Сыйныф җитәкчесе- тәрбия эшен оештыручы.
учебно-методический материал по теме
Класста сыйныф җитәкчесенең роле, эшчәнлеге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syynyf_zhitkchese-t_rbiya_eshen_oeshtyruchy.docx | 20.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныф җитәкчесе
Мәктәп коллективларына тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне билгеләү аеруча мөһим. Алар гадәти (традицион) технологияләр (класс сәгатьләре, телдән журналлар, этик әңгәмәләр); дискуссия технологияләре (диспут, «Бәхәс» клублары, конференция, рефератлар язу һәм аларны «яклау», проектлар төзү); милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре (Сабантуй, «Нәүруз», татар сөлгесе бәйрәме, «Алсу» салоны, түбәтәй чигү һ.б.); телевизион технологияләр («Тема», «Йолдызлы сәгать», «Тапкырлар һәм зирәкләр» клубы); күмәк иҗади эшләр һәм төп эшләр (фәннәр фестивале, класста «Ярдәм» фирмасы, «Бәйсез хокукый контора»: балалар хокукларын яклау, адвокат эшчәнлеге); стандарт булмаган технологияләр (эшлекле һәм рольле уеннар, «Мин үзем» дигән ситуатив һәм педагогик мәсьәләләр чишү; «Карт-бланш», «Пушкин һәм Тукай дөньясында» әдәби-музыкаль салон); педагогика фәннәре докторы Н.Е.Щуркова тәкъдим итә торган технология- импровизацияләр.
Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру – тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән сыйныфта дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Сыйныф җитәкчесе – иң беренче чиратта тәрбияче булырга тиеш, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, тормышта да, илдә дә барган вакыйгалар белән һәрчак хәбәрдар, шул ук вакытта, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.
Бүгенге көн таләпләренә җавап бирердәй сыйныф җитәкчесе – бик тә сизгер күңелле психолог, педагог. Ул эшенең әһәмиятен, ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә, ул теорияне яхшы белергә, практик яктан җитди әзерлекле булырга тиеш. Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта, үз укучыларының шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, педагогик тикшеренү һәм эзләнү алымнарын белү зарур.
Укучылар коллективында һәр укучының шәхесен, аның уй – фикерләрен, әхлак сыйфатларын ачыкларга, күзәтергә, өйрәнергә ярдәм итә торган вакыйгалар аз булмый. Шундый мөһим вакыйгаларның берсе – уку елы башланган чор. Билгеле булганча, җәйге каникул вакытында укучыларда зур үзгәрешләр була, алар физик яктан да үсәләр, рухи тормышларында да яңа төсмерләр барлыкка килә. Бу үзгәрешләр аларның йөз – кыяфәтләрендә генә түгел, үз – үзләрен тотышларында да ачык чагыла. Ул гына да түгел, укучыларда тирә - юньгә, әйләнә - тирәдәге иптәшләренә карата мөнәсәбәт тә үзгәрергә мөмкин. Әнә шул үзгәрешләрне күреп ала белү, тәрбия эшендә файдалана белү бик мөһим.
Класс коллектив белән уңышлы эшли алу дөрес планлаштыра белүгә дә нык бәйле. Сыйныф җитәкчесенең эше - киләчәккә, алдагы көннәргә йөз тоткан, планлы рәвештә алып баруга нигезләнгән эш. Алдагы тәрбия эшләрен, үткәрелергә тиешле чараларын күзаллый белү, шәхеснең үсеш юнәлешләрен, мәктәп алдында торган гомуми бурычларны һәм максатларны аңлап, белеп тору да сыйныф җитәкчесенең һөнәри дәрәҗәсен билгели.
