Класс җитәкчесе белергә тиеш
материал (1 класс) на тему

Салихова Гузалия Гависовна

Класс җитәкчесе булу укытучыга зур җаваплылык өсти. Ул укучы күңеленә юл таба белергә, аның яклаучысыда саклаучысы да булырга, кирәк вакытта таләпчән дә булырга тиеш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  • Татарстан Республикасы, Р.Ф.Конституциясен

  • Татарстан Республикасы, Р.Ф. мәгариф турындагы законнарны

  • Р.Ф.дәүләтенең һәм Татарстан Республикасының мәгариф белән идарә итү буенча карарларын

  • Бала хокуклары турында Конвенция

  • Балаларның һәм үсмерләрнең социаль психологиясе

  • Үзара мөнәсәбәтләр психологиясе

  • Балалар һәм яшүсмерләрнең индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләре

  • Яшүсмерләр физиологиясе

  •  Мәктәп гигиенасы

  •  Педагогик этика  

  • Тәрбия эшенең теориясе һәм методикасы

  •  Баланың буш вакытын оештыруның теориясе һәм методикасы

  • Хезмәтне саклау турындагы законнарның нигезләре  

  • Хезмәтне саклауның кагыйдәләре һәм нормалары

 

  • Балаларны  ярат,  дөреслек  белән  ярат!

  • Балалардан,  кешеләрдән  яхшылык  эзлә!

  • Начарлык  эшләмә!

  • Балаларны  уйларга,  кешеләрне  хөрмәт  итәргә,  яратырга  өйрәт!

  • Мәҗбүр  итмә!

  • Һәр  көнне  яңалык  алып  кил!

  • Дөресен  сөйлә!

  • Һәркем  өчен  җылы  сүз  тап!

  • Мәгънәле  сүзең  булмаса,  эндәшмә!

  • Сүзләрең  кешене  рәнҗетмәсен!

Иҗади фикер йөртердәй, сәләтле, әхлаклы, физик яктан сәламәт, рухи яктан бай шәхес тәрбияләү



Предварительный просмотр:

Сине бәләкәй чакта өлкәнрәк малайлар яисә кызлар рәнҗеткәне бар идеме? Белеп торам: бар иде. Үсә төшкәч, шул рәнҗетүләрне онытып, үзең дә сәбәпсез-нисез берәр бәләкәчнең колагын борганың бар, шулаймы? Син үзеңдәге хайвани инстинктны җиңә алмагансың, көчле буласың килгән. Юк икән, әфарин, син табигать аномалиясе. Әйе, көчле кечсөзне түбәнсетеп, тагы да көчле булам дип уйлый инде ул. Әмма андыйларга каршы да чара бар. Ул - Бала хокуклары турындагы конвенция. Бу конвекцияне бозган кешене зур штрафка тарталар яисә төрмәгә үк ябып куялар.

      Бала хокуклары турындагы конвенциянең проектын 1979 елда БМОның кеше хокуклары буенча комиссиясе эшли. Аны Польша Югары Суды рәисе, профессор, олуг юрист Адам Лопатка җитәкли. Ул моңа кадәр гамәлдә булган документлардан /1924 елда кабул ителгән Бала хокуклары турындагы Женева декларациясе, 1959 елда кабул ителгән Бала хокуклары декларациясе/ ни белән аерыла соң? Әлеге конвенция халыкара аренада беренче тулы документ булып тора. 1990 елда әлеге проект нигезендә Бала хокукын яклау буенча конвенция кабул ителә 1993 елда шушы конвенция  инде 132 ил, ягъни Җир шарының 90 процент халкы кушылып тавыш бирә. Россия дә бу илләр арасында бар.

        Менә күптән түгел Татарстан Варислар берлеге рәисе, Мәгариф министрлыгының мәктәптән тыш эшләр бүлеге мөдире Семен Федоров Мәскәүдә шушы конвенцияне кабул итүгә 9 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә булып кайтты. Семен Петрович әйтүенә караганда, бу киңәшмә конвенциянең ни дәрәҗәдә гамәлгә керә алуын тикшергән. Баксаң, әле күп балаларның шушы закон турында ишеткәннәре дә юк икән. Ә бит килешү буенча дөнья илләренең дәүләт җитәкчеләре балалар хокукын яклау эшенә бюджеттан акча бирергә, гамәли чаралар күрергә, бу турыда һәрдаим контроль комитетына хәбәр итеп торырга тиеш.

