Внеклассное мероприятие "Прощание с Азбукой и Алифбой"(на татарском языке)
материал (1 класс) по теме
Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vneklassnoe_meropriyatie_proshchanie_s_azbukoy_i_alifboy_1_klass.doc | 66.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Биектау муниципаль районы
Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе
Әлифба
бәйрәме
Укытучы : Вәлиева Г.И.
2013 ел
Укытучы: Кадерле ата-аналар, кунаклар!Бүген зур бәйрәм- 1сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме –кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга,язарга,матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр,җырлар,әйтемнәр, табышмаклар сөйләргә,әдәпле булырга,өлкәннәрне-кечеләрне ихтирам итәргә,иптәшләре белән дус яшәргә,ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме Сезнең өчен дә зур тантана ул.Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлеш зур!Бәйрәмегез котлы булсын!
Әлифба иленә сәяхәтебезне башлыйбыз!
Музыка астына 1 сыйныф укучылары керә!
1.Ләйсән: Алтын яуган көзге көндә 2 Илназ: Кичә әни белән бергә
Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.
Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым
Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.
3 Илдар: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
Бергә: Без инде зур үстек,
Мәктәпкә дә килдек.
Айназ: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:
1.Адель:
Исемем минем Адель 2.Гөлинә: Мин Гөлинә-тырыш кыз мин
Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.
Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.
3Олег: Мин гаиләдә кече малай 4. Алсу:Русча дөрес,матур сөйлим
Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.
Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп
Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.
5.Хәйдәр: Апамнан калышмыйм диеп
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул,күпне бел,-дип
Максат куйдым үземә.
6.Азалия:
Гаиләдә мин бер генә БЕРГӘ:
Әгәр ничәү дисәгез ?
Яратам күп укырга Без класста 16 .
Башваткычлар чишәргә Аерылмас дус булып
Чиста,пөхтә язарга. Тату булып үсәбез .
Нияз :Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Песня: Вместе весело шагать по просторам....
-Балалар! Менә килеп тә җиттек! Кая соң без? Әйдәгез ,нинди тукталыш икәнен укыйк әле?
-Азбука!
Азбука.
Вот и я, мои друзья!
Я вам рада очень!
Слышать добрые слова
Кто же не захочет!
Я — Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разбирать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки.
Азбука: Я вам приготовила несколько заданий.
-А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идет речь.
Всех на свете он добрей
Лечит он больных зверей,
И однажды бегемота
Вытащил он из болота.
Он известен, знаменит
Это доктор ...
Он и весел и не злобен
Это милый чудачёк.
С ним хозяин, мальчик Робен
И приятель-пятачок.
Для него прогулка праздник,
А на мёд особый нюх.
Это плюшевый проказник —
Медвежонок ...
И я моторчик свой включу,
К вам в гости с крышей прилечу.
С собой большую ложку
Я непременно захвачу.
Узнали вы меня друзья?
К вам в гости я спешил не зря.
Я лечу из окон,
Меня зовут ...
- Молодцы!
Ләйсән:
Онытмабыз сине дә без,
Һәрбер битең кадерле,
Сөйләп күрсәтәбез әле,
Син өйрәткән шигырьне.
Песня: Азбука!!!
Азбука. В добрый путь по дороге знаний! Подружитесь с новой книгой, читайте, растите умными детьми!
Спасибо ,Азбука!
Ә без сәяхәтебезне дәвам итәбез!
Песня: Вместе весело шагать по просторам…
-Балалар! Карыйк әле, нинди тукталыш бу?
-Математика!
Математика.
Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсым килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәлә чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?
Әни уенчыклар алган,
Балаларга тараткан.
Алсуга ул биргән шар,
Илгизәргә самовар,
Илсур улына барабан,
Гөлназ кызына диван.
Санагыз әле, дуслар,
Күпме уенчык булган?
(Җавап бирәләр).
2) Керпе гөмбәгә барган
9 ак гөмбә тапты
3 не куйды энесенә
Калганын кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?
3) 7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга
3 әү килде тагын да
Исәплә син барын да!
4) Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга
Менә 10 җиләк тапты
5 не авызга капты.
Ничә калыр чиләккә?
5) Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез,
Барысы ничә кошчык?
Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.
Барысы.
Рәхмәт, сиңа, математика!
-Сау булыгыз!
Балалар, киттекме?
Сәяхәтебезне дәвам итәбез!
Песня: Вместе весело шагать по просторам…
-Балалар, укыйк әле, нинди тукталышка килеп җиттек без??
-Туган тел!
Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – Туган тел.
Укучылар: Исәнме,Туган тел!
Туган тел: Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр- яңа
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр,шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч
Таплама китапны.
Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы? Хәзер сезне сынау өчен мин бер сүз укытам.
Бу сүз шундый төгәллекне
Һәм тәртипне ярата.
Русча әйтсәң 33,
Ә татарчага килсәң
Аның күзләре арта
Һәм 39 була.
