Рабочая программа по родному языку за 2 класс
рабочая программа (2 класс)
Рабочая программа по стандартам ФГОС УМК Школа России ; авторы:Ф,Ф Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова “Татар теле” - Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге (татар балалары өчен). Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2013 ел.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rodnoy_yazyk_2kl.doc | 196.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Белозерьевская средняя общеобразовательная школа »
Рассмотрена и одобрена Согласовано : Утверждена :
руководителем
на заседании методического Зам. директора по УВР Директор МБОУ"Белозерьевская
объединения МБОУ"Белозерьевская средняя общеобразовательная школа"
Протокол №___от"___"______2021г. общеобразовательная школа" ________/Киреева Э. И./
Руководитель МО________/ Бикмаева Г. Н./ _________/Манеева Л.Р./ Приказ №___ от"___" _________2021г.
"___" _______ 2021г. "___" _________ 2021г.
Рабочая программа
учебного курса «Родной язык»
во 2 Б классе
УМК «Школа России»
Составитель:
учитель начальных классов
Манерова Мярьям Хафизовна
МБОУ "Белозерьевская СОШ"
Белозерье
2021 г.
Аңлатма язуы.
. Ф,Ф Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова “Татар теле” - Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге (татар балалары өчен). Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2013 ел.
Программада укыту материалының эчтәлеге 68 сәгатькә исәпләнгән. Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 нче сыйныфларда татар теле атнага23 сәгать - 35 атна исәбеннән 70 сәгать.
Татар теле укытуның максат һәм бурычлары.
- Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну , омтылыш уяту, үз милләтенә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
- Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.
- Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралпшканда , тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
- Укучыларда татар мәдәниятенә карата мәгълүматлылыкны үстерү.
Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
- Татар алфавитын белү
- Татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш, язылыш үзенчәлекләрен аңлау һәм рус теле белән чагыштыру
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү
- Сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру
- Авазларга характеристика бирү
Татар теленнән формалашырга тиешле күнекмәләр
- Бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү
- Текстны дөрес итеп күчереп язу
- Укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу
- Зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү
- Диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу
- Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану
Татар теленнән предметара эшчәнлек
- Тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү
- Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау
- Татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игтибар юнәлтү
- Татар теленнән алган белемнәрне башка фәннәрне үзләштерүдә куллана белү
Татар теленнән шәхси үсеш – үзгәреш
- Баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау
- Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту
- Тел аша әйләнә – тирә тормышка игтибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру
- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү
- Баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүен, үз – үзен тәрбияләвенә ирешү
Программа эчтәлеге.
Бүлек | Программа буенча |
Үткәннәрне кабатлау | 8 |
Авазлар һәм хәрефләр | 26 |
Сүз | 5 |
Морфология | 16 |
Синтаксис | 9 |
Кабатлау | 6 |
Барлыгы | 68 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре башка бүлеклерне өйрәнгәндә параллель рәвештә алып барыла.
- 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, алар белән җөмләләр төзү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау.
- Авазлар һәм хәрефләр.
Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә язу.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләре. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары
[ә ],[ ө],[ү] һәм аларны белдерә торга хәрефләрнең дөрес язылышы.
[а ],[ э],[о] [ы ] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус сүзләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Я, ю, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һүм язу.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w ],[ гъ],[къ], [х ], [ч ] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ ],[ ң],[һ] . Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.
Ц,щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Ъ ,ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Диктантлар язу.
- Сүз
Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аларны дөрес куярга өйрәтү. Рус телендә сүз басымының урыны.
- Морфология.
Исем , аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары. Күп саан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.
Фигыль , аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.
Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланымышка иярү үзенчәлекләре.
- Синтаксис.
Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Җөмләнең баш кисәкләре. Аларның урнашу тәртибе. Аны рус теле белән чагыштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.
- Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау .
- Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Укытучының сорауларына аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укыган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү.
Аңлатмалы һәм сүзлек диктпнтлары язу. Аерым рәсем яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану.
Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләрен булдыру.
Сөйләм үстерү өчен темалар
Уку-язу әсбаплары. Татар теле дәресендә.
Яшелчә бакчасында. Туган көнем.
Яраткан ризыгым. Әниемә булышам.
Укыган мәктәбем. Милли ризыклар.
Якын дусларым. Шәһәр транспорты.
Җәйге ял. Туган як табигате.
2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.
Татар алфавитын яттан белү. Сүзләрне , фамияләрне алфавит тәртибендә язу.
Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлату.
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белү.
ь, ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.
Я,ю,е хәрефләрен дөрес язу.
Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.
Сүз төркемнәреннән исем, фигыль,сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү.
Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру.
Фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү.
Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату.
15-20 сүз чамасы булган текст буенча изложение язу.
10-15 сүзле сочинение язу.
Сүзлек диктантының якынча күләме 7-10 сүз.
20-25 сүздән торган текстларны контроль диктант итеп язу.
Башлангыч сыйныфлар ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрен, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү, үз җөмләләрен төзегәндәһәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, морфология һәм синтаксис буенча беренчел мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүз төркемнәрен табарга, аларга характеристика бирергәөйрәнә, бу исәүз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка киләһәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.
Телне система буларак өйрәнү.
“Фонетика. Графика” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
- аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;
- татар телендәге сузык һәм тартык авазларга характеристика бирә: сузык авазларның калын һәм нечкә булуы, тартык авазларныңяңгырау һәм саңгырау төрләргә бүленүе күрсәтелә;
- татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләүөчен алфавиттан файдаланырга өйрәнә.
“Орфоэпия” бүлегендә түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенеңһәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә татар әдәби теле нормаларының саклануын аңлый;
- сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.
“Лексика” бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
- мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;
- тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.
“Морфология” бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
- исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын үзләштерә;
- сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;
- фигыльләрнең мәгънәсен, сораулары белән таныша
- тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.
“Синтаксис” бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
- укучы сүз һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;
- җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера, алар янындагы тыныш билгеләре белән таныша.
“Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
- дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә файдалана;
- сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;
- якынча 5-7 сүздән торган сүзлек диктантлары, 10-15 сүздән торган контроль диктантлар яза.
2 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь- тематик план
План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программасы”на нигезләнеп төзелде. (1-11 сыйныф, татар балалары өчен, авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015)
т/№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Көтелгән нәтиҗәләр | Универсаль уку эшчәнлеге | Контр. эшләр | ||
кален. | факт | |||||||
1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (8сәгать) | ||||||||
1 | БСҮ. Исәнме, мәктәп! | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | БСҮ | ||||
2 | Сүзләр һәм сүзтезмәләрне дөрес итеп уку һәм язу. Сүзлекләр белән эшләү. | 1 | Сүзләр, сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку һәм язу. Сүздә ничә сузык аваз булса, шуның кадәр иҗек була. Иҗек чиген сүзне укып, әйтеп карап та билгеләргә мөмкин | Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, - гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм --проблеманы чишү Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла-кый һәм мораль нормаларны аңлавы - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе - шәхес буларак үзбилгеләмә бирү - әхлакый- этик –бәяләү Көйләгеч (регулятив) эшчәнлек: - танып-белү процессы белән идарә итү - гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү - билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, - үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү. Коммуникатив эшчәнлек: - хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыру - партнерны тыңлый һәм аңлый белү - иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, - фикерне әйтә белү. | ||||
3 | Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү. | 1 | ||||||
4 | Сүзләрне юлдан юлга күчерү | 1 | Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә Кеше исемнәре, фамилияләр, шәһәр, елга, авыл исемнәре, хайван кушаматлары баш хәреф белән язу, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту | |||||
