Моя философия
материал на тему
Предварительный просмотр:
Минем фәлсәфә...
Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты – мәктәп. Балалар җиде тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр – укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем яраткан һөнәрем дә - укытучы.
Укытучы... Бу сүзне без бик еш кулланабыз, ләкин тормышыбызда укытучының нинди мөһим роль уйнаганы турында уйлаганыбыз да юк. Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли.
Укытучының һәр укучыга күпме көч, хезмәт, сабырлык, күңел җылысы бирүен күз алдына китерүе дә кыен. Көннән-көн, елдан-ел укытучы үзен укучыларга бирә. Язучы - үзенең әсәрләрендә, рәссам – картиналарында яшәгән кебек, укытучы да үзенең укучыларының уйларында, эшләрендә, адымнарында яши. Кечкенә генә орлыктан нәрсә үсүе һәм өлгерүе укытучыдан тора. Укучыларны укыту җиңел эш түгел. Укытучы үзенең укучысын хөрмәт итәргә, аны шәхес итеп күрергә, аның уңай якларын күреп; аралашканда шуңа таянырга тиеш. Менә шунда укучылар укытучының хөрмәтен күреп, хөрмәт белән җавап бирерләр. Педагог үзенең мин-минлеген, ачу-үпкәләрен арткы планга куеп, укучы белән чын күңелдән, ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш дип уйлыйм. Юкка гына табигать кешеләргә бөек аралашу коралы – телне бирмәгән бит: “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”. Яхшы сүзнең көче могҗизалар тудыра. Укытучы иң борынгы һәм җәмгыять үсеше өчен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.
“Укытучы” төшенчәсенә мин белем бирүче кеше итеп кенә түгел, ә тормышның остазы дип тә карыйм. Укытучы - ул гадел, ягымлы, киң күңелле кеше.
Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Балалар өлкәннәргә караганда да күбрәк аңлый һәм тоялар. Алар хөрмәткә, ышанычка, дустанә мөнәсәбәткә ия. Алар алдында икейөзлеләнеп торырга кирәкми, ихласлык һәм тырышлык кына, алар күңеленә юл табарга ярдәм итәчәк.
Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш. Бөек фәлсәфәче Плутарх та: “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”,- дигән.
Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска мөмкин. Аны кабат – кабат сүтеп җыярга да туры килә.
Укытучы хезмщтенең никадәр авыр икәнен эшләп карагач кына аңлыйсың. Ләкин һәр эшнең яхшы якларын күрә белергә кирәк. Укытучының үзе укыткан балалары исәнләшеп китсә, тәрбияле булса, уңышлары белән сөендерсә, шуннан да зур бүләк юк, минемчә.
Җәмгыятебездә дә укытучы һөнәренә игътибар һәм ихтирам артсын иде дигән теләктә калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Моя педагогическая философия
Каждому человеку рано или поздно приходится делать судьбоносный выбор – выбор профессии, дела жизни....
моя педагогическая философия
Каждый день я открываю дверь класса, и ко мне обращаются взоры моих учеников, их светлые, ясные глаза, любопытные, добрые, оценивающие каждый мой шаг. Они многого ожидают от меня. И я дарю им счастье...
Эссе "Дар души" Моя педагогическая философия
Эссе "Дар души"...
Эссе "Моя педагогическая философия"
Эссе "Моя педагогическая философия"...
Бинарный урок в системе развивающего обучения (русский язык+философия)
Проведение бинарного (интегрированного) урока довольно часто в педагогической практике. В проведении бинарного урока принимают участие несколько учителей, обычно два преподавателя разных дисциплин. Оз...
Эссе. Моя педагогическая философия
«Жил мудрец, который знал все. Один человек захотел доказать, что мудрец знает не все. Зажав в, ладонях бабочку, он спросил: «Скажи, мудрец, какая бабочка у меня в руках: мертвая или живая?» А сам дум...