Алифба программасы
рабочая программа (1 класс) на тему

Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна

Рабочая программа по обучению грамоте для национальной школы с родным татарским языком обучения. Букварь для 1 класса четырехлетней начальной татарской школы. Авторы: Валитова Р.Г., Вагизов С.Г..

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alifba_programmasy.doc138 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                           

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

        - дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

 

 Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шоморткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык  сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары, “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буеча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә, арттыра ала.

Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку.  

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.                                                                                                                                        

1 нче сыйныфта укудан үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

1 нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда, татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен, унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру – бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. Шуңа күрә эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.

“Телдән әзерлек чоры” өчен сүзләр үрнәк буларак тәгъдим ителә. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне укытучы үзе хәл итә, чөнки татар теле – рус җирлегендә яшәсә дә, татар баласы өчен ана теле, андагы күп сүзләр укучыга таныш булырга мөмкин.

“Әлифба чоры”нда татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла. Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә. 

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән сүзтөзмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген  аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән ([б], [п], [д],[т], [ж], [ш], [з], [с],  [и], [й], [л], [м], [н], [р], [у], [ф], [ц], [щ])танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а],[о],[э/е],[w],[гъ],[къ],[х],[ч],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

 “Әлифбадан соңгы чор”да “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” кебек бүлекләр бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.

 Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Ул укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып кертелде. Билгеле, укытучы аны сыйныф саен тирәнәйтә һәм баета барырга тиеш.

Укыту планында 1 нче сыйныфта укудан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Укудан тематик планны  “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)  нигезләнеп төзедем.

      Программада 35 сәгать каралган: Телдән әзерлек чоры – 4 сәгать, Әлифба чоры – 30 сәгать,  Кабатлау - 1 сәгать.

Төп темалар

Сәгать саны

1

Телдән әзерлек чоры

4 сәгать

2

Әлифба чоры

30 сәгать

3

Кабатлау

1 сәгать

 

Барлыгы

35 сәгать

Укыту – методик комплекты

1 “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. (Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.Х.Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина. Казан, 2005.)

3.   Әлифба. (Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011.)

 4. Уку китабы. (Р.Х. Ягъфәрова. Казан, ”Мәгариф” нәшрияты, 2010.)


Әдәби уку дәресләрен тематик планлаштыру

№ п/п

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Тикшерү төрләре

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт.

Телдән әзерлек чоры

1.

Кереш дәрес. Сөйләм.

(4-5 б.)

1

Яңа белем бирү.

Җәйге истәлекләр турында әңгәмә. Әлифба белән таныштыру. Сораулар буенча җөмләләр төзү. Шигырь ятлау.

Фронталь эш

Сөйләмнең кешеләргә аралашу өчен кирәклеген белергә.

2.

Җөмлә төзелеше. Сүз. (8б.)

1

Яңа белем бирү

Җөмләләр төзү, схемада җөмлә башында  һәм ахырда нокта куюга күнегүләр,

җөмләне сүзләргә аеру. Һәр сузык бер сүз икәнлеген күрсәтү.

Фронталь эш

Җөмләнең сүзләрдән торуын белергә, схемадан һәр җөмләнең сүзләрен күрсәтә белергә.

3.

Иҗек.

 (9-10б.)

1

Яңа белем бирү

“Эт, песи, карга” мәзәген сөйләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, практик күнегүләр.

Фронталь эш

Сүзнең һәр кисәге иҗек дип аталуын, һәр иҗектәге сузыкны көчлерәк тавыш белән әйтергә, сузарга кирәклеген белергә.

4.

Аваз. Сузык һәм тартык авазлар.

(11б.)

1

Яңа белем бирү.

Авазларны әйтү һәм ишетү күнегүләре (бүре улаганда, эт ырылдаганда, бозау мөгрәгәндә, ишетмәгәндә, врач караганда чыккан авазлар); дәреслектәге схемаларны тикшерү;

Калын һәм нечкә сузыкларны парлап әйтү; тартыкларны дөрес әйтү күнеүләре.

Фронталь эш

Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү.

Сузыкларны һәм тартыкларны аера белергә.

Әлифба чоры

5.

[А]авазы, А, а хәрефләре.

(13-14 б.)

1

Яңа белем бирү.

Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә иҗекне билгеләү; [а]авазын сүздә дөрес әйтергә, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача

Фронталь эш

[А] авазын ишетә, А а хәрефләрен танырга;

калын сузык булуын белергә; “баш А хәрефе”, юл а хәрефе” дип әйтә белергә.

хәрефләр белән танышу;

дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү.

6.

[Ә] авазы, Ә ә хәрефләре.

(15-16 б.)

