Милләтем байлыгы
план-конспект на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Милләтем байлыгы | 63 КБ |
Милләтем байлыгы | 2.76 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Милләтемнең кадерле истәлеге.
Максат:Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр – татар халкының
үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык белән укучыларны
таныштыру. Шушы гүзәллекне балаларга җиткерү. Тарихны, милләтне
хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
Чараның барышы.
1.Оештыру өлеше. Кереш әңгәмә.
Балалар, үзегезнең бик кечкенә вакытта кигән күлмәгегезне исегезгә төшерегез әле. Ул сезгә кадерлеме? Әниегез аны яратып саклыймы? Нигә ул күлмәк шулай кадерле икән?
/чөнки ул безгә үткән көннәрне искә төшерә,/
Татар халкының да шулай кадерләп саклый торган бик зур байлыгы бар – ул татар халкының милли киемнәре.
Безнең ерак әби-бабайларыбыз 200 ел элек нинди киемнәр киделәр икән соң?
Ә 300 ел элек кунакка ничек киенеп бардылар икән?
Менә бүген без татар халкының матур итеп киенә белүен күрербез, затлы бәйрәм киемнәре белән, бизәнү әйберләре белән танышырбыз.
2.Татар милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу.
Моның нәрсә икәнен барыгыз да беләдер?..
Түбәтәй |
Түбәтәйдәге энҗеләр
Җемелдиләр кояшта.
Түбәтәйнең матурлыгын
Белми идем мин башта.
Түбәтәй кигән кешеләр
Мөлаем күренәләр,
Йөзләреннән нурлар ташый
Һәм нурлар түгеләләр.
Элеккевакытта түбәтәйне малайлар да, ир-егетләр дә, бабайлар да кигәннәр. Чигүче осталар түбәтәйгә бик матур бизәкләр төшергәннәр. Соңгы вакытта, сабан туйларында, никах, коръән ашларында, яшьләр дә түбәтәйне бик килештереп, матур итеп кия башладылар. Бу бик матур күренеш.
Малайлар, ә сезнең түбәтәегез бармы? Сез аны кая, кайчан киясез?
калфак |
Безнең әби-бабайларыбыз яланбаш йөрүне әдәпсезлеккә санаганнар.Ир-егетләр, малайлар түбәтәй кисә, хатын-кызлар нәрсә кигәннәр?
/Җыр “Калфагым”/
Элеккеге калфакларны төсле җепләрдән бәйләп чиккәннәр, маңгаен чуклар белән бизәгәннәр. Очын бер якка авыштырып кигәннәр.
Соңгак аларны бәрхет калфаклар алыштырган, бисер һәм энҗеләр белән чиккәннәр. Алар шул хатле матур булганнар, хәтта рус хатын-кызлары да бу баш киемнәре белән мавыгып киткәннәр бер заман.
Вакытлар үтү белән калфак баш киеме булудан бигрәк бизәнү әйберсенә әйләнеп калган. Калфак чәчкә кыстырып куелып, өстеннән ефәк шәл ябынып йөри торган бизәнү әйберсе.
Борынгы бабаларыбыз – Идел буе болгарлары – күнне эшкәртүнең чын осталары булган. Алар күннән бик затлы /рәсем/ читекләр теккәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән
Читекләре,чүәкләре |
дөнья базарында дан тоткан.
Татар читекләре, мәсәлән, 1883 елда Парижда алтын медаль белән бүләкләнгән.
Татар кызы! Читегең бигрәк матур,
Аягыңа үлчәп кем теккән?
Бизәкләре әйтеп бетергесез,
Шулай оста итеп кем чиккән?
Читек кигән татар кызы!
Читегеңнең бизәкләре
Күзнең явын алырлык.
Аларның матурлыгына
Бар да хәйран калырлык.
Хәзер дә безнең читекләрне чит илләргә чыгаралар һәм Англия, Бельгия, Германия, Франция хатын-кызлары аларны яратып кия.
Ә нинди күлмәк кигәннәр татарлар?
