1нче сыйныфта (ФГОС) ПНШ буенча татар теле дәресләре өчен тематик план үрнәге
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Перспективалы башлангыч мәктәп  1нче сыйныф өчен татар теле дәресләре( атнага 2 дәрес) календарь- тематик план

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1klass_tat_tele.doc208.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

 «Каралды»                                                        «Килешенде»                                                        «Раслыйм»

ММБ җитәкчесе                                              Уку-укыту эшләре буенча                                      Мәктәп директоры

____/Бурганова Р.Н./                                      директор урынбасары                                                 ____/Х.Г.Хәкимҗанов/

Беркетмә № 1                                                  _____/Ганиева Л Ф./                                                      Приказ №53,§4

       «28»  август  2012ел.                                        «28»  август  2012 ел.                                                 «29»  август  2012 ел.

                                                                                                                                                                       

       

II квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гатауллина Гөлназ Рахиман кызының

                                                             1 сыйныф өчен  

татар теленнән эш программасы

«Перспективалы башлангыч мәктәп»

 

           

                                                                            Күәм 2012ел

                                                     Аңлатма язуы

         Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. 29.08.2011 елда ТР  Мәгариф министрлыгы тарафыннан  расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

            2.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч    белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

3.  РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

             4.  Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы   башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;                                                                                                  5.  2012-2013 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм   урта гомуми  белем бирү мәктәбе “укыту планы (2012 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган, Приказ №53,§4 29.08 .2012)

  1 нче сыйныфның татар теле фәненнән эш программасы Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен искә алып  (“Дрофа”,Москва, 2007),  ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” татар һәм рус телләре 1-4  программасына( Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел), үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган”Перспектив башлангыч мәктәп”концепциясенә,ФГОС таләпләренә(Приказ МО РФ от 15.10. 2009,№373-ФЗ), ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан  №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына,  4 нче модель уку планына , И.Х.Мияссарованың   Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек һәм методик кулланмасына (Татар теле. 1 нче сыйныф. Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты” 2011) нигезләнеп төзелде.

  Авторлык программасының эчтәлеге Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләренә тулысынча туры килә, шунлыктан программага үзгәрешләр кертелмәгән. Шуны истә тотып, төп белем бирү  программасының эчтәлегенә  мәҗбүри минимум уку темалары кертелми, алар өстәмә (мәҗбүри булмаган) эчтәлек элементына теркәлгәннәр.

   Тематик планлаштыру атнага 3 сәгать исәбеннән ел буена 99 сәгатькә төзелгән:

Әзерлек чоры – 11сәгать

Әлифба чоры - 57сәгать

Әлифбадан соңгы чор - 31 сәгать

 “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы законда һәрбер кешегә тәрбия, уку-укыту телен ирекле сайлау хокукы, Россия халыклары телен саклауга, өйрәтүгә һәм үстерүгә  тигез мөмкинлекләр тудыру каралган.кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, ана теле бала өчен үз телендә фикер йөртү, аның ярдәмендә аралашу чарасы булып тора.

   Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. Баланың сүз байлыгы даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күп мәгънәлелегенә  караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

  Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар  буенчаәңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә карата мәгълүматлылыкны үстерү.

 Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турындатөшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә , җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.

  Дәресләрдә укучыларның сөйләменә хас булган ялгышлар төзәтелә, аларны булдырмас өчен дәресләрдә балаларга атап чыгарылган газета-журналлардан, китаплардан да файдаланырга мөмкин.

  Укытучы балаларның сүзлекчә булдыруларын һәм өйрәнелә  торган сүзләрнең махсус дәфтәргә язып баруларын таләп итә.Еш кына шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү. Аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм үстерүгә ярдәм итәчәк. Әлеге сүзлекне даими рәвештә тикшереп тору укучыларның сүз белән эшли белү дәрәҗәсен өйрәнү өчен дә кирәк булачак.

  Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, укытучы биргән җөмләләрне (яки зур булмаган текстны) күчереп язу, матур язу күнегүләрен үтәү кебек эшләр дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. Билгеле,  мондый язма эшләр балаларның яшь үзенчәлегенә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайланган текст белән була.

  Сөйләм телен үстерү уку дәресләре белән бергә дәвам иттерелә. Татар теле дәресләрендә халык аваз иҗаты үрнәкләреннән табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәргә дөрес һәм матур итеп язып кую дабалаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Укучыларның мәгълүматлылыгын арттыру өчен, дәресләрдә күренекле татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр куллану, татар композиторлары, рәссамнары һәм сәнгатьәһелләре турында әңгәмәләр оештыру нәтиҗәле булачак.

Бүгенге көндә татар теле дәресләре алдына куелган төп максат:һәр укучыны мөмкин кадәр кыска вакытта һәм нәтиҗәле итеп тиз укый, тиз яза, мөстәкыйль уйлап, тиз  эшли белергә өйрәтү. Бары тик мөстәкыйль уйлап тиз эшли алган укучы гына дәрестәге һәр биремне үз вакытында үтәп өлгерә; югары классларда төрле фәннәрдән бирелгән белемнәрне җиңел үзләштерә, ныклы күнекмәләр алуга ирешә.

Бурычлар: грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашыру; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү; аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешү.

Грамотага әзерлек чоры  ике максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессынаңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  1. балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;
  2. дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;
  3. элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарырга мөмкинлек бирә. Әлифба чорында ук укучыларны ишетеп язарга күнектерә башларга кирәк.

Әзерлек чоры (11сәгать)

Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

   Әлифба чоры, яки төп чор (57сәгать)

   Әлифбадан соңгы чор (31сәгать)

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү. Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.

Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  1. укырга – язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;
  2. сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;
  3. язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;
  4. хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;
  5. хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;
  6. кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;
  7. әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);
  8. э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;
  9. җөмлә ахырында нокта кую;
  10. билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;

сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

  1. сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;
  2. укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
  3. дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
  4. тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

   1  сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла. Ел азагында 15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күреп язган текста хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала. Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.

Тематик план


Дәреснең темасы

Сәг

са-

ны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнле-генең төрләре

Белем күнек-мәләр-

не  тик-шерү төрләре

Материал үзләүнең план-лаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

срок

Факт.


1.

Әзерлек чоры (4 сәг)

Язу юлы белән танышу.

 Җөмлә, сүз схемаларын сызу. Предмет рәсемнәрен ясау.

Бер башы ыргаклы авыш сызыклар.3-6бит

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Сүз турында тө-шенчә бирү, бәй-ләнешле сөйләм телен үстерү,  сүз схемаларын сы-зарга өйрәтү. Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү, язганда-сызганда дөрес координа-цияләү өчен әзерлек күнегү-ләре ясау, буяу.


4.09

2


Озын һәм ыргаклы туры сызыклар. Озын туры сызык,астан элмәкле туры сызыклар, аларны тоташтыру.7-8бит

1

Катнаш

График схемалар ярдәмендә сүзләр-не иҗекләргә бү-лергә өйрәтү.

Индив.

6.09

3

Ике элементны тоташ һәм кечкенә озынча овал.   Бер  башы  ыр-гаклы таякчык. Ярымтүгәрәкләр.Овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу.

9-11бит

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Дөрес утыру ка-гыйдәләре, ручка-ны дөрес тотып язу кагыйдәләре белән танышу. Буш шакмакларга рәсем ясау, нокта-лар төртү. Ярымтүгәрәкләр, дулкынлы сызык-лар сызарга  өйрә-тү, хезмәт тәрбия-се бирү.

Агым-дагы

Парта артында дөрес утыру, ручканы дөрес тоту  кагый-дәләрен белергә, дәфтәр би-тендә ориентлашырга.