1

Яңа белем бирү

Гаилә турында әңгәмә;

һәркайсына карата җөмлә төзү; әби сүзенә иҗек-аваз анализы; Ә ә хәрефләре белән танышу;

кисмә хәрефләрдән Ә ә не күрсәтү; “Ике кәҗә бәтие”нең эчтәлеге сөйләтелә. Кушылмалар табыла.

Фронталь эш

[Ә] авазын әйтә,Әә хәрефләрен таный, нечкә сузык икәнлеген белергә.

7.

[И] авазы, И и хәрефләре. (17 б.)

1

Яңа белем бирү.

Рәсем буенча сөйләтелә, схема буенча җөмлә төзиләр.

сузык [и] авазы һәм Ии хәрефләре белән танышалар.

сүзләргә иҗек-аваз анализы ясала.

Фронталь эш

[И] авазының нечкә сузык булуын белергә. Ии хәрефләрен танырга.

кеше исемнәре баш хәреф белән язылуын белергә, кушылмаларны таба белү күнекмәсе.

8.

[Ы] авазы, Ы ы хәрефләре.

1

Яңа белем бирү

Ылыс сүзенә  иҗек-аваз анализы;

Сүзләрдән ы авазын табу;

[и] белән [ы] чагыштыру;

Калын, нечкә сузыкларны өйтү (а,у, ә,и);

Дәреслек белән эшләү.

Фронталь эш

 [ы] авазы һәм Ыы хәрефләре;предметларны охшаш яклары буенча берләштерү; Рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

9.

[Ү] авазы,

Ү, ү хәрефләре

 

1

Яңа белем бирү

Нечкә [Ү] авазын ишетеп тану, уен “Ү” дән башланган сүзләр”, “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйләү. 21-22 битләр.

Фронталь эш

[Ү] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, җөмлә схемасын төзү, аны сүзләргә таркату, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

10.

[У] авазы,

У, у хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Калын һәм нечкә сузыкларны ишетеп тану, “Тартык аваз-сузык аваз” уены, рәсем эчтәлеген сөйләтү, иҗекләрне уку. 23-24 битләр.

Фронталь эш

У, у хәрефләрен һәм өйрәнгән барлык сузык хәрефләрне укый белергә.

11.

[Л] авазы,

Л, л хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Л] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. 25-26 битләр.

Фронталь эш

Сөйләмдә [Л] авазын әйтә белергә һәм ишетеп танырга өйрәтү.

12.

[Т] авазы,

Т, т хәрефләре

1

Яңа белем бирү

 Саңгырау [Т] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү.

27-28 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [Т] авазын әйтергә, танырга, иҗекләп сүзләр, җөмләләрне укый белергә

13.

[Н] авазы,

Н, н хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау [Н] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

29-32 битләр.

Фронталь эш

Н, н хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр, текст укый белергә.

14.

[С] авазы,

С, с хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Саңгырау тартык [С] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку,  “Су анасы” әкиятен сөйләү. 33-36 битләр

Фронталь эш

С, с хәрефләре белән иҗекләр, сүзләр, текст укый белергә, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.

15.

[К, къ] авазлары, К, к хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[К, къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш.

37-40 битләр.

Фронталь эш

[К, къ] авазларын дөрес әйтергә, укырга.

16.

[Р] авазы,

Р, р хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Р, р хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, карга турында шигырь ятлау, агач исемнәрен өйрәнү.41-44 бит.

Фронталь эш

Сүздә [Р] авазын әйтергә, ишетеп танырга, агач исемнәрен һәм текстны укый белергә.

17.

[Е] авазы,

Е, е хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. 45-46 битләр.

Фронталь эш

Е, е хәрефләренең 2 аваз белдерүен, аларны дөрес итеп әйтергә, укырга.

18.

[Э-е] авазлары, Э, э хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Энә сүзен анализлау, таблицадагы сүзләрне, текстны уку, рәсемнең эчтәлеген сөйләү. 47-48 бит.

Фронталь эш

Язганда [Э] авазының сүз башында – Э,э, кушылмаларда е хәрефе белән күрсәтелүен белергә, дөрес укырга.

19.

[Г, гъ] авазлары, Г, г хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

49-52 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [Г, гъ] авазларын дөрес әйтергә, укырга. Г, г хәрефләренең калын сузык аваз хәрефләре янында [гъ] дип,нечкә сузык аваз хәрефләре янында [г] дип укылуын белергә.

20.

[Д] авазы,

Д, д хәрефләре

[Б] авазы,

Б, б хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Д] авазы, Д, д хәрефләре белән танышу, Д авазыннан башланган сүзләр уйлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

53-56 битләр.

 [Б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

57-60 битләр.

Фронталь эш

Д, д хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

Б, б хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

21.

[Ч] авазы,

Ч, ч хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Саңгырау тартык [Ч] авазы, Ч, ч хәрефләре белән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү. 61-64 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [Ч] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ч, ч хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

22.

[Ш] авазы, Ш, ш хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Тартык [Ш] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга өйрәтү, такмак өйрәнү, кисмә хәрефләр белән эш, кышкы уеннар турында әңгәмә.

65-68 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [Ш] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ш, ш хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

23.

 [М] авазы, М, м хәрефләре

[Й] авазы,

Й, й хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Мәк сүзен анализлау, [М] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, иген, икмәк, ашлык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау. 69-72 битләр.

Сузыктан соң килгән тартык [Й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.

73-74 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [М] авазын дөрес әйтергә, танырга, М, м хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә, икмәккә сак караш булдыру.

Сузыктан соң килгән тартык [Й] авазы, ы, й хәрефләре белән белдерелгән калын ый сузыгын дөрес әйтергә, укырга.

24.

[О] авазы,

О, о хәрефләре

[П] авазы,

П, п хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Калын сузык [О] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку.

75-78 битләр.

Чыпчык сүзен анализлау, [б-п] авазларын чагыштыру, [П] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. 79-82 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [О] авазын дөрес әйтергә, танырга, О, о хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә. [П] авазы, П, п хәрефләрен таный, алар белән сүзләр, җөмләләр укый белергә.

25.

 [З] авазы,

З, з хәрефләре

[Ө] авазы,

Ө, ө хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Яңгырау тартык [З] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [З] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 83-86 битләр.

Нечкә сузык [Ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [Ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. 87-90 битләр.

Фронталь эш

 [З] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Сүздә [Ө] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ө, ө хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә булуын белергә.

26.

[ң] авазы,

ң хәрефе

1

Яңа белембирү

Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү. ң хәрефе белән сүзләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку. 91-92 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [ң] авазын дөрес әйтергә, танырга, ң хәрефе белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

27.

Я, я хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләре Ю, ю хәрефләре, аларның аваз мәгьнәләре

1

Яңа белем бирү

Схема буенча оя сүзен анализлау, Я, я хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку. 93-96 битләр. Схема буенча аю сүзен анализлау, Ю, ю хәрефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку. 97-98 битләр.

Фронталь эш

Я хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга.

Ю хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга.

28.

Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] авазлары, В, в хәрефләре

1

Яңа белем бирү

Тавык сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [В] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү.99-102 битләр.

Фронталь эш

Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [В] авазын дөрес әйтергә,В, в хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

29.

[Х] авазы,

Х, х хәрефләре

[Ф] авазы, Ф, ф хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

103-104 битләр.

[Ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

105-106 битләр.

Фронталь эш

[Х] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.

Сүздә [Ф] авазын дөрес әйтергә, танырга, Ф, ф хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә.

30.

ь хәрефе булган сүзләрне уку

1

Яңа белем бирү

ь хәрефе белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

107-108 битләр.

Фронталь эш

ь хәрефе булган сүзләрне укый белергә.

31.

[ж] авазы, Ж, ж хәрефләре

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[Ж] авазы, Ж, ж хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рәсем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.

109-110 битләр.

[җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, җиләк сүзен анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

111-112 битләр.

Фронталь эш

[ж] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.

Җ хәрефенең нечкә һәм калын сүзләрдә ничек укылуын белергә, дөрес итеп сүзләр, җөмләләр укырга

32.

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре

[ц] авазы, Ц, ц хәрефләре

1

Яңа белем бирү

[һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу,  кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр  уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

113-114 битләр.

 [ц] авазы, Ц, ц хәрефләре белән танышу,  сүзләр уку, текст уку, җөмләләр  уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш.

115 битләр.

Фронталь эш

Сүздә [һ] авазын дөрес әйтергә, танырга, Һ,һ хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр укый, рәсем эчтәлеген сөйли белергә

[ц] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә

33.

 [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре   булган сүзләрне уку.

1

Яңа белем бирү

[щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу,  схема буенча эш, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. 116 битләр.

Фронталь эш

[щ] авазын дөрес әйтергә, ишетеп танырга, сүзләр, текст укый белергә.

34.

Ъ хәрефе булган сүзләрне уку.

1

Яңа белем бирү

Ъ хәрефе белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү.

Фронталь эш

Ъ  хәрефе булган сүзләрне укый белергә.

35.

Кабатлау.

1

Кабатлау

Уткэннэрне кабатлау. Яттан шигырь эйрэну.

Фронталь эш

“Элифба” шигырен яттан эйрэну.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Сау бул,алифбам!

Без укучыларым белән бик күңелле итеп бәйрәм оештырдык.Бәйрәмдә ата-аналар да катнашты....