Бу нинди сүз була инде балалар?
Укучылар: Алфавит - сүзе.
Туган тел: Укучылар,сез шундый тапкырлар,зирәкләр икәнсез. Сезгә зәңгәр күлдәге алтын балык вәгъдә иткән бүләкләр миңа килеп җитте. Ә мин аны сезгә тапшырам. ( Укучыларга “ туган тел” китапларын тапшыра).
Сез Тукай абыйны
Беләсез һәммәгез.
Ул язган бер җырны
Җырлыйбыз әйдәгез.
Җыр: И туган тел!
Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итәбез!
Песня: Вместе весело шагать по просторам…
Ребята! Кто знает,это какая остановка?!
-Музыка!!!
-Здравствуйте ребята! Вы меня узнали? А я вас сразу же узнала!На уроки музыки вы ходили с удовольствием!
Мы на уроке с вами изучали музыкальную азбуку и ноты. А давайте я вас сейчас проверю!
Загадка:1,2.
Молодцы! Я вами очень довольна!
А давайте вспомним нашу песенку про ноты!
Песня:________________
Досвидания ,ребята! До новых встреч!
-Ә без сәяхәтебезне дәвам итәбез!
Киттек!
Песня: Вместе весело шагать по просторам…
Балалар!Менә без соңгы тукталышыбызга килеп җиттек!
Әйдәгез әле,укыйк ,нинди тукталыш икән ?
-Укып булмый. Хәрефләребез буташкан. Хәрефләрне дөрес итеп төзеп күрсәтик әле!
Ә Әнис: Әтәчем иртән тора Л Лилия : Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .
Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип
Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .
И Әминә: И хәрефе ипидә бар , Ф Рафаэль: Ябалакның зур күзләре
Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.
И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган
Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .
Б Альбина: Бәр барабан , уйна быргы , А Алсу: Әлифба башлана
Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .
Б дан башка бәйрәм югын А – ана , а – авыл
Барчасы күреп китсен . А – Ватан , А – Казаным
Балалар! Нинди тукталыш соң бу?
-ӘЛИФБА!
-Исәнмесез балалар! Минем сезне күрүемә бик шатмын!
Исемдә һәрберегезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч, укытучыгыз
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр
Балалар, булдыгыз сез
Төрле – төрле китапларны
Яратып укырсыз сез.
Я!! . Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
Айназ:39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмчең булдың син
Рәхмәт инде Әлифба!
Гөлинә:. Сәнгатьле итеп сөйләргә Лилия:. Кызларны ул зур ярдәмче,
Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.
Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре
Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.
Хәйдәр:. Ә малайларга Әлифба Әминә:. Өйрәтте Әлифба безне
Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.
Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга
Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.
Альбина.: Курыкмаска салкыннан Әнис: Өйрәтте чиста булырга
Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.
Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә
Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .
Әлифба: Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз,әти-әниегезнең сүзен тыңлагыз,олыларны хөрмәт итегез, кечеләрне яклагыз! Тәртипле булыгыз!
-Сау булыгыз!
Балалар!Сау бул,рәхмәт сина Әлифба!
Ә хәзер мәктәп администрациясенә сүз бирәбез!Рәхим итегез!
Укытучы.
Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти - әниләребез. Әйдәгез, аларга да зур рәхмәтебезне белдерик.
Әминә:
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Олег:
Сезнең алда сүз бирәбез Лилия:Мәктәп юлы якты юл
Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.
Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез
Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.
“5” кә укырга.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие "Шаукат Галиев и его творчество" на татарском языке
3 класста әдәби уку дәресеннән класстан тыш уку дәресенә план-конспект Максат: укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү...
Методическая разработка по внеклассному чтению "Муса Джалиль- в наших сердцах..." (на татарском языке)
Методическая разработка по внеклассному чтению в 4 классе, где учащиеся знакомятся с жизнью и творчеством великого татарского поэта -героя М.Джалиля....
Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой
Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...
Внеклассное мероприятие "День Земли" (на татарском языке)
Представленный материал можно использовать для проведения праздника "День Земли" 22 апреля....
Внеклассное мероприятие "Брейн-ринг" по татарскому языку для 4 класса русскоязычных учащихся
Проводится для закрепления изученных тем. Из класса выбираются 2 команды по 5 человек. Остальные учащиеся - зрители и болельщики....
Конспект (на татарском языке) внеклассного мероприятия на тему "Умеешь говорить по телефону"?
Как часто наши воспитанники неправильно говорят по телефону. А правильно разговаривать по телефону со сверстниками и взрослыми должны научить их мы. Именно этой цели хотела я добиться....
Конспект мероприятия "Прощание с Азбукой ( на татарском языке)
По завершению изучения Букваря, для первоклассников проводится традиционный праздник, с приглашением родителей, администрации, представителей из детских садов. Для учащихся 1 классов –это настоя...