыру хаты языла. Очрашуга ике көн калгач, балалар Шәвәлидән хат алалар. Ул очрашуга җыенуын, үзе белән бүләкләр, тәм-томнар алып килүен хәбәр итә.

Җыелыш планы:

1. Укытучының кереш сүзе.

2. “Безнең балалар нинди? ”Әңгәмәдән өзек.

3. Рольле уен. Мәктәп тормышыннан эпизодлар.

4. Балаларның тәртибен бәяләү.

     5. "Тәрбиячелек әлифбасы

     6.  Шәвәли белән уен.

7. Йомгаклау. Рәхмәт хатлары тапшыру.

8. Күргәзмә белән танышу.

     9.  Җыелышның карары. “Тәрбияле бала үстерү серләре ” кулланмаларын тарату.

Җыелыш барышы

1. Укытучының кереш сүзе.

  Кешеләрнең эчке тәрбиясен акча белән бәяләп, үлчәүгә салып үлчәп булмый. Аның тәрбиясе кылган гамәлләрендә, эшләгән эшләрендә күренә.

  Кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре озак еллар дәвамында барлыкка килгән. Элек-электән кешенең сөйләме, үз-үзен тотышы, аралаша, матур итеп киенә белүе һәм башка безнең күзлектән караганда әһәмиятле тоелмаган бик күп нәрсәләр (чөнки боларны шәхси эш дип уйларга да мөмкин) аның тәрбия дәрәҗәсен күрсәткән. Тәрбиялелек кагыйдәләрен үтәүнең кайбер нормаларын 200—300 ел элек канунга тиңләгәннәр, аны үтәмәгән кешеләрне җәзага тартканнар. Петр I тарафыннан чыгарылган яшәү кагыйдәләре турындагы канунда: “Беркем дә башын аска иеп, кешеләргә кырын карап йөрергә тиеш түгел...”, - диелгән.

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! (Әкрен генә көй яңгырый.)

  Бүген без барыбыз өчен дә мөһим булган тәрбия темасына сөйләшүгә жыелдык. Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

2. “Безнең балалар нинди? ” Әңгәмәдән өзек.

Әти-әниләр игътибарына магнитофон язмасында укытучының балалар белән әңгәмәсе тәкъдим ителә. Укытучы балаларга түбәндәге сорауларны бирә:

^ Балалар, сез нинди матур сүзләр беләсез?

^ Ни өчен аларны тылсымлы диләр?

     ^ Сезгә тылсымлы сүзләр әйтәләрме? Аларны ишетү рәхәтме? Аларны күбрәк кемнән ишетәсез?

^ Үзегез дә тылсымлы сүзләр әйтәсезме? Кемнәргә?

^ Тылсымлы сүзләр әйтүче бала нинди була?

3. Рольле уен. Мәктәп тормышыннан эпизодлар.

(Күңелле көй яңгырый. Ата-аналар төркемнәргә бүленеп утыра. Укытучы барлык катнашучыларга “Исәнмесез!” дип әйтергә тәкъдим ясый.)

   Хөрмәтле әти-әниләр, шушы ягымлы сүзне әйткәннән соң безнең барыбызга да көн яктырып, җылынып, матурланып киткән кебек тоелды. Без балаларыбызны да ягымлы сүзләрне ешрак кулланырга өйрәтергә тиешбез.

1 нче эпизод (1 нче төркем уйный).

  Әни (укытучыга). Исәнмесез, Галия Абдулловна! (Улына эндәшеп.) Марат, ә син нишләп исәнләшмисең, хәзер үк исәнмесез дип әйт! Мин көтәм. (Марат эндәшми.) Кемгә охшап шундый үзсүзле булдың соң син? Мине оятка калдырасың бит! Ничек өйрәтергә инде бу баланы?

  Укытучы. (2 нче төркемгә мөрәҗәгать итә). Әни кеше дөрес эшләдеме? Сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Үзегез бу хәлдә нишләр идегез? Сезнең төркем моны төзәтеп уйнап күрсәтергә тиеш. (Төркемнәр күп булса, һәрберсе үз вариантын тәкъдим итә.)

 2 нче эпизод (2 нче төркем уйный).

нче әни. Исәнме, хәлләрең ничек?

2 нче әни. Әйбәт. Син ашыкмыйсыңмы?

1 нче әни. Юк, кая ашыгырга, мин бала белән саф һавада йөрим, кибетләргә керәм.

