Рабочая программа по татарскому языку - 4 класс (рус.гр.)
рабочая программа (4 класс) на тему

Вахитова Гульназ Раисовна

Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса (русская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4a_klass_tatarskiy_yazyk.docx85.86 КБ

Предварительный просмотр:

«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

_________________________

_________________________

Протокол № ______  от

__________________ 2015г  

«Согласовано»

Зам. директора по УР

МБОУ «СОШ № 119»

___________ Э.М.Мустафина

_______________ 2015г.  

                           «Утверждаю»

                                   Директор
 МБОУ «СОШ № 119»

          ____________ Т.П.Фадеева

                 Приказ №  ______  от

           «_____» ___________2015 г.  

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

учебного предмета «ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное  учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 119»

Авиастроительного района г.Казани

Вахитова Гульназ Раисовна,

учитель татарского языка и литературы

4А класс

                                                                                                                                                                                                            Рассмотрено на заседании

                                                                                         педагогического совета

                                                                                          протокол  № ____ от

                                                                                            ________________ г.

2015- 2016 учебный год

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

4нче сыйныф   өчен  эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы приказы, №373,06.10.2009) ;

2.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм Фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”

3.Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар)”Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,2014.;

4.Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.  Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014 ел.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле  дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать, елга 105 сәгатькә төзелде

Эш  программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

Уку программасы даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән:

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга  татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә  укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган  культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру:

- укучыларның 1-3 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

- укучыларның яшь үзенчәлекләрнә килердәй текстлар сайлау;

- текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;

- иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя һәм әкиятләрне дәвам иттерү;

             - 4 сыйныф өчен бирелгән якынча лексик - фразеологик минимумны үтәү;

Укытуның максатлары.

1. Рус телле укучыларда  аралашу осталыгы формалаштыру.

2. Татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү.

3. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.  

5. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

Бурычлары:

 - сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

 - татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

 - татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

 - татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау.Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 3-4тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;

Тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

Аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Текстның темасы, төп фикере .Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен(танышу,өйрәнү һ.б.) үзләштерү.Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәни,әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган  монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача  сөйләү.

ОРФОЭПИК   ҺӘМ   ОРФОГРАФИК   МИНИМУМ

1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп , язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

ГРАММАТИК МИНИМУМ

1. Татар телендәге хәреф-аваз системасна анализ бирә бирү.

2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

4. Маратның  китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгүнәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

7.Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөләмдә куллану.

9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

11. Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

4 нче сыйныф укучылары ел ахырына түбәндәге күнекмәләрне үзләштерә:

  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  2. Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  4. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  5. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.
  6. Монда, анда  рәвешләрен сөйләмдә куллану.
  7. Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.
  8. Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.
  9. Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.
  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта  3 затта сөйләмдә куллану.
  11.  Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.
  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
  13. Кадәр, соң – бәйлекләре белән таныштыру.
  14.  Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.
  15. Уйнарга яратам, уйный башлады  – төзелмәләре белән таныштыру.

УКЫТУНЫҢ  ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  •  “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”,  кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү  нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, фикерли белү;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  •  тиешле мәгълүматны табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив  нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык)

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу.

        Эш программасы 4  нче сыйныф укучыларының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Сыйныфта сәләтле балалар да бар, шуңа күрә укучылар материалны белем дәрәҗәләренә карап һәм үз темпын саклап үзләштерәчәк. Татар теле һәм әдәби уку предметын укыту программасының эчтәлеге укучыларга индивидуаль якын килүне күздә тота. Бу татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә килеп чыккан кыенлыкларны вакытында бетерергә һәм тел өйрәнүдә тагын да алга китәргә мөмкинлек бирә.

Темалар бүленеше

Тема

Сәгатьләр саны

Яңа уку елы башлана.

15

Туган як табигате.

18

Хайваннар дөньясында.

11

Кышкы уеннар.

11

Минем дусларым.

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

14

Язгы бәйрәмнәр

13

Минем туган илем.

8

Чәчәкле җәй, ямьле җәй.

8

Барлыгы:

105

Программа материалының  бүленеше

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Еллык

                                                   С ә га т ь    с  а   н   ы

Дәрес

27

21

30

27

105

Изложение

1

1

Диктант

1

1

2

Сүзлек диктанты

1

1

1

2

5

Контроль эш

1

1

        

1

3

Мониторинг тикшерү

1

1

Мониторинг

1

1

Еллык контроль эш (тест)

1

1

Контроль күчереп язу

1

1

1

1

4

Дәрестә берникадәр вакыт биреп үткәрелә торган эшләр (15-20 минут)

Тест (өйрәтү характерындагы)

1

1

Контроль тест

1

1

Милли-региональ компонентның кулланылышы.

