"Психомоторика һәм сенсор процессларны дөресләү" шөгыленнән программа
календарно-тематическое планирование (1 класс) по теме

Галиева Ляйля Финарисовна

 Коррекцион мәктәпнең башлангыч класслары өчен психомоторика шөгыленнән тематик план.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл psihomotorikadan_tematik_plan.docx66.41 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өченVIII төрдәге махсус (коррекцион) гомумбелем бирү дәүләт бюджет учреждениесы “Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе”

Каралды:                              Килешәм:                                Раслыйм:

ММБ утырышы               Директорның укыту               Мәктәп директоры

Протокол №  __                   эшләре буенча                       _______________    

“__”_______2012 ел              урынбасары:                       А.С.Хаҗиев

______________                     _______________                          

А.Г.Нәбиева                             Р.С. Амирова

“Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү” шөгыленнән программа

1,2, 3, 4  нче класслар – 68 сәгать

Программа авторы: Галиева Ләйлә Финарис кызы, I категорияле                    укытучы-дефектолог.

Актаныш, 2012 ел

«Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү»шөгыленнән программа

Галиева Ләйлә Финарис кызы, Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбе

Аңлатма язуы.

Кече мәктәп яше – баланың яшәү ресурсы формалашудагы бик мөһим чор, аның социальләшү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзләштерелүе, шәхси сыйфатларының үсеш этабы булып тора. Бу чор үсешендәге тоткарлыклары булган балаларның тормышы өчен аеруча мөһим, чөнки аларның күбесе мәктәпкәчә тәрбия алмыйлар, ә бу үз чиратында бала мәктәпкә кадәр аның үсеше өчен кирәкле квалификацияле  ярдәм ала алмый дигән сүз.

Кеше сәламәтлегендәге бөтен функциональ тайпылышлар арасында  акыл зәгыйфьлеге киң таралган һәм авыр кимчелек булып тора.

Хәзерге җәмгыять, үсешләрендә тайпылышлары булган балаларның шәхесе үсешенә булган тәлапләрдә, укытуны бала шәхесенең кимчелек дәрәҗәсен, сәламәтлеге торышын, үзенә генә хас  үзенчәлекләрен исәпкә алып шәхси якын килү бурычын тагын да төгәлрәк тормышка ашыру мөһимлеген китереп куя. Шуңа күрә дә балаларга мәктәп программасындагы белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдәге авырлыкларны җиңәр өчен күпкырлы дифференциаль ярдәм күрсәтү буенча эш алып барырга кирәк. Бу исә аларның җәмгыятьтә уңышлы җайлашуына ярдәм итә.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларының психомоторик һәм сенсор эшчәнлекләре үсеше буенча коррекцион шөгыльләр программасының теоретик нигезе булып:

Л. С. Выготскийның нормаль һәм  кимчелекле балаларның үсешендәге гомуми законнар теориясе;

 кимчелекнең характеры һәм аны төзәтү мөмкинлекләре турындагы теориясе;

аномаль балаларны өйрәнүгә, аларның мөмкинлек дәрәҗәсен исәпкә алуга  даими якын килү турындагы теориясе;

коррекцион психологик-педагогик  программаны тормышка ашыру процессында балаларга шәхси якын килү турындагы теориясенең нигезләмәләре тора.

“ Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү” шөгыленең төп максаты:

Баланың һәр җиһазның сенсор үзенчәлекләре, сыйфатлары, билгеләре буенча бербөтен итеп танып-белүе өчен уңайлы шартлар тудыру нигезендә  әйләнә-тирәне дөрес кабул итүенә ирешү.

Программаның бурычлары:

барлык сиземләү органнары эшчәнлеген активлаштыру нәтиҗәсендә әйләнә-тирә чынбарлыкның күренешләрен  дөрес кабул итүне формалаштыру;

җисемнең формасын, төзелешен, зурлыгын, төсен һәм үзенә генә хас үзенчәлекләрен, аларның әйләнә-тирәдәге урынын дөрес кабул итүен үстерү буенча танып–белү эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне төзәтү;

әйләнә-тирәдә һәм вакытта ориентлашуны формалаштыру;

ишетү һәм әйләнә-тирә авазларны зиһенгә алуны үстерү;

әйләнә-тирә дөньяны, аның җисемнәрен бөтен үзлекләре һәм билгеләре (төс, тәм, ис, аваз, ритм) белән кабул итү мөмкинлекләрен формалаштыру;

сенсор эшчәнлекне камилләштерү;

укучыларның сөйләм телен үстерү;

хәрәкәтләренең һәм эш-гамәлләренең төгәллеген һәм максатчанлыгын формалаштыру;

“Психомоторика һәм сенсор процессларның үсеше” шөгыльләренең календарь-тематик планы вариатив булып тора һәм охшаш кыенлыклары булган ( кулларның вак моторикасы үсеп бетмәгән, күрү процессы йомшак, әйләнә-тирәдә ориентлашуы авыр һ.б.) укучылар төркеме яки конкрет балага шәхси юнәлтелгән.

Шәхси һәм төркемдәге шөгыльләрнең саны һәр сыйныфтагы балаларның ихтыяҗыннан чыгып билгеләнә.

Коррекцион шәхси һәм төркемле шөгыльләргә һәр класска расписание буенча атнага 2 сәгать бирелә. Шөгыльләрнең дәвамлылыгы 15-25 минут.

 Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән программа

VIII төрдәгемахсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәбенең 1 сыйныфы

(66 сәгать)

Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

1 бүлек. Балаларның үсеш дәрәҗәсен беренчел тикшерү. (4 сәг.)

Укучыларныңбелем һәм гомумхәбардарлык дәрәҗәсен тикшерү. Тикторыш һәм хәрәкәтләнү координациясе. Хәрәкәтләрне төгәл һәм җиңел үтәү.

Баланың   сенсор үсешен  тикшерү (җисемнең формасын, төсен, үлчәмен, тирә-юнь һәм вакытны дөрес зиһенгә алу). Җисемнәрнең тышкы билгеләре турында күзаллау. Хис, тойгылар.

2 бүлек.Вак һәм эре моториканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.  (24 сәг.)

Дөрес сулыш алу алымнары белән таныштыру. (2 сәг.)

Дөрес сулыш алу алымнары белән танышу. Сулыш алу күнегүләрен кабатлау. Сулыш алу этаплары “Тирән итеп сулыш алабыз-сулышны чыгарабыз”. Сулыш алу күнегүләрен үтәү.

