Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
статья (4 класс) на тему
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
statya.docx | 17.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Дәрестән тыш эшчәнлек- мәктәптә белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше, ул федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыруда үзенчәлекле роль уйный. Әлеге белем бирү процессы компонентының үзенчәлекләре булып, укучыларга аларның сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән шөгыльләрнең киң спектры мөмкинлекләрен бирү; шулай ук белем бирү учреждениесенең дәрестән тыш эшчәнлекнең конкрет эчтәлеген мөстәкыйль тулыландыруы тора[2,с. 58].
Дәрестән тыш эшчәнлек - дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт, мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбияви юнәлешнең бер алымы. Икенче төрле әйткәндә, дәрестән тыш эшчәнлек ул – уку эшчәнлеге кысаларыннан чыккан белем бирү эшчәнлеге, ул сыйныфтан тыш та алып барылырга мөмкин, ләкин ул белем бирү кысаларына салынган белемнәрне киңәйтүгә, тирәнәйтүгә, ныгытуга хезмәт итәргә тиеш.
Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлек һәм өстәмә белем бирү системасы балаларның мөмкинлекләрен һәм кызыксыну өлкәләрен исәпкә алып төзелә. Ул төрле юнәлештәге түгәрәкләрне, секцияләрне, иҗади берләшмәләрне үз эченә ала. Бу эшкә гимназиянең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрненең белгечләре җәлеп ителә.
Дәрестән тыш эшчәнлек башлангыч гомуми белем бирүнең ФДББС таләпләре нигезендә шәхесне төрле юнәлештә үстерүне исәпкә алып төзелгән программалар нигезендә оештырыла: спорт-сәламәтләндерү, рухи-әхлакый һәм патриотик, эстетик, гомуминтеллектуаль, фәнни-эзләнү.
Гимназия түбәндәге документларны төзи һәм раслый:
- дәрестән тыш эшчәнлекнең планын;
- дәрестән тыш эшчәнлекнең режимын;
- дәрестән тыш эшчәнлек курсының программасын;
- дәрестән тыш шөгыльләрнең челтәрен.
Спорт-сәламәтләндерү юнәлеше “Сәламәтлек мәктәбе” түгәрәге аша гамәлгә ашырыла. Укучылар сәламәт яшәү рәвешенең серләрен ачалар, сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнәләр, тын-сулыш юллары авыруларын кисәтү чараларына өйрәнәләр, беренчел ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алалар. Бу түгәрәктәге шөгыльләр балаларда хәрәкәтле уеннар аша сәламәтлекне саклау турында беренче күзаллау формалаштыруга, физик күнегүләрне аңлап куллануга, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Рухи-әхлакый һәм патриотик юнәлеш исә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “Мин – Рәсәй гражданины” дигән түгәрәкләрдәге шөгыльләрдә тормышка ашырыла. Аларның максаты булып тулы көчкә ия булган шәхес тәрбияләү, үзенең эчке позициясе булган укучыда әхлакый кыйммәтләрнең системасын формалаштыру, Рәсәй патриоты булып үсәргә тиешле шартлар тудыру тора.
Гомуминтеллектуаль юнәлешне түбәндәге оешмалар тәкдим итә: “Акыллы малайлар һәм кызлар”, “Яш эколог”, “ Кызыклы грамматика”, “Шахмат” түгәрәкләре, “Эшчәнлек дөньясы” дип аталган махсус курс. “Акыллы малайлар һәм кызлар” түгәрәгендәге шөгыльләр укучыларның танып-белү сәләтләрен үстерелешле укыту системасына нигезләнеп үстерүгә, фикер йөртү эшчәнлегенең түбәндәге ысулларын формалаштыруга: анализ һәм синтез, чагыштыру, төп фикерне билгеләү, исбатлау, кире кагу, нәтиҗәләр ясау, стандарт булмаган мәсьәләләр чишәргә өйрәтергә ярдәм итәләр. “Эшчәнлек дөньясы” курсы башлангыч сыйныф укучыларына универсаль уку гамәлләрен булдыруга һәм Л.Г.Петерсонның фәнни эш нәтиҗәләре нигезендә туган эшчәнлекле укыту методын тормышка ашыруга мөмкинлек бирә. Укучылар парлап һәм төркемдә эшләү кагыйдәләре белән танышалар, башкаларны тыңлый белергә, аларның фикерен хөрмәт итәргә өйрәнәләр.
“Яшь эколог” түгәрәгенең эше экология һәм укыту, танып-белү юнәлешләрен гамәли ориентлашу белән бергә алып барыла. “Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге шөгыльләрнең максаты – рус теле һәм туган тел дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук укучыларның танып-белү сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыру.
Проектлау эшчәнлеге “Мин – эзләнүче” түгәрәге кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу шөгыльләрдә проектлау эшенең төп асылы, аның этаплары(әзерлек, проектны төзү,тормышка ашыру, йомгаклау) аңлатыла, информацион –коммуникатив чыганакларны кулланып, аны яклауга өйрәтелә, эзләнү эшчәнлегенә нигез салына.
Гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлек планына кертелгән предмет түгәрәкләре һәм курслар сәләтле балалар белән эшне тулы күләмдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенгесе көндә гимназия, тулы көн режимында эшләп, гаилә һәм өстәмә белем бирү оешмалары белән ныклы мөнәсәбәттә торып, байтак кына соиаль һәм психологик мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле. Гимназия коллективы уку-укыту процессын оештыруда туган кыенлыклардан чыгу юлларын таба, укучыларга сәләтләренә карап сайлау мөмкинлеге тудыра, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән уңайлы эш режимы тәкъдим итә ала.
Әдәбият
1.Башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары.
2.Башлангыч белем бирүне ФДББС на туры китереп, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру: Мет. киңәшләр /авт.-төзүче: Баһаутдинова Р.Р. – Казан
Заһретдинова Н.М., Петрунина Н.Р., Шәфыйкова Г.Ш.
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучылары
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрестән тыш эшчәнлекнең бер формасы. "Безнең урамда бәйрәм".
Каникулга туктагач та укучыларның ялын күңелле башлангыч - "Урам бәйрәме" белән оештырып җибәрергә була. Моңа "Балаларны халыкара яклау көне" дә этәргеч бирә. Түбәндә тәкъдим ителгән статьяда үз...
Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"
Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү ...
“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.
“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....
Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.
Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класст...
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр
Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...
“Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык.”
Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, укытучылар, тәрбиячеләр балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мә...