Милли киемгә мәдхия
методическая разработка (чтение, 4 класс) по теме

милли тәрбия бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_bit_tatar_balalary.docx18.78 КБ

Предварительный просмотр:

Милли киемгә мәдхия.

(сыйныфтан тыш чара)

Кереш сүз.

Татар халкы үзенең борынгы тарихы, традицияләре, әдәбияты, сәнгате, матди һәм рухи байлыгы белән күпләргә үрнәк булып тора. Татар милли киемнәре - үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабайларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Кешене киеменә карап каршы алганнар, акылына карап озатканнар. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби – бабаларыбыз кием – салымга тәнне каплау, җылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, аның килешле, уңайлы булуына да игътибар иткәннәр. Бүгенге бәйрәмдә халкыбызның матур итеп зәвык белән киенә белгәнен үз күзебез белән күрербез.

  1. Укалы калфак. Болгар илендә хатын – кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе белән чигелгән. Энҗе билгеле чирләрдән сакласа, ә баштагы кием ул башта явыз уй – ният юклыгын белдергән. Калфакны башның ал өлешенә, ягъни минең уйлый торган өлешенә кигәннәр. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлек тә биргән.

  1. Ай, ак калфак! Көмеш ай ука – чук

Чын осталар чиккән – беркайда юк.

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак милли хәзинәдә.

  1. Сандыкта ятты озак

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әнием дә

Кадерләп кигән һәрчак.

Милләтнең нуры анда

Ука чугы, чачагы.

Онытма, ядкарь бүләк –

Әбиемнең калфагы.

(“Калфагым”. Җыр. Бию.)

  1. Ә ир затына тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар. Түбәтәйдәге ташлар энҗедән генә тормыйча, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт кебек ташлар белән дә бизәлгән. Ташлар куркакларга батырлык, юашларга кыюлык, әрсезләргә тыйнаклык биргән.

  1. Мөселманга фарыз баш киеме –

Үзе матур, үзе бәләкәй:

Әллә кайдан нурлар сибеп тора

Әнием чиккән милли түбәтәй.

Нәни генә кояш кебек

Башыңны нурлый бит ул.

Астында акыл да булса,

Түбәтәй җырлый бит ул.

(“Кәләпүш” җыры.)

  1. Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Камзулларны ефәктән, бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.

  1. Камзулдагы гаять нечкә зәвык белән сайлап тезелгән төсле ташларны күреп, сокланырга гына кала. Алар зур нәфислек, ташларның тәэсирен тирән белеп урнаштырылуы белән дә игътибарга лаек.

  1. Күргәнегез бармы сылу кызлар,

     Кия торган татар камзулын?

     Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

     Бар тарихын илнең бар моңын.

     Буыннардан күчә-күчә килгән

     Халкымның ул асыл киеме.

     Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

     Бигрәк нечкә итә билеңне.

(“Әнисә” биюе.)

  1. Ак калфаклар, кәләпүшләр

Болары инде таныш.

Ә кем белә – кайдан туган

Татарда читек-кәвеш?

  1.  Борын-борын заманда

Болгар иле булган ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шушы илдә торган ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр ди,

Читек киеп, дөнья буйлап

Сәүдә дә иткәннәр ди.

Шушы нәни генә читек

Таныткан ди халыкны.

Хезмәт сөю – бабайларга

Китергән ди байлыкны.

  1.  Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

  1.  Казанның чигүле читекләре сокландырган, чит илләрдә дә аларга югары бәя биргәннәр. Фигуралап киселгән күн кисәкләреннән орнаментлар читеккә ямь биргән.

(“Арча читекләре”. Бию.)

  1.  Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Кемдер башына бәйләгән, кемдер иңенә салган. Татар хатын – кызларының символы – ак яулык! Ул чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын – кызларын, әбиләрен ерактан ук танып була. Күңел якты хисләр белән тула.

  1. Чәчләренә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.

Ак яулыгың төсле ак күңелең

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

 (татар кызлары биюе  ).

  1.  Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклыгы бәяләнгән.
  2. Бу сөлгеләр, эскәтерләр

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

  1.  Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк.

(“Сөлге” биюе.)

  1.  Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш – су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торган. Челтәрле, чигүле алъяпкыч хәзерге әдәби әсәрләрдә дә төп урынны алып тора. Алъяпкыч сүзе – алга ябу сүзеннән алынган.

  1. Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы – гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

( татар егетләре биюе.)

Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата – бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер – беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телибез.

Әлмәт районы Бишмунча урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Мавлутбаева Әлфия Хәсән кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәҗәрәләрдә милләт язмышы"

Әдәби укудан эшләнгән реферат....

Рабочая программа по английскому языку к УМК Millie (Милли-2)

Рабочая программа состоит из пояснительной записки и подробного календарно-тематического планирования с учетом ФГОС (2 поколения)...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Милли бәйрәмнәр һәм йолалар.

ОРКСЭ буенча дәрес планы...