Әбиемнең күңел сандыгы"
методическая разработка по теме
Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары файдаланылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
biemnen_kunel_sandygy.docx | 52.77 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ә б и е м н е ң к ү ң е л с а н д ы г ы”
Фольклор кичәсе
Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы, Актаныш районы, Такталачык коррекция мәктәбенең башлангыч класс укытучысы
Укытучы:
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме?
Әллә инде күңел бизәгеме?
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгы,
Бер ачасы иде, ачасы.
Әби-бабам белгән йолаларны
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач әбием безгә күнелеңне
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Б а л а:
--- Дуслар, без бүген кунакка барырга дип сөйләшкән идек бит. Кемгә дисезме? Әсма әбиебезгә. Ул әнә теге бизәкле капкалы йортта яши. Җырлый-җырлый барыйк әле. Ишетсә ул безне каршы алырга да чыгар.
Балалар җырлый- җырлый баралар:
Каз канаты каурый-каурый
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
Б а л а:
--- Нишләптер күренми әле әбекәй. Әйдәзгез, капкага серле сүзләребезне әйтеп карыйк.
Б е р г ә л ә п:
--- Әй, капка, капка,
Сәлам бирдек, әссәлам!
Синнән безгә тиештер бит
Вәгаләйкемәссәлам!
Әби чыга:
--- Һай, балакайларым, күрми дә торам икән бит. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз! Җиңел аякларыгыз белән! Исән-сау гына килдегезме, алтын бөртекләрем, хөрмә җимешләрем!
Б а л а л а р:
--- Исәнме, әбекәй!
Ә б и: --- Бик исән, балакайларым, бик исән! Рәхмәт килүегезгә! Әйдәгез әле, йортка дога кылып алыйк. Бисмилләһир- рахмәнир-рахим.Илгә-көнгә тынычлык, йортларга иминлек, барыбызга да тазалык бирсен ходай! Әмин!
Укытучы:
Бер күрешү бер гомер дип
Дога кыла ак әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
Ходайның һәр биргән көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы-
Ак яулыклы ак әбиләр.
Ак әбиләр бер елмайса,
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри
Орчык буе оныклары.
Ходайның һәр биргән көнен
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы-
Ак яулыклы ак әбиләр.
Әби:
И, балалар, картлык-шатлык түгел шул ул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам икән. Самавырымны гөрләтеп җибәрим әле, ә сез балалар, уйный торыгыз.
Б а л а:
Кулны-кулга алыгыз,
Уйнап-көлеп калыгыз.
Күңел ачып калыр өчен
Бүген безнең ялыбыз!
Түгәрәккә басып, татар халык уен җыры “Төймә” башкарыла:
Ал булмый булмас инде лә,
Гөл булмый булмас инде, их!
Куш: Төймә, төймә, төймә, төймә,
Төймә була унсигез.
Кара безнең дус-ишләргә
Бар да матур, бертигез.
Төймә, төймә. төймә, төймә,
Төймәләре бер генә.
Кара безнең дус-ишләргә
Чәчәк аткан гөл генә.
Аллары булыр әле лә,
Гөлләре булыр әле, их!
Кушымта шул ук.
Әби чыга: --- Һай, балакайларым, нинди күңелле! Рәхмәт инде, яшь чакларымны исемә төшердегез. Без менә яшь чакларда түгәрәккә утырып, мәкальләр әйтешә идек. Сез дә мәкальләр беләсезме?
Б а л а л а р: ---Беләбез, әбекәй, беләбез!
Ә б и: Ягез. алайса,
Мин мәкальне әйтә башлыйм,
Ә сез дәвам итегез,
Һәр мәкальдән сабак алып,
Күңелдә беркетегез.
Әби мәкальләрнең беренче яртысын әйтә, балалар икенче яртысын әйтәләр.
Кем эшләми – шул ашамый.
Яхшы сүз – җан азыгы,
Яман сүз – баш кызыгы.
Аз сөйлә – күп тыңла.
Мактану хур итә –
Тыйнаклыкка ни җитә.
Яхшы белән юлдаш булсаң – эшең бетәр,
Яман белән юлдаш булсаң – башың бетәр.
Күп эшләсәң эш көне – тук булырсың кыш көне.
Тырышлык бәхет китерер – ялкаулык ачтан үтерер.
Әби: ---Рәхмәт, балакайлар, мәкальләр дә күп беләсез икән!
Б а л а: Әбекәй, әйдә бергәләп уйнап-биеп алабыз!
“К у л ъ я у л ы г ы м”
Кулъяулыгым алсу, алсу
Алсу гөлләр төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенә
Кулъяулыгым зәңгәр, зәңгәр
Зәңгәр чәчәк төсендә
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенә
Кулъяулыгым кызыл, кызыл
Кызыл чия төсендә.