/Татар хатын-кызларының күлмәкләре озын,катлы-катлы
бәби итәкле, тасма, челтәр белән бизәлгән, озын җинле,
изүе ябык булган. Күлмәк өстеннән, бик килештереп,
камзул киеп куйганнар. Камзул төрле озынлыкта булып
чигеп бизәлгән. Камзулны ир-егетләр дә яратып кигән.
билбау |
Күлмәкне чалбар өстеннән чыгарып,
белән бәйләп куйганнар.
Билбауны хатын-кызлар матур бизәкләр төшереп оста
итеп чигеп биргәннәр. Киемне мехлар белән дә баетканнар.
- Ярар, менә киендек. Шуның белән эш беттеме соң әле?
- Кунакка, бәйрәмгә матур күлмәкләр кигәч, тагын ни эшлисе кала әле?
/Бизәнәсе/
- Ә нәрсәләр белән бизәнәбез соң?
- Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?
Алка Балдак Муенса Беләзек |
- Әйе, башка халык хатын-кызлары кебек үк татар кызлары да бик яратып алка, балдак, муенса, беләзек тагып йөргән. Аларның бизәлешендә
Тәңкәләр |
киң кулланылган.
Элекке заманда Казан татарларының борынгы бабалары тәңкәләрдә магик көч барлыгы турында әйткәннәр. Алар төрле бәхетсезлекләрдән, авырулардан саклый дип ышанганнар. Тәңкәләрне көмештән челтәрләп ясап асылташлар белән бизәгәннәр.
Татар кызлары турында болай дигәннәр:”Татар кызые иң элек ишетәсең, аннары гына күрәсең”. Чыннан да бу шулай булган. Татар хатын-кызларының көмеш тәңкәләре, бизәкле
чулпылары |
чылтырап йөргән. Чулпы карап торышка алка шикелле, әмма ул чәч толымына тасма белән тагып куелган.Аны чәч үстерә дип уйлаганнар.Ә озын толым татар кызларының күркәмлек билгесе.
- Ә менә бу бизәнү әйберсен берегез дә белмидер. Хатын-кызларның бу бизәнү әйберсе яка чылбыры дип атала..Ул бастырып тегелгән якаларга тагылган. Әгәр асылмалы бизәк 2-3 булса – бу яшь кызларныкы. Ә өлкәнрәк ханымнарның яка чылбырында асылмалы бизәк күбрәк булган һәм кайсы очракта 9 га җиткән.
Яка чылбыры, алкалардан аермалы буларак, бәйрәмнәрдә генә тагылган. Аны
Кунакка барганда, Коръән укытканда кигәннәр.
- Тагын бер үзенчәлекле, оригиналь бизәнү әйберсе белән таныштырыйм.
Ул –
хәситә |
Аны төсле тукымадан теккәннәр. Һәм матур затлы тәнкәләр белән бизәгәннәр. Хәситәне төрле илләрнең көмеш акча тәңкәләре белән дә бизәгәннәр. Бу татарларның борын-борынгыдан бик күп илләр, дәүләтләр белән сату иткәнен күрсәтә. Хәситәгә бөти дә такканнар.? Бөтине явыз көчләрдән саклый дип ышанганнар.
Хәситәне ничек тагып йөрүләре дә кызыклы. Күкрәк һәм арканы каплап, сул җилкә аша уң кул астыннан үткәргәннәр.
- Балалар, әйдәгез, кабатлап чыгыйк әле: нәрсәләр белән таныштык без бу сөйләшүебездә?
-калфак
-түбәтәй
-читек
-чүәк
-билбау
-алка
-балдак
-муенса
-беләзек
-чулпы
-яка чылбыры
-тәңкә
-хәситә
- Балалар, ә бу әйберләрне нинди группаларга берләштереп була?
Кием һәм бизәнү әйберләре
- Әйдәгез, бизәнү әйберләрен генә сайлап алыйк әле. ...
-Ә хәзер “Түбәтәй” уены уйнап алабыз. Аның өчен түгәрәккә басабыз. Түбәтәйне көй башлангач бер-беребезнең башына киертәбез. Көй кемдә туктый, шул татар халкының бер бизәнү әйберсен атый. Бер-беребезне кабатлыйсы түгел.