Тәрбия планын, гадәттә, мин үзем бер чиреккә төзеп куям. План төзегәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә тырышам: нинди истәлекле даталар булачак, нинди вакыйгалар, укучыларны нәрсәләр кызыксындыра, алар нинди темаларга сөйләшергә телиләр, кемнәр белән очрашулар үткәрергә теләүләре белән кызыксынам. Әлбәттә, югары сыйныфларда сыйныф җитәкчесе булу зур тәҗрибә, ныклы белем, сабырлык һәм укучыларның якын сердәшчесе булуны таләп итә. Югары сыйныф укучыларының һәрбер соравына төгәл җавап аша гына үзеңә карата ихтирам уятып була. Ел дәвамында сәламәтлек темасына багышланган класс сәгатьләрендә укучылар яратып катнашалар. Бу класс сәгатьләрендә "Наркомания – афәт ул”, "Сәламәт булырга теләсәң”, "Ничек матур булырга?”, "Сафлык нәрсә ул?” дигән темаларга багышланган сөйләшүләр укучылар күңелендә эзсез калмый.
Әхлакка багышланган сыйныф сәгатьләре дә бик җанлы һәм кызыклы үтәләр. "Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, "Намусыңны яшьтән сакла”, "Бәхет башы - тәүфыйк”,”Яхшы сүз – җан азыгы...” дигән темалар укучыларны намуслы, әхлаклы булырга, яманны яхшыдан аера белергә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булалар. Әхлакый темаларга багышланган класс сәгатьләрен алып барганда, мәгърифәтче, галим Р.Фәхретдиннең "Тәрбияле бала”, "Нәсыйхәт”, К.Насыйриның " Әхлак рисаләсе”, "Тәрбия китабы” дигән хезмәтләренә һәм андагы тирән мәгьнәле фикерләренә, киңәшләренә таянам. Аларның китаплары минем төп кулланмам булып тора.
Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә - кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор, чөнки кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәттән читтә кала алмый һәм аны хезмәттәге мөнәсәбәтләр шәхес буларак формалаштыра. Кечкенә сыйныфлардан ук башлап, хезмәт тәрбиясе бирүне төп максатым итеп куям. Укучы үзенең хезмәт җимешен күреп сөенсен, тагын да тырышып эшләү теләге уянсын.
Беребезгә дә сер түгел, хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан – ачык сөйлибез, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Чыннан да, урамнарда, җәмәгать урыннарында үсмерләрнең, яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үзара сөйләшү – аралашуларына игътибар итсәң, гаҗәпкә каласың, бер-беренә тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек күренешләре еш очрый. Ә бит үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер – гомергә эшчән, намуслы, тәртипле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән дан тоткан. Югарыдагы сорауларга җавап эзләү максатыннан уздырылган "Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән гаилә бәйрәме укучыларда һәм әти -әниләрдә матур фикерләр калдырды. Бәйрәм барышында бала тәрбияләүдә гаиләнең нинди зур роль уйнавы, халкыбызның онытылып баручы гореф – гадәтләрен искә төшерүнең әһәмияте ачыкланды.
Бала тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе белән берлектә әти - әниләр эшчәнлеге зур роль уйный. Сыйныф җитәкчесенең төп максаты - әти - әниләрнең җыелышларга теләп йөрүен тәэмин итү. Түбән сыйныфларга караганда югарырак сыйныфларда әти - әниләр җыелышларга йөрергә кыенсыналар. Чөнки югары сыйныф укучылары арасында төрле тәртипсезлек эшләүчеләр очрап тора. Шуңа күрә әти - әниләр башкалар янында балаларын яманлаудан уңайсызланалар. Мондый очракта, әлбәттә, шәхси әңгәмәләр уңай күрелә. Бервакытта да ялгышлары яки укуда артта калулары өчен әти–әниләрне ачуланырга ярамый. "Йомшак” укучының билгеләрен җыелышта әйтү дә кире тәэсир тудыра. Шулай да алар үз балаларының кимчелекләрен белергә, ә укытучы аларны бетерү юлларын әйтергә тиеш. Җыелыш саен бер үк укучыларны мактарга кирәкми. Сыйныф җитәкчесе һәрвакыт бик тактлы, ачык күңелле булырга тиеш. Бер укучының әти - әнисен чакырып сөйләшкән чагында, башка укучыларның әти - әниләре янәшәдә булуы үзара кыенсыну китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ата – аналар белән әңгәмә корганда, үтә дикъкатьле булу сорала. Ата – аналарны мәктәпкә тартуның тагын бер ысулы – төрле күңелле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрү. Югары сыйныф укучылары мондый кичәләрдә үзләренең чын күңелләрен биреп катнашалар. Мәсәлән, андый кичәләрдән без "Әниемнең җылы куллары”, татар уеннарыннан торган ял кичәсе, "Һөнәрләрнең барысы да кызыклы”, "Спорт һәм без” дигән бәйрәмнәр зур тәрбияви әһәмияткә ия булдылар.
Гаиләдә бала тәрбияләүдә һәр әти - әнинең никадәр тырышлык күрсәтүен белер өчен, төрле анкета сораулары тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән:
1. Гаилә тәрбиясенең нигезе нәрсәдән гыйбарәт?
2. Бала тәрбияләүдә халкыбызның мирасына еш мөрәҗәгать итәсезме?
3. Балагызда нинди уңай сыйфатлар булуын телисез?
4. Балагызны урам тәрбиясе йогынтысыннан саклауның нинди юлларын беләсез?
Бу сорауларга язылган җавапларны укыганда, мине кайбер әтиләрнең тупас җаваплары борчуга сала. Димәк, бөтен гаиләләр дә бала тәрбияләүнең нинди четерекле мәсьәлә булуын аңламыйлар. Һәрбер җыелышта әти - әниләргә үзләренең балаларына тәүге үрнәк булуларын аңлатырга тиешбез.
Без, ягъни сыйныф җитәкчеләре, укучыларның өйләренә дә даими рәвештә йөрергә мәҗбүрбез. Аларның гаилә хәлләрен һәм гаилә шартларын даими күзәтү - безнең төп бурыч. Укучының өенә, ата – анасы янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда, аеручы тактлы булу, сүзне бала өстеннән шикаять ясауга яки ата – ананы гаепләүгә бормаска кирәк. Иң яхшысы – баланың укуда артта калуына ниләр сәбәп булганын яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышу, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата – аналар сыйныф җитәкчесе белән очрашырга, киңәшергә һәм аралашырга теләп торачак, гомумән, класс тормышында, аның җәмәгать эшләрендә катнашырга теләячәк. Гомумән, мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге - баланы гармоник яктан тәрбияләүдә иң кирәкле фактор.
Укытучы, класс җитәкчесе эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Алар балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре формалаштыра. Бала көндәлек аралашу процессында укытучыда иң яхшы сыйфатларны, күңел сафлыгын, күңел җылылыгын күрергә тиеш. Һәр укучы - шәхес, ул чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.
Әлеге тәрбия сәгате, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура тарихы белән таныштыру, универсиада һәм олимпиада төшенчә...
"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)
Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...
Тәрбия эшенең календарь-тематик планы
Класс җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрб...
2015-2016 уку елына тәрбия эшен оештыру планы
2015-2016 уку елына тәрбияви максат: - Укучыларны шәхес буларак тәрбияләү, максатчанлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтен һәм милли үзаңын үстерү, тирә-як мөхиткә сак караш тәрбияләү, хезм...
Сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышында.Методик доклад
Ата-аналар җыелышында сыйныф җитәкчесе кем ролен башкара? Әлбәттә, бу җыелышның темасына бәйле, шуңа да күпчелек очракта җыелышның төп бурычы- мәгълүмәт җиткерү, педагог күп очракта хәбәрче ролен башк...
Тәрбия эшенең перспектив планы
Айлык план 1 нче сыйныф өчен...
3нче сыйныф өчен әдәби укудан йомгаклау контроль эшеннән материал
3нче сыйныф өчен әдәби укудан йомгаклау контроль эшеннән материал...