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенә.
Кулъяулыгым алсу, алсу
Алсу алма төсендә.
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенң.
Кулъяулыгым сары, сары
Сары яфрак төсендә.
Кулъяулыгым бүләк итәм
Дусларымның берсенә.
Әби: --- И, балакайларым, бөтен үткәннәремнең астын-өскә китердегез. Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомерләр бирсен!
Без яшь чакларда бик күп санамышлар да белә идек.
Балалар: ---Әбекәй, без дә беләбез, санап күрсәтикме?
Әби: ---Ягез әле, балалар!
Әлчи, бәлчи, Саесканның Җепсез орчык,
Әни күлмәк үлчи. койрыгы чәүкә, чыпчык.
Үлчи торгач, Саный китсәң- Кара балчык,
җитмәде. Унике. Син кал, бу чык!
Кисә торгач, Сыңар аяк,
бетмәде. сыңар чык.
Чәүкә, чыпчык, син кал, син калып тор,
бу чык. Ә син чык!
Бала: ---Әбекәй, бик арымадыңмы әле?
Әби: ---Юк балакайларым, сезнекң белән бик күңелле әле.
Бала: ---Алайса, әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.
Түбәтәеңне кигәнсең, Түп-түп түбәтәй,
Ераклардан килгәнсең. Төбәтәең укалы.
Төскә матурлыгың белән Чиккән матур түбәтәең
Шаккаттырыйм дигәнсең. Менә кемдә тукталды.
Түбәтәй кемдә туктала, шул бала җәза үти.
Әби:
Тиңсез көйләр ятим кала, нишләргә соң?
Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта.
Моңлы булдык, горур булдык туган якта.
Туган-үскән, чәчеп-урган җиребез бар,
Җир йөзендә хур булмаслык җырыбыз бар.
Саклый белдек иске көйләр хәзинәсен,
Беркем, илсез килмешәкләр бу димәсен.
Гомер үтә, куартлар бетә, заман башка,
Бу көйләрне белүче юк бездән башка.
Гомер чиге якынлаша, яна йөрәк.
Әй оланнар, сезгә дә бу көйләр кирәк!
Туган телен, туган җырын онытканнар –
Туң йөрәкле, фәкыйрь, гарип, сынык җаннар.
Җырсыз-моңсыз, нәселсез һәм тарихсыз, тук,
Гамьсезләрнең беркемгә дә кызыгы юк!
Булмас аңа таянучы, булмас аның таянычы.
Килми калмас сынык җанга хәтерсезлек аянычы.
Кабатланмас көйләребез, хәзинәбез,
Җырлый белсәк, беркемгә дә баш имәбез.
Халык моңы безнең канда тумыштан ук,
Эш белгәннең җыры моңлы, уены шук.
Тыпыр-тыпыр егетләр һәм кызлар бии.
Ялындыру һәм оялу истә дә юк.
Бию такмаклары җырлана, бер пар бии.
Бас, бас эзенә, Ары да килеп биисең,
Күз тимәсен үзенә. Бир дә килеп биисең.
Яшел чирәм үсеп тора Бигрәк матур биисең,
Аяк баскан эзенә. Күз тияр дип белмисең.
Ай-ли , бөгелми, Биюченең итәге
Матур баса түгелме? Бии-бии кыскара.
Тып-тып басып биегәндә Биючегә сүз әйтмәгез,
Күңелне ача түгелме? Бии-бии остара.
Бие, бие, биесәнә Тыпыр-тыпыр тыпырдашып
Шушы такмак көенә. Бергә басыек әле.
Тыпыр-тыпыр бер биесәң Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Күңел генә сөенә. Күңел ачыек әле.
Сип, сип, сип әйдә Биючеләр, биегез,
Җиргә каты тип әйдә, Матур безнең көебез.
Егетнең менң дигәне, Биегез, биегез
Кызның да иң чибәре. Матур булсын илебез!
Әби: Ай рәхмәт, балакайлар, булдырдыгыз!
Бала: Әбекәй, без әле сиңа тагын һөнәрләребезне күрсәтәбез!
Концерт номерлары күрсәтелә.
Такталачык коррекция мәктәбе
Әбиемнең күңел
сандыгы
Башлангыч класс укучылары белән фольклор кичәсе
И л ь я с о в а К.З.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әбиемнең сандык серләре.
Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....
Әбием сандыгы (фольклор кичә)
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...
Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"
https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...
Әбием сандыгы. Проект эше
Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: · милли бизәкләр;· кием-салымнары;·...
Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы.
Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы....
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”Максат:1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.3. Татар халкына хас ...
Презентация"Әбиемнең күңел сандыгы"
Ямаширмә авылы читек, кәләпүш чигүчеләр белән дан тоткан зур авыл....