Тонусны нормада тоту һәм  психологик бушану алымнарына өйрәтү.(4 сәг.)

Психологик бушану алымнары белән таныштыру. Бушану һәм киеренкелек күнекмәләрен кабатлау. Психологик бушану этаплары һәм аларны практикада куллану.

Эре моториканы коррекцияләү. (7 сәг.)

Гомумүстерешле хәрәкәтле уеннар. Укытучы күрсәтмәсе буенча бирелгән юнәлештә хәрәкәтләнү (эзләр буйлап йөрү). Хәрәкәтләрнең алмашынып торуын, төгәллеген контрольдә тоту. Тотрыклылыкны үстерү. Ишетү координациясен ныгыту.

Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту. (10 сәг)

Кул һәм бармак координациясен үстерү. Бармак гимнастикасы. Рәсем ясау, штрихлау, йөртеп чыгу, трафарет белән эшләү. Нокталарны сызыклар ярдәмендә тоташтыру. Пластилин һәм төсле кәгазьләрдән аппликация. Массаж ясый торган туплар белән күнегүләр.

3 бүлек. Сенсор процессларны төзәтү.

Форманы, төсне зурлыкны зиһенгә алу; төзү материаллары белән эш. Күреп һәм ишетеп зиһенгә алу. (21 сәг)

Күнегүләр эшләү барышында яссылыктагы фигуралар турында белешмә бирү (түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак).Җисемнәрне аеру, үлчәмнәре буенча  чагыштыру. Төп төсләрне аеру (кызыл, сары, яшел, зәңгәр, кара, ак). Җанлы һәм җансыз җисемнәрне төркемләү.

Тирә-юньне зиһенгә алу.(4 сәг)

Җисемнәрнең тирә-юньдә урнашу урынын билгеләү. Бирелгән юнәлештә хәрәкәтләнү (алга-артка). Кәгазьбитендә урнашкан геометрик фигураларның урынын билгеләү (уртада, өстә, аста, уңда, сулда)

Вакытны зиһенгә алу. (5 сәг.)

Вакыт төшенчәсен өйрәнү: ел фасыллары, атна көннәре. Иртә-соң төшенчәләре.

Капшап карап зиһенгә алу. (2 сәг)

Җисемнәрне капшап карап аеру. Капшап карап җисемнәрнең зурлыгын һәм нинди материалдан эшләнгәнен аеру.

Хис, кичерешләрне зиһенгә алу.

Кешенең эчке дөньясы белән танышу. Шатлык, курку, кайгы, тынычлык, ачу, гаҗәпләнү.

4 бүлек.Ел ахырында укучыларның үсеш дәрәҗәсен тикшерү.

Укучылар  үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

уку кирәк-яракларын дөрес итеп куллану;

җисемнәрне билгеләре буенча чагыштыру һәм нәтиҗә чыгару;

төп төсләрне аера белү;

билгеләре буенча җисемнәрне төркемнәргә берләштерү;

дөрес сулыш алу;

кәгазь битендә җисемнең урынын билгеләү;

төп хисләрне аера белү;

укытучы әйтеп торуы буенча гади график эшләрне үтәү.

Психомоторикадан тематик план

1 класс

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Психомоторика һәм сенсор эшнең барышын тикшерү

4 сәг.

1.

Гомуми хәбәрдарлык. Вак моторика.

1

2.

Тик торышта һәм хәрәкәтләнү вакытында координация, сыгылмалылык.

1

3.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләренә карап күзаллау.

1

   4.

Төп хис, кичерешләр. Тойгылар.

1

Психомоториканы дөресләү

5.

Дөрес сулыш алу алымнарына өйрәтү. “Аланлыкта”

1

6.

2-3 секунд тын алмыйча тору.

1

7.

3-4 секунд тын алмыйча тору.

1

Гомуми тонусны нормада тоту, психологик бушану алымнарына өйрәтү

8.

“Без урманда”.

1

9.

“Без яшелчә бакчасында”.

1

10.

“Хайваннар дөньясында”.

1

11.

“Уенчыклар илендә”.

1

Эре моториканы дөресләү

12.

Хәрәкәтле уеннар.

1

13-14.

Хәрәкәтләрнең алмашынып торуын һәм тизлекне арттыруны контрольдә тоту.

2

15.

Тотрыклылык.

1

16.

Ишетү һәм капшап карау координациясен камилләштерү.

1

Вак мотриканы һәм график күнекмәләрне дөресләү

1.

Штрих ясарга өйрәнү.12 ай.

1

2.

Трафарет белән эш.”Көзге айлар. Көзнең билгеләре”.

1

3.

Нокталарны тоташтыру. “Кышкы айлар. Кышның билгеләре”.

1

4.

Пластилиннан фигуралар һәм хәрефләр ясау. “Язгы айлар. Язның билгеләре”.

1

5.

Сәйлән тезү. Төен ясау. “Җәй айлары. Җәйнең билгеләре”.

1

6.

Төсле кәгазь тасмалардан аппликация. “12 айның билгеләре”.

1

Сенсор процессларны дөресләү

7.

Безнең мәктәп, класс. “Балалар мәктәпкә килде”.

1

8.

Микъдар. Шул кадәр үк, күбрәк, азрак төшенчәләре.

1

9.

Үлчәм. Биеклек. Зур-кечкенә. “Иң кечкенәсе нәрсә?”

1

10.

Гади форма. Үрнәккә карап төзү.

1

11-12.

Өлешләрдән бөтенне төзү. Формалары буенча аеру.

2

13.

Геометрик фигуралар. Җисемнәрне классификацияләү. (Түгәрәк, өчпочмак, квадрат)

1

14-15.

Сенсор үлчәмнәр белән танышу. (зурлык, форма, төс һ.б.)

2

16.

Җисемнәрнең төсләре. “Төсләр иленә сәяхәт”.

1

III чирек

1.

Ак төс. “Кар ява”.

1

2.

Зәңгәр төс. “Диңгезгә сәяхәт”.

1

3.

Яшел төс. “Урман патшалыгында”.

1

4.

Сары төс. “Сары чебиләр”.

1

5.

Кызыл төс. “Кызыл калфак”.

1

6.

Кара төс. “Төн”.

1

7.

Тренинг. “Төсле әкият”.

1

8.

Тирә-юнебездәге авазларны аеру.

1

9.

Аудиотренинг. “Урмандагы авазларны тыңлыйбыз”

1

Тирә-юньне зиһенгә алу.

