"Киемнәр", 2 класс ( рус төркеме)
план-конспект урока (2 класс) по теме
В.Н.Мещерякова методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
рәсемнәр | 1.58 МБ |
дәрес эшкәртмәсе | 29.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Шәмсиева Илгизә Альберт кызы,
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче лицейның” туган тел һәм әдәбият укытучысы
Дәрес темасы: Киемнәр
2 нче класс, рус төркеме.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү: итәк, итек, читек , чалбар сүзләре һәм синең чалбарың кызыл, минем күлмәгем яңа, сезнең итәгегез матур сүзтезмәләрен сөйләмдә актив куллану.
2. Үстерү максатыннан УУГ:
2.1. Танып-белү гамәлләре: ике яки берничә предметның , күренешнең гомуми билгесен табу; аерым билгеләре буенча предмет яки күренешләрне чагыштыру; интонацияне сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.
2.2. Регулятив УУГ: билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.
2.3. Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү ( бер-берсенә карата аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалаштыру); уку һәм танып белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.
3. Тәрбияви максат:. дуслар белән итәгатьле булу өчен җирлек тудыру.
Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
4. Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: натураль ( табигый) метод һәм сөйләтү, чагыштыру алымнары
Укучылар белән эш формалары : фронталь һәм төркемнәрдә эш.
Җиһазлау : компьютер, экран, күрсәтмәлелек өчен рәсемле карточкалар, картиналар, керпе, уенчыклар, криптограммалар.
Дәреснең технологик картасы.
Дәреснең дидактик этаплары | Дәрес этапларының төп максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Дәрес этапларының нәтиҗәләре | ||
Метапредмет нәтиҗәсе | Предмет нәтиҗәсе | Шәхси нәтиҗә | ||||
| Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү. | 1. –Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез , малайлар! 2. – Сәгать кайда? Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз. | 1. “Исәнмесез!” җырын башкару -Исәнмесез! -Исәнмесез! -Хәлләр ничек? -Яхшы, рәхмәт. Ә Сезнең хәлләрегез ничек? -Бик яхшы, рәхмәт! 2. –Тегендә( шкафта) - 1, 2...10 | Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү. | Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру | |
II. Уку мәсьәләсен кую. | . | 1.Телләрне “йозакка “ бикләп кую 2.”Кибет-кибет” уены.
| Укучылар укытучы белән бергә йозак бикләгән хәрәкәт ясыйлар, ачкычларын кесәләренә салып куялар. -Исәнмесез! -Исәнмесез. Миңа күлмәк ошый. Миңа күлмәк бирегез, зинһар. -Мә, матур күлмәк. -Рәхмәт, сау булыгыз | Регулятив УУГ: -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Саннарны кабатлау,кушымчаларны дөрес куллану, сорауларга җавап бирү. | Дәрестә татар телендә генә сөйләшүгә җирлек тудыру. |
Танып –белү гамәлләре : интонацияне сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру |
III. Уку мәсьәләсен чишү | Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын гамәли ныгыту,-мы/-ме кисәкчәләрен кабатлау. | 1.Яңа лексиканы сөйләмгә кертү. -Ә хәзер болар минем әйберләрем( сатудан калган). Хәзер минем яңа әйберләрем күп. Минем нәрсәләрем бар? -Әйе, бар. Ул минем итәгемме, синең итәгеңме? -Захар, бүрекне ал. Ул хәзер синең бүрегең. Теге өстәлгә куй, зинһар.. -Бу бит җыр. Әйдәгез , җырлыйбыз. 2.Тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү. Ишек шакыган тавыш. -Анда кем бар? Әйдәгез, сорыйбыз. -Әйтмим, бел. -Юк, мин аю ( куян, төлке, бүре ) түгел. -Мин –әкияти керпе. Бу кемнең кабинеты? -Синең исемең ничек? 3. Җырлы уен “Әйт әле ...” | -Итәк. -Сезнең итәгегез. Укучы укытучының кушканын эшли. Бу синең күлмәгең, теге синеңбүрегең. Бу синең чалбарың, теге синең итегең. Бу синең яулыгың, теге синең свитерың. Бу синең читегең, теге синең итәгең. -Бу кем? -Син песиме?... -Бу –безнең кабинетыбыз. Кабинетыбыз, якты, җылы, яңа. -Минем исемем-Даша. Минем исемем-Арина. Әйт әле , малай, синең исемең ничек? | ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу КУУГ: төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү | Уеннар аша хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау. | |
IV. Н Ы Г Ы Т У. | лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру. | Ныгыту Керпе: -Бу минем бүлмәм. Бүлмәмдә нәрсәләр бар. Ә шкафта нәрсә бар? Белегез Укытучы : -Керпенең гаиләсе турында сорагыз әле. |
-Анда өстәл, урындык, карават, шкаф бар. -Анда( шкафта) кофта бармы? Кофта яңамы? -Синең әтиең ( әниең, әбиең, энең, апаң, абыең, сеңлең, бабаң) бармы? | ТБУУГ: билгеләрен һәм сыйфатларны билгеләүче мөһим сүзгә бәйле сүзәр табу. Предметларны чагыштыру һәм гомуми билгеләрен аерып күрсәтү. КУУГ: Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог) | Түгел кисәкчәсен , антоним сыйфатларны дөрес куллану күнекмәләре. | Классташлар белән дустанә аралашугаңҗирлек булдыру. |
V. БЕ-ЛЕМНӘР-НЕ ТИК-ШЕ-РҮ VI. РЕФ-ЛЕК-СИЯ | Беренчел ыгыту. 1.-Керпе, хәзер нишлибез? -Уйныйбыз. “Ике яклы баскыч” уены.
Укучыларда дәрес нинди хисләр калдырганын ачыклау өчен, кунак Керпе турында сөйләшү. -Керпе сезгә ошадымы? Ул нинди кунак? | “Минем чалбарым кызыл. Минем күлмәгем яңа” дигән җөмләләрне әйткән команда гына алга таба бара. Иң беренче баскычка менеп җиткән команда җиңүче. -Сау бул, Керпе. - Укучылар үзләренең җаваплары аша дәрестән алган тәэсирләрен белдерәләр. | ||||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме
1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...
укудан эш программасы 1 класс рус төркеме
1 классның рус төркеме өченэш программасы...
Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.
1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1) Пп хәрефе...
"Безнең гаилә", 1 класс, рус төркеме
1 нче сыйныфта уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
"Кыш", 1 класс ( рус төркеме)
Уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....
татар халкының милли киемнәре
татар...
Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".
quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....