Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы.
классный час (3 класс)

Муллагалиева Альбина Мидхатовна

Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Әбиемнең серле сандыгы

Максат: балаларны татар милли киемнәре белән таныштыру, туган илгә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Зал өй кебек бизәлгән. Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак борынгы ашъяулык япкан өстәл. Өстәл өстендә самовар, чәйнек, чынаяклар һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи) куелган.

Әби утыра чигеп. “И туган тел”не көйли .

Балалар  керә.

Исәнмесез, әбекәй!

-Исәнмесез, балалар! Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз! Исән-сау гына килдегезме, алтын бөртекләрем! Рәхим итегез, утырыгыз.

-Балалар, бүген мин сезне бер истәлекле серле сандык белән таныштырырга үзебезгә кунакка чакырдым. Бу серле сандык миңа истәлеккә әбиемнән калган.

Бала.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә  инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде,ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

-Бу  серле сандык , балалар, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын  саклый. Әйдәгез әле, сандыкны ачып карыйк. Ай-хаааай, нәрсәләр генә юк икән бу сандыкта!!!

Сандыктан калфак алабыз

Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын- кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле бизәкләр   белән бизәлә. 

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

Көзгеләргә күзем салсам

Хәйран калам үзем дә:

Җем-җем энҗе мәрҗәннәрнең

Нуры уйный йөземдә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр!!!

Сандыктан сөлге алабыз

-Ә монысы – сөлге.

Татар хатын –кызларыбыз эшнең серен белгәннәр,

кич утырып, җырлар җырлап оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр, тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә чын чәчәкләр чигелгән.

Сандыктан алъяпкыч алабыз

-Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы  кызларга бигрәк тә килешеп торган (бер балага кидерә)

Алъяпкычымның  бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллыгөлле чәчәк төшкән,

        Килешәдер үземә.        

Сандыктан түбәтәй алабыз

Менә, балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме  түбәтәй  бәрхеттән,  парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравык-лар белән бизәгәннәр. 

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Түбәтәй  алып килгән.

Түбәтәемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул –

Татар малае!  дидем.

Түбәтәем, түбәтәй

Энҗе мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән түбәтәй үземә

Бигрәк килешә икән!!!

“Түбәтәй “уены.

Түбәтәеңне кигәнсең,                        Түп-түп түбәтәй,

Ераклардан килгәнсең.                        Төбәтәең укалы.

Төскә матурлыгың белән                Чиккән матур түбәтәең

Шаккаттырыйм дигәнсең.                Менә кемдә тукталды.

Түбәтәй кемдә туктала, шул бала җәза үти.

-Бу балага нинди җәза бирәбез?(Әби турында шигырь сөйләсен)

Минем әбием бик әйбәт –

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

- Икенче бала өчен нинди җәза бирәбез?(Әтәч булып кычкырсын)

Сандыктан читек алабыз

-Монысы, балалар,  читек.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

  • Ә хәзер, балалар, әзрәк, җырлап – биеп, кунел ачып алырбыз.

Жырлы уен «Кәрия  Зәкәрия»

-Әбекәй, рәхмәт сиңа. Күңел сандыгын бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең бу җырыбыз кадерле әбиебезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

- Рәхмәт, балалар!!!

Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта.

Моңлы булдык, горур булдык туган якта.

Туган-үскән, чәчеп-урган җиребез бар,

Җир йөзендә хур булмаслык телебез бар.

Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп  эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык  тукыган. 

Бу сандыкның серләрен,балалар, мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп  саклагыз, буыннан буынга тапшырыгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.

Материал для проведения классного часа....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...