5 | Баш хәрефтән языла торган сүзләр | 1 | ||||||
6 | Кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап булган сүзләр. | 1 | Җөмләләрдән кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына жавап булган сүзләрне табу. | |||||
7 | Кереш диктант | 1 | Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү, ныгыту. | К. диктант | ||||
8 | Хаталар өстендә эш. БСҮ. Әкият 12 күнегү | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | БСҮ | ||||
Авазлар һәм хәрефләр. (26 сәгать) | ||||||||
9 | Алфавит. Алфавитны кулланып, күнегүләр эшләү | 1 | Татар алфавитында 39 хәреф бар. Алфавитта хәреф билгеле бер тәртиптә языла. Һәрбер хәрефнең билгеле бер урыны бар. | Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләүне хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану - гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү. Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла-кый һәм мораль нормаларны аңлавы -баланың әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуы - шәхес буларакүзбилгеләмә бирү - әхлакый- этик –бәяләү. Көйләгеч (регулятив) эшчәнлек: - билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, - билгеле бер эшчәнлекне оештыруга үзгәрешләр кертү,коррекцияләү - үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү Коммуникатив эшчәнлек: - мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла кый һәм мораль нормаларны аңлавы - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе - шәхес буларак үзбилгеләү | ||||
10 | Сузык авазлар һәм хәрефләр. Контроль күчереп язу. | 1 | Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә: калын сузыклар – [а],[у], [о], [ы]; нечкә сузыклар: [ә], [ү], [ө],[э(е)],[и]. Татр телендә сузыкларның калынлыкта яки нечкәлектә ярашуы. Татар һәм рус телләрендә сузык авазларның әйтелеш үзенчәлекләре. | Контроль күчереп язу. | ||||
11 | [а] авазы һәм а хәрефе | 1 | А хәрефе [а] авазын белдерә. [а] – сузык аваз. Татар телендәге [а] авазы рус телендәге [а] га караганда арттарак ясала. Татар сүзләрендә беренче иҗектә [а] авазы [о]авазына якын әйтелә. | |||||
12 | [ә] авазы һәм ә хәрефе. | 1 | Ә хәрефе [ә] авазын белдерә. [ә] авазын әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итә, телнең очы аскы кискеч тешләргә тиеп тора, авыз киң ачыла. | |||||
13 | [о] авазы һәм о хәрефе . О хәрефенең сүзләрдәге урыны. | 1 | [о] авазы – кыска, калын сузык аваз. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла, [о] авазы кергән татар сүзләрендә 2нче, 3нче иҗекләрдә [ы] авазы олаша. | |||||
14 | Грамматик биремле контроль диктант 1 чиреккә | 1 | Контроль диктант. | |||||
15 | Хаталар өстендә эш. [ө] авазы һәм ө хәрефе. Ө хәрефенең сүзләрдәге урыны. | 1 | + | [ө] -кыска сузык аваз, [о] ның нечкә пары. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә, нечкә әйтелешле сүзләрдә языла. | ||||
16 | [у], [ү] авазлары һәм һәм у, ү хәрефләре.Сүзлек диктанты. | 1 | [у] - әйтелеше белән рус телендәге [у] кебек. У хәрефе калын әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла. [у] -озын сузык. Y - нечкә әйтелгән иҗекләрдә һәм сүзләрдә языла | Сүзлек дикт. | ||||
17 | БСҮ. Әкият 41 күнегү | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | БСҮ | ||||
18 | [ы] авазы һәм ы хәрефе | 1 | Ы хәрефе ике аваз белдерә. Татар сүзләрендә ул кыска, тар итеп әйтелә -[къыш]. Рус сүзләрендә киң итеп әйтелә: -[сыр] Иркен рәвештә сүз башында, сүз уртасында килә ала. | |||||
19 | [э] авазы һәм э хәрефе. Э,е хәрефләренең сүзләрдәге урыны. | 1 | Язуда [э] авазын белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла (элмәк, күгәрчен). Э,е хәрефләрен язуда дөрес куллану | Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү. Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла кый һәм мораль нормаларны аңлавы - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе - шәхес буларак үзбилгеләмә бирү - әхлакый- этик –бәяләү. Көйләгеч (регулятив) эшчәнлек: - танып-белү процессы белән идарә итү - гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү - билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, - үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү - контроль; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү. Коммуникатив эшчәнлек: - хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыру - партнерны тыңлый һәм аңлый белү - иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, - фикерне әйтә белү. Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү. Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла кый һәм мораль нормаларны аңлавы - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны кабул итүе - шәхес буларак үзбилгеләмә бирү - әхлакый- этик –бәяләү. Көйләгеч (регулятив) эшчәнлек: - танып-белү процессы белән идарә итү - гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү - билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, - үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү - контроль; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү. Коммуникатив эшчәнлек: - хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыру - партнерны тыңлый һәм аңлый белү - иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, - фикерне әйтә белү. | ||||
20 | [йа] , [йә] кушылмалары һәм я хәрефе | 1 | Я хәрефенең [ йа], [ йе] кушылмаларына билге булып йөрүе ( къойаш1, [йәшэл] | |||||
21 | [йу] , [йү] кушылмалары һәм ю хәрефе | 1 | Ю хәрефенең [ йу], [ йу] кушылмаларына билге булып йөрүе [ йумарт], [йукә] | |||||
22 | [йы] , [йэ] кушылмалары һәм е хәрефе | 1 | Е хәрефенең [ йы], [ йэ] кушылмаларына билге булып йөрүе [ йылгьа], [тийэн] | |||||
23 | Тартык авазлар һәм хәрефләр | 1 | Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау булалар | |||||
24 | Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. | 1 | Яңгырау тартыклар яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр. Саңгырау тартыклар шаудан гына торалар. | |||||
25 | [в] , [w] авазлары һәм в хәрефе татар сүзләрендә. | 1 | В хәрефе ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп сүзләрендә В хәрефе [w] авазын белдерә. Калын сүзләрдэ [w] авазы [у] авазына, нечкә сүзләрдә [у] авазына якын әйтелә. | |||||
26 | В хәрефе рус сүзләрендә | 1 | ||||||
27 | [х] , [һ] авазлары һәм х,һ хәрефләре | 1 | [h] авазы - шаулы, саңгырау тар-тык. Татар телендә ул башлыча гарәп-фарсы алынмаларында кулланыла. [х]-шаулы, саңгырау тартык. X, h хәрефе кергән сүз-ләрнең дөрес язылышын үзләшт. | |||||
28 | [к] , [къ], [г] , [гъ] авазлары һәм к, г хәрефләре | 1 | К хәрефе татар теленде ике аваз-га билге булып йөри [къар], [кер]. Сүздә калын сузыклар бул са, к хәрефе [къ] авазын белдерә. Андый сүз калын әйтелә. Рус теленнән кергән сүзләрдә к хәрефе рус телендәгечә әйтелә. | |||||
29 | 2 чиреккә контроль диктант | 1 | Контроль диктант | |||||
30 | Хаталар өстендә эш. [к] , [къ], [г] , [гъ] авазлары һәм к, г хәрефләре. Сүзлек диктанты. | 1 | ||||||
31 | [ч] авазы һәм ч хәрефе | 1 | 23.12 | [ч] авазын әйткәндә, телнең очы аскы кискеч тешләр артында була, ә алгы һәм урта өлеше, беркадәр улакланып, каты аңкауга таба күтәрелә. ч кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү | ||||
32 | [ң] авазы һәм ң хәрефе | 1 | [ң] - яңгырау, борын авазы. Бу аваз ясалганда кече тел телнең арткы өлешенә таба төшә, йомы-лу барлыкка килә, һава агымы-ның бер өлеше борын куышлыгы аша уза, кече тел авыз куышлы-гын каплап тора. ң хәрефе кергән сүзләрнең дөрес языл. үзләштерү | |||||
33 | ь һәм ъ хәрефләре | 1 | 1.Иҗекнең нечкә әйтелешен белдерүе - сәнгать 2.Нечкәлек һәм аеру билгесен белдерүе - дәрья. Рус теленнән кергән сүзләрдә тартык авазның нечкәлеген белдерүе - пальто. К, г хәрефләренең калынлыгын белдерүе - нәкъ. Калынлык һәм аеру билгесен белдерүе - ашъяулык. | |||||
34 | Диктант | 1 | Диктант язу күнемәләрен ныгыту | Диктант | ||||
Сүз. (5 сәгать) | ||||||||
35 | Сүз – предметны, аның эшен, хәрәкәтен белдерә | 1 | Сүз предметны атый, эшне,хәрәкәтне белдерә. Сүздә ничә сузык булса, шуның кадәр иҗек була | Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, - тиешле мәгълүматны эзләүне хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану - гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү. | ||||
36 | Җөмлә сүзләрдән тора | 1 | ||||||
37 | Иҗеккә бүлү күнекмәләре. | 1 | ||||||
38 | Ачык, ябык иҗекләр | 1 | Ачык, ябык, калын, нечкә иҗек калыплары турында белемнәрне барлау | |||||
39. | Басым. | 1 | Басым һәрвакыт сузык авазга төшә | |||||
Морфология. (16 сәгать) | ||||||||
40 | Сүз төркемнәре турында төшенчә | 1 | Сүзләр төрле мәънәгә ия. Алар предмет, затны, предметның билгесен, эшен белдерәләр. | |||||
