Әңгәмәләр, дәресләр
план-конспект по теме
Сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәргәндә куллану өчен
Скачать:
Предварительный просмотр:
Үз башыңа үзең сукма!
(тәрбия сәгате)
Максат: Наркотикларның нәрсә икәнлеген, аларның ни дәрәҗәдә зыянлы, хәтәр икәнлеген аңлату. Каршы торучанлык тәрбияләү.
Материал: "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газеталары материаллары.
Әңгәмә барышы.
- Без бүген сезнең белән "Үз башыңа үзең сукма!" темасына сөйләшәбез. Әйтегез әле, ни өчен башка сугарга ярамый?
- Суккач, баш авырта.
- Кеше үләргә мөмкин.
- Әйбер белән суксаң баш тишелә.
- Әйе, бик дөрес әйттегез. Беләсезме, башка кагылмыйча да сугып була икән. Мәсәлән эссе көнне кояш суккан диләр. Бу вакытта да кеше егыла. Аңа ярдәм итәргә кирәк. Менә мин сезгә бер мәкалә укыйм. Анда кызга һәм аның әнисенә нәрсә суккан? ( "Югалган ай яктысында")
- Кыз үзенә наркотик кадаган һәм үлгән.
- Әни кызы өчен кайгырган. Башына хәсрәт суккан.
- Наркотик - баш миендә үзгәрешләр тудырырга сәләтле психоактив матдә. Аларның кайберләрен үсемлекләрдән алалар, кайберләрен яшерен генә ясыйлар. Наркотиклар я порошок хәлендә, яки укол рәвешендә кулланыла. Аларны ясау өчен төрле үләннәр үстерәләр: коки куагы, мәк, индия җитене, либерти кэп - тылсымлы гөмбәсе. Ә үләннәрдән наркотиклар ясалгач калдыклары ташлана. Алары да тереклеккә зур зыян китерә.
Наркоман үзе уйлап чыгарган дөньяда яши, анда аңа рәхәт. Ә менә бу дөньдагы чынбарлык аны куркыта. Бер тапкыр да туктап дәваланмаган наркоман биш елдан да артыкка чыдамый, чөнки туктап дәвалану организмны ныгыта, көч туплата. Наркоманнарның күбесе наркотикларны күп дозада алудан үлә, чөики "кайф" алыр өчен дозаны артырганнан арттырырга туры килә бит. Наркоманнар тиз картая, ә кызлар наркотик кулланса ана була алмыйлар. Яшь балалар күбрәк марихуана, опий, героин дигәннәрен кулланалар. Ә алар бик кыйммәт тора. Аны сатып алу өчен балалар акча каян ала дип уйлыйсыз?
- Әти яки әни кесәсеннән урлый.
- Әйбер сата.
- Иптәшләреннән сорый.
- Талау белән шөгыльләнә.
- Димәк, бала тагын бер начарлык эшли дигән сүз бу. Наркотикны күбрәк кемнәр һәм ни өчен кулланалар дип уйлыйсыз?
- Иптәшләренә кызыгучылар
- Эшсезлектән кая барырга белмәүчеләр.
"Иномарка һәм ике капчык бәрәңге" хикәясен уку. Айрат исемле малайга характеристика бирү.
- Ни өчен Айрат бура эчендә берүзе утырып кала?
- Иптәшләре аның сигаретын кире кагалар.
- Әйе, алар үз язмышларын куркыныч астына куймый. Чөнки наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз. Әгәр дә җиңел наркотик тәмен белсә, ул авыруга таба ярты адым атлый: әкренләп курку хисе артка чигә. Һәм көчлерәк наркотик тәгъдим иткәндә, баш тартырга сәбәп булмый. Шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк: наркотик сузган кешегә акча кирәк. Шуңа күрә наркоман актив, хәйләкәр була, ул арттан калмыйча йөри. Шул чакта катгый итеп "юк!" дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырсың.
Сез инде тәмәкенең зарары турында да беләсез. Иң беренче чиратта алар тешләрне саргайта, авызны сасыта. Тәмәке тартучының тиресе дә тизрәк картая. Шулай ук тел очында яки ян – якларында даими үсеп торучы ялкынсынучан шешләр барлыкка килә. Алар сөйләшергә, ашарга комачаулый. Тора – бара яман шеш казнага күчәргә мөмкин. Күп кенә яшьләр тәмәке тарткач сыра, алкогольле эчемлекләр белән шаярырга яраталар. Ә никотин белән алкогольнең бәйләнеше еш кына тамак төбендә яман шеш китереп чыгара. Бу хәйләкәр авыру сизелми: җиңелчә генә тамак төбе кычыта, тавыш карлыга, йоту авырлаша. Тора – бара кешене аяктан ега. Тәмәкенең зыяны аякларга да төшә. Баштарак аяклар туңа, ойый, аннан берни сизми башлый. Ахырдан аякларны кисеп ташларга гына кала. Ә сезнең аяксыз каласы киләме соң?
- Юк
- Менә без сезнең белән наркотикларның зыяны турында сөйләштек. Хәзер сез чиста кәгазьгә кулыгызны төшерегез һәм бармак саен зыянын язып чыгыгыз.
- Бармаклар гына җитәме? Икенче кулыгызны да төшереп дәвам итегез.
- Ә хәзер шушы кулларны башка куйыйк. Бу начарлыкларны башыбыз күтәрә алырмы?
- Юк
- Димәк, безгә башлар янтаймасын өчен сәламәт булырга кирәк икән. Ә сәламәт булу өчен нишләргә?
-Тәмәке тартмаска.
- Эчмәскә.
- Наркотиклар кулланмаска.
- Спорт белән шөгыльләнергә
.....
- Яхшы, балалар, бүгенге сөйләшүләрне исегездә тотыгыз. Начар юлга тайпылмагыз, әти-әниләрегезне борчуга салмагыз!
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
,,Балаларыбыз әхлаклы булсын!” (әти - әниләр белән эшлекле уен)
Максат: Башлангыч класс укучыларына әхлак тәрбиясе бирү буенча эшне дәвам итү; балаларда олыларга карата хөрмәт, шәфкатьлелек хисе тәрбияләү; аларның зирәклелеген үстерү.
Уен барышы
- Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без бергәләп эшлекле уен үткәрербез. Әңгәмәбез әхлак темасына булыр. Чөнки яшь буында кешелекнең асыл сыйфатларын саклап калуда иң мөһиме - әхлак тәрбисе бирү.
1. Татар халкында „Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын" дигән әйтем бар. Шуның өчен без хәзер үзебез белән түгел, ә сул як күршеләребез белән таныштырып үтәрбез. Аларның берәр яхшы сыйфатын күрсәтегез. (саныйлар)
Әхлаклы кешедә сез санаган сыйфатларның барысы да булырга тиеш. Гади халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалашкан һәм яшь буынга васыять, тәҗрибә хәзинәсе итеп тапшырылган. Менә алар – татар халкына хаc асыл сыйфатлар:
намуслылык тугрылыклы булу кешеләрне ярату
җаваплылык вөҗданлылык шәфкатьлелек
инсафлылык
2. Ата-ана – бала өчен һәрвакыт үрнәк булырга тиеш, чөнки бала – ата-ананың көзгесе. Ләкин без моны һәрвакытта да истә тотмыйбыз. Шелтәле сүзләр белән балаларның күңелен кайтарабыз, үзебездән читләштерәбез. Сезнең алдыгызда шундый сүзләр бар. Әйдәгез танышып чыгыйк та ике төркемгә аерылыйк (карточкалар бирелә ). Шулар арасыннан иң еш кабатлана торган өчәр сүзне билгеләгез.
Нәтиҗә ясау: беренче төркемдәге сез әйткән сүзләр баланы үзенә ышанмаучы, ялкау, үз эченә бикләнгән итсә; икенче төркемдәгеләре баланың күңелен иркәли. Балада уңай гадәтләр тәрбияләү өчен тавыш күтәрмәскә кирәк. Сабыр гына эш иткәндә нәтиҗә яхшы булачак. Сабыр иткән морадына барып җиткән, диелә бит халык мәкалендә дә.
3. Ә хәзер тәрбияви ситуацияне сәхнәләштереп, уйнап карыйк.
„Иртән укырга дип киткән Айнур мәктәпкә бармады, укытучы гаиләгә моны хәбәр итте. Гаиләдә бу баланы ата - анасы ничек каршылар икән?"
( Талгын көйдән соң, әти-әниләр чыгышы )
Күргәнебезчә бер үк тәрбияви мәсьәләләрне төрлечә чишәргә мөмкин. Һәрвакыт күңелсез хәлләргә китерүче сәбәпләрне тыныч кына ачыкларга, аларның начар гадәткә әйләнмәвенә ирешергә кирәк.
4. Мәзәк - шулай ук тәрбия чараларының берсе. Дөрес, урынлы файдаланылган мәзәк тә ях-шы тәрбия чарасы була ала. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт, ди бит халкыбыз. Әйдәгез берничә мәзәк тыңлап үтик. (әти-әниләр мәзәк сөйли)
5. Без балаларга үзләрен ничек тотарга кирәкле турында акыл өйрәтәбез, файдалы киңәшләр бирәбез. Шуңа да карамастан, капма-каршы нәтиҗә килеп чыга. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Бәлки безнең кылган гамәлләребез һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер? Алар безнең һәр адымыбызны, уңышсызлыкларыбызны, хаталарыбызны да күрә бит. Хәзер „Сиңа гына әйтәм" комедиясеннән өзек тыңлыйк, гайбәтләрдән өстен булыйк.
6. Хәзер сезнең белән шигьри юлларны укырбыз. Аны төшеп калган сүзләр белән тулыландырырга кирәк.
