Туган телдән эш программасы.
рабочая программа (3 класс)
Предварительный просмотр:
Көтелгән нәтиҗәләр
Шәхси нәтиҗәләр:
- туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
- табигать, халык, культура, дин төрлелегенберләштергәндөньягасоциалькарашформалаштыру;
- башкахалыкларныңкультурасына, тарихынахөрмәтлекараш, башкаларфикеренә карата түземлелекформалаштыру;
- укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
- әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
- эстетик ихтыяҗһәмхисформалаштыру;
- башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
- балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
- куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.
Предмет нәтиҗәләре:
- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
Предметара нәтиҗәләре:
- укучыларда татар телен сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
- татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
- мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм мәгълүматлы, башка халыкларның сүз хэм язу сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- үз илең, халкыңһәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптәүз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
- язу эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;
- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- - максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын
- эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;
- план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;
- ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;
- проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;
- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре
- эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
- сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;
- охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
- бербөтенне өлешләргә бүлү;
- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;
- нәтиҗә чыгару;
- охшашлыклар урнаштыру;
- проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
- проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру –катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
- дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
- проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү,аны яклау.
Эчтәлек
Υткәннәрне кабатлау.
Хәреф һәм аваз турында төшенчә.
Сузык авазлар: калын һәм нечкә сузыклар.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Язуда сузык һәм тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Татар телендә сингармонизм законы. Иҗек. Басым һәм интонация. Кабатлау.
Сүз, аның лексик мәгънәсе.
Омонимнар, синонимнар, антонимнар; сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; татар телендә фразеологизмнар турында төшенчә бирү. Кабатлау.
Сүзнең мәгънәле кисәкләре.
Тамыр һәм кушымчалар. Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен ясый торган иң продуктив кушымчалар. Кушымчаларның ялгану тәртибе. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр. Тамырдаш сүзләр.
Сүз төркемнәре.
Исем. Исемнәрнең сан, килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең җөмләдәге функциясе. Кушма һәм парлы исемнәр.
Сыйфат. Сыйфатларның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы.
Сан. Микъдар, тәртип саннары һәм аларның кулланылышы.
Алмашлык. Зат һәм күрсәтү алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.
Фигыль. Хикәя фигыль. Аларның барлык- юклык, зат- сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары. Фигыльне сөйләмдә дөрес куллану.
Теркәгечләрнең җөмләдә кулланылышы. Теркәгечләр белән җөмлә төзү күнекмәләре. Кабатлау.
Кисәкчәләр. Бәйлекләр.
Синтаксис.
Сүзтезмә һәм җөмлә. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүз тәртибе.
Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре, аларны дөрес интонация белән әйтү. Җөмлә төзү күнекмәләре.
Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләрен кую.
Кабатлау.
Тестлар белән эшләү.
Гимназия компоненты
• гади, катлаулы җөмләләр , аермалары, аеру күнекмәләре;
• ялгызлык исемнәр төшенчәсе;
• сүзлекләр күптөрлелеге;
• диалог төзү;
• нечкә һәм калын кушымча;
• мөстәкыйль сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре төшенчәләрен бирү;
• гарәп, фарсы алынмаларында үзенчәлекле килшләр белән төрләнеш;
• инфинитив турында белешмә бирү;
• билгеле һәм билгесез үткән заман турында белешмә;
• аергыч, тәмамлык, хәл турында белешмә бирү.
Тематик планда гимназия компоненты курсив белән күрсәтелде.
