Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.
учебно-методический материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класста проект эшенә тема сайлау да үзенчәлекле. Беренчедән, ул дәрес темасына туры килердәй итеп сайлана. Икенчедән, ул укучыларның кызысынуларын исәпкә алып сайланырга тиеш, димәк танып-белү буенча гына түгел, ә иҗади характерда, кул эшләре белән. Шуңа күрә, башлангыч класста эшләү өчен проект эше темалары тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
http://nsportal.ru/sites/default/files/filefield_paths/proekt_eshchnlege.docx | 24.67 КБ |
Предварительный просмотр:
Хафизова Ф.Ф.
Югары категорияле башлангыч класс укытучысы
“Яңа Кормаш ТГББМ” Актаныш районы
ФДББС ын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә. Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Аның нигезе - тикшеренү эше.
Башлангыч класс укытучысы буларак, мин проект эшчәнлеген дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында алып барам. Проект эшчәнлеге вакытында мин укучыларыма юнәлеш генә бирәм, укучылар үзләре проектның темасын формалаштыра, эчтәлеген уйлый, кирәкле мәгълүматларны таба һәм проектның нәтиҗәсен – презентацияләүне планлаштыра, төзи. Башлангыч классларда проект эше эшләү үзенчәлекле һәм кайбер шартларны үтәүне таләп итә:
- “Балага карап эш ит” – проект бала эшләрлек булырга тиеш.
- Проект эшен дидактик, мәгълүмати һәм материаль тәэмин итү күбрәк мәктәптә барырга тиеш.
- Кече яшьтәге мәктәп балаларына проектның һәр этабында ярдәм кирәк.
Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класста проект эшенә тема сайлау да үзенчәлекле. Беренчедән, ул дәрес темасына туры килердәй итеп сайлана. Икенчедән, ул укучыларның кызысынуларын исәпкә алып сайланырга тиеш, димәк танып-белү буенча гына түгел, ә иҗади характерда, кул эшләре белән. Шуңа күрә, башлангыч класста эшләү өчен проект эше темалары тәкъдим итәм:
Класс | Татар теле һәм әдәби уку | Русский язык и литератур-ное чтение | Математи ка | Әйләнә-тирә | Технология |
1 кл | “Тизәйткеч –телебезне төзәйткеч” “Әкиятләр илендә” Алфавит” “Табыш-маклар” | “Скорого-ворки” “В стране сказок” «Живая азбука» «Наш класс дружная семья» | “Әйләнә- тирәбездә математика” “Табышмаклар-да һәм мәкальләрдә саннар” “Форма, күләм, төс” | “Минем кече Ватаным” “Минем исемем” “Безнең класс” “Йорт хай ваннары” | “Көзге уңыш” “Класс бүл-мәсен Яңа елга бизибез “Чәй сервизы” “Диңгез флоты” |
2 кл | “Хат язабыз” “Китапха нә безгә ниләр сөйли ала” “Минем яраткан китабым” | “Пишем письмо» «Мой любимый детский журнал». «Мой любимый писатель сказочник | “Савыт-сабада геометрик фигуралардан бизәкләр” “Квадрат формасындагы әйбер- ләрдән эшләнмәләр” | “Туган авыл” “Кызыл китап” “Минем шәҗәрә” “Татарстан шәһәр-ләре” | “Бәйрәм өстәле” “Ишек алдында” “Йорт җиһазлары” “Аквариум” |
3 кл | “Табышмак-ларда сый-фатлар” “Әкият язабыз” “Шигырь ләр укырга өйрәнү” | “Рассказ о слове” “Семья слов» «Тайна имени» «Зимняя страничка | “Математик әкиятләр” “Кызыклы мәсьәләләр” | “Туган як табигатенең төрлелеге “Кем безне сак-лый?” | “Океанари ум” “Су транс-порты” “Театр куярга әзерләнәбез” |
4 кл | “Әдәпле-лек кагый-дәләре” “Табигать һәм без” “Алар Ва-тан өчен көрәштеләр “Г.Тукай әкиятләре” | “Говорите правильно “Имена прила-гательные в “Сказке о рыбаке и рыбке” А.С. Пушкина” | “Безнең авыл турында математик белешмә төзү” “Кызыклы биремнәр җыентыгы” | “Файдалы казылма-лар” “Табигый зоналар” “Мәскәү – Россия нең баш-каласы” “Казаным башкалам | “Балалар мәйданчы гы” “Табигый материаллар дан эшлән-мәләр” “Оста кул-лар” |
Эш тәҗрибәмнән чыгып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: проект эше укучыларның танып – белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерә, эшне планлаштырырга, эзләнергә, нәтиҗә ясарга, эшеңне күрсәтә белергә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, укытуда эшчәнлекле якын килү методын кулланырга мөмкинлек бирә. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр , мини-проектлар төзү отышлы. Дәресләрдә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"
Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү ...
Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.
Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя. Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше иң беренче...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр
Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...
Доклад "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында педагогик диагностика"
Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфа...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...
“Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык.”
Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, укытучылар, тәрбиячеләр балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мә...