Алдыңмы гармун ... (кулыңа) , Чын дус ... (тапсаң), араларны
Син ... (уйна). ..(Суытма).
(Эшкә)... тотыныр алдыннан Ялган сизсәң, дәшми ... (калма),
(Нык)... уйла. Йөзен ... (ач)
Учагыңны ...(сүндерергә) Юкка мактау ... (ишетелсә),
Онытма. (Тизрәк)... кач.
7. Сүземне йомгаклап, минем сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйләп китәсем килә, һәм сез дә аны балаларга сөйләсәгез, алар да бу хакта бик нык уйланырлар, бервакытта да ярамаган гамәлләр кылмаслар иде.
«Бер малай әнисе белән генә тора. Ана, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә: «Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?» — ди. Әнисе: «Улым, менә син бер на-чарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар? »—ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар эшләргә генә сүз бирә. Һәм беркайчан да вәгъдәсеннән чыкмый. Беркөнне ул әнисе янына килә дә: «Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин, яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем», — ди. Ә әнисе болай ди: «Улым, әйе, син күп яхшы-лыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә. Аларның эзләре калган бит ».
Сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясыйк: балаларыбыз кешелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр, тормышта гел яхшы эзләр генә калдырсыннар иде.
Предварительный просмотр:
Тема: 23•4, 4•23 тибында тапкырлау.
Максат: Яңа тапкырлау алымы белән таныштыру. Сумманы санга тапкырлау, мәсь-
әләләр чишү һәм үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешне ныгыту.
Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Фикерләү сәләтен үстерү. Кеше-
леклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.
Дәрес төре: катнаш
Материал: дәреслек, 8 бит.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Бүген дәрескә бер кунак килде. Кем икән ул? Әйдәгез шифрны ачыйк. 1-слайд
Шифрны ач!
7· 6 = а 9 + 7 = А 91 – 78 = д
10 · 7 = а 50 : 10 = җ 32 + 22 = һ
Җавапларны 16, 5, 13, 42, 54, 70 тәртибендә тезегез.
- Нинди сүз килеп чыкты?
- Аҗдаһа. 2-слайд
- Әйе. Быел без Аҗдаһа елына кердек. Шуңа күрә ул да сезнең белән таны-шырга тели. Ләкин бик зәһәр күренә. Аның явызлыгын бетерергә кирәк. Мо-ның өчен сез аның сорауларына дөрес җавап табарга тиеш.
3-слайд
54 саны 9 дан ничә тапкырга зуррак?
54 саны 9 дан ничәгә зуррак?
4-слайд
5м = дм 54см = дм см
8дм = см 39см = см мм
5-слайд
Чылбыр:
6-слайд
-Менә Аҗдаһабыз да юашланып китте. Ул хәзер сезне күзәтеп утырыр һәм дәрес
ахырында бүләген тапшырыр. Шуның өчен актив булыгыз.
2. Төп өлеш. Яңа материалны аңлату.
а) аңлату
- Бүген без икеурынлы саннарны берурынлы саннарга тапкырларга өйрәнәбез. Әй-
дәгез 47не 2гә тапкырлауны тикшерик. Моның өчен 47 санын кушылучыларга
таркатабыз: 47= 40+7 Димәк, 47· 2не без (40+7) · 2 дип яза алабыз. Хәзер сумманы санга тапкырлыйбыз: (40+7) · 2=40·2+7·2=80+14=94 47не 2 гә тапкырлагач 94 килеп чыга.
7-слайд
47 = 40 + 7
Димәк, 47 · 2 = (40 + 7) · 2
Исәплибез:
(40 + 7) · 2 = 40 · 2 + 7 · 2 = 80 + 14 = 94
- 2· 47 не ничек эшләрбез?
- Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырып.
б) ныгыту (дәреслекнең 8нче бите буенча 23· 4 не тикшерәбез)
-Әйдәгез, түбәндәге тапкырлауларны аңлатып эшлик. (телдән)
8-слайд
№1
36 · 2 24 · 4 18 · 3 28 · 3
5 · 16 13 · 3 2 · 45 12 · 7
5 · 17 26 · 3 4 · 25 42 · 2
3. Физкультминут 9-слайд
- Бераз ял итеп алыйк. Барыгыз да басыгыз. Күнегүләр ясыйбыз.
4. Үткән материалны ныгыту. Мәсьәләләр чишү. №2 һәм №3
10-слайд
Мәсьәлә №2
Почтада бер көн эчендә 8әр кг лы берничә посылка китап һәм
6 шар кг лы шулкадәр үк посылка җимеш кабул иткәннәр. Ки-
тап посылкаларының массасы 32 кг.Җимеш посылкаларының
массасы нинди булыр?