10-11.

Кешенең гәүдә төзелеше.

2

12.

Әйләнә-тирәдәге җисемнәрнең урыннарын билгеләү.

1

13-14

Уң-сул. Өс-ас. “Тирә-юнебезгә сәяхәт”

2

15.

Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү.

1

16.

Мәктәптә ориентлашу.

1

Вакытны зиһенгә алу.

17-18.

Ел фасыллары. 12 ай.

2

19.

Ел фасылларының алышынуы, эзлеклелеге. Иртә-соң.

1

20.

Бүген, кичә, иртәгә.

1

21.

Атна көннәре.

1

IV чирек

Капшап карап зиһенгә салу

1-2.

Капшап карап җисемнәрне аеру.

2

3-4.

Төрле материаллардан эшләнгән җисемнәр белән эш. “Серле капчык”

2

Хис, тойгы, кичерешләр.

5.

“Шатлану”

1

6-7.

“Кайгы, борчылу”.

2

8.

“Курку”.

1

9.

“Ачулану”.

1

10-11.

“Гаҗәпләнү”

2

Балаларның үсеш дәрәҗәсен ел ахырында тикшерү

12.

Вак моторика.

1

13.

Хәрәкәтләнү координациясе.

1

14-15.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләре  турында күзаллау.

1

16.

Экскурсия.

1

2 класс

Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән программа

VIII төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы

(68 сәгать)

Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

1 бүлек.

Балаларның үсеш дәрәҗәсен беренчел тикшерү. (4 сәг)

Укучыларның белем һәм гомумхәбәрдарлык дәрәҗәсен тикшерү. Вак һәм эре моторикаларын тикшерү. Тикторыш һәм хәрәкәтләнү вакытында координация.

 Сенсор үсешне  тикшерү. Зиһенгә алуны тикшерү(җисемнең формасы, төсе, үлчәме, тирә-юнь һәм вакыт). Җисемнәрнең тышкы билгеләре турында күзаллау. Хис, тойгылар.

2 бүлек.

Вак һәм эре  моториканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.

(28 сәг)

Дөрес сулыш алу алымнары.(6 сәг)

2-фазалы сулыш алу алымын кабатлау. 4-фазалы сулыш алу алымын өйрәнү. Дөрес сулыш алу этаплары һәм аларны практикада куллану. 2-3 секунд тын алмыйча тору. Сулыш алу күнегүләрен кабатлау.

Тонусны нормада тоту һәм психологик бушану алымнары.(4сәг)

Үткәннәрне искә төшерү һәм психологик бушануның яңа алымнары белән таныштыру. Бушану һәм киеренкелек күнекмәләрен кабатлау. Гәүдә өлешләрен бушану халәтенә китерүче күнегүләр.

Эре моториканы дөресләү. (9 сәг)

Эре моториканы үстерүгә ярдәм итүче хәрәкәтле уеннар. Укытучы кушуы буенча билгеле бер юнәлештә хәрәкәт итү. Тизлекне, җитезлекне арттыру. Хәрәкәтләрнең төгәл үтәлешенә ирешү. Хәрәкәтләрнең алмашынып торуын контрольдә тоту. Тотрыклылыкны үстерү.

Вак моториканы һәм график күнекмәләрне дөресләү.(9сәг)

         Кул һәм бармак координациясен үстерү. Бармак         гимнастикасы. Штрихлауның берничә төрле алымын өйрәнү. Рәсем ясау, штрихлау, трафарет белән эшләү күнекмәләрен үстерү. Нокталарны бер-бер артлы тоташтыру. Санау күнекмәсен үстерү. Кул хәрәкәте һәм күреп зиһенгә алуны  камилләштерү. Рәсемнең икенче яртысын ясау. Төсле кәгазь кисәкләреннән һәм пластилиннан аппликация. Массаж ясый торган туплар белән күнегүләр. График күнегүләр эшләү.

3 бүлек.

Сенсор процессларны дөресләү.(30 сәг)

Форманы,төсне, авазларны зиһенгә алу. Төзү. (9 сәг)

Җисемнәр. Өй, җиһаз, азык-төлек, кием-салым, бүләкләр. Күләм. Катлаулы өстәл уеннары. Җисемнәрнең формасы. Үрнәккә карамыйча төзү. Сенсор үлчәмнәрне зиһенгә алу. Җисемнәрнең төсләре. Тирә-юньдәге авазлар.  

Күреп зиһенгә алуны  ныгыту. (5 сәг)

Яссылыкта урнашкан җисемнәрнең урыннарын билгеләү. Уң-сул,өс-ас, уртада, астарак-өстәрәк төшенчәләре. Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү. Уң як-өстәге почмакта, уң якта-астагы почмакта, сул як-өстәге почмакта, сул як-астагы почмакта төшенчәләре. Кәгазьбитендә геометрик фигураларның урынын билгеләү.

Вакытны зиһенгә алу. (5 сәг)

Ел фасылларын искә төшерү. Ел фасылларының алышынып килүе. Иртәрәк-соңрак. Айлар. 12 ай – бер ел. Атна көннәре. Тәүлек: көн-төн. Иртә-кич.

Капшап карап зиһенгә алу.(4 сәг)

Капшап карап җисемнәрне һәм аларның зурлыкларын билгеләү. Әкият уйлап чыгару. Төрле материалдан эшләнгән әйберләр белән эш.

Хис, тойгылар. (7 сәг)

Кешенең эчке дөньясы. Шатлык. Курку. Кайгы. Үч. Нәфрәт.Тынычлык. Явызлык. Гаҗәпләнү. Хис, тойгы, кичерешләрне билгеләүгә уеннар.

4 бүлек.

Үткәннәрне кабатлау.(2 сәг)

Сулыш алу күнегүләре. Психологик бушану алымнары. Вак моторика күнегүләре.

5 бүлек.

Укучылардагы үсешне  ел ахырында тикшерү.(4 сәг)

Укучылар  үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

укытучы күрсәтмәсе буенча биремнәрне үтәү;

тирә-юньдә тиз һәм төгәл хәрәкәт итү;

ике билгесе буенча җисемнәрне чагыштыру һәм нәтиҗә ясау;

пластилин белән иҗади эш;

гади җисемнәр төзү;

төркемнән җисемне аерып алу;

җисемнең нинди материалдан эшләнгәнен аеру;

сулыш алуга күнегүләр эшләү;

бармак гимнастикасы;

төп төсләрне аера белү;

берничә билгесе буенча җисемнәрне төркемнәргә берләштерү;

кәгазь битендә җисемнәрнең урынын билгеләү;

график күнегүләр эшләү.

2 класс

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1.

Гомуми хәбәрдарлык. Вак моторика.

1

2.

Тик торышта һәм хәрәкәтләнү координациясе, сыгылмалылык.

1

3.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләренә карап күзаллау.

1

4.

Хис, кичерешләр. Тойгылар.

1

Психомоториканы коррекцияләү

5-6.

2-фазалы сулыш алу алымнарын кабатлау. (Тирән итеп сулыш алу-һаваны чыгару) “Белмәмеш һәм аның дуслары.”

2

7-8.

4-фазалы сулыш алуны өйрәнү.(2-3 сек.)

2

9-10.

Дөрес сулыш алуны практикада куллану. Сулыш алуны гади хәрәкәтләр белән бәйлибез.

2

Тонусны нормада тоту. Психологик бушану алымнары.

11-12.

Үткәннәрне кабатлау һәм психологик бушануның яңа алымнары белән таныштыру. Психологик бушануның яңа этаплары. “Йокы илендә”.

2

13-14.

Киеренкелек һәм бушану алымнарына өйрәнү. Мускулларны нормаль тонуста тотуга күнегүләр.

2

Эре моториканы үстерү

15.

Мотор күнекмәләрне арттыруга хәрәкәтле уеннар. “Күңелле стартлар”.

1

16-17.

Укытучы әйтүе буенча хәрәкәт итү, хәрәкәт төгәллегенә күнегүләр.

2

II чирек

1.

Тизлекне, төгәллекне, җитезлекне арттыруга күнегүләр.

1

2-3.

Хәрәкәтләрнең алышынып торуын төгәл үтәү.

2

4-5.

Хәрәкәтләрнең яраклашуы һәм берүк вакытта гәүдәнең төрле өлешләренең хәрәкәтләнүе.(Борылу, иелү, ыргыту)

2

6.

Тотрыклылыкны ныгыту. Ишетеп һәм капшап карап зиһенгә алуны үстерү үстерү.

1

Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту.

7.

Кул чукларының һәм бармакларның координациясен үстерү. “Бармак гимнастикасы”.

1

8.

Штрихлауның төрле алымнарын өйрәнү.

1

9.

Билгеле бер тәртиптә нокталарны тоташтыру. Санау күнекмәсен ныгыту.

1

10.

Кул хәрәкәте һәм күреп зиһенгә алуны зиһенгә алуны  камилләштерү. Рәсемнең икенче яртысын ясау.

1

11-12

Пластилин һәм төсле кәгазь кисәкләреннән аппликация. “Белмәмеш чәчәк бакчасында”.

2

13.

Хәрәкәт координациясен ныгыту. Массаж туплары белән күнегүләр.

1

14-15.

График күнегү эшләү. “Транспорт”.

2

Сенсор процессларны үстерү.

16.

Җисемнәрнең исемнәре. Өй, җиһаз, азык-төлек, кием-салым, бүләк. “Белмәмешнең туган көне”.

1

III чирек

1.

Микъдар. Өй, җиһаз, кием-салым, азык-төлек. “Магазинда”.

1

2.

Кагыйдәле өстәл уеннары.

1

3.

Җисемнәрнең формалары, билгеләре.(түгәрәк, өчпочмак, квадрат) “Яңа авыл төзибез”.

1

4.

Сенсор эталоннарны зиһенгә алу. ИКТ куллану.

1

5.

Җисемнәрнең төсләре.

1

6.

“Төсләр илендәге маҗаралар”.

1

7.

Тренинг. Авазларны аеру. “Урманга сәяхәт. Андагы авазлар”.

1

8.

Аудиотренинг. Хайван һәм кош тавышлары, чишмә чылтыравы.

1

Күреп зиһенгә алуны үстерү .

9.

Күз гимнастикасы.

1

10.

Җисемнәрнең тирә-юньдә урнашу урыны.

1

11.

Уң-сул, өс-ас төшенчәләре.

1

12-13.

Уң якта-астагы почмакта, сул якта-астагы почмакта, сул якта –өстәге почмакта. Кәгазь битендә җисемнәрнең урнашу урынын билгеләү.

2

Вакытны зиһенгә алу.

14-15.

Ел фасылларын кабатлау. Ел фасылларының алмашынып торуы.

2

16-17.

Айлар. Бер елда-12 ай.

2

18.

Атна көннәре.

1

19.

Тәүлек. Көн һәм төн. Иртә-кич.

1

Капшап карап зиһенгә алу.

20-21.

Капшап карап җисемнәрне һәм аларның зурлыкларын аеру. Әкият уйлап чыгару.

2

IV чирек

1-2.

Төрле материалдан ясалган җисемнәр белән эш. “Серле капчык”.

2

Хис, тойгы, кичерешләр.

3.

Курку-шүрләү. “Мин нәрсәдән куркам?”

1

4.

Кайгы-көенеч. “Нәрсә ул кайгы?”

1

5.

Шатлык. “Мин һәм минем сөенечем”

1

6.

Явызлык. Уентренинг.

1

7-8.

Тынычлык. ИКТ кулланып уентренинг.

2

9-10.

Гаҗәпләнү. ИКТ кулланып уентренинг.

2

Ел ахырында укучыларның үсеш дәрәҗәсен  тикшерү

11.

Вак моторика.

1

12.

Хәрәкәтләнү координациясе.

1

13-14.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләре  турында күзаллау.

2

15.

Экскурсия.

1

3 класс

Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән программа

VIII төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы

(68 сәгать)

Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

1 бүлек

Балаларның үсеш дәрәҗәсен  ачыклау. (4 сәг)

Укучыларның белем һәм гомумхәбәрдарлык дәрәҗәсен билгеләү. Вак һәм эре моторикаларын тикшерү. Тикторыш һәм хәрәкәтләнү координациясе.

   Сенсор үсешне  тикшерү. Зиһенгә алуны ачыклау(җисемнең формасы, төсе, үлчәме, тирә-юнь һәм вакыт). Җисемнәрнең тышкы билгеләре турында күзаллау. Хис, тойгылар.

2 бүлек.

Вак һәм эре моториканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.(28 сәг)

Дөрес сулыш алу алымнары. (6 сәгатъ)

4-фазалы сулыш алу алымын кабатлау.Сулыш алмыйча 3-4 секунд тору һәм аны 5-6 секундка җиткерү.Сулыш күнегүләрен кабатлау. Хәрәкәт иткәндә дөрес итеп сулыш алу. Массаж,үз-үзеңә массаж ясау. Массажясау алымнары белән танышу.

Тонусны нормада тоту һәм психологик бушану алымнары.                           (4 сәг.)

Үткәннәрне искә төшерү һәм психологик бушануның яңа алымнары белән таныштыру. Психологик бушану этаплары. Бушану һәм киеренкелек күнекмәләрен кабатлау. Гәүдә өлешләрен бушану халәтендә тотуга күнегүләр.

Эре моториканы үстерү. (9 сәг.)

Мотор  күнекмәләрне камилләштерүгә хәрәкәтле уеннар. Укытучы күрсәтмәсе буенча биремнәрне эзлекле үтәү. Тизлекне, хәрәкәтләрнең төгәллеген арттыруга күнегүләр. Тотрыклылыкны үстерү.

     4.Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту.(9 сәг.)

Кул һәм бармак координациясен үстерү. Бармак гимнастикасы. Рәсем ясау, штрихлау, төшерү, трафарет ярдәмендә рәсемне ясап бетерү. Нокталарны эзлекле итеп тоташтыру. Санау күнекмәсен үстерү. Картина буенча хикәя төзү. Рәсемнең икенче яртысын ясап бетерү. Төрле материаллардан аппликация. Массаж ясый торган туплар белән күнегүләр.

3 бүлек.   Сенсор процессларны дөресләү.(30 сәг.)

Форманы, төсне, авазларны зиһенгә алу. Төзү. (9 сәг.)

Спорт, уеннар, күңел ачулар. Сан. Шулкадәр үк, азрак, күбрәк төшенчәләре. Өстәл уеннары. Җисемнәрнең формалары. Төзү материаллары белән катлаулы җисемнәрне төзү.

   Җисемнәрне төрләргә аеру. Җисемнәрнең төсләре. Авазлар дөньясында. Яссылыкта урнашкан җисемнәрнең урыннарын әйтү. Уң-сул, өс-ас, уртада, астарак-өстәрәк төшенчәләре. Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү. Өлешләрдән бөтенне төзү.Җисемнәрне төрле билгеләре буенча төрләргә аеру(җисемнәрнең формасы, төсе, зурлыгы.) Картина буенча хикәя төзү.

Күреп зиһенгә алуны   үстерү. (5 сәг.)

Яссылыкта урнашкан җисемнең урынын билгеләү. Уң һәм сул кул, уң һәм сул аякларны дөрес аеру. Геометрик фигураларны яссылыкта дөрес итеп урнаштыру. ( Уң як өске почмакта, сул як аскы почмакта һ.б.)

Вакытны зиһенгә алу. (5 сәг.)

Ел фасылларын искә төшерү. Ел фасылларының алышынып килүе. Иртәрәк-соңрак төшенчәләре. Айлар. 12 ай-бер ел. Атна көннәре. Тәүлек. Көн-төн. Иртә-кич.

Җисемнәрне капшап карап зиһенгә алу. (5 сәг.)

Капшап карап җисемнәрне тану һәм зурлыкларын билгеләү. Әкиятләр уйлап чыгару. Төрле материаллар белән эш. Тәмне һәм исне аеру.

Хис, кичерешләрне зиһенгә алу. (7 сәг.)

Кешенең эчке дөньясы. Шатлану. Курку, өркү. “Төлке һәм әтәч ”әкияте. Кайгы, борчу. “Кызыл калфак” әкияте. Үч алу. “Төлке һәм куян ”әкияте. Мәрхәмәтлелек. “Бүре һәм бозау”. Ачу.

4 бүлек. Үткәннәрне кабатлау. (2 сәг.)

Сулыш алу күнегүләрен кабатлау. Психологик бушану алымнарын искә төшерү. Вак моториканы камилләштерүгә күнегүләр.

5 бүлек. Ел ахырында укучылардагы үсешне  тикшерү. (4 сәг.)

Укучылар  үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

тирә-юньдә  тиз һәм төгәл хәрәкәт итү;

бирелгән билгесе буенча җисемнәрне чагыштыру һәм нәтиҗә ясау;

ел фасылларын һәм аларның билгеләрен күрсәтү;

нокталарны эзлекле тоташтыру;

төрле материаллар белән иҗади эш;

үрнәккә карамыйча төрле җисемнәр төзү;

төркемнән җисемнәрне аерып алу;

җисемнәрнең нинди материалдан эшләнгәнен билгеләү;

бушану һәм сулыш алу күнегүләрен дөрес эшләү;

бармак өчен күнегүләрне белү;

төп төсләрне аеру;

фигураларны берничә билгесе буенча төркемләү;

хис, кичерешләрне аера һәм күрсәтә белү;

график күнегүләрне эшли белү.

Тематик план

3 класс

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1.

Гомуми хәбәрдарлык. Вак моторика.

1

2.

Тик торышта һәм хәрәкәтләнү координациясе, сыгылмалылык.

1

3.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләренә карап күзаллау.

1

4.

Хис, кичерешләр. Тойгылар.

1

2 бүлек. Вак һәм эре мотриканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.

Дөрес сулыш алу алымнары. (6 сәг.)

5-6.

4-фазалы сулыш алу алымнарын кабатлау. (Тирән итеп сулыш алу-һаваны чыгару) “Белмәмеш һәм аның дуслары.”

2

7-8.

Дөрес сулыш алу күнекмәләрен кабатлау.(3-4 сек.)

2

9-10.

Дөрес сулыш алуны практикада куллану. (5-6 сек.) Сулыш алуны гади хәрәкәтләр белән бәйлибез.

2

Тонусны нормада тоту. Психологик бушану алымнары. 4 сәг.

11-12.

Үткәннәрне кабатлау һәм психологик бушануның яңа алымнары белән таныштыру. Психологик бушануның яңа этаплары. “Йокы илендә”.

2

13-14.

Киеренкелек һәм бушану алымнарына өйрәнү. Мускулларны нормаль тонуста тотуга күнегүләр. “Без урманда.”

2

Эре моториканы дөресләү. 9 сәг.

15.

Мотор күнекмәләрне арттыруга хәрәкәтле уеннар. “Күңелле стартлар”.

1

16-17.

Укытучы әйтүе буенча хәрәкәт итү, хәрәкәт төгәллегенә күнегүләр. “Әкиятләр иленә сәяхәт.”

