Моны белергә кирәк!
статья по зож на тему

Салихова Кадрия Валиевна

Файдалы киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл faydaly_.docx20.38 КБ

Предварительный просмотр:

Үткән гасырның иң үзенчәлекле, гаҗәеп ачышы нәрсәдә дип уйлыйсыз? Монголия чүлләрендә  диназаврлар моннан 10 миллион ел элек салган йомыркаларны табумы? Үткән цивилизацияләрнең бәһасез шаһиты булган борынгы каберлекләр һәм калалар, язма һәйкәлләрнең казылмаларымы? Реактив самолетлар, телевидение, атом энергиясе, водород бомбасы, компьютермы? Юк! Берсе дә түгел. Бүгенге кешенең иң бөек ачышы — ач тору ярдәмендә үз-үзен физик, акыл һәм рухи яктан сәламәтләндерә алу сәләтенә ия булуы. 

 

***Ач торып, кеше сулмас яшьлеккә ия була ала. 

***Ач торып, кеше иртә картаюдан котыла. Нык картаеп, үзең өчен дә, якыннарың өчен дә «имгәк»кә әверелү турында уйлап яшәү — кеше өчен иң күңелсез куркуларның берсе. Бу курку йөрәк төбенә үк кереп урнаша. 

Атна саен 24 сәгать тулысынча ач тору ул – бер елга 52 көн тәшкил итә, һичюгы 3 тапкыр 7-10 көнлек ач тору буыннарны һәм мускулларны токсиннардан һәм шлаклардан арындырырга ярдәм итәчәк. Организмның яшәү көче нормадан түбәнрәккә төшсә, барлык физик һәм хәтта психологик проблемалар алга килеп баса.  

Без ризыкны йотабыз, һәм ул, организм аша үтеп, ваклана, эшкәртелә, үзләштерелә, ә кирәкмәгәне организмнан чыгарылып ташлана. Зарарлы матдәләрне чыгарып ташлар өчен безнең 4 органыбыз бар: эчәклек, бөерләр, үпкә һәм тире. Әлеге органнар әйбәт эшләсен өчен организм яшәү потенциалына, ягъни энергетик мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. 

Ә бит артыкны чыгарып ташлар өчен энергия сарыф итәргә кирәк. Зур күләмдәге азыкны авыздан башлап туры эчәккә кадәр сузылган азык кайнату тракты аша үткәрү өчен бик тә зур тормыш энергиясе таләп ителә. 

Чистартылган су гына эчеп, дүрт көн буе ач торып карагыз әле. Бу дүрт көндә сезнең организмга чистартылган судан башка берни дә эләкмәскә тиеш. Ә суны теләгән кадәр эчегез. 

Иртәнге беренче сидекне җыегыз. Аны шешәдә салкынча урында ике-өч атна саклагыз, аннары аның төсенә карагыз. Сез шешә төбендә тормыш эшчәнлегегезнең кирәксез башка продуктлары белән берлектә тупланган натрий хлоридын күрерсез. Әлеге тоз организмнан чыгарылгач, бөерләрегез шулкадәр дә җиңел эшли башлаячак! Авыз кипми, су эчәсе килми башлаячак. Тиренең сыгылмалылыгына, мускулларның тонусына игътибар итегез. Сез яшәреп, җыйнакланып китәрсез. Шешенкелек бетәчәк. Ач тору вакытында организм котыла торган иң беренче нәрсә — тоз һәм аңа бәйле тазалык. 

Сез үз күзләрегезгә ышанмый торырсыз. Ач тору вакытында сездә гаҗәеп үзгәрешләр булачак. Гадәттә, ризыкны эшкәртүгә сарыф ителә торган куәтле тормыш энергиясе хәзер фәкать организмның һәр почмагын чистарта, күзәнәкләрдә һәм тукымаларда җыелган зарарлы продуктларны һәм тозларны чистарту өчен тотыла, һәр күзәнәк яшәрә. Тоздан дүрт көн буе чистаргач, киләчәктә аны кулланмаска тырышыгыз.

Гел ашыйсы килеп тормасын өчен нишләргә?

Көн дәвамында капкалап, тамак ялгап алган чакларны күз алдына китерсәң, көне буе гел ашап кына торган булып чыгасың. Ни өчен тамак туймый, нигә һаман ашыйсы килеп тора? Нинди диетага утыру ди монда?! 

 

Мәңге ач кеше кебек күзең ризыкка төшкән саен, ризыкны алып кабасы килеп кенә тора. Ашыйсы килмәсә дә, даими рәвештә татлы печеньеләр белән чәй эчеп торуны ничек аңлатырга? Җавап бер: димәк, сезнең даими рәвештә... Йокыгыз туймый.

Йокы туймау аркасында кеше күп ашый, юаная, аның гәүдә авырлыгы арта. Чөнки йокы җитмәгәндә, арыганда организмда аппетитны көйләп торучы лептин дигән махсус аксым кими. Әгәр көн саен йокыгыз туймый икән, ачлык халәте арта, калорияләр "яну" дәрәҗәсе кими. Шулай ук кортизон гормоны арта һәм организм углеводларга ихтыяҗ кичерә, бу исә үз артыннан май катламнары артуга китерә.

Ризык туклыклы түгел

Уртача алганда, хатын-кызлар өчен көнлек ризык күләме 1,5 килограмм тәшкил итә. Азрак ашаган очракта, көн дәвамында ашыйсы килеп йөрер. Тамакны туйдыру өчен һәм артык авырлык та җыймас өчен үсемлек күзәнәкләренә (клетчатка) бай, калориясе түбән булган яшелчә, җиләк-җимешне күпләп ашагыз. Мәсәлән, грейпфрут 90 процентка судан тора һәм нибары 78 ккал калориягә ия. Үсемлек күзәнәкләренә бай ризык ашказанында күп урын били, озаграк эшкәртелә.

Зур тәлинкәдән ашыйсыз

Тәлинкә зур булган саен аңа күбрәк ризык салабыз, ә без, гадәттә, тәлинкәдә күпме ризык бар, шулкадәр ашарга күнеккән. Үзебез туйсак та, күзебез туймаска мөмкин. Шуңа күрә кечкенә тәлинкәдән ашарга өйрәнегез. Ашаганда озак итеп чәйнәргә кирәк. Ашказаны үзенең тулуы һәм туюы турында баш миенә хәбәр итеп өлгерсен өчен вакыт кирәк.

Углеводларга ярлы ризык белән тукланасыз

Углеводлардан баш тартсагыз, артыгын ашый башларга мөмкинсез. Әлбәттә, ашалмаган ашны төнгә каршы барыбер ашарга мәҗбүр булырсыз. Шуңа күрә ашыйсы килгәндә организмны туклыклы ризыктан мәхрүм итү ярамый. Көн дәвамында углеводларга бай ризык ашау аппетитны җайга салучы серотонин дигән матдә эшләнүне тәэмин итә. "Яхшы" углеводлар - җиләк-җимеш, яшелчә, кыяклылар. "Начар" углеводлар – торт, пирожный, камыр ашлары.

Вакытсыз шоколад

Ач карынга шоколад сыман татлы ризык ашап кую баллы ризыкларга психологик бәйлелек тудыра. Чөнки ач вакытта тәм тою органнары артыгы белән эшли. Ләкин бу шоколадны рационнан алып атарга кирәк дигән сүз түгел. Татлы ризыкларны тамакны кайнар ризык белән туйдыргач кына ашарга рөхсәт ителә. Баллы ризыкны дөрес ашасагыз, аңа бәйле булмассыз.

Телевизор каршында ашыйсыз

Телевизор каршында ашарга ярамый, күпме ашаганыңны белмисең, дип тукый-тукый арыдылар инде. Яңалык булмаса да, тагын бер кат искәртәсе килә: телевизор экраны каршында ашарга күнеккән кешенең баш мие ашау белән телевизор экранын аерылмас бербөтен итеп кабул итә. Ике яклы капкын кебек: ашый башлагач сезне телевизор "тарта", ә телевизор янына утыргач, ашыйсы килү теләге уяна. Телевизор карый-карый ашаганда кеше тамагы туйганын сизми дә. Шунысын онытмагыз: шартлы рефлекслар бик тиз туа. Игътибарны телевизорга юнәлтеп, аңсыз туклану күп ашауга һәм симерүгә китерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Монах Пересвет"

Работа ученика 4 Г класса ГБОУ Лицей № 590 г. Санкт-Петербурга Ахметова Алексея Руководитель проекта: учитель 4 Г ГБОУ Лицей № 590 г. Санкт-Петербурга Тарасова Людмила Алексеевна...

"Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!"

Тема: Юлда  йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!(Башлангыч класс укучылары өчен уен-дәрес)...

Практико-ориентированный проект (моно проект по русскому языку) «Картотека словарных слов»

По окончанию работы над проектом мы создадим классную методическую картотеку словарных слов, которую будем использовать на уроках русского языка....

Класс җитәкчесе белергә тиеш

Класс җитәкчесе булу укытучыга зур җаваплылык өсти. Ул укучы күңеленә юл таба белергә, аның яклаучысыда саклаучысы да булырга, кирәк вакытта таләпчән дә булырга тиеш....

Клод Оскар Моне

Биография и творческая жизнь французского художника, представителя импрессионизма - Клода Оскара Моне.Всю свою жизнь Моне любил рисовать цветы - полевые, садовые или срезанные, они постоянно присетств...

Сочинение по картине Клода Моне "Лондон. Парламент"

Материал для использования  на уроке русского языка по программе "Перспективная начальная школа"...

Урок мокшанского языка в 4 классе "Сочинениянь сермадомати анокламась "Монь шачема масторозе - Жуку велесь"

В настоящее время остро ощущается необходимость возрождения и восстановления духовности, формирования нравственной личности гражданина и патриота своей страны, изучения прошлого и настоящего своей “ма...