11-слайд
1посылка массасы | посылкалар саны | барлык авырлык |
8 кг | бертигез | 32 кг |
6 кг | ? кг |
12-слайд
32:8=4(посылка)
6·4=24(кг)
Җавап: җимеш посылкаларының массасы 24 кг.
13-слайд
Мөстәкыйль эшләү
Мәсьәлә №3
Театрга 36 беренче сыйныф һәм 42 икенче сыйныф укучылары
барган. Шуларның 38 е малайлар булган. Театрга ничә кыз барган?
14-слайд
36+42=78(укучы)
78-38=40 (кыз)
Җавап: театрга 40 кыз барган.
15-слайд (Аҗдаһа рәреме)
- Күрдегезме, Аҗдаһа сезне бик яратты. Дәрестә актив катнашканнарга чәчәкләр
дә алып килгән. Әйдәгез башта өйгә эшне язып куйыйк. №6 (8 нче бит)
5. Йомгаклау.
- Бүгенге дәрестә без нишләргә өйрәндек?
Предварительный просмотр:
Тема: Аккошлар – сак кошлар
Максат: Гарәфи Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Аккошлар тормышы турында белемнәрен тулыландыру, аларны сакларга кирәклегенә инандыру. Матурлыкның безгә ничек тәэсир итүен аңлауларына ирешү. Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек һәм ярату хисләре тәрбияләү.
Бурычлар: Автор һәм рәссамның аккошларны тасвирлауда охшашлык һәм аермаларын күрсәтү. Сәнгатьле уку, укыганны сөйләү, текстны кисәкләргә бүлә белү кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә белү, табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе тудыру.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып ала белү
Коммуникатив УУГ: укыган әсәрдәге төп уйны таба белү һәм үз фикереңне җиткерә белү
Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.
Предмет буенча: Гарәфи Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә алу, ”Аккош” хикәясенең эчтәлеген белү.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру.
Төп төшенчәләр: пәйда булу, саллы гәүдә, мәдхия, перламутр.
Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате, технология.
Эшне оештыру төрләре: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль.
Материал: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “Әдәби уку” дәреслеге, 2нче кисәк, 35-38нче битләр. Мөстәкыйль эш дәфтәре.
Җиһазлау: Гарәфи Хәсәнов портреты һәм китаплары, Алсу Тимергалинаның “Аккош” репродукциясе, проектор, экран, ноутбук, презентация, музыка.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру, мотивация.
- Исәнме, дустым! (кул бирә)
- Хәлләрең ничек? (иңбашка куя)
- Минеке –яхшы! (күкрәккә куя)
- Хәерле иртә! (кочаклашалар)
- Барыгызның да йөзендә елмаю барлыкка килдеме? Бик яхшы, мин шат, урыннарга утырабыз.
- Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү, бәяләү.
- Өйдә ясап килгән рәсемнәрне анализлау.
- “Бөҗәкләр белән сөйләшү” шигырен рольләргә бүлеп уку.
- “Табигатькә ничек ярдәм итәргә?” темасына карата язган хикәяләрен укыту, фикер алышу.
2. Теманы билгеләү.
- Укучылар, әйдәгез бер җыр тыңлап үтик. (“Күлләренә кайта аккошлар” җыры)
Болытларны ярып,
Чит җирләрдән арып,
Күлләренә кайта аккошлар.
Камышларны ерып,
Матур оя корып,
Бәбкәләрен кояш балкышлар...
- Зөлфия Минһаҗеваның шигыреннән дә бер өзек укып үтим:
Яралы кошлар кебек
Сызлана үләннәр дә,
Табигать мәрхәмәтле,
Кадерен белгәннәргә.
Матурлыклар кипмәсен,
Урманда, болыннарда.
Барча тереклек калсын
Киләчәк буыннарга.
- Бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән? Дәреснең темасы ничек булыр?
- ....
- Әйе, без табигать турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Җылы яклардан кайтучы кошларыбызның берсе – аккошлар турында сөйләшербез. Сез бу кошлар турында ниләр беләсез?
- ....
III. Яңа материалны аңлату.
- Гарәфи Хәсәновның “Аккош” хикәясе өстендә эш.
- Хәзер дәреслекнең 35-36 нчы битләреннән “Аккош” хикәясен укырбыз. Аны кем язган?
Язучы турында кыскача белешмә бирү: Гарәфи Хәсәнов ун яше тулар-тулмас ук яза башлый. Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәге эшендә актив катнаша, үзенең нәни хикәяләрен матбугатта бастыра. 1968 елда беренче мөстәкыйль китабы — «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Анда Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең — кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен яза. Шуннан соң күләмле «Җирем-суым» повесте басыла. Монда да табигать турындагы әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалы серләре белән таныштыра. Сезгә мин аның “Кошларым-дусларым” , “Елның дүрт фасылы”, “Унике матур”, “Чү, сайрар кошым оя тибә...” дигән китапларын алып килдем. Китапханәдән башка китапларын да алып укый аласыз. Язучы 1992 елда вафат булды.