      Конвенциянең эчтәлеген белмәү хәзерге заман баласына оят булыр иде. һәркайсыгыз күкрәк кагып үз хокукларын яклый алсын өчен без сезне Семен Петрович ярдәмендә аның төп кагыйдәләре белән таныштырырга булдык. 18 яше тулмаган һәркем үзенең нәрсәгә хокуклы булуын белергә тиеш, дип уйлыйбыз.

     - һәр бала яшәүгә хокуклы. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән-имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш.

  - һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы.

  - Барлык суд, социаль тәэминат оешмалары, административ органнар эшчәнлегендә бала ихтыяҗларын канәгатьләндерү беренче чиратта игътибарга алынырга тиеш.

  - Өлкәннәрнең нинди хокуклары булса, дәүләт баланы да шул хокуклар белән тулысымча тәэмин итәргә тиеш.

  - Тормышына куркыныч янамаса, бала әти-әнисеннән аерылырга тиеш түгел.

  - Гаилә әһелләренең кушылу теләге булса, дәүләт илгә керү-чыгуны тоткарламаска тиеш.

 - Бала тәрбияләүдә төп җаваплылар - ата белән ана, әмма дәүләт аларга тиешле ярдәмне күрсәтергә тиеш.

 - Физик яисә психологик зыян салудан, җитәрлек тәрбия кылмаудан, эксплуатацияләүдән һәм тискәре сексуаль йогынты ясаудан дәүләт баланы якларга тиеш.

- Дәүләт әти-әнисез калган балаларны тәрбияләргә тиеш.

- Җитлекми туган балалар махсус игътибарга, белем һәм тәрбия алуга хокуклы.

- Балалар сәламәтлек саклау системасында иң яхшы чаралардан файдалануга хокуклы.

- Башлангыч белем алу бушлай һәм мәҗбүри булырга тиеш.

- Мәктәп дисциплинасы баланың кешелек дәрәҗәсен ихтирам итүне чагылдыра торган ысулларга нигезләнергә тиеш. Мәктәп баланы тормышка үзара аңлашу, иминлек һәм түземлек рухында әзерләргә тиеш.

- Балалар ялга һәм уенга, өлкәннәр белән беррәттән иҗат эшчәнлегендә катнашыреа хокуклы.

-Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.

- Дәүләт баланы наркотик матдәләр кабул итүдән, бу матдәләрне җитештерү һәм сатудан сакларга тиеш.

- Дәүләт балаларны урлау һәм алар белән сату-алуга каршы көрәшергә тиеш.

- Үлем җәзасы яисә гомерлеккә иректән мәхрүм итү 18 яше тулмаганнар өчен каралмый.

- Сак астына алынган балалар өлкәннәрдән аерым булырга тиеш, җәзалауларга, рәхимсез һәм кешелек дәрәҗәләрен түбәнсетә торган мөнәсәбәткә дучар ителмәскә тиеш.

- 15 яше тулмаган балалар сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаска тиеш, хәрби бәрелешләр вакытында алар махсус саклау чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.

- Милли азчылыктан яисә җирле халыктан булган балалар үз культураларыннан, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файда-ланырга хокуклы.

- Начар мөнәсәбәт, кимсетелүләр, сак астында торулар аркасында зыян күргән балаларга соңыннан тиешле тәрбия алырга, сәламәтлекләрен кайтару өчен алар иң яхшы әзерлекле белгечләр карамагына күчәргә тиеш.

       Җинаять кылган балалараа мөнәсәбәт кешелек дәрәҗәсен үстерә, җәмгыятькә керәклекне тоя, анда тиешле урынны таба алу-еа юнәлдерелгән булырга тиеш. V

      Дәүләт конвенциядә күрсәтелгән хокуклар турында өлкәннәргә да, балаларга да белдерергә тиеш.

.    Семен Петрович әйтүенчә, бездә халык моңарчы дөньякүләм кабул ителгән мондый законнар белән бөтенләй таныш булмаган. Мисал өчен, 1948 елда ук кабул ителгән Кеше хокуклары декларациясе совет халкына 40 елан соң, ә 1959 елгы Бала хокуклары декларациясе 20 елдан соң гына барып ирешкән. Ул гына да түгел, соңгысы аз тираж белән басылган икән. Инде хәзер конвенция куйган таләпләрне үтәү икътисади яктан кыенлашты. Ә бит балаларга кагылышлы проблемалар юкка чыгу түгел, киресенчә, тирәнәя, көчәя бара. Сабыйлар һәм балалар үлеме югары ноктада саклана, авыру, ятим, гарип, акыл һәм физик яктан җитлекмәгән, СПИД йоктырган, наркоман, алкоголик, җинаятьче балалар саны үскәннән-үсә бара. Шул ук вакытта, әти-өниләр тарафыннан аяусыз кырыс мөнәсәбәт, төрле көчләүләр дә юк түгел. Мәктәпләрдә һәм махсус уку йортларында белем бирүнең дәрәҗәсе түбән булу эшсезлек һәм хезмәт урынын табуда кыенлыклар китереп чыгара. Ата-ананың табышы кимү, әйбер бәяләренең котырып үсүе, социаль программаларның тулысынча финансланмавы иң әүвәл чиратта бала өстенә төшә. Балаларның шәһәр яны пионер лагерьлары, мәктәптән тыш өстәмә эш белән тәэмин итүче оешмалар ябыла һәм эшкуарларга сатып җибәрелә, туризм, культура-ял программалары зарар күрә.

    Безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда 100 миллионга якын бала авыр хезмәт, караклык, проституция хисабына яши, 50 миллион бала сәламәтлеккә зыянлы шартларда эшли, 6 яшьтән 11 яшькәчә булган 120 миллион бала мәктәпләрдә укый алмый, ә 35 миллион бала дәваланырга мөмкин булган авырулардан үлә, үсеп килүче илләрдә яшәүче 5 яшькәчә булган 10,5 миллион сабый соңгы чиккә җиткән хәерчелектә яши. Ә ин аянычы - дөньяда һәр атна саен чирек миллион; димәк; һәр-ел саен 13 миллион бала вафат була. Аларның күбесе пуля һәм снарядлардан, җитәрлек тукланмаудан, хәерчелектән һәм төрле авырулардан дөнья куя.

      БМО кабул иткән конвенция - ул бала ихтыяҗын һәм хокукын яклаучы иң зур Закон. Әмма бу законның барлыгын  эчтәлеген белү генә җитми, аны тормышка ашыру өчен бергәләшеп керешергә кирәк,

С.Л. ФЕДОРОВ беләм А. ГЫЙМАДИЕВ сөйләште.



Предварительный просмотр:

Класс сәгатьләре   тематикасы   бүленеше                  

                         Сентябрь-октябрь

1. Әдәпле кеше нинди ул? Син гаделме? Өлкәннәргә ярдәм итә беләсеңме? Башка кешеләр белән исәнләшү, аларга мөрәҗәгатҗ итү, саубуллашу.

2. Безнең нәсел. Гаиләнең иң кимендә 3 буынын өйрәнеп, аларның исемнәрен, кем булуларын язып кую. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - ди халык. Зиратта аларның каберләрен чистартып тору.

3. Туган тел- анаң теле. Туган телне ни өчен белергә кирәк? Туган телне саклау, үстерү нәрсә ул?

4. Кунакчыллык- күркәм гадәт. Кунакны ничек чакырырга? Кунак өстәленә нинди сый- ризыклар куярга? Кунакның күңелен күрү, алар белән аралашу кагыйдәләре. Мин туган көнемне ничек үткәрәм.

5. Әдәплелек турында халкыбыз мәкальләре, мәзәкләре.

6. Табышмаклар, тизәйткечләр. Әдәплелек турында әкиятләр.

7. Туган ягым халыклары. Республика, район тарихы, анда яшәүче башка халыклар. Алар белән дуслык.

8. Мин халык җырларын яратам.

9. Мин халкыбыз мәкальләрен беләм. Тел, сүз, әдәп турында мәкальләр, әйтемнәр.

10. Кеше кадере, әти- әни кадере: нәрсә ул?

11. Халкыбызның уеннарын, такмакларын беләм.