Тематик планлаштыру
№ | Бүлекләр | Сәг. саны | Изложение | Күчереп язу | Сочинение | Диктант | Үзләштерергә тиешле материал |
1 | 2 нче сыйныфта үткәннәрне ныгыту. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. | 15 сәг. | 1 | 1 | Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан- юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр. Алфавит. Алфавитның әһәмияте. | ||
2 | Сүз.Телнең сүзлек байлыгы. | 14 сәг. | 1 | 1 | 2 | Сүзнең лексик мәгънәсе (гомуми төшенчә). Күп мәгънәле сүзләр. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр (таныштыру). Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу. | |
3 | Сүз төзелеше | 2 сәг | Кушымча. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру. Сүз төрләндергеч кушымчалар. | ||||
4 | Сүз ясалышы | 10сәг. | 1 | 1 | Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш; -таш/-тәш; -гыч/-геч; -кыч/-кеч; -кы/-ке; -гы/-ге; -сыз/-сез; -лы/-ле; -ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлату. | ||
5 | Исем | 11 сәг. | 1 | 1 | Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше (берлек санда). | ||
6 | Фигыль | 15 сәг. | 1 | 1 | 1 | Фигыль. Мәгънәсе, сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Фигыльнең зат, сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. | |
7 | Сыйфат | 2 сәг. | Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатныңттөс, тәм, форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану. | ||||
8 | Алмашлык | 4 сәг. | 1 | Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлегенә- зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау. Алмашлыкларның җөмләдәге һәм тексттагы роле. | |||
9 | Кисәкчәләр | 3 сәг. | 1 | Кисәкчә. Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. | |||
10 | Бәйлекләр | 2сәг. | Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр. | ||||
11 | Җөмлә | 12 сәг. | 1 | 1 | 1 | Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Җөмләләрнең интонация буенча төрләре (тойгылы, тойгысыз). Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә). Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | |
12 | Текст. Тема. План. | 7 сәг. | 1 | 1 | Текстның темасы һәм төп фикере. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү (таныштыру). Тексттагы кирәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу. Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү. Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү. | ||
13 | Кабатлау | 5 сәг. | |||||
Барлыгы | 102 сәг | 4 | 3 | 4 | 9 |
Календарь- тематик планлаштыру
№ | Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы. | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | |
план | факт | |||
2 нче сыйныфта үткәннәрне ныгыту. Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек. ( 15 сәг.) | ||||
1 | Җөмлә. | 1 | 01.09 | |
2 | Авазлар һәм хәрефләр.Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. | 1 | 05.09 | |
3 | Сузык авазлар. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. | 1 | 06.09 | |
4 | Тартык авазлар.Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. | 1 | 08.09 | |
5 | Иҗек. | 1 | 12.09 | |
6 | Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү. | 1 | 13.09 | |
7 | ъ, ь хәрефләре. | 1 | 15.09 | |
8 | Я,ю, е хәрефләре. | 1 | 19.09 | |
9 | Алфавит . | 1 | 20.09 | |
10 | Кереш контроль диктант. “Әбиләр чуагы” Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 60 б. | 1 | 22.09 | |
11 | Хаталар өстендә эш.Тамыр һәм кушымча. | 1 | 26.09 | |
12 | Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. | 1 | 27.09 | |
13 | Сүз төркемнәре. | 1 | 29.09 | |
14 | Баш хәрефтән языла торган сүзләр. | 1 | 03.10 | |
15 | Өйрәтү характерында изложение. “Беренче сентябрь”. Я. Х.Әбдрәхимова Татар теленнән изложениеләр: 1-4 кл. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел, 34 б. | 1 | 04.10 | |
Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. ( 14 сәг.) | ||||
16 | Сүз турында төшенчә. Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе. Лексикография турында мәгълүмат. | 1 | 06.10 | |
17 | Контроль күчереп язу. 36 бит. 79 күнегү. | 1 | 10.10 | |
18 | Алынма сүзләр. Телнең сүзлеге. Татар- төрки сүзләре. | 1 | 11.10 | |
19 | Бер мәгънәле сүзләр. | 1 | 13.10 | |
20 | Күп мәгънәле сүзләр. | 1 | 17.10 | |
21 | Сүз.Телнең сүзлек байлыгы темасына диктант”Сания апа”Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 61 б. | 1 | 18.10 | |
22 | Хаталар өстендә эш. Әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар. | 1 | 20.10 | |
23 | Охшаш мәгънәле сүзләр – синонимнар. | 1 | 24.10 | |
24 | Административ контроль диктант. “Рөстәм” Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 69б | 1 | 25.10 | |
25 | Хаталар өстендә эш. Капма-каршы мәгънәле сүзләр- антонимнар. | 1 | 27.10 | |
26 | Антонимнар. | 1 | 07.11 | |
27 | Искергән һәм яңа сүзләр. | 1 | 08.11 | |
28 | Өйрәтү характерындагы сочинение”Көзге матурлык”(55 нче күнегү) | 1 | 10.11 | |
29 | Сүз.Телнең сүзлек байлыгы темасын йомгаклау. | 1 | 15.11 | |
Сүз төзелеше ( 2 сәг.) | ||||
30 | Тамыр һәм кушымча. | 1 | 17.11 | |
31 | Тамыр һәм кушымча. Ныгыту дәресе. | 1 | 21.11 | |
Сүз ясалышы ( 10 сәг.) | ||||
32 | Кушымча төрләре. Кушымчаларның ялгану тәртибе. Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | 22.11 | |
33 | Бәйләгеч кушымчалар. | 1 | 24.11 | |
34 | Кушма сүзләр, ясалышы.Кулланышы. | 1 | 28 .11 | |
35 | Сөйләм телен үстерү.Өйрәтү характерында сочинение. “Мин спорт яратам”,140 нчы күнегү. | 1 | 29.11 | |
36 | Парлы сүзләр. | 1 | 01.12 | |
37 | Парлы сүзләрнең ясалышы, кулланышы. | 1 | 5.12 | |
38 | Сүз ясалышы темасы буенча диктант “ Җәйге матурлык”Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 67 б. | 1 | 6.12 | |
39 | Хаталар өстендә эш . Сүз төркемнәре. | 1 | 8.12 | |
40 | Исемнең белдерелүе. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре. | 1 | 12.12 | |
41 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр,сөйләмдә куллану. | 1 | 13.12 | |
Исем ( 11сәг) | ||||
42 | Исемнәрнең сан белән төрләнүе. Борын аваз тартыклары хәрефләренә беткән исемнәр. | 1 | 15.12 | |
43 | Татар телендә килешләр,сораулары. | 1 | 19.12 | |
44 | Баш килеш. | 1 | 20.12 | |
45 | Иялек килеше. | 1 | 22.12 | |
46 | Өйрәтү характерында изложение “Муйнак”. Я. Х.Әбдрәхимова Татар теленнән изложениеләр: 1-4 кл. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел, 41 б. | 1 | 10.01 | |
47 | Юнәлеш килеше. | 1 | 12.01 | |
48 | Төшем килеше. | 1 | 15.12 | |
49 | Чыгыш килеше. | 1 | 17.12 | |
50 | Урын-вакыт килеше | 1 | 19.12 | |
51 | Килешләр темасын йомгаклау | 1 | 22.01 | |
52 | Исем темасы буенча контроль диктант. “Кардагы эзләр” Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 73 б. | 1 | 24.01 | |
Фигыль (15 сәг.) | ||||
53 | Фигыль турында төшенчә.Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре. | 1 | 26.01 | |
54 | Фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүе. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | 1 | 29.01. | |
55 | Контроль күчереп язу” Ябалак”. | 1 | 31.01 | |
56 | Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе. | 1 | 02.02 | |
57 | Хәзерге заман. Хәзерге заман фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. | 1 | 05.02 | |
58 | Хәзерге заман фигыльнең юклыкта килүе | 1 | 07.02 | |
59 | Үткән заман хикәя фигыль,беренче төре. | 1 | 09.02 | |
60 | Үткән заман хикәя фигыль, икенче төре. | 1 | 12.02 | |
61 | Үткән заман фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Үткән заман фигыльнең юклыкта төрләнүе. | 1 | 14.02 | |
62 | Өйрәтү характерында изложение “Сарбай”. Я. Х.Әбдрәхимова Татар теленнән изложениеләр: 1-4 кл. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел, 44 б. | 1 | 16.02 | |
63 | Киләчәк заман хикәя фигыль. Киләчәк заманның беренче төре. | 1 | 19.02 | |
64 | Киләчәк заманның икенче төре. | 1 | 21.02 | |
65 | Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | 1 | 26.02 | |
66 | Фигыль темасы буенча диктант” Җил” Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 76 б | 1 | 28.02 | |
67 | Хаталар өстендә эш. Фигыльләрнең күп мәгънәле булуы. | 1 | 02.03 | |
Сыйфат (2 сәг.) | ||||
68 | Сыйфат турында төшенчә.Сыйфат билгеләре: төс, форма, күләм, холык.Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик синтаксик үзенчәлекләре. | 1 | 05.03 | |