Сүзлек өстендә эш: пәйда булу, саллы гәүдә, мәдхия, перламутр
2. Текстны эчтән бер кат укыту.
- Аңлашылдымы? Текстның төп фикерен, уен кем билгели ала?
- Гүзәл аккошларыбызның язмышлары турында уйланырга, аларны сакларга кирәклеге күздә тотыла.
3. Сәнгатьле уку күнегүләре үткәрү.
4. Текстны кисәкләргә бүлеп, һәр кисәккә исем уйлау. (төркемнәрдә эшләтү, уңай вариантны тактага язу)
- Күктә кошлар пәйда булды
- Алсу күлдә алсу кошлар;
- Аккошларның мәдхия җырлары;
- Аккошлар – сак кошлар.
5. Сораулар һәм биремнәрне үтәү.
- Текстан аккошларның су өстенә төшүен тасвирлаган юлларны тап.
- Син яшәгән төбәккә аккошлар кайтамы?
- Алар яшәгән сулыклар ничек атала?
- Ни өчен бар табигать алсу төстә күренә?
6. Экрандагы рәсемнәргә күз салыйк әле. Монда без нинди аккошларны күрәбез? Алар кемнәр? (Аккош балеты турында белемнәрен барлау)
Физкультминут.
- Хәзер без дә бераз ял итеп алырбыз. (Музыка астында парлап бию хәрәкәтләре башкарыла)
IV. Белемнәрне беренчел ныгыту.
- Шигырьне уку
Язын күлләрдә
Искиткеч балкыш.
Җылы яклардан
Кайткан бит аккош.
Ул сайрамый да,
Тик йөзә бирә.
Шулчак күңелгә
Нәфислек керә.
Көчле булса да,
Мохтаҗ яклауга.
Их, аккошларны
Ничек сакларга?!
Айдар Җамалиев
- Эчтәлеген ачыклау. Аккошларга хас билгеләрне табу. (Җылы як кошы, сайрамый, көчле, әмма саклауга мохтаҗ)
- Мөстәкыйль эш.
- Алсу Тимергалинаның “Аккош” репродукциясен карау (38нче бит), хикәя белән чагыштыру. Аккошларның су өстендә үз-үзләрен тотышына игътибар итү.
2. Аккошлар турында өстәмә мәгъмүмат уку. (сайд)
Аккошларның 6 төре билгеле: 4 се Төньяк ярымшарда, 1 төре - Көньяк Америкада, 1 төре Австралиядә. Ә Татарстанда 2 төре бар. Ысылдавык аккош - оя ясаучы аз санлы күчмә төр, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су яны һәм су асты үләннәре күпләп үскән култыкларда апрельдән октябрьгә кадәр яши.
Сары борынлы аккошлар – зур кошлар, гәүдәләре 150 см га кадәр озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр. Каурыйлары ак төстә. Аяклары кыска, бармак арасындагы йөзү ярылары зур. Аккошлар бер сезонда соргылт-зәңгәр төстәге 5-9 зур йомырка сала. Су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар. 2 төре дә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
- Хәзер сорауларына җавап әзерләгез (парларда эш):
- Аккошларның ничә төре билгеле?
- Кызыл китапка кертелгән аккош төрләрен санагыз.
3. Укучылар, сез бу кошларны таныйсызмы? Алар - фламинголар.
Аккошлар кебек парлашып яшиләр. Алар да Кызыл китапка кертелгән. Туганда ук алсу төстә булмыйлар. Бу төс аларга эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә. Су куркынычсызлыгыннан сакланыр өчен ояларын биек итәләр.
Бу кошлар турында Гөлшат Зәйнашеваның “Кызыл казлар” дигән әкият-драмасы бар. Әйдәгез, рольләргә бүлеп бер өлешен укып карыйк. Калганын өйдә укып бетерерсез. Ошатсагыз иҗат концертында уйнап та күрсәтербез. (өзек укыла)
- И балалар, балалар!
- Җәнлекләрне саклагыз!
- Җәнлекләрне, кошларны
- Яратыгыз!.. Яклагыз!..-дип төгәлләнә ул.
VI. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
Р.Фәйзуллинның “Быелгы яз” әсәрен мөстәкыйль уку. Эчтәлеге буенча фикер алышу.
- Дәрескә йомгак. Рефлексия.
- Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Дәрес ошадымы?
- Сез дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?
- Дәрестә катнашуларыгызны бәяләгез әле.
- Әйдәгез, үзебезнең күлгә дә аккошлар чакырыйк. Өлге буенча ак кәгазьдән берәр аккош кисеп тактадагы “күлгә” җибәрик.
Табигатьнең һәрбер матурлыгы
Сихәт өсти безнең күңелгә.
Су өстендә йөзгән парлы аккош
Илһам бирә гомер-гомергә.
Һәркем шулай җирдә аккошлар күк
Парлы-парлы булып яшәсен.