12. Тотнаклылык, тәмле телле булу, юмартлык- халкыбызның матур гореф- гадәтләре.

13. Эш, хезмәт, дуслык турында мәкальләр.

14- 16. Туган өен белмәгәгән.

            Туган авылын белерме?

Туган авылым тарихы.

17- 18. Әкияттә кунакта. “Әкиятләр кичәсе” үткәре.

19.“Тапкырларга- табышмак”. Табышмаклар әйтешү ярышы.

20- 21. “Карга боткасы” – фольклор кичәсе.

22. Туганнарга, дусларга хат язу. Хатны башлау, әйтер сүзне язу, тәмамлау һ. б.

23. Кешеләр белән аралашу, сөйләшүдәге, үз- үзеңне тотудагы матурлык. Үз- үзебезне тотудагы яхшы һәм тискәре сыйфатлар.

24. Нәрсә ул гаделлек? Син гаделме? Дөреслек, гаделлек, алдашмау.

25. Кирәкле сыйфатлар: вакчылланмау, ялган сөйләмәү, кешеләргә кимсетеп, мыскыллап карамау.

26. Ничек матур һәм мөлаем булырга? Башкаларга ничек охшарга? Тышкы һәм эчке матурлык, гүзәллек нәрсә ул?

 Ноябрь - декабрь

1- 2. Туган якның үткәне һәм киләчәге. Республикам тарихы. Анда яшәүче башка халыклар. Алар белән дуслык.

3. Җиде буыныңны бел.

4. Әткәм- әнкәмнең теле.

5-6. “Әбием сандыгы” – фольклор кичәсе.

7. Әниемә иң матур сүз, иң татлы сүз.

8. Ихтыяр көче. Әйткәнеңә ирешү. Үз- үзеңә хуҗа булу белү.

9. Сүзеңдә тора белү нәрсә ул? Аңа ничек ирешергә? Бу турыда татар халык иҗаты.

10. “Татар булуың белән горурлан”. Л. Гумилев.

11. Дин һәм мин.

12-13. “Кырык тартма- серле тартма,

             Күңелне үзенә тарта” (Халык уеннары) –

14. Шәфкатьле булырга өйрән.

15. Иң начар теле- ялганлаучы кеше теле.

16. Кукмара төбәге бәетләре.

17- 18. Һәр  әйбердә- халкым тарихы. (Милли киемнәр, савыт- саба,  бизәнү әйберләре, йорт кирәк- яраклары һ. Б. )

Январь - февраль

1. Ватандарлык. Халыклар татулыгы, дустанәлек принципларын көндәлек тормышта үтәү. Төрле халыкларның милли традицияләрен хөрмәт итү.

2. Халык медицинасы нәрсә ул? Аның киңәшләрен куллану. Яз- җәй көннәрендә дару үләннәре әзерләү кагыйдәләре.

3-4. Халкыңның киләчәген,

       Үткәнен, бүгенгесен,

       Кайгысын һәм шатлыгын

       Зурлыгын белү өчен

                   Еракка китеп кара син,

                   Еракка китеп кара.

(Бу дәресләрне гимназиянең“Төбәкне өйрәнү” музеенда үткәрергә мөмкин).

5-6. “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” – гаилә бәйрәме. (Әти – әниләр белән берлектә үткәрелә).

7-8. “Халыкның рухи хәзинәсе”.

9. Ислам дине һәм аның күркәм кагыйдәләре.

10. Татар сөлгесе – күңел көзгесе.

11- 12. Халык экологиясе

13. Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

14. Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр.

