мастер класс
статья (4 класс)
Мастер класс на тему "Башлангыч класста тәнкыйди фикерләү алымнары"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
master_klass.doc | 105.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Башкаручы: С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Хафизова Гөлнара Нургали кызы.
Тема: Тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнары.
Максат: Тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнары белән таныштыру.
Бурычлар:#1058;әнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнары белән
таныштыру.
#1058;әнкыйди фикерләү технологиясе турында кызыксынулар уяту,
әлеге технология нигезендә эшләргә “этәргечләр” бирү.
#1069;кологик тәрбия бирү. укучыларда экологик тәрбия булдыру;
– туган як табигатенең бүгенге халәтен әсәргә бәйләп анализлау;
– укучыларда туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт уяту.
Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, презентация, карточкалар,киселгән хәрефләр.
Осталык дәрес барышы:
Исәнмесез, хәерле көн, мөхтәрәм жюри! Мин С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Хафизова Г.Н “Тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнары” дигән темага мөнәсәбәтле осталык дәресе күрсәтеп үтәм.
-Без укучыларга белем бирәбез. Бүгенге көн мәгарифе безнең алдыбызга дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм.
Нәрсә ул тәнкыйть? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:
тәнкыйть ул - кешенең, берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү.
Ә нәрсә ул фикерләү? Фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора
1 ЭТАП - Чакыру. (кызыксыну уяту, мотивация)
2 ЭТАП - Аңлау, белү. (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны үзләштерү)
3 ЭТАП - РЕФЛЕКСИЯ
#1063;акыру. Кызыксындыру уяту этабы..
-Дәрес темасын төгәлрәк билгеләү өчен экранга карыйбыз.
“Акыл штурмы”. Сез хәрефләрдән сүз төзү өчен андагы вакланмалы саннарга игътибар итәргә тиеш. Анда вакланмалы саннар: аста ваклаучы, өстә санаучы. Ваклаучы санның язылышын күзаллыйсыз һәм санаучы ничәнче хәрефе кирәк икәнен аңлата.
Сезнең алда хәрефләр. Экраннан хәрефне бергәләп билгелибез һәм сез шул хәрефне алдыгызга тезеп барасыз.
Укытучы: Табышмак әйтәм.
Ясар идем мин бер үлчәү җиһанда,
Бар һөнәрне үлчәр идем мин анда.
Аңлатырга күңелдәге хисләрне
Җитәр микән тәлинкәнең көчләре?
Бөтен асыл сыйфатларны җыйган ул,
Күңеленә мәрҗән итеп куйган ул.
Нинди зат ул мондый олы йөрәкле?
“Укытучы” дип әйтеп тору кирәкме?
Укытучы дигән сүз төзиләр.
Менә шундый сорау туа, ә кем соң ул укытучы? Мин сезгә үз җавапларыгызны “Кластер”алымы аша әйтергә тәкъдим итәм. Кластер – бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы булган белемнәрне системага салу, яңалары белән тулыландыру. «Кластер» алымын узган гасырның 70-нче елларында АКШта яшәүче немец укытучысы Габриэль Л.Рико уйлап чыгарган һәм тасвирланган.
Сезнең алда бик күп карточкалар. Сез укытучы сүзен ачыклаучы карточкаларны гына ябыштырасыз.
Бәхет
Алдагы алым “Сенектика”
_мин сезгә предметлар тәкъдим итәм.Сез 1 предметны аласыз һәм түбәндәге алгоритм нигезендә эшлисез.
Укытучы ул ____________(нәрсәгәдер) ошаган, чөнки _______(чагыштырасыз), димәк _______(нәтиҗә ясыйсыз).
III. Белемнәрне ныгыту.
Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру;
;Инсерт” алымы.
˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә.
+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.
‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.
? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.
1. | Укытучы кеше тормышында зур урын алып торучы шәхес. | |
2. | Электән үк мөгаллимлек хезмәте иң дәрәҗәле, иң абруйлы һөнәр булып саналган. | |
3 | Ихтыяр көче, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, үз кыйблаңнан тайпылмыйча хезмәт итү – болар барысы да хәзерге заман укытучысын характерлый торган сыйфатлар. | |
4 | Укытучы-профессионал ул. | |
5 | Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы. | |
6 | Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. | |
7 | Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. | |
8 | Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. | |
9 | Һәрвакыт бала белән янәшә атлаучы, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итүче, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтүче, сиздермичә ярдәм итүче, белем һәм тәрбия бирүче ул укытучы. | |
10 | Әхлакый темаларга багышланган класс сәгатьләрен алып барганда, мәгърифәтче, галим Р.Фәхретдиннең "Тәрбияле бала”, "Нәсыйхәт”, К.Насыйриның " Әхлак рисаләсе”, "Тәрбия китабы” дигән хезмәтләренә һәм андагы тирән мәгьнәле фикерләренә, киңәшләренә таянам. | |
11 | Укытучы, класс җитәкчесе эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. |
III . Рефлексия.
Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен, аңарда соклану һәм кәнәгатьләнү тойгылары уятырга, аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.
Менә шундый эш төрләренең берсе ул синквейн.
Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны ( төшенчәне) ачыклый.
Синквейнны язу кагыйдәләре:
1 юл – бер сүз – шигырьнең исеме, гадәттә исем.
2 юл – ике сүз (сыйфат ). Теманы сурәтләү.
3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш- хәрәкәтләр.
4 юл – биш сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен күрсәтүче фраза.
5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация, гадәттә исем.
укытучы
сабыр таләпчән
укыта тәрбияли
Укытучы балаларга ныклы белем бирә.
остаз
Сүземне йомгаклап , синквейн алымының өстен якларын санап китәсем килә:
n Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра
n Грамматик материал кабатлана
n Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли
n Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә
n Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла
n Катлаулы информация гомумиләштерелә
n Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә
n Бөтен укучы да яза ала.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов
Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...
Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".
Одна из основных задач педагогов - разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...
Технологическая карта мастер-класса в 4-5 классе в соответствии с требованиями ФГОС в классе с детьми умеренной и сложной структурой дефекта "Ангел - хранитель домашнего очага"
Классный час для детей с ограниченными возможностями здоровья и их родителей....
Презентация мастер - класса "Стань мастером активного целеполагания"
Любая деятельностоь начитается с цели. Без четкого понимания цели невозможна любая деятельность....
Мастер класс "Формирование и развитие универсальных учебных действий младших школьников в учебной деятельности"Мастер
Мастер класс предназначен для учителей начальных классов. Цель мастер класса:продемонстрировать способы формирования универсальных учебных действий;научить определять и находить универсальные уче...