Җир-суларның чисталыгын саклыйк
Килә сезгә шулай дәшәсем.
Өй эше: 1.Г.Хасановның “Аккош” хикәясенең эчтәлеген сөйлә. 2. Гөлшат Зәйнашеваның “Кызыл казлар” дигән әкият-драмасын укып бетерергә. 3. Пар аккошлар ясап әти-әниләргә бүләк итәргә.
Предварительный просмотр:
Тема: ,,Кушу һәм алу” темасын ныгытуга күнегүләр
Максатлар: Кушуның үзлекләрен кулланып мисаллар чишә белүне
ныгыту. Төрле типтагы мәсьәләләр чишү күнекмәсен үстерү.
Күппочмакның периметрын таба алуларына ирешү. Фикерләү
сәләтен үстерү, математика белән кызыксынуларын арттыру.
Җиһазлау: компьютер, магнитофон, биремле чәчәкләр, экран, ,,Кызыл
калфак” җыры, слайдлар
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Кызыл Калфакны кертү.
- Балалар, бүген безнең дәрестә Кызыл Калфак та катнаша. Әнисе аны әбисенә күчтәнәч илтергә җибәрә. Кызын нинди сүзләр әйтеп озата микән? Әйдәгез, бераз тырышып алыйк. Сүзләр саннар артына яшеренгән.
Шуны укырга кирәк. Саннарны дәфтәрләргә языйк.
2. Арифметик диктант
1 нче бирем: 9-7= 12-8= 6+0= 13-5= 17-7= 6+6=
Җаваплар тикшерелә: 2 4 6 8 10 12 * *
Саннар рәтен дәвам итү өчен нинди саннар кирәк? (14, 16)
Хәзер әйләндереп укып карыйк. ( Хәерле юл!)
3. Кыз урманга барып керә. Аңа кем очрый? (Бүре) 4 слайд
Ул: -Биремнәремне үти алсаң гына җибәрәм, - ди
Ләкин Кызыл Калфак 2 нче сыйныф материалын белми. Балалар, аңа
булышабызмы?
2,3,4 нче биремнәр:
№ 5, №6, №7 слайд биремнәре эшләнә.
5 нче бирем. Мәсьәләләрен дәреслектән укып чишик. №18, №19
4. Физкультминут
Бүредән котылгач ул чәчәкләр җыя башлый. Шулай табигатьнең матурлыгына сокланып йөрсә, бүре әби янына беренче барып җитә бит. Әбине харап иткәнче кызга булышыйк.
( Музыка астында чәчәкләр җыялар)
5. Белемнәрен ныгытуга күнегүләр.
6 нчы бирем: Чәчәк артындагы мисалларны чишү. № 20
7+8+3+2= 18+11+2+9=
6+2+8+4= 17+5+5+3=
7 нче бирем: №25 Яклары 2см, 4см, 5см лы өчпочмакның периметрына тигез булган кисемтә сыз.
6. 8 нче бирем: Менә әбинең өе. Әле Кызыл Калфак күренми. Тагын бераз тырышасыбыз бар. Шушы фигуралар арасында өй төзер өчен икесе җитми. Кайсылары икән? (Слайд №10 буенча)
7. 9 нчы бирем. №11 слайд күрсәтелә. Кыз килеп җиткән, бүре күренми.
Димәк, өлгерткәнсез. Ләкин өй бикле. Аны ачар өчен 15 ле ачкыч кирәк. Әйдәгез, 46 биттәге рәсемнән 15 санын җыйыйк.
Җаваплар: 15саны 8 белән 7 дән тора. (һ.б.)
8. Кызыл Калфакка теләп булышуыгыз өчен рәхмәт. Ул бик бәхетле. (№12 слайд күрсәтелә.) Актив катнашучыларга аның кәрзинендә билгеләр дә бар. ( Билгеләр куела)
9. Өй эше: №23, 24 ( 46 бит )
10. Йомгаклау. Тормышта да авырлык килгән очракта дусларыгызны ярдәмегездән ташламагыз.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
2, 4, 6, 8, 10, 12, * , *
Дистәләр саны берәм-лекләргә караганда 6 га артыграк булган ике-урынлы саннарны яз!
Берәмлекләр саны дис- тәләргә караганда 7 гә кимрәк булган ике-урынлы саннарны яз!
5 елдан соң Маратка 13 яш ь була. Маратка 3 ел элек ничә яш ь булган?
Предварительный просмотр:
Тема: Әйләнә. Түгәрәк. (3нче сыйныф)
Максат: Балаларны әйләнә һәм түгәрәк, аларның элементлары белән таныш-
тыру. Циркуль ярдәмендә әйләнә сызарга өйрәтү. Тапкырлау һәм бү-
лү таблицасын, өлешләр табуны, мәсьәләләр чишү күнекмәсен ны-
гыту.
Җиһазлау: презентация, билетлар, циркуль, күбәләкләр, чәчәкләр
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату
Дәрес төре: Сәяхәт дәрес
Материал: дәреслек, 82-83 битләр.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
Укучылар: Уяндыңмы, елмай!
Көнне башла шулай,
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә.
Укытучы: Таралыр бар кайгың,
Тыныч калыр җаның
Күтәр күңелеңне
Бу бәхет түгелме?
- Әйдәгез, елмаешып алыйк та дәресне башлыйк. Сез әзерме?
- Әйе, без әзер.
2. Төп өлеш.
- Укучылар, без бүген кунакка чакырулы. Безне кая чакырдылар икән? Әй-
дәгез, тактага карыйк әле. Түгәрәкнең өлешләрен үсү тәртибендә әйтеп,
шифрланган сүзне табыйк әле.
1-слайд
- Нәрсә килеп чыкты?
- Могҗиза.
- Әйе, без бүген могҗизалар иленә сәяхәт итәбез.
2-слайд
“Могҗизалар иленә сәяхәт”
- Тыңлыйк әле, анда безне нәрсә алып бара? ( табышмак )
Асфальт өстеннән чаба,
Эче тулы бала-чага. Ул нәрсә була?
3-слайд
- Әйдәгез, автобуска билетлар алыйк. Кем беренче булып көнкүрештәге тү-
гәрәк предметларны әйтә? Һәр кеше берне уйласын. (Әйткән берсе билет
ала бара)
- Сәгать
- Көзге
- Туп
- Кояш, .....
- Кем кайсы урынга утырыр икән? Билетларыгызны әйләндереп карагыз әле. Алар аңлатмаларыгызның җавабында.
7:7= 24:8= 35:7= 32:4-1= 56:8+2=
18:9= 2х8:4= 20:4+1= 2х2х2= 6х5:3=
(Һәр бала берәр мисал чишеп тамгаланган урынга утыра)
- Тыныч кына барыйк. Игътибарлы булыгыз, юлда безгә ниләр очрар.
4-слайд
- Бу нинди геометрик фигура булыр?
- Түгәрәк.
- Аның эчендә нәрсә бар?
- Нокта.
- Без бу ноктаны аның үзәге дип атарбыз. Чөнки ул нәкъ уртада урнашкан. Түгәрәк ясар өчен безгә циркульләр кирәк. Аның очлы энәсе бар. Шуның өчен сак булыгыз. Савытында гына йөртегез, уйнап кадашмагыз. Ә хәзер мин сезгә сызып күрсәтәм. Моның өчен циркульнең очлы башы бер ноктада торырга тиеш, нокта билгелим. Шунда энәсен кадап циркульнең аяклары арасындагы ераклыкны үзгәртмичә генә әйләндерәм. Менә түгәрәк сызык килеп чыкты. Бу сызык әйләнә дип атала. Шул сызыктан бу фигураны кисеп алсак түгәрәк ясала. Әйләнә - түгәрәкнең чиге ул. Әйдә, сез дә сызып карагыз.
5-слайд 6-слайд
- Ә бу рәсем нәрсәне аңлата? Сызыкның башларына игътибар итик әле.
Үзәге белән әйләнәнең бер ноктасы тоташкан. Без аны радиус дип атарбыз. Сез дә сызыгыз һәм хәрефләр белән тамгалагыз.
Дәреслектәге №2нче биремне эшләү.
7-слайд
- Менә сөйләшә-сөйләшә килеп тә җиткәнбез. Безне серле капка көтә.
Ачылсын өчен 4 санлы код кирәк. Алар дәреслекнең 82нче битендәге №1 дә яшеренгән. ( 4, 8, 3, 6)
8-слайд
3. Физкультминут.
9-слайд
- Капка ачылды. Эченә үтик. Матур аланда бераз ял итеп алыйк.
(Такта янына чыгып чәчәкләр алалар)
Чәчәкләр җыегыз да түгәрәккә басыгыз. Кызыл чәчәкләрдә кайсы сан артык? Ни өчен? ( 4, 8, 6, 9, 2, 10)
- 9 саны артык. Ул 2 гә бүленми.
- Ә сары чәчәкләрдә? ( 21, 30, 18, 12, 16, 24, 27)
- 16 саны артык. Ул 3 кә бүленми.
- Ә хәзер “әйләнә” дисәм әйләнеп йөрерсез, “түгәрәк” дигәч уртага карап
басарсыз. (уйныйлар)
- Яхшы, утырышабыз.
4.Үткән материалны ныгыту.
10-слайд
- Безнең уйнаганны сакчылар карап торган. Күрәсезме? Юлга аркылы басып безне үткәрмиләр. Сезгә сораулар да әзерләгәннәр.
11-слайд
Мәсьәлә №3
30 кг көнбагыш орлыгыннан 6 кг май алалар. 25 кг көнбагыш орлыгын-
нан ничә килограмм май алырга була?
Мәсьәлә №4
20 кг кедр чикләвегеннән 5 кг май алырга була. 20 кг май алу өчен, ни-
чә килограмм кедр чикләвеге кирәк булачак?
Мәсьәләләр дәфтәрләргә эшләнә һәм тикшерелә
12-слайд
- Балалар, карагыз әле, безнең җәнлекләр сихерләнеп катып калганнар бит.
Аларны коткарырга кирәк. Мөгаен, убырлы эшедер. Ул гына урман җән-
лекләрен җәберләмәскә кирәклеген аңламый. “Түбәндәге аңлатмаларга
тамгаларны дөрес куйсагыз, тигезләмәләрне чишсәгез , явызлыгым бетә”, -
ди.
13-слайд
а) 26*6*7=13 9*9*2=20
2*2*4=0 40*5*7=56
б) 32:х =4 97- х=18
- Булдырдыгыз. Авырлыклардан курыкмадыгыз. Шуның өчен сезне бүләк-
ләр көтә. Алар да серле. Ленар белән әтисе ясаган чәчәклеккә яшеренгән-
нәр. Әйдәгез, чәчәклекне дөрес итеп сызыйк. Дәреслектәге зирәклеккә мәсь-
әләне карыйк.
14-слайд
Әтисе белән Ленар квадрат формасындагы чәчәклек ясыйлар. Әтисе: “Квадратыбызның ягы аның периметрыннан 12м га кечерәк булырлык
итеп ясарбыз”,- ди. Бу чәчәклек ягының озынлыгы нинди булыр? 1см лы кисемтә 2м ны сурәтләрлек итеп, аның планын сызыгыз.
5. Йомгак ясау.
(Чәчәклек сызылгач күбәләкләр “очып” чыга.)
- Бу күбәләкләр кемнәрне сайлар микән? Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Алар түбәндәге сорауларга җавап биргән укучыларга була.
1. Әйләнә нәрсә ул?
2. Әйләнәнең үзәге кайда була?
3. Радиус нәрсә ул?
4. Без сәяхәткә кая бардык?
5. Циркуль белән нишләп була?
6. Кем дәрестә бик актив булды?
6. Өйгә эш бирү: №5 (83 нче бит)- аңлатмаларны исәпләргә
7. Билгеләр кую.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
54 саны 9 дан ничә тапкырга зуррак? 54 саны 9 дан ничәгә зуррак? 5 м = ... дм 8 дм = ... см 54 см = ... дм ... см 39 мм = ... см ... мм 7 • 8 -2 :9 • 5 ?
47 = 40 + 7 Димәк, 47 · 2 = (40 + 7) · 2 Исәплибез: (40 + 7) · 2 = 40 · 2 + 7 · 2 = 80 + 14 = 94
№ 1 36 · 2 24 · 4 18 · 3 5 · 16 13 · 3 2 · 45 5 · 17 26 · 3 4 · 25 28 · 3 12 · 7 42 · 2
Мәсьәлә №2 Почтада бер көн эчендә 8 әр кг лы берничә посылка китап һәм 6 шар кг лы шулкадәр үк посылка җимеш кабул иткәннәр. Китап посылкаларының массасы 32 кг. Җимеш посылкаларының массасы нинди булыр? 1посылка массасы Посылка- лар саны Барлык масса 8 кг бертигез 32 кг 6 кг ? кг
Мәсьәлә №3 Театрга 36 беренче сыйныф һәм 42 икенче сыйныф укучылары барган. Шуларның 38 е малайлар булган. Театрга ничә кыз барган? 36+42=78(укучы) 78-38=40 (кыз) Җавап: театрга 40 кыз барган.
Тест. 1. Китапта 56 бит. Камил һәр көнне 8 әр бит укыса, ул бу китапны ничә көндә укып бетерер? в) 7 көндә 2. Бер китапта 30 бит, ә икенчесендә 10 бит. Беренче китаптагы битләр икенчесенә караганда ничә тапкыр артыграк? а) 3 тапкыр 3. Турыпочмаклык формасындагы түтәлнең буе 4 м, ә киңлеге 2 м. Мәйданын тап. б) 8 м 2 4. Тегүче бер күлмәккә 6 төймә таккан. Шундый 4 күл- мәккә ничә төймә кирәк булыр? б) 24 төймә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфта татар теле дәресләре
Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...
"Психомоторика һәм сенсор процессларны дөресләү" шөгыленнән программа
Коррекцион мәктәпнең башлангыч класслары өчен психомоторика шөгыленнән тематик план....
1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге
Перспективалы башлангыч мәктәп 1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план...
Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....
Дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр куллану тәҗрибәсеннән
Бүгенге мәктәп шартларында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәри компетентлыгын үстерергә тиеш.Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Бигрәк тә татар теле,уку дәрес- л...
Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле.
Педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты-баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Аерылгысыз рәвештә икенче бер максат-балада эчке табигый көчләрне үст...