Әбиемнең сандык серләре.
классный час (2 класс) по теме

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biemnen_sandyk_serlre.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы  Казанбаш төп гомум белем мәктәбе

“ӘБИЕМНЕҢ САНДЫК СЕРЛӘРЕ”

(2-4 нче класслар катнашында үткәрелгән тәрбия сәгате)

                                 

                         

                          .                      

                                                    Башлангыч класслар укытучы  Гатауллина Гөлия Фиргать кызы

2011-2012 нче уку елы

                                        Әбиемнең сандык серләре.

Җырлы – уенлы кичә.

Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 6-7 сыйныф укучылары. Алып баручы: китапханә мөдире.

Алып баручы: Менә, дусларым, җыелып та беткәнсез. Дуслар җыелгач бәйрәм була инде. Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф – гадәтләре белән танышырбыз.

    Сәхнәдә милли киемнәр кигән малайлар, кызлар утыралар. Гайшә әби керә.

Гайшә әби: И, Гүзәл оныгым, аулакка кунаклар җыйгансың икән. Мин сезгә комачауламам, бер почмакта гына утырырмын.

Гүзәл: Юк, әбием, син безгә үзеңнең серле сандыгыңны ачып күрсәтерсең, безнең җитәкчебез булырсың.

Гайшә әби: Балалар, минем сандыгым үзе турында сөйләсәң генә ачыла.

Айдар:  Әбиемнең күңел сандыгы!

              Нинди серләр саклый икән ул?

            Гомер буе җыйган хәзинәме,

              Әллә инде күңел бизәгеме,

              Нинди серләр саклый икән ул?

Алия:    Әбиемнең күңел сандыгын

              Бер ачасы иде, ачасы...

              Әби – бабам белгән йолаларны,

              Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

             Бер ачасы иде, ачасы.

Гүзәл:   Әбиемнең күңел сандыгы

              Кызыктыра инде күптәннән.

              Ач, әбием, безгә күңелеңне,

              Яшь буынга мирас булып калсын,

              Бер хәзинә калсын үткәннән.

Гайшә әби сандыгын барып ача. Аннан чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулыклар ала. Балалар белән бергә бу әйберләрнең исемнәре кабатлана.

Гайшә әби: Балалар, әйдәгез бер җырлап та алыгыз инде. Балалар “Зәңгәр күл”(Г.Насрый сүз., С.Сәйдәшев муз.) җырын башкаралар.

Гайшә әби: Бик матур җырладыгыз. Безнең дә бит бар иде яшь чаклар...Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!..

Марат: Әби, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле. Әби уеннар уйната.

“Йөзек салыш.”

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “Кемдә йөзек йөгереп чык!”,-ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш, ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тосалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

“Бозык телефон”, “Шешә тәгәрәтү”, “Күз бәйләш” уеннары уйнала.

Гайшә әби: Әйдәгез балалар, тагын бер уен уйныйбыз “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала ул. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын әйтәм, төен чишүче ахырын таба. (Әби бау алып 6-7 төен төенли, балалар чишәләр).

Кем эшләми - шул ашамый.

Оста кулда һөнәр бар.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Ана күңеле балада – бала күңеле далада.

Күрше хакы, тәңре хакы.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Аз сөйлә - күп тыңла

Гүзәл:   Әбием, безгә табышмаклар да әйт инде.

Гайшә әби: Ярый тыңлап карагыз.

Үрә - үрә үрмәли, ятьмә-тозак үрәм ди.(Үрмәкүч)

Үзе нәни, үзе йомшак, тәгәри бер сары йомгак.(Чеби)

Җәен сары, кышын ак.(Куян)

Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.(Орчык)

Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)

Ашар өчен туныйсың, тунаганда елыйсың.(Суган)

Чиләк-чиләк су эчә, су эчерсәң - тиз үсә.(Кыяр)

Рәхмәт балалар, күп беләсез икән, “5”легә генә укыйсыздыр. Ә хәзер, нинди татар милли ашларын беләсез, санап чыгыгыз әле.

Балалар бергәләп: Өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, пәрәмәч, бәлеш, кабартма...

Гайшә әби кичәдә катнашучыларга, тамашачыларга рәхмәт белдерә.

Алып баручы: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның мактанычы, горурлыгы. Үткәннәребезгә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.  Игътибарыгыз  өчен бик зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Әбиемнең күңел сандыгы"

Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары  файдаланылды....

"Серле сандык" . Күңел ачу иртәсе өчен сценарий.

Күңел  ачу  кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык  китерү  чарасы  булса,  икенчедән, алар  нәниләрнең  һәрьяклы  үсешен...

Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы.

Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы....

Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”Максат:1.Балаларның  милли киемнәр турында алган  белемнәрен  гомумиләштерү.2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.3. Татар халкына хас ...

Презентация"Әбиемнең күңел сандыгы"

Ямаширмә авылы читек, кәләпүш чигүчеләр белән дан тоткан зур авыл....