11.09

4





Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу. 12бит

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язар-га, аларны тоташ-тырырга өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү.

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзер-лек күнегүләре: озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны то-таштыру,кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү.

13.09

5


Әлифба чоры, яки төп чор(36сәгать)

А,а,Ә,ә хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

А,а, Ә,әхәрефлә-рен язарга өйрәтү.  Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен ныгыту.

Сорау-ларга җавап

Элемент белән танышу, баш һәм юл хәреф элементлары  белән танышу. Иллюстрация буенча әңгәмә. Ярдәмчел пунктир сызыклар белән һәм алардан башка язу. Бизәк ясау.

18.09

6





Ы,ы,Э.э(е) хәрефләрен язу

1




Яңа  ма-териал-ны аңла-ту


Ы,ы ,Э, э,  е хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту.

Индив.

График схемалар ярдәмендә әйтеп- ишетеп, сөйләмне җөмләләргә бүлү, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек hәм авазларга таркату

20.09

7

И,и, У,у,Ү, ү хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

И,и,У,у,Ү,ү  хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту.

Агым-дагы

Язганда –сызганда дөрес координацияләү өчен әзер-лек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерә,  алгоритм буенча элемент-сызыкларны яза,озын һәм туры сызык, астан элмәкле туры сызык яза ,аларны тоташтыра  белергә тиешләр.

25.09

8



 О,о,Ө,ө хәрефләре

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

О,о,Ө,ө хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту.

27.09

9



Ныгыту. Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегү-ләре

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

 Әйтеп ишетеп язу күнекмәләрен ныгыту. Өйрәнгән хәрефләрнең язылышын кабатлау. Истә калдыруларына ирешү.

02.10

10


 Н,н хәрефләрен язу. 

1

Катнаш

 Н,н Л,л хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту.

Күче-реп язу

Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңларга,график схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөм-ләләргә, җөмләне сүзләргә аера, сүзләрне иҗек һәм авазларга тарката белергә тиешләр.

04.10

11



Л,л хәрефләрен язу

1

Катнаш

Күрмә

дик-тант

09.10

12


 М,м хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

М,м  хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту..

Агым-дагы

Хәрефләрне алгоритм буен-ча санап яза белергә.Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен белергә.Татар телендәге бар-лык  аваз һәм хәрефләрне га-мәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү,баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча яза белергә тиешләр.

11.10

13


Р, р хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Р,р  аваз хәрефе белән таныштыру. Бәйләнешле сөй-ләм телен үстерү. Р,р хәрефләрен язарга өйрәтү.

Сорау-ларга җавап

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешә, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча яза,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белергә тиешләр..

16.10

14

Й,й. хәрефләрен язу.


1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Й,й хәрефләрен язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп язу күнекмә-ләрен ныгыту.

Агым-дагы

Барлык баш һәм юл хәреф-ләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыра һәм калли-график дөрес яза белергә тиешләр.

18.10

15

Ң хәрефен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Хәрефне төзү, язу технологиясен өйрәнү. Хәрефне элементлап һәм тоташ язу. Бизәк ясау.

Индив.

Ххәрефләрне яза белергә; сүзләргә аваз-хәреф анализы ясый һәм аны схемада күрсәтә белергә тиешләр..

23.10

16




Я, я хәрефләрен язу.

1






Яңа  ма-териал-ны аңла-ту


Баш һәм юл хә-рефләрен, аларны тоташтыручы сы-зыкларны һәм сүз-ләрне ачык итеп, бозмыйча язу.

Агым-дагы

Ххәрефләрне алгоритм бу-енча санап яза белергә, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясап, аны график формада күрсәтә белергә тиешләр.Я хәрефенең ике аваз белдерүен аңлап язарга тиешләр.

25.10

17

Ю, ю хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Ю,ю  хәрефләрен язарга өйрәтү.Хә-рефне төзү, язу технологиясен өйрәнү.

Агым-дагы

Дәфтәр юлларына хәреф-ләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыра, Ю,ю, хәрефләрен яза белергә тиешләр.

30.10

18


Е, е хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Е,е хәрефләрен язарга өйрәтү. Баш һәм юл хә-рефләрен, аларны тоташтыручы сы-зыкларны һәм сүз-ләрне ачык итеп, бозмыйча язу.

Күче-реп язу

Баш  Е һәм юл е хәрефләрен алгоритм буенча санап яза белергә, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясый һәм аны схе-мада күрсәтә белергә тиешләр.

01.11

19




. Д, д, хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Хәрефне төзү, язу технологиясен өйрәнү. Хәрефне элементлап һәм тоташ язу. Бизәк ясау. Д,д хәрефләрен язарга өйрәтү.

Сорау-ларга җавап

Д,дхәрефен алгоритм буенча санап яза белергә. Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясап, аны график формада күрсәтә белергә.

13.11

20


Т,т хәрефләрен язу.

1

Катнаш

Өйрәнгән хәреф-ләрне, аларны то-таштыручы сызык-ларны һәм сүзләр-не ачык итеп, боз-мыйча язу. Т,т хәрефләрен язарга өйрәтү.

Дик-тант

Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сы-зыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча яза белергә тиешләр.

15.11

21



Зз хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Схема буенча текст төзү. Өстән һәм астан тоташ-тыру элементлары. Кеше исемнәрен язу. Бизәк ясау.З,з хәрефләрен язарга өйрәтү.

Агым-дагы

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын ал-маштырмый, хәреф форма-ларын бозмый кечкенә текст  күчереп яза, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп яза, үрнәк текст белән чагыштырып карап, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерә белергә тиешләр.

20.11

22




 Сс хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Кисмә хәрефләр-дән кушылмалар төзү. С,с хәреф-ләренең график яктан дөрес язы-лышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын өйрәтү.

Сүзләр төзү.

Баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм калли-график дөрес яза белергә тиешләр.

22.11

23




 Гг  хәрефләрен язу

1

Катнаш

Кисмә хәрефләр-дән сүзләр төзү. Өйрәнгән хәреф-ләрнең язылышын кабатлау. Истә калдыруларына ирешү. Г,г хәрефләрен язарга өйрәтү.

Күче-реп язу

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белеп, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңларга  тиешләр.

27.11

24



 Кк хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Хәрефләрне төзү, язу технологиясен өйрәнү. Диктант язу алгоритмы. Бизәк ясау. К,к хәрефләрен язарга өйрәтү.

Агым-дагы

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белеп, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча яза,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белергә тиешләр.

29.11

25






Вв  хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

В,в хәрефләрен тоташтыру эле-ментлары. Сүзләр һәм җөмләләр язу. Бизәк ясау. В,в хәрефләрен язарга өйрәтү.

Агым-дагы

Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча яза белергә тиешләр.

04.12

26


Фф хәрефләрен язу

1

Катнаш

Әйтеп ишетеп, күче-реп язу күнекмәлә-рен ныгыту, грамо-талы язу күнекмә-ләре булдыра баш-лау.

Күче-реп язу

Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләр-не дөрес күчереп яза белергә тиешләр.

06.12

27

Бб хәрефләрен язу.




1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Б,б хәрефләрен язарга өйрәтү. Сүзләр төзү. Сүз-ләр һәм җөмләләр язу.

Агым-дагы

Барлык баш һәм юл хәреф-ләренең язылышы һәм алар-ның тоташтыруның төп сызыклары белән таныш-тыра һәм каллиграфик дөрес яза белергә тиешләр.

11.12

28

Пп  хәрефләрен язу. 



1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Пп хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Агым-дагы

Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтә, сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-өс) булдырып, дәфтәр юлларына хәреф-ләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыра,башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр яза белергә тиешләр.