Март- апрель

  1. Халкыбызның күркәм сыйфаты – пакьлек. Гаиләдә, коллективта, җәмәгать урыннарында һәм табигый мохиттә чисталык. Шуңа ирешү.
  2. Шәхесара мөгамәләдә Татарстанга теләктәш һәм тугандаш республикалар халыклары белән татулык, дустанәлек, бердәмлек. Төрле халыкларның милли йола – традицияләре белән кызыксыну, аларны үтәүгә һәм саклауга карата ихтирамлылык һәм кызыксынучанлык.
  3. Фән һәм дин. Милли үзенчәлекләр. Гаилә һәм дин. Дини гореф – гадәтләр.
  4. Сабыр, түземле, тотнаклы, тәүфыйклы булуның гаиләдә, коллективта, җәмәгать урыннарында әһәмияте.
  5. Шәхесара мөгамәләдә сер саклый, гайбәт, ялган сөйләшүдән тыела белү.
  6. Киң күңеллелек. Кешеләргә яхшылык эшләүче олы җанлы булу.
  7. Тантаналы милли мәҗлес өстәле әзерләү. Шул эштә катнаша белү.
  8. Матәм һәм җеназа кебек кайгылы очракларда шәхеснең үз – үзен тотышы. Кайгы уртаклашу. Ярдәмгә килү.
  9. Гаиләдә үзара ихтирамлылык.
  10. Исемең матур – кемнәр куйган.
  11. Чал тарихы булган халкым бар.
  12. Тел – рухи дөнья көзгесе.

Май

1. “Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

(Ш. Мәрҗәни).

2. “ Галәмнәргә илткән олы юллар

      Туган туфрактан бит –

      Тын сукмактан –

      Авыл сукмагыннан башлана” (Зөлфәт)

3. Бәхет башы – тәүфыйк.

4. Иман белән гыйлем бер кешедә җыелса, ул иң бәхетле кешедер.

5. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.

6 – 7. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе.

8. “Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

      Ә эшләргә кирәк!” (Р. Миңнуллин)

9 – 10. Халкым тормышында китап.

11. Милләтеңә тап төшермә,

      Татар кызы булып кал.

12 -13. Халык бәйрәмнәре – тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы.

14 – 15. “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме.

16. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тәрбия турындагы фикерләре.

17. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.



Предварительный просмотр:

Гаилә программасы

І. Укучыларның гаиләләрен өйрәнү

Эш төре

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

1 класс укучыларының гаиләләрен өйрәнү. Җирлекнең социаль портретын төзү.

Сочинение «Минем гаилә»

Гаиләләрдә булу

Диагностика «Гаилә сурәте»

Мәгълүматлар банкын туплау.

Гаиләнең социаль паспортын эшләү.

ІІ. Ата-аналар белән эш

Эш төре

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

Ачык ишекләр көне.

Гаилә көне.

Сорау һәм җавап кичәсе.

«Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе».

Гаиләнең кул эшләреннән күргәзмә.

Гаилә газетасын чыгару.

Гаилә гербын төзү.

Ата – аналарның түгәрәкләрдә катнашуы.

Гаилә фольклор ансамбльләре чыгышлары.

Гаилә альбомын булдыру.

Ата – аналар укуы.

 - нарколог

 - «Игелек үзәгеннән

 - социолог

Ата – аналар атналыгы.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Ата – аналарга педагогик һәм психологик яктан ярдәм итү

1 класска керүче укучыларның ата – аналар җыелышы.

1 класска керүче укучыларның ата- аналары белән эш.

Ата – аналар өчен ачык дәресләр.

Махсус белгечләр катнашында тематик җыелышлар уздыру.

Ата – аналар, укучылар һәм укытучы предметниклар катнашында җыелыш.

Педагогик консилиумнар үткәрү.

Ата – аналар җыелышы һәм укуы.

Ата – аналар белән индивидуаль эш.

Һәр класста чиреклек, йомгаклау җыелышлары.

Ата – аналар конференциясе.

ІІІ. Авыр гаиләләр белән эш

Эш төре

Нәтиҗә

1

Класс җитәкчеләре белән эш:

 - авыр гаиләләрдә регуляр булу;

 - ата – аналар белән индивидуаль сөйләшү;

 - класс җитәкчеләре, ата – аналар, укытучылар белән һәрдаим элемтәдә тору;

 - тәрбия планының бер бүлеген шуңа багышларга;

 - укучыларның һәрвакыт йөрешен исәпкә алырга, сәбәпсез дәрес калдыруларын булдырмаска.

Авыр гаиләләргә ярдәм итү, укучылар арасында тәртипсезлекләрне киметү, авыр гаиләләр санын киметү.

