Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".
план-конспект урока (2 класс) на тему
Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации. Формы: фронтальная работа, групповая, самостоятельная, работа в паре, тест. Урок сопровождается интерактивной SMART презентацией.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hubbatullina_urok_tatarskogo_yazyka_v_tatarskoy_gruppe_vo_2_klasse.docx | 48.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Предмет: Татар теле
Класс: 2нче сыйныф.
Дәрес тибы: катнаш.
Дәреснең технологик картасы
Тема | Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. | |||||
Цели | Максат: Исемнең берлек һәм күплек санда килүен аңлату, күплек кушымчалары белән таныштыру. Күплек кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәтү Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет – өйрәнелгән кагыйдә нигезендә җөмләләр, текст төзергә өйрәнү, сөйләм телен үстерү. Метапредмет : Регулятив УУГ: -укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; - эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; Танып-белү УУГ: - иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; - объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; Коммуникатив УУГ: - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; - әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; - мәгълүматны туплау өчен парлап һәм төркемнәрдә эш башкару; - бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү; Шәхескә кагылышлы – Татар бөек шагыйре Г.Тукай әсәрләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. | |||||
Төп төшенчәләр | Исем, берлек сан, күплек сан, кушамчалар. | |||||
Ресурслар: - төп ресурслар - өстәмә ресурслар | Дәреcлек 75-77б. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова” Татар теле”) Г.Тукай шигыре буенча төшерелгән мультфильм, интерактив такта. | |||||
Эш ысуллары | Бергәләп эзләнү, индивидуаль, фронталь, парларда һәм төркемнәрдә эшләү. | |||||
Дәрес этаплары | Укыту эчтәлеге | Укытучы эшчәнлеге | Укучыларның эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗәләр | ||
Предмет | Метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр | |||||
1.Оештыру (2 минут) (эшчәнлеккә әзерлек) | Тим Чир структурасы | -Без бүген төркемдә эшлибез. Төркемдә эшләү кагыйдәләрен сөләп бирегез. -Һәркем үз фикерен әйтә ала. - Бәрәү сөйли - калганнар тыңлый. - Һәрбер җавап төркемдә карала. - Төркемдә уртак нәтиҗә ясала.
| Яңа дәрес башлыйбыз Уңышлар телибез, Тырышып укырга, Яңа белем ачарга Укытучыны, бер-берләрен сәламләү. | Уку эшчәнлеге һәм аның арасында бәйләнешне билгеләү (Шәхси УУГ) | ||
2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру һәм темага кереш.(2 мин) Максат: Укучыларның эштә катнашу теләге булдыру өчен шартлар тудыру. | Демонстрация-ләү методы Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыренә куелган мультфильм-нан өзек. 2нче слайд | Бу мультфильм кайсы шигырь буенча төшерелгән? Шигырьнең авторы кем? Маэмайның кушаматы ничек? Акбай нинди? Ялкау булырга ярыймы? Ни өчен? Бәлки, маэмайга ярдәм итәргә кирәктер? Аны өйрәтергә кирәк. Тырыш булырга өйрәтикме? Татар теленә өйрәтикме? | Укучыларның җаваплары. Маэмайның кушаматы Акбай. Акбай кечкенә, ялкау. Юк. Ялкау кешенең эше уңмый, бер әйберсе дә булмый. | Үзеңнең фикереңне телдән формалаштыру. (Коммуникатив УУГ) Белем системасында ориентлашу. (Танып белүУУГ) | ||
3. Белемнәрне актуальләштерү. (2минут) Максат: Алдагы дәрестә үзләштергән белемнәрне тикшерү | 3нче слайд | Тактага игътибар итегез. Акбай сүзләрне ояларга куярга булган, тик авырсына. Сүзләрне тиешле ояга куегыз. Ничек бүлдегез? Беренче ояда сүзләр нәрсә белдерә? Икенче ояда? Өченче ояда? Исем турында нәрсә беләсез? Акбай, өйрән. -Балалар, сез Акбайны нинди булырга өйрәттегез? | Без сүзләргә сорау куйдык. Кем? Нәрсә? Нинди? Нишли? Предметны белдерә, билгене белдерә, хәрәкәтне белдерә. Игътибарлы булырга. | Белем системасында ориентлашу. (Танып белүУУГ) | ||
4.Дәреснең төп максатын билгеләү. (10 минут) Максат: проблемалы ситуация булдыру, дәреснең максатын билгеләүне оештыру. | 4нче слайд 5нче слайд | - Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны языгыз. Аркагызны туры тотыгыз. Матур язу минуты. Вв Ввв дүрт элементка дәвам итегез. В хәрефе турында нәрсә беләсез? Ул татар сүзләрендә ничек әйтелә? Юлның икенче яртысына бер калын сүз һәм бер нечкә сүз языгыз. Укып күрсәтегез. 4. Сүзлек диктанты. - Хәзер сүзлек диктанты язабыз. Язганда уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз. Эремчек, болытлар, эшчеләр, онык, очучы, элемтә, колыннар, элгеч. - Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алышып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшерегез. Кемнәрнең бер дә хатасы юк? Кемнәр хата җибәргән? - Бу сүзләрне нинди төркемнәргә бүлеп була? - Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә? -Тагын нинди төркемнәргә бүлеп була? (Бүлә алсалар, сүзләрне күчереп куярга, юк икән – калдырырга) -Бу сүзләр ничек атала? Аларга нәрсә кушылган? Ни өчен? Без бу сүзләр турында барысын да беләбезме? -Алдыбызда нинди максат куябыз? Дәресебезнең темасы “Исемнең берлек һәм күплек санда килүе” | 1)- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. -э-е хәрефләре кагыйдәсе. Э хәрефе сүз башында гына языла. 2) калын һәм нечкә сүзләр. 3) Кем? Нәрсә? Соравына җавап була торган сүзләр. 4) Күп предметны белдергән һәм бер предметны белдергән сүзләр. -Без белмибез. -Бу сүзләрне өйрәнергә. Укучылар дәреснең максатын мөстәкыйль яки укытучы ярдәмендә билгелиләр. | Дәреснең максатын мөстәкыйль яки укытучы ярдәмендә билгелиләр. (РегулятивУУГ) Үзеңнең фикереңне телдән формалаштыру. (Коммуникатив УУГ) | ||
5.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү (5 мин). Цель: мөстәкыйль эшаркылы яңа материалны үзләштерү. 6.Аңлауны беренчел тикшерү. (9 мин) Максат: Яңа кагыйдәгә таянып, исемнәрнең күплек санын булдыру. җөмләләр төзү. 7.Белемнәрне беренчел ныгыту. (5) Максат: яңа сүзләр кулланып текстны тулыландару. 8.Үзләштерү (5) дәрәҗәсен тикшерү, хаталар өстендә эш. | 1.Төркемдә эшләү 2. Өлешчә-эзләнү методы. 3.Интерактив тактада кушымчаларны туры китерү. 6нче слайд 7нче слайд . Конэрс структурасы. 9нчы слайд 1.Парлап эш. 2.Текстны тулыландырып төзү. 10нчы слайд | Өстәлегездә карточкалар бар. Җөмләләрне укыгыз, калын хәреф белән язылган сүзләрне чагыштырыгыз. - Машина һәм машиналар сүзләре нәрсә белән аерыла? Машина бер предметны белдерә, машиналар берничә предметны белдерә. Чишмә һәм чишмәләр сүзләре нәрсә белән аерыла? Без исем турында нинди яңалык белдек? - Бер предметны белдергән исемнәр берлек санда була. (ачам) Кабатлагыз. -Берничә предметны белдергән исемнәр күплек санда була. (ачам) Кабатлагыз. - Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана? -Ә бу сүзләргә ни өчен башка кушымча ялганган? Нинди авазларга бетә? -Белгәннәрне тикшереп карыйк. Дәреслекне 76 биттә ачыгыз. Кагыйдәне укыгыз, без барында әйттекме? -Акбайга кагыйдәне кем әйтеп карый? Карагыз, Акбай да дәреслек тоткан, шатланып укый. 1.-Балалар, табышмаклар әйтешеп тә уйныйк әле. Бездә 4 почмак бар. Укыгыз исемнәрен. Бу нәрсәләр? -Сезнең урындык артыгызда табышмаклар. Аларны укыгыз, җавабын әйтегез. Шул җавапны күплек санга куегыз. Кайсы кушымчаны ялгыйсыз, шул почмакка барып басыгыз. 1.Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт) 2.Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (Аю) Нинди кушымча өстәлде? Ни өчен? 3.Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян) 4.Кош түгел – оча Ябалактан курка. Чикләвекне ярата, Сызгырса урманны яңгырата. (Тиен) 5. Кабатлыйк: Кайсы сүзләргә лар кушымчасы ялгана? Ләр?нар?нәр? 2.Дәреслек белән эш. 109нчы к. Чылбарлап аңлатып эшләү. 3. Әйдәгез, уен уйныйк. Мин сезгә исемнәрне берлек санда әйтәм, сез – күплек санда әйтәсез. -Өстәлләрегездә хикәя язылган карточка. Акбай уйнаганда, кайбер сүзләр төшеп калган һәм рәсемгә әйләнгән. Югалган сүзләрне күплек санга куеп языгыз. Экраннан тикшерү. Тест 1.Берничә предметны белдергәндә исем а) берлек санда була б) күплек санда килә. 2.Күплек санда калын сүзләргә кайсы кушымчалар ялгана? а) –нәр, -ләр б) –нар, -лар 3.