  1.  3 нче дәрес. Исемнең килеш белән төрләнеше. (м.-р.к. мәктәптә, 8 нче бит – 7 нче күнегү)
  2. 2. 19 нчы дәрес. Хәзерге заман хикәя фигыль. (м.-р.к. Казандагы парклар, әңгәмә).
  3. 22 нче дәрес. Фигыльдән кая? кайда? сорауларының бирелеше.(м.-р.к.Башкалабыз даруханәләре, әңгәмә).
  4. 53 нче дәрес. Вакыт рәвешләренең сөйләмдә кулланылышы. Үзәк универмагта.(м.-р.к. Казанның сәүдә үзәкләре, фикер алышу)
  5. 58 нче дәрес. Җыю санары. (Татар халык авыз иҗаты, санамышлар)
  6. 77 нче дәрес. “Яз килә” темасына лексик минимум. Инфинитив. (м.-р.к. Язгы уеннар, бәйрәмнәр, “Карга боткасы”, 66 нчы бит – 7 нче күнегү)
  7. 90 нчы дәрес. “Татарстан – туган ягым” темасына лексик минимум. (Уйнарга яратам,уйный башлады) тезелмәләре. (м.-р.к. Татарстан шәһәрләре, 90 нчы бит – 9 нчы күнегү)
  8. 92 нче дәрес. Сорау кисәкчәләре. Музейларга барабыз.(м.-р.к. Башкалабыз музейлары, әңгәмә)
  9. 95 нче дәрес.Ашыйсы килә формасы, (м.-р.к. Татар халык ашлары – 99 нчы бит – 11 нче күнегү).
  10. 102 нче дәрес.Исемнәрне кабатлау, (м.-р.к. Татар исемнәре, тарихы, килеп чыгышы).

Укыту-методик комплекты

1. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,2014.Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”,төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова, Казан, 2013 ;

2. Дәреслек. Татар теле. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.  Рус телендә башлангыч белем бирү оешмалары өчен дәрслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).Дәреслек  Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә . Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014;

3. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту.Авторлары : Р.З.Хәйдәрова, Л. Ә.Гыйниятуллина. 4нче сыйныф.Укытучылар өчен методик кулланма. Казан “Татармультфильм “ нәшрияты 2014

                

Өстәмә әдәбият

1.Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов.(на русском языке) Издательство “Гыйлем” Автор – составитель Р.Н.Насибуллина, 2012г.

2.Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме, 4.- Казан: Мәгариф, 2008 ел.

3.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.Казан “Мәгариф “ нәшрияты, 2008 ел.

4.Р.З Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентынгы. Яр Чаллы, 2014 ел.

Мәгълүмат чыганаклары

Рус телле балалар татар әдәбиятын үзләштерү барышында түбәндәге техник чараларга игътибар итәргә тиеш:

  • мультимедиа чаралары;
  • Интернет-ресурслар;
  • Махсус сайтлар

http://www.ed.gov.ru  

Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

 һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru  Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru  Федераль тест  үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru

http://www.shoolexpo.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru    ТР  рәсми серверы

http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru  ТР электрон газетасы

http://. xat.ru  Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru   on- line  русча сүзлек

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

http://. selet.ru  “Сәләт” яшьләр

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

tatartele 2010.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tugan-tel.blogspot.com

tatartele 5.edu. tatar .ru

tugan-tel.blogspot.com

tele m.narod.ru ›tel/nigmatullina.ht

КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН

4 сыйныф (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина), атнага 3 сәгать; барлыгы – 105 сәгать

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлегенең төп төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү

вакыты

Метапредмет

Предмет

Шәхси

План

Факт

1 ЧИРЕК (27 сәгать)

Белем бәйрәме – 15 сәгать

1

Яна уку елы котлы булсын! Сүз төркемнәрен кабатлау.

ЯМҮ

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү.

Регулятив:

 эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

 укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү;

укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү,әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу,төп мәгълуматны аеру; фикерләрне логик чылбарга салу;

Сүз төркемнәрен аера белү.

Дөреслек белән эш итә белү.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, сөйләмдә дөрес куллану.

Бер-береңә комплиментлар әйтә белү;

фикереңне дәлилли белү.

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү;

уку-язу әсбапларының исемен сорый белү;

уку-язу әсбапларының барлыгые, юклыгын әйтә белү;

татар теленең хәреф_аваз системасын сөйли белү;

о,ы,э хәрефләренең дөрес әйтелешен, язылышын үзләштерү.

Бер-береңне хөрмәт итү.

Укуга карата кызыксыну хисе булу.

Укучы ролен үзләштерү.

Ярдәмчеллек , башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбурилеген аңлау.

1.09.15

2

Исемнәрне кабатлау. Уку-язу  әсбаплары.

БГС

Уку-язу әсбапларының исемен сорый,үзенә ала, иптәшеңә бирә белү.

3.09.15

3

Исемнәрнең килеш  белән төрләнеше. (м.-р.к. 8 нче бит -   7 нче күнегү.Диалог Мәктәптә).

Катнаш дәрес

Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

4.09.15

4

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Кабатлау дәресе

7.09.15

5

Күплек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

БГС

Татар телендә тартык авазларның санын, әйтелешен истә калдыра белү Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап.

8.09.15

6

Исемнәрнең ясалышы. Кушма исемнәр.

Аңлату дәресе

Кушма исемнәрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

10.09.15

7

Парлы исемнәр.

Кабатлау дәресе

Парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап сөйләмдә куллану.

14.09.15

8

Кушма, парлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышына контроль  күчереп язу. Эш урыны.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

15.09.15

9

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең  җөмләдә кулланылышы.

Кабатлау дәресе

Исемнәрне килеш, тартым белән төрләндерә, җөмләдә дөрес итеп куллана белү.

17.09.15

10

Исемнәрнең язылышы. Татар алфавиты.Сузык  һәм тартык авазлар. Татар теленә хас авазлар һәм хәрефләр.

Аңлату дәресе

Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Җөмләләрне дөрес итеп уку, күпнокталар урынына тиешле сүзләрне язу.

21.09.15

11

Исемнәрдә о,        ы,э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы.

БГС

О, ы,ө хәрефләрен дөрес итеп куллана белү.о, ы,э

авазларын сөйләмдә актив куллана белү.

22.09.15

12

Кереш контроль эш. “Яңа уку елы котлы булсын!”

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

28.09.15

13

Хаталар өстендә эш. Сан. Саннарның ясалышы. Тамыр саннар.

Кабатлау дәресе

Тамыр  саннарны куллана белү, аларны тәрҗемә итү, фикер алышу,сорауларга җавап бирү, сүзләр язуда куллану. Үзең турында сөйли белү

29.09.15

14

Кушма саннар.

БГС

Кушма  саннарны .,11- 19 га кадәр саннарны куллана белү. Кушарга,

алырга,бүлергә,мисал,мәсьәлә сүзләрен сөйләмдә куллана алу

1.10.15

15

  Тезмә саннар.

Катнаш дәрес

Мөстәкыйль рәвештә хикәя язу, аны сөйли белү.

5.10.15

Туган як табигате – 18 сәгать

16

Тамыр, кушма, тезмә саннарны  кабатлау.

БГС

Тамыр, кушма, тезмә саннарны  кабатлау.Аларны куллану һәм ныгыту  өчен биремнәр үтәү.

Регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләнгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Танып белү:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү;

 тиешле мәгълуматны табу, билгеләү;

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

фикерьләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү;

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгел итеп җиткерү;

Һава торышын әйтә белү.Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кошлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошлар турында сөйли белү.

 хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес куллана белү;

бирелгән текстны тыңлап яза белү;

хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә дөрес куллана белү.

Шәхес ара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру. Бер-береңне хөрмәт итү.Укуга карата кызыксыну хисе булу. Укучы ролен үзләштерү.

Ярдәмчеллек , башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

6.10.15

17

Фигыль. Хикәя фигыльнең белдерелүе.

Аңлату дәресе

Хикәя фигыльнең белдерелүетурында сөйләшү. Аларны кулланып, җөмләләр төзү өстендә эш.

8.10.15

18

Хикәя фигыльнең заман формалары.

БГС

12.10.15

19

Хәзерге   заман  хикәя фигыль . (м.-р.к. Казандагы  парклар, әңгәмә).

Кабатлау дәресе

13.10.15

20

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Аңлату дәресе

Һава торышы. «Көз» темасы лексикасы. Һава торышын әйтә белү

Хикәя фигыльнең үткән заман формаларын куллану, аеру өстендә биремнәр үтәү.

15.10.15

21

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Катнаш дәрес

19.10.15

22

Фигыльдән  кая? кайда? кайдан?

сорауларының бирелеше. (м.-р.к. – башкалабыз даруханәләре, әңгәмә).

Аңлату дәресе

Фигыльдән  кая? кайда?  кайдан?

сорауларының бирелеше. Дару үләннәре турында сөйләшү. Мин даруханәгә барам темасына диалог төзү

20.10.15

23

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  “Көзге табигать”.