2

Мәктәп администрациясе эшчәнлеге:

 - индивидуаль әңгәмә һәм консультация уздыру;

 - класс җитәкчеләренең эшчәнлеген контрольдә тоту

 - класс җитәкчеләренең авыр гаиләләр хакында чирек саен индивидуаль отчет тыңлату

 - укучыларны түгәрәкләр, спорт секцияләрендә өйрәнү

 - чирек саен авыр гаиләләр исемлеген барлау.

3

Опекадагы балаларның гаиләләре белән эш:

 - һәрвакыт гаиләләрендә булу;

 - ашханәдә ашаулары белән кызыксыну,

 - индивидуаль әңгәмәләр оештыру

 - җәйге ял вакытларында ярдәм итү.

Мәгълүматлар банкын булдыру, акт(2тапкыр елга) тутыру, һәвакыт ярдәм итү.

4

Күп балалы гаиләләр белән эш:

 - күп балалы гаиләләр белән районның игелек үзәге вәкилләре белән очрашуларын булдыру.

 - ашханәдә бушлай ашату – льгота

 - күп балалы гаиләләр белән бәйрәмнәр оештыру.

Мәгълүматлар банкын булдыру, мөмкинлекләре булмаган гаиләләргә вакытында ярдәм итү.

ІV. Класста тәрбия эшендә укытучылар һәм ата – аналар хезмәттәшлеге

Эш төре

Нәтиҗә

1

2

3

4

5

6

Ата - аналар комитетының эше.

Ата – аналарның инициатив группасын булдыру.

Класс бәйрәмнәрендә спонсор булырдай ата-аналар булдыру.

Укучының көндәлек режим һәм кагыйдәләрне үтәүгә карата ата-аналарга баланы өйрәтүдә ярдәм итү.

“Безнең ата-аналар” дигән класс альбомын чыгару

Ата-аналар комитетының авыр гаиләләрдә булуы.

Ата-ана-бала-укытучы” исеме астында бердәм тәрбия булдыру.

 

V. Өстәмә белем бирү системасында гаиләләр белән эш

Эш төре

Нәтиҗә

1

2

3

4

Укучыларга түгәрәк һәм спорт секцияләренә йөрүенә ярдәм итү

Ата-аналарны түгәрәкләргә тарту.

Ата-аналарны Актаныш “Туган як” музее белән кызыксынуы, бергә эшләве.

Профильле укыту чорында ата-аналар белән эш (фермерлык).

Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу.

VІ. Педагогик кадрлар белән эш

Эш төре

Нәтиҗә

1

Гаилә белән эшләгәндә алар өчен булган норматив-хокукый документларны өйрәнү.

Класс җитәкчеләренең функциональ таләпләрен ачыклау, өйрәнү.

Китапханәдә информацион үзәк булдыру.

                                                  Раслыйм:

                                                                  Мәктәп директоры:

                                                       /И.Ф. Фаттахов/

                                                                                “05сентябрь 2011 ел

Актаныш районы  

Богады төп гомуми белем бирү  мәктәбе

2011-2012 ел



Предварительный просмотр:

 

  •  Класска  характеристика.

  •  Өлгерешне яхшырту эше.

  •  Әхлак, мораль тәрбиясе.

  •  Җәмгыятькә файдалы       хезмәт,профориентация эшчәнлеген  оештыру.

  • Спорт,санитария-сәламәтләндерү эше.

  • .Укучылар үзидарәсе белән эш.

  • Гаилә,ата-аналар белән эш.

  • Класста укытучы,фән ияләре  хезмәттәшлек.

  • .Класстагы сан күрсәткечләре.

  • Игътибарны көчәйтәсе мәсьәләләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения в 3-4 классах по темам "Мари калык муро. Мыскара влак." (3 класс), "Мари калык муро. Такмаквлак." (4 класс)

Урок проводится в малокомплектной школе на марийском языке. Урок посвящен использованию культуры, обычаев, традиции марийского народа в учебно-воспитательной работе. Культурно- педагогическое наследие...

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

"Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!"

Тема: Юлда  йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!(Башлангыч класс укучылары өчен уен-дәрес)...

Сыйныф җитәкчесе- тәрбия эшен оештыручы.

Класста сыйныф җитәкчесенең роле, эшчәнлеге....

Моны белергә кирәк!

Файдалы киңәшләр...

Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад

Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башк...

Класс җитәкчесе 2017

Ел класс җитәкчесе конкурсы  (2017)...