татар халкының милли киемнәре
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо)
Предварительный просмотр:
Дәреснең темасы: “Татар халкының милли киемнәре”
Максат:Татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;Милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары. Орнамет турында төшенчә бирү,Милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; Укучыларда интеллектуаль , иҗади эшне формалаштыру , аларны тикшеренү, эзләнү һәм проект эшенә тарту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: М е т а п р е д м е т – милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү.П р е д м е т – татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру.Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау: Халкыбызның милли әйберләре: күлмәк, түбәтәй, калфак, сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкычлар,читекләр; милли орнаментлар җыелмасы, компьютер, презентация, бизәк өлгеләре.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру
Дәресне башлау. Психологик уңай халәт тудыру
- Исәнмесез,саумысез! Кәефләрегез ничек!
Укучылар: Кояшлы көн кебек. Анам телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.
. Әйдәгез, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер – беребезгә карап елмаеп, бер-беребезне сәламлик.
Укучылар аралашып алалар: Сәлам, дустым! Син ничек?(куллары белән бер-берсенең иңнәренә кагылалар) Син килдеңме? (кулларын ике якка сузып шатланалар) Мин сагындым (кулларын күкрәкләренә куялар). Бик яхшы ( бер-берсен кочып алалар). Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
II Актуальләштерү.
Укытучы: Сораулар нигезендә дәресебезнең темасын ачыкларга тырышырбыз.
-Татарстанда кайсы милләт вәкилләре яши? Аларның саны?
-Алар үз милләтенең киемнәрен киеп йөриләрме? Әгәр дә кия калсалар, кайчан Һәм ни өчен?
III Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы сүзе:
Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.
Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулак өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.
Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кеше кешенең шәхси, социаль хәлене, яшен, холкын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу кием бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.
Экзотик төсләрне тәшкил иткән традицион татар костюмнары бөтендөнья модасыннан төшеп калмый. Анда ак төснең аз булуы, волан, бизәгәндә зур чәчәкләр, кыйммәтле бизәү әйберләре куллану хас.
Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
Укучы: Татар халкының милли киемнәре турында.
Укытучы: Бик дөрес. Гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән һәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтырбыз.
Укытучы: Татар костюмнары нигезендә борынгы төрки киемнәренең формасы ята.
(Слайдлар күрсәтелә) Күлмәкләр.
Укытучы: Костюм – ир кеше һәм хатын-кыз киеп йөри торган туника формасында ачык изүле, озын җиңле һәм киң балаклы ыштан. Костюм булып, камзол, чикмән, бишмәт саналган. Кыйммәтле алтын һәм көмеш белән бизәлгән костюмнарны билгеле, бай кешеләр генә кия алган. Бизәү әйберләренә каптырма, ажур төймәләр, изү, яка чылбыры кертергә мөмкин. Саналып киткән бизәү әйберләрендә кыйммәтле, төсле ташлар үз урынын алган. Костюмның чигелгән булуы - үзенә бер бизәү. Кыйммәтле алтын җепләр белән чигелгән камзоллар ялт-йолт килеп торган.
Балалар, карап киткән күлмәк- костюмнарны татар халкы кайчан киеп йөргән һәм йөри икән?
Укучы: Милли бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда, хор белән җырлаганда кия. Татар җыр һәм бию ансамбленең киемнәре күз явын алырлык.
(Слайдлар) Түбәтәй.
Укытучы:Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымалардан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр,укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры ХХ йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй-кәләпүшләр тарала.
Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайтты. Милли декоратив-гамәли сәнгатьнең түбәтәйләр әзерләү төре сакланып кына кала алмады, ә яңа яклары белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра.
Ә сезнең гаиләгездә ата-бабаларыгыз түбәтәй кияләрме? Малайлар,сезнең түбәтәй киеп караганыгыз бармы? Түбәтәең нинди төстә?
Укучы: ...
Укытучы: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән
Бизәкләре көмешләргә,
Энҗеләргә күмелгән.(калфак)
Калфак.
Укытучы: Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын клфакны башка кигәндә аның кырыен 1-2 кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Чачак-чук мәгънәсендә. Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, канитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытта кәләпүш формасындагы тәкыя калфаклар да шактый киң тарала. Олырак яшьтәге хатыннар чигелмәгән тәкыя калфак кигәннәр.
Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәеп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.
Кызлар, ә сезнең калфак киеп сәхнәдә чыгыш ясаганыгыз булдымы?
Укучы: Әлбәттә, балалар бакчасында калфак, татар костюмы һәм читек киеп биегәнебез булды.
Ял итеп алу. Татар биюне башкару.
(Слайдлар) Читек-ичиги.
Укытучы: Безнең көннәргә кадәр сакланып калган сафьян күннән тегелгән читекләр XIX йөзнең беренче яртысына туры килә. 20 меңгә якын читек остасы саналган. Алар иҗат иткән читекләр Париж, Чикаго, Копенгаген шәһәрләрендә уздырылган ярминкәләрдә алтын медальгә лаек булган. Хатын-кызлар чигелгән читекләр киеп суга барганнар, каз өмәсендә катнашканнар, тыпыр-тыпыр биегәннәр. Ир егетләрнең һәрберсенә читек тәтемәгән, чөнки күн читекләрне бай кешеләр генә кия алган. Казан татарлары читекләргә чәчәкле үсемлек орнаменты төшергәннәр. Бай үсемлек дөньясы осталарыбызны иҗатларында һәрвакыт рухландырып торган.
Сезнең чигелгән читекләр күргәнегез бардыр инде. Аларны киеп биегәнебез дә бар дидегез. Ә сез беләсезме, Татарстанда читекләрне кайда тегәләр?
Укытучы: Арча читек тегү фабрикасында.Анда читеккә төшерелгән орнаментларны ефәк җепләр белән чигәләр.
Укытучы: Орнамент – ул элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Бизәкләрдә борынгы көнчыгыш дала үсемлеге (лалә- тюльпан, лотос сыман) белән беррәттән, соңрак килеп чыккан бакча һәм кыр чәчәкләре урнаштырыла. Бизәктә лалә – яңарыш чәчәге. Бакча чәчәкләреннән иң киң таралганы – дәлия –георгин. Башка чәчәк формалары арасында лотоссыман сурәтләр дә бар.
Балалар, хәзер сез төркемнәрдә татар халкының милли кием рәсемен ясарга тиеш буласыз. 1 төркем- күлмәк, 2 төркем-түбәтәй, 3 төркем-калфак, 4 төркем-читек элементлары өстендә эшләр. Уңышлар сезгә!
IY. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Группадагы укучылар яңа терминнар кулланып, такта янында үз эшләрен яклыйлар. Яклау таблицасы:
№ | Киемнәрнең исеме | Төсе | Формасы | Нинди чәчәкләр,тукымасы |
1. | Түбәтәй | |||
2. | Күлмәк | |||
3. | Калфак | |||
4. | Читек |
Y. Рефлексив бәяләү
Укучыларга дәрестә катнашканнары өчен билгеләр куела.
Өй эше: башка милләт халыкларының милли киемнәренең рәсемнәрен алып килергә.
Алдагы дәрескә проблема кую. Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:
- Ни өчен безнең милли киемнәр, бизәнү әйберләре халыкның рухи
мирасы булып санала? (Бу әйберләрне әби-бабаларыбыз уйлап тапканнар, киеп йөргәннәр. Аларда халыкның күңел җылылыгы саклана)
костюмнарының төп элементларын санап китегез.
Татар халкы костюмнары башка милләт костюмнарыннан нәрсәсе белән аерыла?
Орнаметларда кулланылган чәчәк исемнәрен санап китегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халкының бәйрәмнәре, йолалары
Дәрестән тыш эшчәнлек программасы. Эш программасына татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй"...
Сыйныфтан тыш чара.Тема: "Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре".
quot;Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре"....
Класстан тыш чара "Милли киемнәр."
3,4 нче сыйныф укучылары көче белән " Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән музыкаль кичә үткәрелде.Бу кичә түбәндәге максатларны үз эченә ала:: халкыбызның милли киемнәрен...
Татар халкының милли киемнәре
Татар халкының милли киемнәре белән танышу...
Татар халкының милли киемнәре
Татар халкының милли киемнәре белән танышу...