Дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр куллану тәҗрибәсеннән
статья на тему

Ахмадуллина Гулуса Габделхаевна

Бүгенге мәктәп шартларында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәри компетентлыгын үстерергә тиеш.Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Бигрәк тә татар теле,уку дәрес- ләрендә тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтүдә яңалыклар кертү бик мөһим.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан дәресләрдә нәкъ менә мәкальләр буенча биремнәр кертергә кирәк дип таптым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mkal.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

Дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр куллану тәҗрибәсеннән.

 

 Хәзерге заман мәгариф системасы  укытучыдан өр-яңа форма, чара, методлар куллануны таләп итә. Ул теләсә-теләмәсә дә эзләнергә мәҗбүр. Бүгенге мәктәп шартларында башлангыч сыйныф укытучысы да һөнәри компитентлыгын үстерергә тиеш.Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Бигрәк тә татар теле,уку дәрес-

ләрендә тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтүдә яңалыклар кертү бик мөһим.

   “Кешеләр белән аралашканда һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Сүзне урынсызга сөйләмә...” дип язган К.Насыйри. Һәр кеше ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләшә һәм сөйләүчене тыңлый белергә тиеш. Шуңа ирешү өчен аз сүзле, тирән мәгънәле, үгет-нәсихәтле, зур тәрбияви көчкә ия булган мәкальләрне дәресләрдә кулланырга кирәк.

Методик проблемам булган укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан дәресләрдә нәкъ менә мәкальләр буенча биремнәр кертергә кирәк дип таптым.

    Татар теле,уку дәресләренендә мәкаль һәм әйтемнәрдән торган күнегүләрне ,биремнәрне эшләп, түбәндәгеләргә ирешеп була дип уйлыйм:

1.Укучыларның сүз байлыгын, бәйләнешле сөйләмнәрен, иҗади сәләтләрен  үстерәбез.

2.Татар халкының бай рухи дөньясы белән таныштырабыз.

3. Дәресләрне җанлырак итеп оештырабыз.

4. Олимпиададагы, бердәм дәүләт имтиханнарындагы  мәкаль һәм әйтемнәрне табу кебек биремнәрне эшләргә әзерләнәбез.

5. Мәкальләр аша предметара  бәйләнешне булдырабыз.

    Мөгаллимнәр,  аларны максатка ярашлы итеп, дөрес кулланган очракта дәресләр  күтәренке рухта уза. Мондый дәресләрдә   өйрәнелә торган материалларны зиһенгә алу белән беррәттән, укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын, телгә осталыгын, иҗади талантын танып-белергә ярдәм итү максатына ирешелә.

  Дәресләрдә укучылар китерә торган мисаллар еш кына гади һәм бертөрле була. Мәкальләр куллану дәресләрнең  сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү  , әхлак ,патриотик тәрбия бирү максатыннан  , мәкальләр буенча миниатюр сочинениеләр язарга мөмкин. “Батырлыкта матурлык”, “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы”, “Юлга чыксаң, дустың үзеңнән дә әйбәт булсын”. Мондый эшләр балаларны эзләнүгә, фикерләүдә мөстәкыйльлеккә ,халкыбызның үткәнен барларга этәрә.

  Уку дәресләрендә шулай ук мәкальләрне файдалану  туган җиргә,илгә мәхәббәт, хөрмәт ,батырлык,дуслык  һ.б хисләр тәрбияли.Мәсәлән:

                             Туган илем - туган анам.

                                        Ир-егет өйдә туар, яуда үләр.

                                             Батырны яу тудырыр.

                                           Ил иргә, ир илгә кирәк.

                                         Үз илем – алтын бишек.

                              Балыкка – су, кояшка – һава, кешегә туган ил кирәк.

                                   Иленнән аерылганның канаты каерылган.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлашкан көннәрдә зур тәрбияви көчкә ия булган мәкальләрне дәресләрдә  ешрак куллану аеруча да отышлы.Мәкальләр белән бәйләп татар халкының сугышта,тылда  күрсәткән батырлыкларын

укучыларга үтемле,мавыктыргыч,аңлаешлы итеп җиткерергә була.

 Татар милләте-кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык.Аның гаҗәеп гыйбрәтле бай тарихы,матди һәм рухи мәдәнияте,күркәм гореф-гадәтләре бар.Безнең халык искиткеч тырыш,каһарман халык.Батырлык- шулай ук милләтебезнең горурланырлык сыйфаты.Куркаклык,Ватанга хыянәт итү татарга ят булган.

 Сугыш елдан-ел ерак кала,ветераннар саны елдан-ел кими.Шуңа күрә аларның хатирәләрен күңелдә саклау,авыр язмышларын өйрәнү-үсеп килүче яшь буынның төп максатларының берсе.

Бөек Ватан сугышында безнең Түбән Тегермәнлек авылыннан да 220 кеше китә һәм туган авылга шуның бик азы  кире әйләнеп кайта.154 кеше илебезне азат итеп һаләк була.Күбесе хәбәрсез югала.Шулар арасында А.Матросов батырлыгын кабатлаган аылдашыбыз Барый Шәвәлиев тә бар.19 яшендә шушындый батырлык ясаган авылдашыбыз белән укучылар бик горурланалар.Ул алар өчен  үрнәк,тәрбия мәктәбе.Ул бу үлемсез адымы  белән үзенең исемен мәңгеләштерде.Аның турында укучылар белән сыйныф сәгатьләрендә теләп, кызыксынып өйрәнәбез.

Сугыш кырында үлеп калган бабаларыбыз һәм исән-имин кайткан ветераннарыбыз (хәзер инде алар да безнең арадан киттеләр) турында материаллар җыеп укучылар белән “Бер кем дә , бер ни дә онытылмады” исемле альбом төзү, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар оештыру  укучыларны уйланырга, тарихыбызны барларга,хәзерге тормышның кадерен белергә,өлкән буынны хөрмәтләргә,үзендә дә шундый сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.   “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез” дип юкка гына әйтми  халкыбыз мәкале.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

Дәресләрдә куллану өчен уеннар

Укучылар табышмаклар буенча кроссвордлар төзергә, мәкальләрне дәвам итәргә, бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә, хикәягә исем уйларга өйрәнәләр....