13.12

29

 Жж хәрефләрен язу

1

Катнаш

Сүзләр, җөмләләр  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп, күчереп язу күнекмәләрен ныгы-ту, грамоталы язу күнекмәләре бул-дыра башлау. Ж,ж хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Күче-реп язу

Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмлә-ләрне дөрес күчереп язуа белергә тиешләр.

18.12

30

Шш хәрефләрен язу.



1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Юл ш хәрефен язарга өйрәтү. Сүзләр төзү, бизәкләр ясау.

Агым-дагы

Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп яза, , ш хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр.

20.12

31










Җ җ хәрефләрен язу.



1

Катнаш

Баш һәм юл хә-рефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Баш Җ,юл җ хәрефен  график дөрес язарга өйрәтү.

Сүзлек диктан-ты

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиешләр.

25.12

32


Ч ч  хәрефләрен язу.


1

Катнаш

Хәрефләрнең гра-фик яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын кул-ланып,ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу.

Күче-реп язу

Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысул-ларын белеп, хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр яза белергә тиешләр.

27.12

33

Хх хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Хәрефне төзү, язу технологиясен өй-рәнү. Хәрефне элементлап һәм тоташ язу. Кеше исемнәре язу. Би-зәк ясау.

Агым-дагы

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлый белергә тиешләр.

.01

34

Һһ хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Һ,һ хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Агым-дагы

Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп яза белергә тиешләр.

.01

35

Ёё хәрефләрен язу.

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Ёё  хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Агым-дагы

Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча яза белергә тиешләр.

.01

36

 Щ щ,Цц хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Щ щ,Цц хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Агым-дагы

Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысул-ларын белеп, хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр яза белергә тиешләр.

.01

37

Ь,ъ хәрефләрен язу

1

Яңа  ма-териал-ны аңла-ту

Ь,ъ хәрефләрен язарга өйрәтү. Бу хәреф булган сүзләр төзү, яздыру.

Агым-дагы

.01

38

Ныгыту.Өйрәнгән хәрефләрне язу.

1

Катнаш

Хәрефләрнең гра-фик яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын кул-ланып,ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу.

Күче-реп язу

.01

39

Хәрефләрне тактлап язу.

1

Катнаш

Агым-дагы

Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмлә-ләрне дөрес күчереп язуа белергә тиешләр.

.01

40

Текст күчереп язу.

1

Катнаш

Сүзләр, җөмләләр  язарга өйрәтү, әйтеп ишетеп, күчереп язу күнекмәләрен ныгы-ту, грамоталы язу күнекмәләре бул-дыра башлау

Күче-реп язу

.02

                                                                                       



                                                                       ТАТАР ТЕЛЕ   26 дәрес

  Татар теле укытуның төп бурычы- укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту. Укучылар алган белемнәрнең ныклыгы дигән традицион принцип белән бергә үстерешле укытуны алга куеп эшли. Анда тел дәресләрендә алган белем

һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта гамәли яктан куллана белүгә аерым игътибар ителә.

1.03

41

Алфавит. Әминә белән Әмир алфавит өйрәнә.

1

Катнаш дәрес

Алфавит  турындагы белемнәрен арт-

тыру.

Сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә эйтү, сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү, сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне танырга тиешләр..

07.02

42

Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

1

Катнаш дәрес

12.02

43

Җөмлә  

    1

Яңа теманы аңлату

Сөйләм һәм текст турында төшенчә бирү, б.с. телен үстерү, грамоталы язу күнекмәләрен ныгыту .Җөмлә турында белемнәрен артты

ру, б.с. телен үсте-

рү, грамоталы язу күнекмәләрен ныгы-ту

Билгеле бер темага , рәсем-нәргә карата җөмләләр уйлау, сюжетлы  рәсемнәр,

укытучы куйган сораулар ярдәмендә сөйләм төзи белергә тиешләр. Сөйләмне җөмләләргә аеру, сүзләрдән җөмлә төзеп яза белергә тиешләр

14.02

44

Җөмлә  ахырында   тыныш билгеләре.

