Доклад "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында педагогик диагностика"
статья на тему
Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел,ә бәлки шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Доклад "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында педагогик диагностика" | 22.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында
педагогик диагностика
Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел,ә бәлки шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы.
Белем бирүнең вариативлыгы үсү белем сыйфатын арттыруда принципиаль яңа проблемалы ситуацияләр тудыра, яңа идеологияне тормышка ашыруда төп шарт булып белем бирү мониторингының эффектив системасын булдыру тора. Ә бу үз чиратында системалы диагностикага һәм укыту эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәләрен бәяләүгә бәйле.
Белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнарыннан традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Бу төр массакүләм эшчәнлек үз эченә түбәндәге этапларны ала:
Тикшерүгә әзерлек;
аны үткәрү;
алынган мәгълүматларны анализлау;
Белем бирү сыйфатын арттыруда проблемалар.
Белем бирүнең вариативлыгы үсү белем сыйфатын арттыруда принципиаль яңа проблемалы ситуацияләр тудыра. Моның төп билгеләре булып түбәндәге каршылыклар тора:
-белем бирү эчтәлеге һәм максатлары дифференциациясе укучыларның белем сыйфатын бәяләү критерияләренең традицион системасы таркалуына китерә;
-мәгариф системасында барган реформалаштыру процессында белем бирү эшчәнлегенең характеры, тибы, формалары, эчтәлегенә бәйле булган педагогик инновацияләр сферасының киңәюе күзәтелә;
Әгәр белем бирү максатына ирешү дәрәҗәсе турыдан-туры белем бирүнең сыйфатына бәйле икән, укучыларның укудагы уңышлары, белем дәрәҗәсе диагностикасы нәтиҗәләре һәм стандарт таләпләре белән бу нәтиҗәләрне чагыштыру мәгариф системасының эффективлыгы турында мәгълүмат бирә ала. Шулай итеп, бу яңа идеологияне тормышка ашыруда төп шарт булып белем бирү мониторингының эффектив системасын булдыру тора. Ә бу үз чиратында системалы диагностикага һәм укыту эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәләрен бәяләүгә бәйле.
Республиканың белем сыйфатын мониторинглау үзәге тарафыннан 4 сыйныфта инглиз теле фәннәре буенча тест, рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фэннэре буенча Россиякулэм тикшерү эшлэре (ВПР) уткэрелэ. Э ана кадэр хэр сыйныфта апрель-май айларында предметара комплекслы эшлэр уткэрелэ. Бу комплекслы эшлэр рус теле, уку, математика, эйлэнэ-тирэ донья фэннэрен бэялэуне уз эченэ ала. Бу тикшерулэргэ әзерлек 1 сыйныфтан ук башлана дип әйтсәм ялгыш булмас. 1 сыйныфта белем, күнекмәләргә контроль тикшерү ел азагында уздырыла. Татар теле хэм рус теллэреннэн контроль эшкә 15 сүздән торган басма шрифтлы я күчереп, я диктант итеп язу өчен текст , математикадан, эйлэнэ-тирэ доньядан срезлар тэкъдим ителэ. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана, ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.
2-4 сыйныфларда һәрбер фәннән һәр тема буенча контроль срезлар үткәреп барыла. 4 нче сыйныфта тикшерулэр очен контроль улчэу материаллары кулланыла. Үлчәү һәм бәяләү бер-берсенә тыгыз бәйле процесс. Мәгариф системасында сыйфатны үлчәү берәмлекләре булып баллар алына. Бердәм контроль үлчәү материаллары ягъни КИМ нар ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсе тикшерелә. Контроль үлчәү материалларын төзүдә нигез булып гомуми минимум таләпләренә туры килгән белем дәрәҗәсе тора. Контроль үлчәү материаллары һәр предмет буенча үткәрелергә мөмкин. Бердәм таләпләр нигезендә контроль үлчәү материаллары нәтиҗәләре матрицага кертелә, һәр укучы буенча аерым анализ ясала һәм гомумиләштерелә, хаталарның тибы билгеләнә, укытучы хаталарның сәбәбен, характерын аңлата. Аннан нәтиҗәләр һәр класс буенча, параллель буенча гомумиләштерелә, динамика ачыклана.
Бу тикшерү алымы нигезендә укытучы укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклый, объектив белемнәрен бәяләп, укучыларның җитешсезлекләрен вакытлы күрә һәм аларны төзәтә ала. Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшендәге хаталарны да күрергә ярдәм итә. Бу төр тикшерүнең тәрбияви ягы да бар: системалы контроль укучыларны регуляр әзерләнеп йөрергә, дисциплинага өйрәтә.
Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килү - килмәвен чагылдыра.
Уку нәтиҗәләрен тикшерү төрләренә агымдагы контроль, тематик һәм йомгаклау контроле керә. Йомгаклау контроле чирек, яртыеллык, ел эчендә укыту нәтиҗәләрен тикшерү формасында була. Теләсә нинди теманы өйрәнүнең уңышлылыгы алда бирелгән белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр укытучы укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, контрольдә тотмаса, ул алдагы укыту процессын дөрес һәм уңышлы итеп төзи, оештыра алмас иде. Моны ул диагностика ярдәмендә тормышка ашыра. Бу очракта контроль кисешләр (срез) үткәрелә. Кисеш үз чиратында баштагы белемнәрне соңрак алган белемнәр белән чагыштыру өчен кирәк. Укучыларның өлгерешендә, белем сыйфатында үсешләр бармы, әллә киресенчә ул түбәнәйгәнме?
Агымдагы тикшерү күбрәк телдән сорау алу, перфокарта, тестлар(6-8) соңгы 2-3 дәрес материалын кертеп төзелә.
Презентациягэ күз салыйк. Монда без татар теле фәненнән предмет нәтиҗәсен үз эченә алган 2 төрле дәрәҗәдәге диагностик биремне, метапредмет нәтиҗәсен үз эченә алган 1 диагностик биремнең төзелешен күрәбез.
Предмет нәтиҗәсен тикшерү өчен биремнәр:
Тема: Рәвеш
Предмет нәтиҗәсе: Рәвешне танып- белү, текст эчендә аера һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.
Биремнәр:
I дәрәҗә: Бирелгән җөмләләрдән рәвеш сүз төркеменә караган сүзләрне табарга.
1. Мине Сабан туе көнне иртүк уяттылар. (Г.Тукай)
2. Ут Вәли байның келәте янындагы буш керосин мичкәсенә күчте. Аннан югары үрмәли башлады. (Һ. Такташ)
II дәрәҗә: Бирелгән рәвешләрне файдаланып , мәкальләрне күчереп языгыз.
1.Тукран ... тәүбә итәр, ... онытыр.
2.Алма агачыннан ... төшми.
3.Башыңда белемең ... булса, аягыңа авырлык ... килер.
Файдалану өчен сүзләр: кичен / иртән, ерак,аз/ күп.
Метапредмет нәтиҗәсен тикшерү бирем структурасы:
Тема: Рәвеш
Метапредмет нәтиҗәсе: Танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен, терәк сүзләрне кулланып, логик эзлеклелектә үз фикереңне белдерү.
Бирем: Терәк сүзләрне файдаланып, дустыгызга хат языгыз.
Терәк сүзләр: дусларча, кат-кат, кирәгенчә, татарча, хәзер, акрын, тагын.
Тикшерү ысулы: Аналитик шкала:
Текст төзек, ягъни хатлар калыбына нигезләнгән; эзлекле, хатасыз, бирелгән сүзләр дөрес файдаланылган. | югары |
Текст эзлекле, ләкин җөмлә төзелешендә 2-3 хата бар. | уртача |
Текстның эзлеклелеге сакланмаган, җөмләләр дөрес төзелмәгән. | түбән |
Йомгаклау контроле- алган белемнәрне йомгаклау, ирешелгән уңышларны бәяләү. Ул язмача тест, компьютердагы тестлар, зачет, имтихан, контроль эш формасында кулланыла.
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән программаларның таләпләренә нигезләнә һәм укучыларның ана телендә язмача башкарган эшләренә бәя бирү критерийларын үз эченә ала.
Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Диагностика готовности младших школьников к обучению в среднем звене школы Диагностика готовности младших школьников к обучению в среднем звене школы
Решение диагностических задач, связанных с обследованием личностного и умственного развития требует специальной психологической подготовки. Эти задачи решают психологи. Что касается уровня сформ...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...
Стартовая диагностика сформированности УУД (1 класс) Диагностика сформированности коммуникативного компонента УУД
Этой дагностикой пользуюсь при наборе детей в 1 класс...
Где живут белые медведи? О белом медведе. Развивающее видео
ГДЕ ЖИВУТ БЕЛЫЕ МЕДВЕДИ?...
Белое на белом
Белое на белом...
Технологическая карта урока изобразительного искусства «Волшебная белая» (Небо в белых облаках) (2 класс, Неменский Б.М. Учебник «ИЗО»)
Тема урока «Волшебная белая» (Небо в белых облаках)Тип урока: урок «открытия» нового знания.Цель урока: формирование у обучающихся представлений о свойствах белой гуаши.Задачи ...