БГС

Җөмләдәге сүз тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзи белү.

22.10.15

24

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Катнаш дәрес

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын өйрәнү өстендә эш.“Көзге урман” текстындагы лексик - грамматик минимум буенча эш.

26.10.15

25

Фигыль темасын кабатлау.

Контроль эш.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

27.10.15

26

Хаталар өстендә эш.

Исемнәрнең иялек килеше белән төрләнеше.

Кабатлау дәресе

Исемнәрнең иялек белән төрләнешен ныгыту .. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы яякка китүче кошларны сорый, әйтә белү өстендә эш.

29.10.15

27

“Канатлы дуслар”, ”Безнең якта кышлаучы дуслар”.

БГС

”Канатлы дуслар” , ”Безнең якта кышлаучы дуслар” дигән темага сөйләшү.

29.10.15

2 ЧИРЕК (21 сәгать)

9.11.15

28

Исемнәрнең  төшем килеше белән төрләнеше.

Аңлату дәресе

Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнешен ныгыту. Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрне карап үтү

29

 Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Катнаш дәрес

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын аеру һәм куллануга күнегүләр үтәү.

10.11.15

30

Туган як  табигате темасына караган лексик-грамматик материалны кабатлау. Контроль

          күчереп язу.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

12.11.15

31

Хаталар өстендә эш. К,п –хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Кабатлау дәресе

К,п –хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту.

16.11.15

32

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

БГС

Баш,төшем һәм иялек  килеш кушымчаларын дөрес куллануга ирешү.

17.11.15

33

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

Катнаш дәрес

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе турында төшенчә бирү, материалны ныгыту өстендә эш.Тема буенча лексик минимум белән танышу, бездә кышлый торган кошларны белү.

19.11.15

Хайваннар дөньясында – 11 сәгать

34

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре.

Аңлату дәресе

Эш башлауны белдерүче конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү. Г. Тукай. «Ташбака белән куян» Күрсәтмәлелек, дәреслек белән эш.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтижәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:фикерләрне логик чылбырга салу, ижади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Йорт, кыргый хайваннарының исемнәрен атый, аларны сүрәтли белү;

Сыйфатларны чагыштыру, артыклык дәрәҗәсен сөйләмдә куллана белү;

Бер-береңне хөрмәт итү.Укуга карата кызыксыну хисе булу. Шәхес ара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру.

23.11.15

35

Сыйфатларның  гади һәм артыклык дәрәҗәсе. Сүзлек диктанты.

БГС

Сыйфат сүз төркеме турында төшенчә бирүне дәвам итү.Сыйфатларның гади һәм артыклык  дәрәҗәсен аера, куллана өйрәнү.Яңа сүзләр өйрәнү, аларны дөрес итеп әйтү,

24.11.15

36

Хаталар өстендә эш. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Катнаш дәрес

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе турында төшенчә бирү, сөйләмдә куллану күнекмәләре өстендә эш, сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә куеп язу.

26.11.15

37

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. Диктант. 

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

30.11.15

38

Хаталар өстендә эш. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Кабатлау дәресе

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен ең  мәгънәләрен аңлату,сөйләмдә куллану  күнекмәләреСүзлек өстендә эш.

1.12.15

39

Сыйфатның   кимлек һәм чагыштыру дәрәҗәсе.

Аңлату дәресе

Сыйфатның кимлек һәм чагыштыру дәрәҗәсе турында төшенчә.”Керпе-табигатьнең бер сере” текстыннан  сыйфатларны, исемнәрне,хәзерге   заман хикәя фигыльләрне табу..

3.12.15

40

Сыйфат ясагыч кушымчалар.

БГС

.-лы\-ле кушымчалары ярдәмендә ясалган сыйфатлар турында төшенчә, аларны куллануны  ныгыту. Сүзлек өстендә эш.

7.12.15

41

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау..

Катнаш дәрес

Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану өстендә эш..-лы\-ле кушымчалары ярдәмендә ясалган сыйфатларны куллану.

8.12.15

42

Сыйфатларга сорау кисәкчәләренең ялганышы.Сорау кисәкчәләренең сүзләргә ялганышы..

БГС

Сорау кисәкчәләренең сүзләргә ялганышы..Җөмләләрне тыңлау, уку,  сорау кисәкчәләрен  кулланып җөмләләр төзү.Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү.

10.12.15

43

“Хайваннар дөньясында” темасына караган лексик-грамматик материалны  кабатлау,

БГС

“Хайваннар дөньясында” темасына караган лексик-грамматик материалны : исем, сыйфат, фигыльләрне  кабатлау өстендә эш.

14.12.15

44

“Хайваннар дөньясында” темасы буенча контроль эш.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

15.12.15

Кышкы уеннар – 11 сәгать

45

Хаталар өстендә эш.

Фигыльнең үткән заман формасын кабатлау.

Кабатлау дәресе

Җибәрелгән  хаталарны төзәтәү өстендә эш..Сүзлек өстендә эш. Фигыльнең үткән заман формасын кабатлау.Биремнәр үтәү.

Регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү ;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләнгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу,төп мәгълуматны аеру;

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калабын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

Кыш билгеләрен сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйли белү, образга бәя бирү.

Бер-береңне хөрмәт итү.Укуга карата кызыксыну хисе булу. Укучы ролен үзләштерү.

Ярдәмчеллек , башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбурилеген аңлау.

17.12.15

46

Фигыльнең заман формаларын кабатлау.

Аңлату дәресе

Фигыльнең заман формаларын кабатлау, бәйләнешле сөйләмдә куллану.

21.12.15

47

Күрсәтү алмашлыклары. Тест (өйрәтү характерындагы).

Катнаш дәрес

Күрсәтү алмашлыклары  турында төшенчә бирү.Сүзлек өстендә эш. Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

22.12.15

48

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. ”Безнең якта яшәүче кошлар һәм хайваннар”.

Катнаш дәрес

”Безнең якта яшәүче көшлар һәм хайваннар” темасына сөйләү.”Кошларга ярдәм итик” дигән  темага рәсем ясау һәм хикәя язу.

Мөстәкыйль эшли белү.

24.01.16

3 ЧИРЕК (30 сәгать)

11.01.16

49

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Синоним сыйфатлар.

Аңлату дәресе

“Кыш билгеләре” текстында кулланылган артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табу.  Сыйфатлар кулланып , кыш билгеләрен сөйләү.

50

Кебек, шикелле бәйлекләренең сөйләмдә кулланылышы.

БГС

Кебек, шикелле бәйлекләре турында төшенчә бирү, мәгънәләрен аңлату.Бу бәйлекләрне сөйләмдә куллану. Тәрҗемә, сорауларга җавап бирү.

12.01.16

51

Антоним сыйфатлар.

Аңлату дәресе

Антоним сыйфатлар турында төшенчә бирү.  Антоним һәм синоним  сыйфатлар  кулланып “Кышкы урман” дигән темага хикәя төзү. хикәя төзүдә куллана белү.

14.01.16

52

Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән).

Аңлату дәресе

 Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән)  белән таныштыру, аларны укучыларның кулланылышына кертү.Б.Рәхмәтнең “Яңа ел килгәч” тексты буенча  эш.

18.01.16

53

Вакыт рәвешләренең сөйләмдә кулланылышы.Үзәк универмагта.

 (м.-р.к. Казанның сәүдә үзәкләре, фикер алышу).

БГС

Вакыт рәвешләренең сөйләмдә кулланылышын күзәтү,”Куян кызы” әкиятеннән вакыт рәвешләрен табу, биремнәр үтәү.

19.01.16

54

Урын рәвешләре (монда, анда).

Аңлату дәресе

Урын рәвешләре (монда, анда) турында төшенчә бирү,”Елга буенда” текстыннан урын рәвешләрен табу.Белемнәрне ныгыту күнегүләре үтәү.

21.01.16

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  “Кышкы уеннар” . Урын рәвешләренең җөмләдә кулланылышы.

БГС

“Кышкы уеннар” . темасына урын һәм вакыт рәвешләре кулланып хикәя төзү.Грамматик биремнәр үтәү, диалог , монолог төзү.

25.01.16

Минем дусларым -7 сәгать

56

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.

Аңлату дәресе

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту , җөмләләрдә аларны куллану, текстта аеру өстендә эш.

Регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү,

Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу,төп мәгълуматны аеру;

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калабын төзү әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Схема буенча дустың турында сөйли белү.

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.Хикәяне сәхнәләштерү. Дустың белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү, диалогта катнаша алу. Әти-әнинең профессиясен әйтә белү.

“Гаилә”, ”туган ил” ,

“мәрхәмәтлек”, башкаларга карата түземлек төшенчәләрен кабул итү; Күршең   белән хезмәттәшлек  итү. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү.

аларның кадерен белү; Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру . Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү. Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

26.01.16

57

”Минем дустым”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

БСУ

“Минем дустым” темасына әңгәмә оештыру, хикәя төзеп  сөйләү өстендә эш  .

28.01.16

58

Җыю саннары. Сүзлек диктанты. (м.-р.к. Татар халык авыз иҗаты, санамышлар).