Уен
- Без әлеге бизәнү әйберләренә карап сокланабыз. Аны ясаучыларның куллары алтын булган, җаннары гүзәллек сөйгән. Шунсыз мондый матурлыкны уйлап чыгарып булмас иде. Бу бизәнү әйберләренең күбесен татар ир-егетләре ясаган. Алар үзләренең әниләренең, хатыннарының, кызларының матурлыгына, гүзәллегенә сокланып, яратып аларга шундый матур бизәнү әйберләре ясап бүләк иткәннәр.
- Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Курчак киендерик.
1 группа – күлмәк, кечкенә калфак, кыска камзул, муенса, алка, чулпы,
беләзек, чүәк, кокошник
2 группа - күлмәк, башлык, уртача камзул, читек, яка чылбыры,
чулпы алка, беләзек, юбка – блузка
3 группа - күлмәк, мехлы башлык, озын камзул, хәситә, беләзек, читек,
алка, чулпы, сарафан.
1.Группаларда командир сайлау
2.Группада эш кагыйдәләрен искә төшерү
-уен яки эшнең тәртибен игътибар белән тыңларга
-уен кагыйдәсен бозмаска
-бер-береңне тыңларга
-тыныч фикер алышырга
-иптәшеңне кимсетмәскә
-дус, тату эшләргә, битараф булмаска
-җиңүчеләргә тыйнак булырга
-җиңелүчеләргә сабыр булырга
-уен ахырында командалар арасында дуслыкны сакларга
3.Уен барышын аңлату
4.Курчак киендерү
5.Командаларга сорау:
- Нинди бизәнү әйберләре киендердегез?
- Сезнең курчагыгыз кая барырга әзерләнгән?
6.Йомгаклау
“ Кием – күңел көзгесе” – дигән татар халкы.
Милли кием - татар халкының тарихы, аның осталыгын, булдыклылыгын, матурлыкны, гүзәллекне күрә белүче бөек милләт икәнен раслаучы бик зур байлык.
- Балалар, ә сезгә татар милли киемнәре ошадымы соң?
- Кызлар, сез бу киемнәрне киеп йөрергә теләр идегезме соң?
- Малайлар, ә сез әниләрегезгә шушы матур киемнәрне киертәсегез килер идеме?
- Менә минем алдагы класс укучыларым үзләренең курчакларына да милли киемнәр тегеп киерттеләр.
/күргәзмә/
- Ә бу курчакларны художник-модельерлар киендергән.
/Слайдлар/
- Бәлки сезнең курчакларыгызның да шушындый күлмәкләр кияселәре киләдер? Әниләрегезне, әби-апаларыгызны ярдәмгә чакырсагыз, сез дә курчакларыгызга шушындый матур татар милли киемнәре тегә алырсыз һәм безгә алып килеп күрсәтерсез дә әле
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Күмәк эш кагыйдәләре: -уен яки эшнең тәртибен игътибар белән тыңларга -уен кагыйдәсен бозмаска -бер-береңне тыңларга -тыныч фикер алышырга -иптәшеңне кимсетмәскә -дус, тату эшләргә, битараф булмаска -җиңүчеләргә - тыйнак булырга -җиңелүчеләргә - сабыр булырга -уен ахырында командалар арасында дуслыкны сакларга
Кием – күңел көзгесе Милли кием - татар халкының тарихы, аның осталыгын, булдыклылыгын, матурлыкны, гүзәллекне күрә белүче бөек милләт икәнен раслаучы бик зур байлык
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"
Әдәби укудан эшләнгән реферат....
Милли киемгә мәдхия
милли тәрбия бирү...
Милләтемнең кояшы син ,и моңлы, нурлы Тукай...
Г.Тукай бәйрәме...
Рабочая программа по английскому языку к УМК Millie (Милли-2)
Рабочая программа состоит из пояснительной записки и подробного календарно-тематического планирования с учетом ФГОС (2 поколения)...
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА КРУЖКА ПО РИТОРИКЕ «Тел байлыгы - сүз»
Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде : “Россия Федерациясенең Мәгариф турында ” Федераль законына ( 21.12.2012. ,N273-ФЗ);05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыг...