Разработка внеклассного мероприятия "Соңгы кыңгырау бәйрәме"
методическая разработка (4 класс) по теме
Конспект внеклассного мероприятия на тему "Последний звонок" (на татарском языке) поможет учителям 4-х классов при подготовке и проведении данного праздника. Разработка предназначается учителям татарских школ и гимназий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
songy_kyngyrau_byrme.docx | 26.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Соңгы кыңгырау бәйрәме - 2011
Вальс “Хәтерлим мин әле, бүгенгедәй”
- Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
- Бәйрәмне кемнәр китерә?
Чәчәкләр, гөлләр микән?
Бураннар, җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
- Дуслар, бүген нинди көн?
Сез беләсездер, бәлкем?
Белмәсәгез, үзем әйтәм:
Бүген бездә бәйрәм көн!
- Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде һәммәбез.
Башлангыч белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Укытучы сүзе.
Шигырьләр сөйлиләр.
Концерт программасы
- - Ә хәзер, әйдәгез әле, 4А сыйныфы күгендә кабынган йолдызлар белән танышыйк.
- - Айнур, син ни сөйлисең?
Кайда ул йолдызлар?
- - Аз гына сабыр ит, Регина.
Хәзер без аларның барысын да күрербез!
- Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк шушы көйләргә.
Җырласак шушы көйләргә,
Калыр сагынып сөйләргә!
Сезнең алда җырлыйлар: сыйныфыбызның затлы укучылары – Зилә, Алия, Наил. “Әй, мәктәбем”
2.Айнур, синең әбиең бармы?
- - Әлбәттә, бар. Мин аны бик яратам.
- -Ә хәзер Радил әбисен ничек ярата икән, шул турыда скетч карап китик.
Әби ролендә – Әдилә чыгыш ясый.
- Биюченең итәге
Бии, бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии, бии остара.
Сәхнәдә – сыйныфыбызның оста биючеләре - Алсу, Зилә һәм Эльвина!
- Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Берне түгел, икене.
Җырламас идек икене,
Сез дусларым сөйкемле!
Сәхнәдә – сыйныфыбызның иң акыллы кызлары: Аделя, Чулпан, Диана. “Улыбка”
2.-Айнур, синең иң яраткан дәресең ниниди?
- -Әлбәттә, физкультура!
- -Ә менә Радилнең яраткан дәресе физкультура түгел икән!
- -Ничек инде?
- -Әйдәгез, үзен тыңлап карыйк әле!
Җәүдәт Дәрзаман “Күрерсез!”
2.Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелне ача ул.
Җырлау күңелне ача ул,
Кайгыларны баса ул!
Җырлыйлар: сыйныфыбызның затлы егетләре Айнур, Илназ, Заһир.
“Голубой вагон”
- Бие әле, бие әле,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр!
Сәхнәдә – “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Виктория” хореография фестивальләренең республика турында берничә ел рәттән призлы урыннар алып, Мәскәү, Түбән Новгород, Геленджик шәһәрләре тамашачыларын таң калдырган биюче йолдызларыбыз – Эльвина һәм Диана!
“Рок-н-ролл”
- – Регина, син ничек уйлыйсың, кеше кайгысыннан көлергә ярыймы?
- – Син нәрсә инде, Айнур, юк, билгеле. Синең дә шундый авыр хәлдә калуың бар.
- – Әйе шул. Әйдә, хәзер Алсуны тыңлап карыйк. Ул ничек уйлый икән?
Габдулла Шамуков. “Чыпчык белән Күгәрчен”.
- Юктыр әле күргәнең
Безнең җырчы кызларны,
Күрсәң иде ул кызларның
Урысча җырлаганын!
Җырлыйлар: сыйныфыбызның иң тырыш кызлары – Динә, Регина, Ләйсән. “Солнышко”
- Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без биеми, кем биесен
Безнең шундый чагыбыз!
Кызлар ансамбле башкаруында “Зонтиклар биюе”
2.-Айнур, син нинди транспорт чаралары яратасың?
- - Машина, самолёт, теплоход.
- – Ә менә безнең Радил башка транспортка гашыйк.
Каршы алыгыз: скетч “Тормозлары шәп иде”
2.– Айнур, әйт әле, зиңһар, син чын солдатлар кебек маршта атлап йөри аласыңмы?
- – Нишләп йөрмәскә, йөрим, Регина. Син оныттың мәллә, узган ел бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган "Смотр строевой песни" конкурсында безнең сыйныф 1 нче урын алып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде бит!
“Вместе весело шагать”. Җырлыйлар – сыйныфыбызның шук малайлары: Илнар, Инсаф, Радил.
- – Регина, синең ресторанда булганың бармы?
- – Юк, Айнур. Ә синең?
- – Минем дә юк.
- – Ә хәзер Эльвина белән Диана безне Казанның 5 йолдызлы ресторанына алып керерләр. Рәхим итегез!
- – Регина, син нәрсә турында хыялланасың?
- – Хыяллар күп инде ул, Айнур. Тик аларның барысы да тормышка ашып бетми бит.
- – Әйе шул, Регина. Ләкин, минемчә, барыбер хыялланырга кирәк. Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, алай күңелсез булыр иде.
- – Мин синең белән килешәм, Айнур. Безнең сыйныф кызлары нәрсә турында хыялланалар икән, шуны тыңлап карыйк әле.
“Маленькая страна”
- Без бит әле, без бит әле,
Без бит Әтнә яклары.
Елата да, көлдерә дә
4А ның шаяннары!
“Репортаж из школьной жизни” ведут Дина и Ильназ.
- – Регина, бик тиздән җәй дә җитәр, җиләк-җимешләр өлгерер, бакчаларда карлыганнар каралып утырыр.
- – Дөрес, Айнур. Ләкин карлыганның агы да, кызылы да була бит. Ә менә кара карлыган кызарта да белә икән.
- – Ничек инде?
- - Әйдәгез, хәзер сүзне Алсуга бирик. Ул аңлатыр.
Иван Белаков “Кара карлыган”
- 5нче класста гел яңача
Булыр инде фәннәр дә,
Төшендереп торыр безне
Илдәге уй-гамьнәргә.
- Каршы алыр яңа укытучы,
Каршылар яңа дуслар.
Көмеш авазлы кыңгырау
Тәүге дәресне башлар.
“Кыңгыраулы мәктәп еллары”. Сезнең каршыгызда – сәхнә яратучы кызларыбыз: Алсу, Регина, Эльвина.
- Сәхнәдә – Татарстан Республикасы күгендә балкып торучы якты йолдыз, “Без бит Әтнә яклары” иҗат фестиваленең күп тапкырлар лауреаты булган , ТНВ каналы үткәргән “Җырлы-моңлы балачак” телевизион җыр конкурсы җиңүчесе, “Әтнә сандугачы-2011”һәм “Дулкыннар” Республика җыр конкурсларында гран-при дәрәҗәсенә лаек булган; “Созвездие – Йолдызлык” Республика турларында берничә ел рәттән 1 нче урыннарны яулап, Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә татар җырларын башкарып, башкала тамашачыларының кайнар мәхәббәтен яулаган җырчыбыз – Фаил Сәфәров!
Татар халык җыры “Илкәем”.
- - Регина, син Тукайны яратасыңмы?
- – Син нәрсә инде, Айнур! Безнең татарда Г.Тукайны яратмаган кеше юктыр ул. Без барыбыз да Тукай бабайның шигырьләрен, әкиятләрен тыңлап үстек бит!
- – Әйе шул, Регина. Син хаклы. Быел әле яраткан шагыйребезнең 125 еллык юбилеен да билгеләп үттек.
- – Әйдәгез, хәзер шул бәйрәмнән бер өзек карыйк.
Г.Тукай. “Су анасы”.
- Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең хыяллар.
Хыялларга очар канат кирәк,
Алар шулай акка буялган.
Ак болытлар – безнең хыяллар.
- Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый,
Алар шулай ап-ак калачак.
Ак болытлар – безнең балачак.
Каршы алыгыз: Фаил Сәфәров. “Артта кала балачак”.
- Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул, башлангычыбыз.
Һәм мондагы бик кадерле
Беренче укытучыбыз.
- Баш иябез бүген Сезнең алда,
Бурычлыбыз Сезгә гомергә.
Өйрәттегез: дус һәм тату булып
Яшәгез, дип шулай гел бергә.
Хор “Учат в школе”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка внеклассного мероприятия "Письмо солдату в армию"
Методическая разработка внеклассного мероприятия "Письмо солдату в армию". Составитель и автор стихов: учитель начальных классов,высшей категории МОУ "СОШ № 34 с УИП" г.Саратова Ежова Наталья Александ...
Методическая разработка внеклассного мероприятия"Мой любимый город"
Открытое мероприятие о городе Новомосковске,включающее музыкальные композиции,кинокадры,конкурс рисунков,поделок,сочинений....
методическая разработка внеклассного меропиятия "Супер-мама или дочки-матери"
Возможно использование разработки ко Дню Матери, к 8 Марта...
Методическая разработка внеклассного мероприятия: "Папа,мама,я- спортивная семья".
Спортивный паздник с участием родителей и детей.Цель мероприятия сплотить семью, и школу,привить интерес к здоровому образу жизни....
Разработка внеклассного мероприятия "Подвигу народа жить в веках"
Расширение исторических знания детей, воспитание чувства патриотизма, уважение к прошлому своего народа, ...
Методическая разработка внеклассного мероприятия в 4 классе "Прощай, начальная школа!"
Внеклассное мероприятие "Прощай начальная школа!" проводится в 4 классе в виде выпускного вечера с целью обесечения психологического контакта и сотрудничества педагога, детей и их родителей; с целью ф...
КОНКУРСНАЯ РАБОТА на лучшую методическую разработку внеклассного мероприятия по духовно-нравственному воспитанию обучающихся Внеклассное занятие для учащихся 4-х классов « Новомученики и исповедники Церкви Русской»
Цели:дать представление обучающимся о значении и содержании подвига новомучеников в истории России и Русской Православной ЦерквиЗадачи: дать объективные представления о причинах гонений на Церковь в н...