Бала (әнисенең итәгеннән тартып). Әни, кара әле, теге малайның нинди пистолеты бар, миңа да шундыйны ал әле.

1 нче әни. Олылар сөйләшкәндә тыгылма! (Әңгәмәдәше белән сөйләшүен дәвам итә.)

Бала. Миңа шундый пистолет кирәк, әйт инде, аласыңмы?

1 нче әни. Кит янымнан, күрмисеңмени сөйләшәм бит, туйдырдың инде. (Әңгәмәдәшенә) Кешеләрнең балалары бала төсле, безнеке бер минут та басып тора алмый, сөйләшергә бирми.

Укытучы. Әни нинди хата җибәрде? Балагыз сөйләшүне бүлдергәндә, сез нәрсә эшлисез? (Төркемдә фикер алышу, эпизодны төзәтеп уйнап күрсәту.)

4. Балаларның тәртибен бәяләү.

Әниләр өчен.

  Фишкалар ярдәмендә балагызның тәртибенә бәя бирегез. Бала түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үти икән - кызыл фишка, өлешчә генә үтәсә — сары фишка, бөтенләй үтәмәгән очракта зәңгәр фишка куела.

•  Бала кайчан кул юарга кирәклеген белә һәм бу кагыйдәне үти: сабынлап кулын юа, сөлгегә сөртенә.

•  Киемнәрен пөхтә итеп җыештырып куя.

•  Төчкергәндә, кулъяулык куллана, иснәгәндә, тавыш чыгармый.

•  Ярдәм сораганда, ягымлы сүзләр куллана, рәхмәт әйтергә онытмый.

•   Дөрес эшләмәгән очракта гафу үтенә белә, бу сүзне дөрес интонация белән әйтә.

•   Тирә-юньдәгеләргә, әйберләргә бармагы белән төртеп күрсәтми.

•   Сөйләшүне бүлдерми, кирәк очракта кагыйдә буенча эндәшә.

•  Таныш кеше очраганда, ягымлы итеп исәнләшә, саубуллаша.

•   Урамда, җәмәгать урыннарында чисталык һәм тәртип саклау кирәклеген, чүп-чар ташлау өчен, махсус урыннар барлыгын белә.

•  Транспортта олыларга урын бирә.

Фишкалар куелып беткәч, үзнәтиҗә ясала.

Балалар өчен ситуация:

  Син иптәшеңнең өенә килдең. Ишекне аның әнисе ачты. Син аңа иң беренче, икенче, өченче итеп нәрсә әйтерсең? Җавапларны тәртип саннары белән билгелә:

•          ... өйдәме?

•          Мин өй эшләрен белергә килдем

•          Исәнмесез.

Нәтиҗәләр чагыштырыла.

5. “Тәрбиячелек әлифбасы”.

  Л. Смирнова-Гангнус үзенең “Тәрбиялелек әлифбасы” китабында мондый киңәш бирә: “Бала тәрбияләүне гаиләдә ягымлылык, түземлелек, мәрхәмәтлелек, дустанә һәм акыллы атмосфера тудырудан башларга кирәк. Баланың яшен искә алып, тәрбияне иҗади рәвештә алып бару зарур, бала күңеленә тәрбия «орлыкларын» көчләп түгел, ә әкият, уен формасында «салырга» кирәк2.

Кайбер шундый кызыклы чараларны тыңлап китик.

1.       Кайчагында бала бүлмәсенә Тылсымчы килеп керә, анын алъяпкыч кесәсендә серле хат булырга мөмкин. Икенче вакыт бала тылсымлы зонт күреп ала, баксаң аңа бала жибәргән хаталар турында шаярып кисәтү хаты язылган икән.

2.       Көн саен билгеле бер урынга битлек эләргә мөмкин. Бала барлык яктан да үзен дөрес тотса — елмаючы; кисәтү алган, үз-үзен начар тоткан булса, ачулы битлек эленә.

  Без, олылар, кайбер вакытта тылсымчыларга әверелергә тиеш. Бала хаталарын безнең бертуктаусыз акыл өйрәтүләребездән түгел, бәлки яраткан уенчыклары, әкият геройларының үзенә мөнәсәбәтен күреп (билгеле, безнең ярдәм белән) күбрәк аңлый, кыенсына һәм башка кабатламаска тырыша.

 Ә сез, хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиядә нинди чаралар кулланасыз? (Фикер алышу.)

5.Шәвәли белән уен.

