"Кыш", 1 класс ( рус төркеме)
план-конспект урока (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Шәмсиева Илгизә Альберт кызы,
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “2 нче лицейның” татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы: Кыш
1 нче класс, рус төркеме.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү: кыш,кыш көне,салкын,буран, кар ява, җил исә, чана, чаңгы, кояшлы сүзләре һәм сүзтезмәләре белән таныштыру; кышкы көнне тасвирлый белү күнекмәләрен формалаштыру; урамга чакыра белү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Үстерү максатыннан УУГ:
2.1. Танып-белү гамәлләре: ике яки берничә предметның , күренешнең гомуми билгесен табу; аерым билгеләре буенча предмет яки күренешләрне чагыштыру; интонацияне сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.
2.2. Регулятив УУГ: билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.
2.3. Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү ( бер-берсенә карата аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалаштыру); уку һәм танып белцессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.
3. Тәрбияви максат:. дуслар белән итәгатьле булу өчен җирлек тудыру.
Дәреснең тибы : яңа лексик күнекмәләр формалаштыру( яңа материалны аңлату)
4. Дәрестәкулланылган метод һәм алымнар: натураль ( табигый) метод һәм сөйләтү, чагыштыру алымнары
Укучылар белән эш формалары : фронталь һәм төркемнәрдә эш.
Җиһазлау : компьютер, экран, күрсәтмәлелек өчен рәсемле карточкалар, картиналар, керпе, уенчыклар, криптограммалар.
Дәреснең технологик картасы.
Дәреснең дидактик этаплары | Дәрес этапларының төп максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Дәрес этапларының нәтиҗәләре | ||
Метапредмет нәтиҗәсе | Предмет нәтиҗәсе | Шәхси нәтиҗә | ||||
| Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү. | 1. –Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез , малайлар! Мин- Илгизә Альбертовна, ә синең исемең ничек? Син бик матур кыз, Радмилла. 2. – Сәгать кайда? Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз. | 1. – Исәнмесез, укытучы апа! - Рәхмәт, сез дә матур. 2. –Тегендә( шкафта) - 1, 2...10 | Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү. | Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру | |
II. Уку мәсьәләсен кую. | . |
есть ключик от замка. Он маленький, красивый. А у вас есть? Покажите мне. Он у вас какой? -Давайте сейчас мы закроем свои русские язычки на замок, а татарские язычки оставим. И будем разговаривать. только на татарском, хорошо? Тчик, тчик
Хәзер сәгать ничә? Сәгать ун, туган тел дәресен башлыйбыз.
-Бу нәрсә? Анда нәрсәләр бар? 4. “Гномиклар ” уены. Уйныйбызмы? Урманда гномиклар яши. Алар укытучы әйткәнне кабатлый. Кар бөртеге, буран,җил , кыш. Балалар кабатлаган вкытта, тактага күрсәтмәлелек өчен рәсемнәр эленә бара. | –Вот, у меня золотой и т. д
Укучылар укытучы белән бергә йозак бикләгән хәрәкәт ясыйлар, ачкычларын кесәләренә салып куялар. -–Тегендә( шкафта) - 1, 2...10 -Бу -рәсем. Рәсемдә кар, кояш, агач, урман, өй бар. Укучылар төрле интонация белән укытучы артыннан кабатлыйлар. | Регулятив УУГ: -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Саннарны кабатлау,кушымчаларны дөрес куллану, сорауларга җавап бирү. | Дәрестә татар телендә генә сөйләшүгә җирлек тудыру. |
Танып –белү гамәлләре : интонацияне сиземли белү күнекмәләрен формалаштыру |
III. Уку мәсьәләсен чишү | Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын гамәли ныгыту,-мы/-ме кисәкчәләрен кабатлау. | 1.Яңа лексиканы сөйләмгә кертү. - Уйныйбызмы? Басыгыз. Җылы- Салкын- Кар ява- Кар яумый- Җил исә- Җил исми-