Катнаш дәрес

Җыю саннары. Турында төшенчә бирү, аларның җөмләдә кулланылышын аңлату. Җыю саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләре.

1.02.16

59

Хаталар өстендә эш.Сүз ясагыч кушымчалар: –чы/

-че кушымчалары.

Кабатлау дәресе

Сүз ясагыч кушымчаларның ялгану тәртибен  аңлату, схема буенча кушымчаларны ялгау күнекмәләре өстендә эш .

2.02.16

60

Зат

алмашлыклары.

Һөнәрләр.

Аңлату дәресе

Зат алмашлыклары белән таныштыруны дәвам итү, аларның  мәгънәләрен аңлату, биремнәрне ныгыту өстендә эш.

4.02.16

61

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

БГС

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше турында төшенчә бирү,аларны төрләндерү күнекмәләре өстендә эш.

8.02.16

62

Мин алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Катнаш дәрес

Мин алмашлыгының килеш белән төрләнешен аңлату,аларны төрләндерү өстендә эш, биремнәр үтәү.

9.02.16

Дүрт аяклы дусларыбыз – 14 сәгать

63

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына лексик минимум.. Бәйлекләр.

Катнаш дәрес

Тема буенча лексик минимум белән танышу. Бәйлекләр турында төшенчә бирү.

Регулятив:

эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти алу;

Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу,төп мәгълуматны аеру; фикерләрне логик чылбарга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Коммуникатив:әңгәмәдәш белән аралашу калабын төзү әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү, әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калабын төзү;

мәглълуматны туплар өчен күмәк эш башкару;

Дүрт аяклы дусларны сүрәтләп сөйли белү. Шигырьне сәнгатьле укый белү, эчтәлеген сөйли белү.

Геройларның характер сыйфат- ларын тасвирлый белү. Дүрт аяклы лусларың турында сөйли белү.

Р.Батулла турында сөйли белү.Экиятне сәхнәләштерү.

Эчтәлек буенча сөйләшә белү.

Шәхесара һәм мәдиниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

бер-береңне хөрмәт итү;

укуга карата кызыксыну хисе булу;

11.02.16

64

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Аңлату дәресе

Эш башлауны, тәмамлауны белдерүче тезмә сүзләр белән таныштыру, аларны куллану күнекмәләре.

15.02.16

65

Бәйлекләр.

 Контроль  күчереп язу.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

16.02.16

66

Хаталар өстендә эш..Сорау алмашлыклары.

БГС

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану күнекмәләре.

18.02.16

67

Син алмашлыгының килеш белән төрләнеше.

Аңлату дәресе

Син алмашлыгының килеш белән  төрләнешен аңлату, аларны төрләндерү өстендә эш, биремнәр үтәү, белем күнекмәләрен ныгыту өстендә эш.

22.02.16

68

Билгесезлек (кемдер, нәрсәдер) алмашлыклары.

БГС

Билгесезлек (кемдер, нәрсәдер) алмашлыкларын куллану үзенчәлеген аңлату, сөйләмдә куллану күнекмәләре өстендә эш.

25.02.16

69

Билгесезлек (кемдер, нәрсәдер) алмашлыклары.

БГС

Өйрәнелгән материалдан билгесезлек (кемдер, нәрсәдер) алмашлыкларын табу.

29.02.16

70

“Дүрт аяклы дусларыбыз “Алмашлык” темасына контроль тест.

Катнаш дәрес

“Алмашлык” темасына контроль тестны  мөстәкыйль рәвештә эшли белү.

1.03.16

71

Хаталар өстендә эш. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасы..

БГС

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасы турында төшенчә,  ныгыту.

3.03.16

72

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Аңлату дәресе

Үткән зам ан хикәя фиг-ң юклык формасын ясау күнекмәләре.

7.03.16

73

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

БГС

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүен ныгыту биремнәре үтәү.

10.03.16

74

Өйрәтү характерындагы изложение.

Катнаш дәрес

14.03.16

75

Билгесез үткән заман  хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасы.

Аңлату дәресе

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  3 зат формасын   ныгыту.

15.03.16

76

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

БГС

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләренең мәгънәсе һәм кулланылышы турында төшенчә бирү.

15.03.16

Язгы бәйрәмнәр – 13 сәгать

77

“Яз килә” темасына лексик минимум.

Инфинитив. .(м.-р.к. Язгы уеннар, бәйрәмнәр, “Карга боткасы)

Катнаш дәрес

Тема буенча лексик минимум белән танышу. Инфинитив турында төшенчә бирү.