69 | Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Капма- каршы мәгънәле сыйфатлар. Охшаш мәгънәле сыйфатлар. | 1 | 07.03 | |
Алмашлык (4сәг.) | ||||
70 | Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлеге. Зат алмашлыклары. Сорау,күрсәтү алмашлыклары. | 1 | 12.03 | |
71 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 1 | 14.03 | |
72 | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен ныгыту. Алмашлыкларның җөмләдәге роле. | 1 | 16.03 | |
73 | Сөйләм телен үстерү. Өйрәтү характерында сочинение. “Канатлы дусларыбыз”. | 1 | 19.03 | |
Кисәкчәләр(3 сәг.) | ||||
74 | -да, -дә,-та,-тә -гына,-генә... кисәкчәләре, сөйләмдә дөрес кулланышы. | 1 | 21.03 | |
75 | Кисәкчәләрнең язылышы, кушымчалардан аермалылыгы. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле. | 1 | 2303 | |
76 | Кисәкчәләр темасы буенча контроль диктант "Кышкы уен". Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 86 б. | 1 | .03 | |
Бәйлекләр(2 сәг) | ||||
77 | Хаталар өстендә эш. Бәйлек.Төрле килешләрдә исемнәрнең бәйлекләр белән килүе. | 1 | 16.03 | |
78 | Төрле килешләрдә зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүе. Баш,юнәлеш, чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләр, аларның сөйләмдә дөрес куллану. | 1 | 20.03 | |
Җөмлә ( 12 сәг) | ||||
79 | Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. | 1 | 21.03 | |
80 | Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. | 1 | 23.03 | |
81 | Өндәү җөмлә. Җөмләләрнең интонация буенча төрләре (тойгылы, тойгысыз). | 1 | 02.04 | 4 чирек |
82 | Җөмлә темасы буенча диктант “Күл”Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 96 б | 1 | 04.04 | |
83 | Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр: ия һәм хәбәр. | 1 | 06.04 | |
84 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | 9.04 | |
85 | Җөмлә кисәкләре,иярчен кисәкләр. | 1 | 11.04 | |
86 | Җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә. | 1 | 13.04 | |
87 | Контроль изложение “Коткарды”. Я. Х.Әбдрәхимова Татар теленнән изложениеләр: 1-4 кл. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел, 56 б. | 1 | .04 | |
88 | Җөмлә темасы буенча белемнәрне ныгыту. | 1 | 24.04 | |
89 | Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | 26.04 | |
90 | Контроль күчереп язу “Масра авылындаяз башы”. | 1 | 27.04 | |
Текст. Тема.План. (7 сәг.) | ||||
91 | Сөйләм, текст, план. | 1 | 03.05 | |
92 | Текст төзелеше, өлешләре. | 1 | 08.05 | |
93 | Текстның төрләре: хикәяләү, тасвирлау,фикер йөртү. | 1 | ||
94 | Текстның кыскача эчтәлеге. Автобиография язу. | 1 | 04.05 | |
95 | Хат язу. | 1 | 07.05 | |
96 | Сөйләм телен үстерү. Өйрәтү характерында сочинение. “Безнең гаилә”, 126 нчы күнегү | 1 | 11.05 | |
97 | . Авазлар һәм хәрефләр. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 14.05 | |
Кабатлау ( 5 сәг) | ||||
98 | Йомгаклау контроль диктант. “Бурсык” Я. Х.Әбдрәхимова Диктантлар җыентыгы : 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009 ел, 99 б. | 1 | 16.05 | |
99 | Хаталар өстендә эш. Иҗек. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 26.05 | |
100 | Сүз төзелеше һәм ясалышы. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 29.05 | |
101 | Җөмлә, җөмлә кисәкләре. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 30.05 | |
102 | Сүз төркемнәре.Үткәннәрне кабатлау. | 1 | 31.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәдәният туган телдән башлана.
Президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....
“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"
Мероприятие для 2 го класса по татарскому языку...
2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы
Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....
2нче сыйныфка туган телдән эш программасы
Милли мәктәпләрдә эшләүчеләр өчен татар теленнән эш программасы...
Туган телдән эш программасы
2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча туган телдән (татар теле) һәм әдәби укудан эш программасы...
Туган телдән эш программасы.
1 сыйныф өчен туган телдән эш программасы....
Туган телдән эш программасы.
2 сыйныф туган телдән эш программасы....