41 | Исем, аның мәгьнәсе, сораулары | 1 | Предметны белдереп, кем? нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләр исем дип атала. Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу Исемнәргә дөрес сорау кую күнекмәләрен ныгыту. Исемгә сорау куюның рус теле белән аермасын күрсәтү. | Танып-белү эшчәнлеге: - тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, - тиешле мәгълүматны эзләүне хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерү һәм куллану - гомуми уку; - логик фикерләү, - эшчәнлек куелышы һәм проблеманы чишү. Шәхси эшчәнлек: - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла-кый һәм мораль нормаларны аңлавы - баланың тормыш кыйммәтләрен, әхла-кый һәм мораль нормаларны кабул итүе -баланың әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуы - шәхес буларакүзбилгеләмә бирү - әхлакый- этик –бәяләү. Көйләгеч (регулятив) эшчәнлек: - танып-белү процессы белән идарә итү - гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү - билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, - билгеле бер эшчәнлекне оештыруга үзгәрешләр кертү,коррекцияләү - үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү - максатка ышану; - алдан фаразлау; - контроль; - үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү. | ||||
42 | Күплек сан кушымча-ларынын дөрес язылышы | 1 | Күплек сандагы исемнәргә -лар, -ләр кушымчалары ялгана. Борын аваз хәрефләренә (м, н, ң) беткән исемнәргә -нар, -нар кушымчалары ялгана. | |||||
43 | БСҮ. Контроль изложение | 1 | БСҮ.К. изложение | |||||
44 | Хаталар стендә эш. Күплек сан кушымчалары. | 1 | ||||||
45 | Диктант | 1 | Ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту | Диктант | ||||
46 | Хаталар өстендә эш. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. | 1 | Эшне, хәрәкәтне һәм хәлне бел-дергән сүзләр фигыль дип атала. | |||||
47 | Фигыльләрнең берлек., күплек саннары | 1 | Фигыльләрнең берлектә. Күплектә булуы | |||||
48 | Фигыльләрнең заман белән төрләнеше | 1 | Фигыль заман белән төрләнә. Фигыльләрнең заман белән төрләнешен ныгыту | |||||
49 | Фигыльнең заман формаларын рус теле белән чагыштыру. | 1 | Фигыльләрнең заман формаларын дөрес кулланырга өйрәнү | |||||
50 | Сыйфат, анын мәгьнәсе, сораулары | 1 | Предмет билгеләрен белдергән сүзләр нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә һәм сыйфат дип атала. Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табу Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була. Белемнәрне тикшерү | |||||
51 | Предметның төсен, тәмен белдерүче сыйфатлар. | 1 | ||||||
52 | 3 чиреккә контроль диктант. | 1 | Контроль диктант | |||||
53 | Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның сыйфат-ланмышларын табу. | 1 | ||||||
54 | Сүз төркемнәре. | 1 | "Минем яраткан уенчыгым" темасы буенча сөйләшү | |||||
55 | Сүз төркемнәрен гому--миләштереп кабатлау. Сүз төркемнәрен аера белү. | 1 | Бирелгән җөмләләрдән , тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану. | |||||
Синтаксис (9 сәгать ) | ||||||||
56 | Сүзләрдән сүзтезмәләргә | 1 | ||||||
57 | Сүзләрдән җөмләләргә | 1 | ||||||
58 | Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү | 1 | ||||||
59 | БСҮ. Контроль сочинение | 1 | БСҮ Сочинение | |||||
60 | Сочинениеләрне анализлау. Җөмләнең баш кисәкләре. | 1 | "Безнең якта яз" темасына сөйләшү. Анализ күнекмәләре бирү | контроль күчереп язу | ||||
61 | Ия - җөмләнең баш кисәге. Сүзлек диктанты. | 1 | Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү | Сүзлек диктанты | ||||
62 | Хәбәр - җөмләнең баш кисәге. | 1 | ||||||
63 | Җөмләнең иясен, хәбәрен табу күнегүләре | 1 | ||||||
64 | Еллык контроль диктант | 1 | Контроль диктант | |||||
Үткән темаларны кабатлау. (4 сәгать) | ||||||||
65 | Тартык һәм сузык авазлар. | 1 | Сузык авазларны аеру. | |||||
66 | Сүз төркемнәрен кабатлау. | 1 | ||||||
67 | БСҮ. Җәйге ял. | 1 | БСҮ | |||||
68 69-70 | Сүзтезмә һәм җөмлә Кабатлау. 70 сягать | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
рабочая программа по родному языку 2 класс
Рабочая программа предназначана для 2 класса по родному языку....
Рабочая программа по родному языку, 4 класс
Рабочая программа...
Рабочая программа по родному языку 2 класса
Рабочая программа по родному языку 2 класса...
Рабочая программа по Родному языку 3 класс
Үөрэх дьылын бүтүүтэ үөрэнээччигэ ирдэбиллэр:· Тылы састаабынан ырытар (олоҕо + сыһыарыылара);·...
Рабочая программа по Родному языку 4 класс
4 кылааска саха тылын уруогун программата Т.И.Петрова, Л.В.Захарова, Л.К.Избекова онорбут Сахалыы оскуола программатыгар тирэ5ирэн оноьулунна....
Рабочая программа по родному языку 1 класс
Программы по родному языку для национальных общеобразовательн средних школ с родным языком обучения, утвержденная Министерством образования Республики Саха (Якутия).- Примерные учебные пла...
Рабочая программа. Русский (родной) язык, 4 класс
Рабочая программа. Русский (родной) язык, 4 класс...