Регулятив:

 эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планнаштырырга өйрәнү;

Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу,төп мәгълуматны аеру; фикерләрне логик чылбарга салу;

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калабын төзү әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

Яз билгеләрен сөйли белү.”Карга боткасы”  турында

сөйли белү.

Өй хезмәте турында сөйли,сөйләшә белү. Итәгатьле сорый белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын  таба белү.

Гаилә”, ”туган ил” ,

“мәрхәмәтлек”, башкаларга карата түземлек төшенчәләрен кабул итү; аларның кадерен белү; Күршең белән хезмәттәшлек итү. Парларда һәм күмәк эшли белү. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

17.03.16

78

Инфинитив + ярый, ярамый конструкцияләре.

Аңлату дәресе

Инфинитив + ярый, ярамый конструкцияләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү белү.

17.03.16

4 ЧИРЕК (27 сәгать)

31.03.16

79

Антонимнар.

БГС

Антонимнар турында төшенчәне ныгыту.Биремнәр үтәү.

80

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.Диктант.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

4.04.16

81

Хаталар өстендә эш.Үтенүне белдерүче фигыльләр:бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формалары.

Кабатлау дәресе

Үтенүне белдерүче фигыльләр:бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формаларын кулланырга өйрәнү.

5.04.16

82

Үтенүне белдерүче фигыльләр:бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формалары.

БГС

Үтенүне белдерүче фигыльләр:бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формаларын куллануны ныгыту.

7.04.16

83

Кушма сүзләр.

Аңлату дәресе

Кушма сүзләр язылышын истә калдыру,  дөрес яза белү.

11.04.16

84

Хикәя фигыль заманнары.

БГС

Хикәя фигыль заманнарын  куллану күнекмәләре..

12.04.16

85

Үтенеч белдерүче сүзләр.

Катнаш дәрес

Итагатьле сорау формаларын сөйләмдә куллана өйрәнү.

14.04.16

86

Сыйфатлар.

БГС

Сыйфат турында белемнәрне тулыландыру өстендә эш.

18.04.16

87

Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу
күнекмәләрен гомумиләштерү.

Катнаш дәрес

Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу
күнекмәләре бирү.
Өйрәнелгән материалдан файдалана белү.

19.04.16

88

“Язгы бәйрәмнәр” . темасы буенча контроль эш.

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

21.04.16

89

Хаталар өстендә эш.Тезмә сүзләр.(Уйнарга яратам,уйный башлады) тезелмәләре.

Кабатлау дәресе

(Уйнарга яратам,уйный башлады) тезелмәләренең кулланылышын үзләштерү.

25.04.16

Минем туган илем – 8 сәгать

90

“Татарстан – туган ягым” темасына лексик минимум. (Уйнарга яратам,уйный башлады) тезелмәләре. (м.-р.к. Татарстан шәһәрләре.)

Катнаш дәрес

Укучылар белән тема буенча өйрәнеләчәк лексика белән танышу, лексиканы кабатлау, яңаларын үзләштерү.

Регулятив:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

 Танып белү:

аңлап уку,тиешле мәгълуматны сайлап алу;

төп мәгълуматны аеру;

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калабын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

мәглълуматны туплар өчен күмәк эш башкару;

Татарстанның символларын әйтә, сүрәтли белү.

Казан турында сөйли белү.

шигырьне сәнгатьле укый белү;

килеш кушымчаларын дөрес куллана белү;

Ярдәмчелек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу;

бер-береңне хөрмәт итү;

укуга карата кызыксыну хисе булу;

26.04.16

91

Сорау җөмләләр.

Аңлату дәресе

Сорау җөмләләр турында аңлату, төзеп, сөйләмдә куллана белү өстендә эш.

28.04.16

92

Сорау кисәкчәләре

Сүзлек диктанты.

Музейларга барабыз. . (м.-р.к. – Башкалабыз музейлары, фикер алышу).

Катнаш дәрес

-мы/-ме –сорау кисәкчәләренең кулланылышын, язылышын аңлату, ныгыту.

2.05.16

93

Исем сүзтезмәләр. Хаталар өстендэ эш.

БГС

Куллану күнекмәләре камилләштерү.

3.05.16

94

Сорау алмашлыклары.

Катнаш дәрес

Сорау алмашлыклары турында төшенчә бирү, сорау алмашлыкларын кертеп диалог төзү.

5.05.16

95

Ашыйсы килә формасы. (м.-р.к. Татар халык ашлары).

БГС

Ашыйсы килә формасы  белән таныштыру, аны сөйләмдә куллану өстендә эш.

10.05.16

96

Эчәсе килә формасы..

Кабатлау дәресе

Эчәсе килә формасы белән таныштыру, аны сөйләмдә куллану өстендә эш.