Тиешле кушымчаларны тоташтырыгыз тәрәзә -лар кием -нәр җиһаз -ләр сабын -нар 4.Артык сүзне табыгыз: Тиенләр, керпеләр, пошилар, маймыллар. 5.Сыерчык, чыпчык, карга - ... Кәбестә, кишер, шалкан - ... Каен, чыршы, нарат - ... | Укучылар мөстәкыйль эшлиләр Бер предметны белдерә һәм күп предметны белдерә Калын сүзләргә – калын кушымча, нечкә сүзләргә – нечкә кушымча. М,н,ң. Күплек кушымчалары. . | Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне аеру. Күплек сан кушымчаларын ачыклау. Табышмакларны чишеп, исемнәрне күплек санга кую һәм тиешле кушымча ялгарга өйрәнү. Тиешле сүзләрне сайлап ала белү Сөйләм күнекмәләрен ныгыту. Формалаштырылган белемнәрне куллану. | Яңа белемнәрне эзләү: дәреслек, сүзлек кулланып сорауларга җавап табу, модельләштерү, төрле формада бирелгән информацияне кабул итү. (Танып белү УУГ) Үз фикерләрен телдән формалаштыру, партнер эшчәнлегенә контроль һәм бәя бирү. (Коммуникатив УУГ) Тел нормаларына туры китереп җавап бирү (Коммуникатив УУГ) План төзү һәм эшчәнлекне планлаштыру. (Регулятив УУГ) Тел нормаларына туры китереп монологик сөйләмгә ирешү (Коммуникатив УУГ) Яңа белемнәрне эзләү: дәреслек, сүзлек кулланып сорауларга җавап табу, модельләштерү, төрле формада бирелгән информацияне кабул итү. (Танып белү УУГ) Үзбәя, бер берсенә бәя бирү, укытучы белән бәя бирү критерияләрен төзү. | |
9. Нәтиҗә. Максат: Дәреснең үзләштерелгән эчтәлеген беркетү. | Видео. | Дәрес башында без нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирештекме? Исем турында нәрсә белдегез? Берлек санда исем нәрсәне белдерә? Күплек санда? Күплек санда исемгә нинди кушымчалар ялгана? Маэмайны нинди булырга өйрәттек? | Укучылар сорауларга җавап бирәләр. | Белем системасында ориентлашу. (Танып белү УУГ) | ||
10. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча инструктаж. Максат: Дәрестә алган белемнәрне | 6нчы слайд |
| ||||
11. Рефлексия. Максат: дәрестә алынган күнекмәләргә үзбәя бирүне оештыру. | 7нче слайд | Чыгу билетларын алыгыз. Аларны тутырыгыз һәм, дәрестән чыкканда, шушы тартмага салыгыз! | Контроль (Регулятив УУГ) Үз фикерләрен язма рәвештә бирә белү (Коммуникативые УУГ) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
технологическая карта урока русского языка в 3-ем классе по теме "Учимся писать приставки на з/с"
Методическая разработка урока в соответствии с требованиями ФГОС . Технология системно-деятельностного подхода....
Технологическая карта урока русского языка с презентацией 2 класс по системе Занкова(А. В. Полякова) Тема урока: "Имя существительное"
разработка урока 2 класс по системе Занкова в соответствии с ФГОС...
Технологическая карта урока русского языка в 3 «А» классе по системе Занкова
Тема: Распрастраненные и нераспрастраненныеЦели урока: закрепить сведения по синтаксису простого и предложения ; познакомить с предложениями распрастраненными и нераспрастраненными; формир...
Технологическая карта урока русского языка во 2 Б классе МБОУ «СОШ №1» по УМК «Перспективная начальная школа»
Технологическая карта урока русского языка во 2 Б классе МБОУ «СОШ №1» по УМК «Перспективная начальная школа» Предмет: русский языкКласс: 2 Б класс, МБОУ «СОШ № 1»УМК: ...
Технологическая карта урока русского языка "Местоименные слова" 4 класс
Я работаю по РО " Д.Б.Эльконина - В.В.Давыдова". Сделала уже один выпуск. Сейчас вот пересматриваю свои уроки в соответствии с требованиями ФГОС.Этот урок я провела в 4 классе в 2013 -2014 уч.го...
Технологическая карта урока английского языку «Fantastic World» 4 класс; УМК «Английский язык»
Цель урока: создание условий для формирования лексического навыка говоренияЗадачи урокаДидактические:Формировать произносительный навык посредством фонетической зарядкиПроверить знания учащихся изучен...
Технологическая карта урока английского языка для обучающихся 4 класса (УМК Английский язык Ю.А. Комарова, И.В. Ларионова, Ж. Перрет)
Технологическая карта урока английского языка для обучающихся 4 класса (УМК Английский язык Ю.А. Комарова, И.В. Ларионова, Ж. Перрет) по теме "Профессии"...