1

Катнаш дәрес

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре куелу б-н танышты

ру, сөйләмдә җөмлә чикләрен табарга өйрәтү.

Сөйләмне җөмләләргә аеру, сүзләрдән җөмлә төзеп яза белергә тиешләр. Җөмләләрнең мәгънәви- интонацион  үзенчәлекләрен күзәтә һәм җөмлә ахырында нокта,  сорау , өндәү билгеләрен куя, җөмлә төзи белергә тиешләр

19.02

45

Предметны белдергән сүзләр. Эш- хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Катнаш дәрес

Кем? Нәрсә? Нишли?Нишләде?сорауларына җавап булган сүзләр турында гомуми төшенчә бирү, б.с.т. үстерү, грамоталы язу күн. ныгыту

Аңлат-малы диктант

Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына,  предметларның эшен -хәрәкәтен күрсәткән нишли? нишләде? сорауларына җавап булган сүзләрне җөмлә эченнән таба белергә тиешләр.Җөмләләрнең мәгънәви- интонацион  үзенчәлекләрен күзәтә һәм җөмлә ахырында нокта,  сорау , өндәү билге-ләрен куя, җөмлә төзи белергә тиешләр.

21.02

46

Предметның билгесен белдергән сүзләр.

1

Яңа теманы аңлату

Билгене белдергән сүзләр, ярдәмче сүзләр  белән таныштыру, б.с. т. үстерү, грамоталы язу күнекмәләрен  ныгыту

Предметларның билгеләрен белдергән нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләрне ,өстәмә предметны белдергән сүзләрне, ярдәмче сүзләрне җөмлә эченнән таба белергә тиешләр.

05.03

47

Өстәмә предметны белдергән сүзләр.

       1

Яңа теманы аңлату

07.03

48

Ярдәмче сүзләр.

1

Катнаш дәрес

12.03

49

Телдән һәм язма сөйләм.Басым.


1

Яңа теманы аңлату

Телдән һәм язма сөйләм  ,басым турында белемнәрен  ныгыту, аларны дөрес аера белүләренә ирешү.

Сүзлек

диктан-ты

Билгеле бер темага , рәсем-нәргә карата җөмләләр уйлау, сюжетлы  рәсемнәр,

укытучы куйган сораулар ярдәмендә сөйләм төзи белергә тиешләр. Сөйләмне җөмләләргә аеру, сүзләрдән җөмлә төзеп яза белергә тиешләр.

14.03

50

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәреф.

1

Яңа теманыаңлату

Исем, фамилия, елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәреф язылу  турындагы белемнәрен ныгыту, аларны дөрес язарга өйрәтү.

Җөмләләрдә кем? нәрсә? турында әйтелгәнне белдергән сүзләрне таба белергә  тиешләр.

19.03

51

 Сузык авазлар.

1

Катнаш дәрес

Сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен ныгыту

Сүзләрне иҗеккә дөрес бүлү, иҗекләп юлдан –юлга дөрес күчерә белергә тиешләр. Сузык авазларны , калын һәм нечкә сузыкларны ,аваз һәм хәрефләрне практик аерып таный белергә тиешләр

21.03

52

Сузык авазлар.(кабатлау)

1

Катнаш дәрес

04.04

53

Иҗек.

1

Яңа теманы аңлату

Сүзләрне юлдан -юлга күчерергә өйрәтү, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү

Сүзләр-не

иҗек-ләргә бүлү

09.04

54


Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Яңа теманы аңлату

Ъ һәм Ь билгесе булган сүзләрне юлдан юлга күче-рергә өйрәтү, гра-моталы язу күнек-мәләрен үстерү

. Сүзләрне иҗеккә дөрес бүлү, иҗекләп юлдан –юлга дөрес күчерә белергә тиешләр

11.04

55

Тартык авазлар .Парлы һәм парсыз тартык авазлар

1

Катнаш дәрес

Тартык аваз хәрефләре , парлы һәм парсыз тартык авазлар турындагы белемнәрен ныгыту .

Хәтер

диктан-ты

Тартык аваз хәрефләреннән соң ь,ъ билгеләре булган сүзләрне юлдан- юлга дөрес күчерә белергә тиешләр. Аваз һәм  хәреф, сузык һәм тартык авазлар, калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә тиешләр

16.04

56

Э-е  хәрефләре

1

Катнаш дәрес

Э-е хәрефләре язы-лышына кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне прак

тик кул. өйрәтү

Сүзлек

диктан-ты

Сузык э-е хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр.

18.04

57

Ө-е хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Ө-е хәрефләре язылышына кагыйдә белән таныштыру.

Сүзлек

диктан-ты

Ө-е хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр

23.04

58

Йомгаклау контроль  эше.

1

Контроль дәрес

Ишетеп,күчереп язу күнекмәләрен тикшерү.

Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белергә тиешләр.

25.04

59

Хаталар өстендә эш.

 О-ы хәрефләре

1

Катнаш дәрес

О-ы хәрефләре язылышы кагыйдәсе белән таныштыру.

Сүзлек

диктан-ты

О-ы хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр.

30.04

60

Я  хәрефе

1

Катнаш дәрес

Я хәрефе мәгънәләре белән таныштыру, Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру

Сүзлек

диктан-ты

Я  хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр

02.05

61

Ю  хәрефе

1

Катнаш дәрес

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру

Сүзлек

диктан-ты

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр

07.05

62

. Е-е хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Е,е хәрефләре язы

лышы кагыйдәсе белән таныштыру, кагыйдәне практик кулланырга өйрәтү

диктант

 Е хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр

14.05

63

Й  хәрефе .В хәрефе

1

Катнаш дәрес

Йй,В,в хәрефләре язы

лышы кагыйдәсе белән таныштыру, кагыйдәне практик кулланырга өйрәтү

Сүзлек

диктан-ты

Й, й,В в хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр

16.05

64


К,г хәрефләре

        1

Катнаш дәрес

К, г, м, н, ң хәрефләре язы

лышы  кагыйдәсе белән таныштыру ,кагыйдәне практик кулланырга өйрәтү

Сүзлек

диктан-ты

К, г, м, н, ң  хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр.

21.05

65

 М.н, ң хәрефләре

1

Яңа теманы аңлату

Сүзлек

диктан-ты

Җөмләләрдә Кем? Нәрсә? турында әйтелгәнне белдергән сүзләрне таба белергә ,м, н, ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белергә тиешләр.

23.05

         

 Уку елы  ахырына татар теленнән  укучылар белергә тиеш:

  1. 1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;
  2. сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
  3. сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
  4.  калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;
  5. сүзләрне иҗекләргә бүлү;
  6. җөмләләрне сүзләргә таркату;
  7. баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;
  8. басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;
  9. әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый  сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;
  10. җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;
  11. телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;

Укыту  –методик  комплекты:

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

”Әлифба”- 1 сыйныф, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2011 ел.

“Әлифба дәресләре өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2011 ел.

Язарга өйрәнү дәфтәрләре. №1,2,3. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2011 ел.

“Татар теле”-  1 сыйныф, И.Х. Мияссарова,Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011.

Татар теле – Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма  Казан “ Мәгариф- Вакыт” нәшрияты 2011

Мөстәкыйль эш дәфтәре. И.Х. Мияссарова,Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011

Интернет ресурслар

Әлифба дәреслегенә кушымта( диск)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

Татар теле дәресләрендә уен элементлары

Татар теле дәресләрендә уен элементлары...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Инновация - латин сүзе.  “Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...


 

Комментарии

Галеева Зульфия Мансуровна

зур рәхмәт!!!