2

II чирек

1.

Тизлекне, төгәллекне, җитезлекне арттыруга күнегүләр, уеннар.

1

2-3.

Хәрәкәтләрнең алышынып торуын төгәл үтәү. “Курчак театры.”

2

4-5.

Хәрәкәтләрнең яраклашуы һәм берүк вакытта гәүдәнең төрле өлешләренең хәрәкәтләнүе.(Борылу, иелү, ыргыту)

2

6.

Тотрыклылыкны ныгыту. Ишетү һәм капшап карау координациясен үстерү.

1

7.

Тәм сизүне зиһенгә алу.

1

Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту. 9 сәг.

8.

Кул чукларының һәм бармакларның координациясен үстерү. “Бармак гимнастикасы”.

1

9.

Штрихлауның төрле алымнарын өйрәнү. Рәсем ясау, штрихлау, төшерү, трафарет белән эш.

1

10.

Билгеле бер тәртиптә нокталарны тоташтыру. Санау күнекмәсен ныгыту.

1

11.

Кул хәрәкәте һәм күреп зиһенгә алуны   камилләштерү. Рәсемнең икенче яртысын ясау.

1

12-13

Төрле материаллардан аппликация. “Белмәмеш мәктәп бакчасында”.

2

14.

Хәрәкәт координациясен ныгыту. Массаж туплары белән күнегүләр.

1

15-16.

График күнегүләр үтәү. “Без мәктәптә”.

2

Сенсор процессларны дөресләү. IIIчирек

1.

Җисемнәрнең исемнәре. Спорт,уеннар,күңел ачулар. “Күңелле стартлар”.

1

2.

Микъдар. Спорт, уеннар, күңел ачулар.

1

3.

Кагыйдәле өстәл уеннары. Шашка, домино.

1

4.

Җисемнәрнең формалары, билгеләре (түгәрәк, өчпочмак, квадрат) “Яңа театр төзибез”.

1

5.

Сенсор үлчәмнәрне зиһенгә алу. ИКТ куллану.

1

6.

Җисемнәрнең төсләре. “Төсләр иленә сәяхәт.”

1

7.

“Төсләр илендәге маҗаралар”.

1

8.

Тренинг. Авазларны аеру. “Урманга сәяхәт. Андагы авазлар”.

1

9.

Аудиотренинг. “Төрле ел фасылларында урмандагы авазлар”.

1

Күреп зиһенгә алуны үстерү. 5 сәг.

10.

Гәүдә өлешләре.

1

11.

Җисемнәрнең тирә-юньдә урнашу урыны.

1

12.

Уң-сул, өс-ас төшенчәләре.

1

13-14.

Уң якта-астагы почмакта, сул якта-астагы почмакта, сул якта –өстәге почмакта. Кәгазь битендә җисемнәрнең урнашу урынын билгеләү.

2

Вакытны зиһенгә алу.

15-16.

Ел фасылларын кабатлау. Ел фасылларының алмашынып торуы.

2

17-18.

Айлар. Бер елда-12 ай.

2

19.

Атна көннәре.

1

20.

Тәүлек. Көн һәм төн. Иртә-кич.

1

Капшап карап зиһенгә алу.

21-22.

Капшап карап җисемнәрне һәм аларның зурлыкларын аеру. Әкият уйлап чыгару.

2

IV чирек

1-2.

Төрле материалдан ясалган җисемнәрбелән эш. “Серле капчык”.

2

Хис, тойгы, кичерешләр.

3.

Курку-шүрләү. “Төлке һәм әтәч”

1

4.

Кайгы-көенеч. “Кызыл калфак.”

1

5.

Шатлык. “Минем чәчәкләрем.”

1

6.

Мәрхәмәтлелек. “Бүре һәм бозау”

1

7-8.

Үч. “Төлке һәм куян ”

2

9-10.

Ачу.

2

Ел ахырында психомоторика һәм сенсор үсешне тикшерү

11.

Вак моторика.

1

12.

Хәрәкәтләнү координациясе.

1

13-14.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләре  турында күзаллау.

2

15.

Экскурсия.

1

Психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән программа

VIII төрдәгемахсус (коррекцион) гомумбелем бирү мәктәбенең

 4сыйныфы

(68 сәгать)

Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

1 бүлек. Балаларның үсеш дәрәҗәсен беренчел тикшерү. (4 сәг.)

Укучыларныңбелем һәм гомумхәбардарлык дәрәҗәсен тикшерү. Тикторыш һәм хәрәкәтләнү координациясе. Хәрәкәтләрне төгәл һәм җиңел үтәү.

Баланың   сенсор үсешен  тикшерү (җисемнең формасын, төсен, үлчәмен, тирә-юнь һәм вакытны дөрес зиһенгә алу). Җисемнәрнең тышкы билгеләре турында күзаллау. Хис, тойгылар.

2 бүлек.

Вак һәм эре моториканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.(28 сәг)

Дөрес сулыш алу алымнары. (6 сәгатъ)

4-фазалы сулыш алу алымын кабатлау.Сулыш алмыйча 3-4 секунд тору һәм аны 5-6 секундка җиткерү.Сулыш күнегүләрен кабатлау. Хәрәкәт иткәндә дөрес итеп сулыш алу. Массаж,үз-үзеңә массаж ясау. Массаж ясау алымнары белән танышу.

Тонусны нормада тоту һәм психологик бушану алымнары.

(4 сәг.)

Үтелгән сулыш алу алымнарын искә төшерү. Бушану һәм киеренкелек күнекмәләрен кабатлау. Гәүдә өлешләрен бушану хәләтендә тотуга күнегүләр.

3.Эре моториканы үстерү. (9 сәг.)

Мотор  күнекмәләрне камилләштерүгә хәрәкәтле уеннар. Укытучы күрсәтмәсе буенча бирелгән юнәлештә хәрәкәтләнү. Хәрәкәтләрне җитез һәм төгәл үтәү. Тизлекне, хәрәкәтләрнең төгәллеген арттыруга күнегүләр. Тотрыклылыкны үстерү. Ишетеп һәм капшап карап зиһенгә алу.

4.Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту.(9 сәг.)

Кул һәм бармак координациясен үстерү. Бармак гимнастикасы. Рәсем ясау, штрихлау, төшерү, трафарет ярдәмендә рәсемне ясап бетерү. Нокталарны эзлекле итеп тоташтыру. Геометрик фигуралар сызу. Санау күнекмәсен үстерү. Картина буенча хикәя төзү. Рәсемнең икенче яртысын ясап бетерү. Төрле материаллардан аппликация. Массаж ясый торган туплар белән күнегүләр. Шакмаклар буйлап сызу “өскә-аска, уңга-сулга.”

бүлек.   Сенсор процессларны дөресләү.

1.Форманы, төсне, авазларны зиһенгә алу. Төзү. (9 сәг.)

Җисемнәрнең исемнәре. Спорт, уеннар, күңел ачулар. Сан. Шулкадәр үк, азрак, күбрәк төшенчәләре. Катлаулы өстәл уеннары. Җисемнәрнең формалары. Төзү материаллары белән катлаулы җисемнәрне төзү. Кагыйдәләр уйлап чыгару.

   Җисемнәрне төрләргә аеру. Җисемнәрнең төсләре. Төсләрне кушып яңа төс барлыкка китерү. Авазлар дөньясында. Яссылыкта урнашкан җисемнәрнең урыннарын әйтү. Уң-сул, өс-ас, уртада, астарак-өстәрәк төшенчәләре. Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү. Өлешләрдән бөтенне төзү.Җисемнәрне төрле билгеләре буенча төрләргә аеру(җисемнәрнең формасы, төсе, зурлыгы.) Картина буенча хикәя төзү.

2.Күреп зиһенгә алуны   үстерү. (5 сәг.)

Яссылыкта урнашкан җисемнең урынын билгеләү. Уң һәм сул кул, уң һәм сул аякларны дөрес аеру. Геометрик фигураларны яссылыкта дөрес итеп урнаштыру. ( Уң як өске почмакта, сул як аскы почмакта һ.б.) Кәгазъ битендә ориентлашу. Ясалып бетмәгән рәсемне ясап бетерү.5-6 җисемне истә калдыру һәм аларны бирелгән тәртиптә рәсемләү. Җисемнең аермалы һәм охшаш якларын әйтергә. Күзләргә гимнастика.

3.Вакытны зиһенгә алу. (5 сәг.)

Ел фасылларын искә төшерү. Ел фасылларының алышынып килүе. Иртәрәк-соңрак төшенчәләре. Айлар. 12 ай-бер ел. Атна көннәре. Тәүлек.Сәгатъне белү. Календарь белән эш. Кешеләрнең яшьләре.

4.Җисемнәрне капшап карап зиһенгә алу, исен аеру, тәмен сизү. (4 сәг.)

Капшап карап җисемнәрне тану һәм зурлыкларын билгеләү. Җисемнең нинди материалдан ясалганын һәм нинди формада икәнен билгеләргә (кабарынкы, кайнар,салкын, агач, тимер, йомшак, түгәрәк, өчпочмак, шакмак һ.б.)Әкиятләр уйлап чыгару. Төрле материаллар белән эш. Тәмне һәм исне аеру. Суның, һаваның, тәннең температурасын үлчәү. Чәчәк, яшелчә, духи һ.б.җисемнәрнең  исләрен аеру. Төрле җисемнәрнең авырлыкларын үлчәү. Җисемнәрнең капма-каршы билгеләре (чиста-пычрак, караңгы-якты, файдалы-зыянлы һ.б.)

5.Хис, кичерешләрне зиһенгә алу. (7 сәг.)

Өйрәнелгән хис, кичерешләрне искә төшерү. Кешенең эчке дөньясы. Шатлану. Курку, өркү.  Кайгы, борчу. Үч алу. Мәрхәмәтлелек. Ачу.

6. Үткәннәрне кабатлау. (2 сәг.)

Сулыш алу күнегүләрен кабатлау. Психологик бушану алымнарын искә төшерү. Вак моториканы камилләштерүгә күнегүләр.

5 бүлек. Ел ахырында укучылардагы үсешне  тикшерү. (4 сәг.)

Хәрәкәтләрнең координациясе. График күнекмәләрне төгәл үтәү.

Укучылар  үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

тирә-юньдә  тиз һәм төгәл хәрәкәт итү;

бирелгән билгесе буенча җисемнәрне чагыштыру һәм нәтиҗә ясау;

ел фасылларын һәм аларның билгеләрен күрсәтү;

нокталарны эзлекле тоташтыру;

төрле материаллар белән иҗади эш;

үрнәккә карамыйча төрле җисемнәр төзү;

төркемнән җисемнәрне аерып алу;

җисемнәрнең нинди материалдан эшләнгәнен билгеләү;

бушану һәм сулыш алу күнегүләрен дөрес эшләү;

бармак өчен күнегүләрне белү;

төп төсләрне аеру;

фигураларны берничә билгесе буенча төркемләү;

хис, кичерешләрне аера һәм күрсәтә белү;

график күнегүләрне эшли белү.

Тематик план

4 класс

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

1.

Гомуми хәбәрдарлык. Вак моторика.

1

2.

Тик торышта һәм хәрәкәтләнү координациясе, сыгылмалылык.

1

3.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләренә карап күзаллау.

1

4.

Хис, кичерешләр. Тойгылар.

1

2 бүлек. Вак һәм эре мотриканы үстерү, график күнекмәләрне ныгыту.

Дөрес сулыш алу алымнары. 6 сәг.

5-6.

4-фазалы сулыш алу алымнарын кабатлау. (Тирән итеп сулыш алу-һаваны чыгару) “Өйрәнелмәгән дәресләр”

2

7-8.

Дөрес сулыш алу күнекмәләрен кабатлау.(5-6 сек.)

2

9-10.

Дөрес сулыш алуны практикада куллану. (5-6 сек.) Сулыш алуны гади хәрәкәтләр белән бәйлибез.(Йөгерү, тиз атлау)

2

Тонусны нормада тоту. Психологик бушану алымнары. 4 сәг.

11-12.

Үткәннәрне кабатлау һәм психологик бушануның яңа алымнары белән таныштыру. Психологик бушануның яңа этаплары. “Урманга сәяхәт”.

2

13-14.

Киеренкелек һәм бушану алымнарына өйрәнү. Мускулларны нормаль тонуста тотуга күнегүләр. “Безнең хыяллар”

2

Эре моториканы дөресләү. 9 сәг.

15.

Мотор күнекмәләрне арттыруга хәрәкәтле уеннар. “Эстафета”.

1

16-17.

Укытучы әйтүе буенча хәрәкәт итү, хәрәкәт төгәллегенә күнегүләр. “Әкиятләр иленә сәяхәт.” Күләгә театры.

2

II чирек

1.

Тизлекне, төгәллекне, җитезлекне арттыруга күнегүләр, уеннар. “Бәрәңге бакчасында”

1

2,3,4.

Хәрәкәтләрнең алышынып торуын төгәл үтәү. “Әкият уйлап чыгару һәм аны уйнау”

3

5,6.

Хәрәкәтләрнең яраклашуы һәм берүк вакытта гәүдәнең төрле өлешләренең хәрәкәтләнүе. “Без артистлар”

2

Вак моториканы һәм график күнекмәләрне ныгыту. 10 сәг.

7-8.

Кул чукларының һәм бармакларның координациясен үстерү. Бармак гимнастикасы. “Әкият ясыйбыз”

2

9.

Штрихлауның төрле алымнарын кабатлау. Рәсем ясау, штрихлау, төшерү, трафарет белән эш. “Әкиятне үзең уйла”

1

10.

Билгеле бер тәртиптә нокталарны тоташтыру. Үрнәккә карап рәсем ясау.

1

11.

Кул хәрәкәте һәм күреп зиһенгә алуны   камилләштерү. Рәсемнең икенче яртысын ясау.

1

12-13

Төрле материаллардан аппликация. “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр”.

2

14.

Хәрәкәт координациясен ныгыту. Массаж туплары белән күнегүләр.

1

15-16.

График күнегүләр үтәү. “Транспорт һәм транспорт төрләре”.

2

Сенсор процессларны дөресләү. IIIчирек

1.

Җисемнәрнең исемнәре. Транспорт. Транспорт төрләре.

1

2.

Микъдар. Сәяхәткә бару.

1

3.

Өстәл уеннары  уйлап чыгару.

1

4.

Җисемнәрнең формалары, билгеләре (ромб, күппочмаклык һ.б.)  Формасы, төсе, зурлыгы буенча төрләргә аеру.

1

5.

Сенсор үлчәмнәрне зиһенгә алу. ИКТ куллану.

1

6.

Җисемнәрнең төсләре. “Төсләр иленә сәяхәт.”

1

7.

Төсләр. “Салават күпере”

1

8.

Тренинг. Авазларны аеру. “Табигатькә сәяхәт”  Андагы авазлар”.

1

9.

Аудиотренинг. “Табигать кочагында” Табигатьтәге авазлар (яшен яшьнәү, җил исү, яңгыр яву һ.б.)

1

Күреп зиһенгә алуны үстерү. 5 сәг.

10.

Гәүдә өлешләре. “Курчак киендерү”

1

11.

Җисемнәрнең тирә-юньдә урнашу урыны.

1

12.

Уң-сул, өс-ас төшенчәләре.

1

13-14.

Уң якта-астагы почмакта, сул якта-астагы почмакта, сул якта –өстәге почмакта,уртада, өстәрәк, астарак төшенчәләре. Кәгазьбитендә җисемнәрнең урнашу урынын билгеләү.

2

Вакытны зиһенгә алу. 6 сәг.

15-16.

Ел фасылларын кабатлау. Ел фасылларының алмашынып торуы. Иртәрәк-соңрак төшенчәләре. Сәгатьне өйрәнү.

2

17-19.

Кичә, бүген, иртәгә. Киләчәктә,үткәндә төшенчәләре. Календарь белән эш. Кешеләрнең яшьләре.

3

20.

Атна көннәре. Тәүлек. Көн һәм төн. Иртә-кич.

1

Капшап карап зиһенгә алу.

21-22.

Капшап карап җисемнәрне һәм аларның зурлыкларын аеру. Яшелчә-җиләк-җимешләрнең тәмнәре.

2

IV чирек

1-2.

Төрле материалдан ясалган җисемнәрбелән эш. Аларның үзлекләре. Җисемне исеннән аеру.

2

Хис, тойгы, кичерешләр.

3.

Курку-шүрләү.  “Тычканнар һәм песи”

1

4.

Кайгы-көенеч. “Кечкенә песи баласы”

1

5.

Шатлык. “Туган көнем”

1

6.

Мәрхәмәтлелек. “Әниемә-бүләгем”

1

7-8.

Үч.

2

9-10.

Ачу.

2

Ел ахырында психомоторика һәм сенсор үсешне тикшерү

11.

Вак моторика.

1

12.

Хәрәкәтләнү координациясе.

1

13-14.

Зиһенгә алу. Җисемнәрнең тышкы билгеләре  турында күзаллау.

2

15.

Экскурсия.

1

                                                Литература

1.Сиротюк А.Л. Упражнения для развития психомоторного развития дошкольников:  Практическое пособие. М.:АРКТИ,2008.-60с.

2.Бгажнокова И.М. Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIIIвида, Москва «Просвещение» 2006.

3. Башаева Т.В. Развитие восприятия. Дети 3-7 лет.- Ярославль. Академия развития,2001.-176с.

4.Тихомирова Л. Ф. Формирование и развитие интеллектуальных способностей ребенка.М.:2000.-142с.

5. Герасимова А. С. Тесты для подготовки к школе. Развитие речи, математика, мышление. М.:Айрис-пресс,2004.-192с.

6. Семаго Н.Я., Семаго М.М.Теория и практика оценки психического развития ребенка. Дошкольный и младший школьный возраст. СПб.: Речь,2005.-384с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по психомоторике

№ Раздел Тема урокаКол-во  часовКал. срокиОбщеучебные ЗУНСпециальные ЗУНоборудование  I четверть 18  1Развитие вниманияЗнакомство с предметом104.09   2...

Рабочая программа по развитию психомоторики и сенсорных процессов 3 класс VIII вид.

Настоящая программа разработана и составлена на основании авторской программы курса коррекционных занятий по «Развитию психомоторики и сенсорных процессов» для обучающихся 1-4 классов специальных (кор...

Рабочая программа коррекционных занятий по развитию психомоторики и сенсорных процессов для 1 класса

В 1-4 классах специальной (коррекционной) школы VIII вида учебным планом предусмотрено проведение коррекционных занятий, направленных на преодоление недостатков  психомоторной и сенсорной деятель...

Внеурочную (факультативную) деятельность по предмету развитие психомоторики и сенсорных процессов. 4 класс. Развитие психомоторики и сенсорных процессов

Внеурочную (факультативную) деятельность по предмету развитие психомоторики и сенсорных процессов. 4 класс.Развитие психомоторики и сенсорных процессов...