12.05.16

97

4нче  сыйныфта үткән материалларга  еллык контроль эш (тест).

Тикшерү дәресе

Укытучы сүзе, биремнәр үтәү, тикшерү эше

16.05.16

Чәчәкле  җәй, ямьле җәй – 8 сәгать

98

Хаталар өстендә эш. “Чәчәкле җәй, ямьле җәй” темасына лексик минимум.Бәйлекләр.

Кабатлау дәресе

Тема буенча лексик минимум белән танышу.Бәйлекләр турында төшенчәү.

Регулятив:

кытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълуматны табу, билгеләү,сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Коммуникатив:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү;

 коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгел итеп җиткерү.

Шигырьне сәнгатьле укый белү;

 җәйге табигать турында хикәяләр сөйли белү;

җәй көне нишләвең турында әйтә белү;

нинди татар халык ашларын, нинди җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү;

 җәйне ничек үткәрү турында сөйләшү;

Фигыльлшрнең барлык,юклык формасын дөрес куллана белү;

Белемнәрне тикшерү.

Бер-береңне хөрмәт итү;

укуга карата кызыксыну хисе булу;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбурилеген аңлау;

17.05.16

99

Кебек бәйлеген сөйләмдә кулану.

Катнаш дәрес

 Кебек бәйлегенең мәгънәсе белән танышу, аны куллану күнегүләре башкару,белән таныштыру.

19.05.16

100

Кадәр, соң – бәйлекләре белән таныштыру.

БГС

Кадәр, соң – бәйлекләренең мәгънәләре белән танышу, аларны куллану күнегүләре башкару.

23.05.16

101

Хаталар өстендә эш. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.

Кабатлау дәресе

Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәкуллану үзенчәлекләре белщн танышу.

24.05.16

102

Исем темасын кабатлау. Сүзлек диктанты. (м.-р.к. Татар исемнәре, тарихы, килеп чыгышы).

Кабатлау дәресе

Исем темасы буенча алган белемнәрне кабатлау,ныгыту, системага салу, биремнәр үтәү. Кабатлау.

26.05.16

103

Сыйфат темасын кабатлау. Контроль күчереп язу.

Кабатлау дәресе

Сыйфат темасы буенча алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу, биремнәр үтәү. кабатлау.

30.05.16

104

Хаталар өстендә эш. Фигыль темасын кабатлау.

Кабатлау дәресе

Фигыль темасы буенча алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу, биремнәр үтәү. кабатлау.

31.05.16

105

Сүз төркемнәрен кабатлау, йомгаклау.

Кабатлау дәресе

Сүз төркемнәрен кабатлау, ныгыту, йомгаклау, җәйге ял турында сөйләшү.

31.05.16

                                                                                                                                                                                                                        Кушымта № 1

Бердәм йомгаклау аттестациясе.

Үткәрү формасы: контроль эш.

Контроль эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

    Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

    2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр 2 төркемгә бүленә:

  1. Өйрәтү эшләре (изложение, сочинение)
  2. Контроль эшләр ( күчереп язу, сүзлек диктант, диктант)

     1-2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле екстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3-4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

     Диктант яздыру өчен , төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

    Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә,  җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәтә, укытучы орфографи һәм пунктацон  хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңату һәм дәрестә аңа махсус тукталу сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып баррга кирәк.

  1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3-4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына.  Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

     Тикшерү характерындагы язма эшләр , программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларның санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик уңай билгеләр генә куела.

                                                                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                                                                                    Кушымта № 2

4 нче сыйныф - контроль эш

  1. Вставьте пропущенные буквы.

Д_с, б_ргә, дусл_штык, уйныйб_з,  с_йныфташлар, дусл_р, башм_клар, ик_ү, уенч_к, дус_ым.

  1. Подчеркните лишнеее слово в логическом ряду.

а)Кыш, көз, күл, яз, җәй

ә)Килә, ала, яба, чиста, бара

  1. Вставьте пропущенные слова.

Татарстан Республикасында        _______        дәүләт теле.

Татарстанның Дәүләт флагында              ______     төс бар.

          Татарстанның Дәүләт гербында        __          ____      сурәтләнгән.

  1. Составьте предложения.

Керпе, йоклый, кыш көне.

Бакчада, мин, күрдем, керпе.

Урманга, мин, җибәрдем, керпене.

Бирдем, мин, сөт, керпегә.

  1. Напишите антонимы.

Матур -                                                

йомшак -

тиз -                                                        

яңа -

җылы -                                                

кечкенә -                                                

озын -


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для татарских групп...

Рабочая программа по татарскому языку. 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку...

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

           Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...