рәвештә куллана белү. Ишек шакыган тавыш. -Анда кем бар? Әйдәгез, сорыйбыз. -Әйтмим, бел. -Юк, мин аю ( куян, төлке, бүре ) түгел. -Мин –керпе. Исәнмесез. -Хәлләр ничек? -Бик яхшы. Рәхмәт. Әйдәгез, җырлыйбыз. Җырлыйбызмы? | -Уйныйбыз. укучылар хәрәкәт итәләр. хәрәкәтләнүдән туктыйлар. кулларын канат итеп селкиләр. кулларын селкүдән туктыйлар. кулларын өскә күтәреп , баш очында хәрәкәтләндерәләр. кулларын хәрәкәтләндерүдән туктыйлар. -Син кем? -Син аюмы( куянмы, төлкеме, бүреме)? -Син кем, әйт зинһар. -Исәнмесез. -Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек? -Җырлыйбыз. -Исәнмесез! -Исәнмесез! -Хәлләр ничек? -Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек? -Бик яхшы, рәхмәт. | ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу КУУГ: төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү | Уеннар аша хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау. | |
IV. Н Ы Г Ы Т У. V. БЕ-ЛЕМНӘР-НЕ ТИК-ШЕ-РҮ VI. РЕФ-ЛЕК-СИЯ | Яңа лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру. | Беренчел ныгыту. 1.-Керпе, хәзер нишлибез? -Уйныйбыз. Ике кар бөртеген чагыштыру. -Бу нәрсә? Ә бу нәрсә? -Бу кар бөртеге, бу да кар бөртеге. Аерма бармы? Икенче ныгыту. 1.-Керпе, ә хәзер нишлибез? -Минем урамга чыгасым килә. Минем чанам юк. -Укучылар, ә яңа чана кайда? “Кибет” уены. -Мин хәзер укытучы түгел,мин-Алсу апа. Кибет ачык. Рәхим итегез. -Хәзер мин Алсу апа түгел, мин-укытучы. Кем Алсу апа? 2.Рәсем буенча җөмләләр төзү. -Көн нинди? 1.Керпе : -Илгизә Альбертовна,әйдә урамга чыгабыз. Илгизә Альбертовна: -Көн нинди?( укучылардан сорый) Укучыларга: -Укучылар, керпенең урамга чыгасы килә. Кем керпе була? 2.- Керпе бер уен белә. Уйныйбызмы? “Тау” уены. Укучылар ике командага бүленә: “Чана ” һәм “Чаңгы” . Ике рәсемне чагыштырып, Кыш турында җөмләләр төзиләр.тауга беренче менеп җиткән команда җиңүче була. 1.Керпе укучылардан сорый: -Бүген дәрес яхшымы( баш бармагын өскә күрсәтә), начармы ( баш бармагын аска төшерә)? 2. Керпе китә. -Сау булыгыз,балалар! 3. –Дәрес бетте.Сау булыгыз! |
-Кар бөртеге. -Бу да кар бөртеге. -Әйе, бар. Бу –ак, ә теге- зәңгәр; бу-зур, ә теге-кечкенә; бу-ак, ә теге – ак түгел һ.б.
Укучылар кибеткә килеп, Алсу ападан чана, чаңгы, тимераяк сорарга тиеш. Диалог( нинди булырга мөмкин)
Сатучы ролендә укучылар үзләре уйныйлар. Укучылар рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр. 1 р.: Бүген көн салкын. Салкын җил исә. Урамда буран. 2 р.: Бүген көн җылы. Урамда кояш. Җил исми. Салкын түгел. Кар ява. -Бүген көн җылы, кар ява, җил исми. Бер укучы-керпе. Ул үзенә дус таба һәм сөйләшә. Диалог -Марат, әйдә урамга чыгабыз. -Көн нинди? -Бүген көн җылы, матур, кояшлы. -Ярар, чыгам -Уйныйбыз. Укучылардан көтелгән җөмләләр: -Бүген көн җылы.- Бүген көн салкын. -Урамда кар ява.-Урамда кар яумый. Салкын җил исә.- Салкын җил исми. Урамда рәхәт.-Урамда рәхәт түгел Укучылар , үзләренең кичерешләреннән чыгып, дәрескә бәя куялар: баш бармак өстә-ошады, яхшы; баш бармак аста-начар, ошамады. -Сау бул, керпе! | ТБУУГ: билгеләрен һәм сыйфатларны билгеләүче мөһим сүзгә бәйле сүзәр табу. Предметларны чагыштыру һәм гомуми билгеләрен аерып күрсәтү. КУУГ: Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог) | Түгел кисәкчәсен , антоним сыйфатларны дөрес куллану күнекмәләре. | Классташлар белән дустанә аралашугаңҗирлек булдыру. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
"Төсләр" 1нче сыйныфлар өчен татар теленнән презентация (рус төркеме)
төсләрнең тәрҗемәсе бирелә...
татар теленнән эш программасы 1 класс рус төркеме
1 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы...
укудан эш программасы 1 класс рус төркеме
1 классның рус төркеме өченэш программасы...
Пп хәрефе һәм авазы. 1 класс рус төркеме.
1 нче Г сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.Тема: Пп хәрефе һәм авазы.Тип: ГККМаксат:1) Пп хәрефе...
"Безнең гаилә", 1 класс, рус төркеме
1 нче сыйныфта уен технологиясе кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
"Киемнәр", 2 класс ( рус төркеме)
В.Н.Мещерякова методикасына нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе...