Милләтемнең кояшы син ,и моңлы, нурлы Тукай...
методическая разработка по теме

Минхайдарова Резеда Рафисовна

Г.Тукай бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_byrme.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби – музыкаль кичә

“Милләтемнең кояшы син, и моңлы,

нурлы Тукай...”

Башлангыч сыйныф

укытучысы

Минхәйдәрова Р. Р. эше

Бәйрәм барышы:

  (Сәхнә түрендә- Тукай портреты. “Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” исемле китап күргәзмәсе, “Мин Тукайга киләм” дигән баш астында укучыларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре. Өстәлдә Тукай китаплары, кара савыты, каурый куелган.Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.)

  Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап- гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Г. Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Рус, фарсы, төрек телләрен өйрәнә.

  Г. Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар. әкиятләр яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

  (Азан тавышы яңгырый.)

1 укучы:

Әйт азан! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын,

Кычкырып моңлан: һава, җир- күк аһәңне тыңласын!

Изге тәкбир яңгырасын, барсын ходайның каршына!

Һәм матур таң атканын һәркем ишетсен, аңласын!

2 укучы:

Мен манараң өстенә, хәсрәтле җырчы, әйт азан!

Моң белән яңгырат, уят тизрәк татарлар дөньясын!

Әйт азаныңны шагыйрь! Таңга калсын бар галәм!

Таулар- урманнар, сулар, кырлар азаннан яңгырасын!

     (Сәхнә артында “ Тәфтиләү” көе яңгырый).

3 укучы:

Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан йолдыз иңде,

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде.

4 укучы:

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,

Кабындырды Өмет шәмен, йөрәкләргә үтеп туры...

5 укучы:

Әмма ләкин татарга илчеңне биргәнсең, Ходай!

Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай.

  “ Тукай маршы” ишетелә.

(сәхнәгә, кечкенә Тукай булып киенеп, яланаяклы укучы малай керә)

Нәни Тукай: Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм. Аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби- карчыкның :” Кадалмас әле, килмешәк!”- дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта орыша- орыша кертә икән...

  Әни үлгәч,мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка, утыртып, мине Казанга озатты. (тагын музыка яңгырый).

Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән.

(сәхнә артыннан берничә кат көчле тавыш яңгырый: “ Асрамага бала бирәм, кем ала?”

(Сәхнәгә 2 укучы бала чыгып баса. Берсе- малай, берсе- кыз бала.)

Укучы малай:

Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

Укучы кыз:

Үксез ятим-

Кемгә бала кирәк?-

Дип, язмышың сине рәнҗеткән.

Ул чак язмыш- үзе тере ятим;

Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

Укучы малай:

“Асрамага бала бирәм!- диеп,

Кем ала?”- дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары...

Гомерендә - халкы язмышы,

Җырларында – халкы моңнары.

 6 укучы:

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,- дибез.

Бергә: И, туган тел, и матур тел.( Туган тел җыры яңгырый).

7 укучы:

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап.

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр-

Безнең дуслар барсы да.

Алып баручы:

Тукай шигърияте сабый бала өчен дә, олы яшьтәге кешегә дә якын,аңлашыла. Татар халкының гимны булып әверелгән “ Туган тел” шигырен генә алыйк: соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, буыннар арасындагы күпер булып тора.

Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек, фәкыйрьлек, ачлык, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр. Тукай кечкенә чакта ук бик күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: “ Апай, минем белмәгән җырым юк бит”,-дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

  Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнен аңлый. Ул балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза: “Сабыйга”, “Бәйрәм бүген”, “Китап”, “Бәхетле бала”, “ Бала белән күбәләк”,”Эшкә өндәү”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Җир йокысы”, “Гали белән Кәҗә”һ.б.

( Коридор буйлап сәхнәгә Кәҗә белән Сарык керә).

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык: Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки!Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит:  “Колшәрип мәктәбе “,- диеп.

Сарык: Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә: Ми- ки- ки- ки! Надан сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит!

(капчыкта актарына башлыйлар)

Сарык: Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә: Кайгырмагыз, бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык: Менә бит Тукайның “Бала белән күбәләк” китабы.

(Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели).

Кыз:

- Нинди матур Күбәләк!

Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда, болында , урманда,

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска: бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗемә һәм тимә син миңа.

      ( күбәләк очып китә)

Кыз:   Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,

          Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

          Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз- аз,

          Ерактан, әллә кайдан,ишетелә күк күкрәгән аваз!

          Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә.

Кыз: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?

(Ф. Яруллинның “ Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә.Бии- бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели).

 Шүрәле: Бер дә шикләнмә, кызый, син, мин карак- угры түгел.

                Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Кыз: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

               Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кыз: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети- кети.

( З. Хәбибуллинның “ Пар ат” көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.)

Шүрәле: Яшь  егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети- кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүздә юктыр, мин карышмыйм уйныймын.

                Тик сине шартыма күнмәссең, диеп уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм

Былтыр:Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Шул агачны бергә- бергә ушбу арбага салыйк .

Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән ярыгы

Шул җиреннән нык кына тот, и урман сарыгы.

( Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан Су анасы килеп керә).

     Су анасы:

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Күптән шул кирәк сиңа.

Балаларны куркытып,

Йөрисең инде шунда.

Әйдәле, Шүрәле, тор урыныңнан.

Кичәгә алып барам.

Бар балалар көтә безне

Мин сине озатып калам.

( Шүрәле бүрәнә күтәреп, Су анасы белән китәләр. Кәҗә белән Сарык керәләр).

     Кәҗә белән Сарык : Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда бөтенебез дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г. Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез Г. Тукайга 120 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк ул, Туган телен дә онытачак.

   7 укучы:

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

    8 укучы

Бөек Тукай, синең исемең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрен укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда

    9 укучы:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын.

     10 укучы:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!- диям.

       11 укучы:

“ Туган тел”не яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай.

        12 укучы:

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат – кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

     13 укучы:

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?!

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

     14 укучы:

Апрель җитсә исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай.

    15 укучы:

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа дәверләргә,

Халык йөрәгенең түренннән.

( Укучылар барысы “ Бәйрәм бүген “ җырын башкаралар).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан Сәлам илгә.Иркәләнеп кояш нурында

. Шагыйрьнең иҗаты белән танышу. Шигъри әсәрләрне анализларга өйрәтү, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

И, Казан! Нурлы Казан!

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате....

Нурлы бала сак

Нурлы бала сак...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....