укудан эш программасы 1 класс рус төркеме
рабочая программа (1 класс) по теме
1 классның рус төркеме өченэш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbiyat_1_nche_klass_-_kopiya.doc | 88.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы.
Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан: Мәгариф, 2010) һәм 1 нче сыйныф өчен И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге (Казан: Мәгариф, 2009), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, тематик планнан , календарь-тематик планнан. Һәр дәрескә милли-региональ компонент кертелгән.
Эш программасының эчтәлеге
Рус телендә сѳйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Телдән әзерлек чоры ахырында көтелгән
нәтиҗә:
Түбәндәге бәйләнешләр турында кузаллау:
- сөйләмнең максаты, адресаты, урыны һәм формасы арасындагы бәйләнеш;
- телдән сөйләмнең максаты һәм сөйләмнең чаралары (сүз белән һәм сүзсез) арасындагы бәйләнеш;
- тел һәм сөйләм күренешләре арасындагы бәйләнеш.
Гомуми белем осталыклары булдыру:
- мәктәптә, сыйныфта, олылар һәм кечкенә балалар белән сөйләшү кагыйдәләре, сөйләм культурасы булдыру;
- аралашу вакытында әңгәмәдәшнең фикерен тыңлау, үз фикереңне адекват рәвештә бирелгән сорауны тыңлап, аңа җавап бирү;
- дәреслек белән эшләргә өйрәнү.
Белергә тиешле тел күренешләре:
- 200 гә якын лексик берәмлек;
- сузык һәм тартык авазларның билгеләре;
- сузык авазларның билгеләре: калын һәм нечкә әйтелешле авазлар;
- татар теленә хас булган үзенчәлекле тартык авазлар;
- сүз басымы;
- җөмлә һәм сүзләрнең җөмләдә урнашылу тәртибе.
Белем бирү эчтәлеге
Тыңлап аңлау. Укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен, сорауларын аңлап бару; сыйныфташларының сөйләмен ишетеп аңлау; тыңлаган сүзләрнең, сүзтезмә, җөмлә, кечкенә текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү.
Диалогик һәм монологик сөйләм. Лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру; укытучының сорауларына җавап бирә алу һәм сораулар куя белү; үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү; лексик темага караган сүзләрне кулланып ,предметларны, әйберләрне атый белү; дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.
Уку . татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү; дөрес һәм сәнгатьле итеп укый белү; укыганның эчтәлегенә төшенеп бару; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.
Укудан тематик план.
Сыйныф : 1 б, г, д сыйныфлары.
Укытучы :Гәбделвәлиева Рамзия Наилевна
Сәгать саны: атнага 1 сәгать.
Барысы: 34сәгать.
Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус балалары өчен)” нигезендә төзелде.
Дәреслек: И.Л. Литвинов. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дуртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан. Мәгариф , 2008.
1 нче сыйныфта уку дәресләренең календарь-тематик планы (рус төркеме)
Т/с | Дәреснең темасы | Сәг саны | Дәрес төре | Укучыларның эшчәнлеге төрләре | Көтелгән нәтиҗә | Үткәрү вакыты | |
пл. | факт | ||||||
I чирек – 9 сәг. | |||||||
1 | Ч авазы | 1 | яңа тема катнаш | Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Диалог төзү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Укучылар-ның тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләрен үстерү. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләре. Диалог һәм монолог төзү. | ||
2 | [ы] авазы | 1 | яңа тема | Табышмаклар чишү. Санамышлар уку. Сорауларга җаваплар. | |||
3 | [гъ] авазы | 1 | яңа тема | Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү. | |||
4 | О авазы | 1 | яңа тема | Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү. | |||
5 | W авазы | 1 | яңа тема | Уку. Тыңлап аңлау. Сорауларга җаваплар. | |||
6 | Ң авазы | 1 | яңа тема | Тәрҗемә эше. Диалог төзү. Табышмак чишү. | |||
7 | Һ авазы | 1 | яңа тема | Уку. Тәрҗемә эше. | Сөйләм телен үстерү | ||
8 | Ң авазы. Диалог төзү | 1 | катнаш | Диалог төзү | Сөйләм телен үстерү | ||
9 | Татар халык авыз иҗаты. Такмаклар | 1 | катнаш | Тәрҗемә эше. Сорауларга җавап. | Сөйләм телен үстерү | ||
II нче чирек – 7 сәг. | |||||||
10 | Минем гаиләм тексты | 1 | яңа тема | Хикәя төзү | Бәйләнешле сөйләм телен үс- терү. Диалог һәм монолог төзү. Тыңлап аңлау.Сөйләм телен үстерү. | ||
11 | Санамышлар | 1 | яңа тема | Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. | |||
12 | Иртә белән.Хикәя төзү. | 1 | яңа тема | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Уку. | |||
13 | Тәрҗемә итү күнекмәләре | 1 | катнаш | Тәрҗемә эше | Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү | ||
14 | Татар халык авыз иҗаты. Тизәйткеч | 1 | катнаш | Тизәйткечне өйрәнү. | Яттан сөйләү | ||
15 | Диалог төзү | 1 | катнаш | Диалог төзү | Диалогик сөйләм телен үстерү | ||
16 | Схема буенча сораулар төзү | 1 | катнаш | Сорау җөмләләр төзү | Сөйләм телен үстерү | ||
III чирек – 9 сәг. | |||||||
1-2 | Наил. | 2 | яңа тема катнаш | Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Диалог төзү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Укучылар-ның тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләрен үстерү. Йөгерек һәм дөрес уку күнекмәләре. Диалог һәм монолог төзү. | ||
3 | Татар халык авыз иҗаты. | 1 | яңа тема | Табышмаклар чишү. Санамышлар уку. Сорауларга җаваплар. | |||
4 | Бакчада | 1 | яңа тема | Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү. | |||
5 | Бакчада | 1 | яңа тема | Уку күнекмәләре. Тәрҗемә эше. Диалог төзү. | |||
6-7 | Минем гаиләм | 2 | яңа тема | Уку. Тыңлап аңлау. Сорауларга җаваплар. | |||
8 | Урманда. | 1 | яңа тема | Тәрҗемә эше. Диалог төзү. Табышмак чишү. | |||
9 | Цирк | 1 | яңа тема | Уку. Тәрҗемә эше. | Сөйләм телен үстерү | ||
IV чирек- 8сәг. | |||||||
10 | Цирк | 1 | катнаш | Тәрҗемә эше. Сорауларга җавап. | Бәйләнешле сөйләм телен үс- терү. Диалог һәм монолог төзү. Тыңлап аңлау.Сөйләм телен үстерү. | ||
11-12 | Кыргый хайваннар | 2 | яңа тема катнаш | Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. | |||
13-14 | Шәһәрдә | 2 | яңа тема катнаш | Уку күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. | |||
15-16-17 | Авылда кунакта | 3 | яңа тема катнаш | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Уку. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (а...
1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...
1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стан-дартлары таләп...
Әдәби укудан эш программасы. 1 класс. ФГОС.
1 нче сыйныф өчен эдэби укудан эш программасы башлангыч гомуми белем бирүнең Федеральдәүләт белем стандартына туры китерелеп төзел...
татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме
1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы...