Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.
статья на тему

Нагимова Роза Рагатовна

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә  информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

   Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора.

    Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  -белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

  -мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

  -укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашу-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

  -шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

  -белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

  -иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

  Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

  - үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

  - уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

    Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу  мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлеклелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея  һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

  Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик  технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.

   Дөньяны танып-белүдә рухи көчкә, кешенең рухи тормышына нигезләнгән яңа фәлсәфә барлыкка килә.

   Укыту процессын планлаштырганда һәм оештырганда боларның барысы да  безнең алга яңа, тагын да катлаулырак бурычлар куя.  Яңа шартларда укыту өчен укытучы - югары дәрәҗәдә үсешкә ирешкән, иң кирәкле шәхес.

    Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури.

   Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

       Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

     Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый.

Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә  мәктәпләренең  төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  1. укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
  2.  уку эшчәнлегенең  нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
  3. белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
  4.  укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Мәгарифне информацияләү дигәндә белем бирүнең иске моделеннән яңача укытуга күчү күздә тотыла. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уку йортлары компьютерлар һәм электрон информацияне кабул итү һәм тапшыру каналлары, заманча электрон ресурслар ( дәреслек, компакт – дисклар), квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителергә тиеш.    

Дәресләрдә мөмкин булган кадәр   Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә  кабинетлар  Интернет челтәренә тоташкан.Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эше эзлекле алып барыла.  

Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту – тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Мәгарифне информацияләү, белем бирүнең сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, укыту методларын һәм формаларын үзгәртүгә нигезләнә.

Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин.Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән дә эшли белергә тиеш.

Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

 

                         Субаш-Аты башлангыч мәктәбе.

                                                                                Укытучы:  Р.Р.Нагимова

                                 

                                     2011-2012ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Дәресләрдә шәһәребезнең милли төбәк тарихи-мәдәни мирасын куллану.

Туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү-тел һәм әдәби уку дәресләрене...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...