Матур көй яңгырый. Залга балалар керәләр һәм әти-әниләре белән янәшә утыралар. Шәвәли керә.

Шәвәли. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, әтиләр һәм әниләр!

Барысы. Исәнмесез!

Шәвәли. Балалар, җавап бирегез әле, сез ягымлымы?

Балалар. Әйе.

Шәвәли. Яхшы. Мин хәзер сезгә үземнең уенчык шалтыравыгымны бирәм, ә сез дөньядагы барлык ягымлы сүзләрне әйтергә тиеш. һәрберегез, ягымлы бер сүз әйтеп, шалтыравыкны күршесенә тапшыра. Сүз гади генә түгел, тылсымлы итеп әйтелергә тиеш. Минем колакларым тылсымлы, матур, ягымлы итеп әйтелгән сүзләрне генә ишетәләр.

(Балалар, ягымлы сүзләр әйтеп, шалтыравыкны түгәрәк буйлап бер-берсенә бирәләр. Уенда әти-әниләр дә катнашырга мөмкин.)

Шәвәли. Сез чын тылсымчылар икәнсез. Мин барлык матур сүзләрне дә ишеттем, хәтеремдә дә калдырдым. Миңа бигрәк тә «рәхим итеп» дигән сүз охшады. Ә кайчан әйтергә соң бу сүзне? (Балалар Шәвәлигә бу сүзне кайчан һәм ничек кулланырга кирәклеген аңлаталар.)

Рәхмәт, мин хәзер аңладым, үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң, «рәхим итеп» сүзен әйтү кирәк икән, бу сүзне онытсаң, үтенечең үтәлмәячәк.

Шәвәли балаларга бер уен тәкъдим итә. Уенның шарты: «рәхим итеп» сүзе әйтелсә генә, эш үтәлә.

-  Рәхим итеп, торып басыгыз.

-  Кул чабыгыз.

Рәхим итеп, кулларыгызны күтәрегез һ.б.

-  Булдырдыгыз, балалар. Сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Зур үскәч тә ягымлы сүзләрне онытмагыз.

-  Балалар, сез тылсымга ышанасызмы? Күзләрегезне йомыгыз. Тылсымлы кәрзин, тиз генә күчтәнәчләрне китер! (Бүләкләр салынган кәрзинне залга алып чыгалар.)

-  Рәхмәт, Шәвәли. Бу тылсымлы күчтәнәчләрне ашагач, балаларыбыз тупас сүзләрне бөтенләй онытырлар, акыллы, тәртипле, ягымлы, мәрхәмәтле булырлар.

7.Йомгаклау. Рәхмәт хатлары тапшыру.

  Безнең сыйныфка иң тәрбияле балалар гына җыйналган икән. Шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырырга рөхсәт итегез!

8.  Китаплар күргәзмәсе белән танышу.

  Хөрмәтле әти-әниләр! Алга таба да балаларыгызнын тәрбияле, тәүфыйклы, ата-ананы хөрмәт итүче, игелекле булып үсүен телибез. Алар сезнең йөзгә бервакытта да кызыллык китермәсеннәр, бары яхшы гамәлләр генә кылсыннар.

9. Җыелышның карары. “Тәрбияле бала үстерү серләре” кулланмаларын тарату.

^ Балаларыгызга ягымлы, игътибарлы булыгыз.

^ Балагызны беркайчан да түбәнсетмәгез, аңа кычкырмагыз, тупас сүзләр әйтмәгез, тәрбия ысулы итеп физик җәза кулланмагыз.

^ Юк-бар сәбәпләр белән балага кисәтү ясамагыз, ешрак мактагыз.

^ Гаиләдә балага карата таләпләрегез бертөрле булсын, әгәр берегезнең кисәтүе белән икенчегез килешмәсә, моны бала югында гына сөйләшегез.

^ Кечкенә кешенең шәхесен хөрмәт итегез, “син әле бәләкәй”, “син әле моны аңламыйсың”, “сиңа әле иртәрәк” дигән төшенчәләрне кулланмагыз.

^ Балагызга куйган таләпләрне үзегез дә үтәгез. Берберегезгә “хәерле иртә”, “тыныч йокы”, “ярдәмең өчен рәхмәт” кебек ягымлы сүзләр әйтергә онытмагыз.

^ Балаларыгызга үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшкәндә генә түгел, һәрвакытта өйрәтегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбияле бала

Балаларны тәрбияле итеп үстерүдә алшартлар...

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....